7


  • Учителю
  • Вне классное мероприятие: 'Вечно живет в наших сердцах' (4 класс)

Вне классное мероприятие: 'Вечно живет в наших сердцах' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мәңге яши безнең күңелләрдә


(Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрелгән әдәби -музыкаль кичә)

Казан шәһәре Яңа Савин районы

"Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган

170 нче гомуми урта белем мәктәбе"

Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы


Максат.Кичә барышында укучыларны Г.Ибраһимовның күптармаклы иҗат мирасы белән таныштыру, әсәрләрен укуга кызыксыну уяту, укучыларда сәнгатьле сөйләм, сәхнә осталыгы күнекмәләрен үстерү, язучының әсәрләре аркылы туган якның матурлыгын күрә белү, ярату хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Зал язучының портреты, әсәрләреннән күргәзмә, мультимедиа белән җиһазландырылган.

1 нче алып баручы. Без бүген сөекле ватандашыбыз, атаклы язучы, галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның туган көнен билгеләп үтү өчен җыелдык.

Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез.

1 нче укучы. Сезне, яшьләрне,

Каршы алырга

Капка янына

Ашыга- ашыга

Бер абый килгән.

Сез аны, яшьләр

Таныйсызмы икән?

Безне үстергән алтын кулында

Бер кочак китап китерә ул безгә-

Яңа буынга.

2 нче укучы. Китерә ул сезгә

Китап эчендә

Китапта калган

Кайнар сүзен дә,

Ил өчен янган

Бөек йөрәген

Китерә ул сезгә, кадерлеләрем.

Ул сезне таный,

Сез таныйсызмы

Галимҗан ага Ибраһимовны?

(Хәсән Туфан.)

1 нче укучы. Чорлар аша үткәннәрдән.

Туфрак тартсын исәннәрне

Читтә калып берәүнең дә.

Югалмасын исемнәре.

2 нче укучы. Ватанында ул исемнәр

Дөреслекне эзләп тапсын

Тарих битләреннә күчеп,

Һәр йөрәктә урын алсын.

3 нче укучы. Сабый чагыннан җилкенеп

Мәгърифәт үзәненә,

Язучы булып килдең син

Тормышның үзәгенә.

4 нче укучы. Яздың, язганнарың синең

Кемнәрнедер сагайтты.

Кемнәрнеңдер күңелендә

Сүнгән утны яңартты.

5 нче укучы. Йөз бора һаман илебез

Яктылыкларга таба.

Юнәлешне нык алды ул

Яхшылыкларга таба.

6 нче укучы. Шуңа без ирекле хәзер,

Тиеш түгел куркырга;

Синең әсәрләреңне дә

Хокук алдык укырга.

7 нче укучы. Бу хәлләрне һәм исемеңнең

Алынуын кадергә.

Ишетерсең күк тоела-

Ятсаң да син кабердә.

2 нче алып баручы. Иҗатлары яңадан үз халкына әйләнеп кайткан күренекле язучылар бар.Алар арасында халкыбызның сөекле улы Г.Ибраһимов аерым урын алып тора.Г.Тукай сүзе белән әйткәндә:

ул - милләтебезне юаткан, күтәргән кеше

ул - безне телле иткән, караңгыдан яктыга чыгарган кеше.

9 нчы укучы. Татар теле минем туган телем,

Изгелекләр тулы бу телдә.

Аны якын күреп,

Сөйләшүдән сөеп

Тыя алмый мине беркем дә.

10 нчыукучы. Татар теле минем туган телем.

Саклый аны батыр милләтем.

Әби- бабай теле

Атам -анам теле,

Күңелем тулы аңа хөрмәтем.

1 нче алып баручы. Ә хәзер сез туган илебез, туган телебез турында"Яратыгыз"дигән җырны ишетерсез.(Р.Миңнуллин шигыре,Резеда Әхиярова көе.)

2 нчеалып баручы. Г.Ибраһимов классик язучы гына түгел, галим дә, тарихчы да, укытучы да, мөхәррир дә, дәреслекләр чыгаруны оештыручы да.

Чөнки ул кечкенәдән үк өлгер була. Русча китаплар укый. Иптәшләренә яр-

дәм итә. Ул үзенең тырышлыгы белән генә күп белем ала. Матур - матур хикәяләр яза.Ул безне матур тормышта яшәтү, яхшы мәктәпләрдә укыту өчен, бөтен көчен биреп тырышучыларның берсе була. Ә хәзер без аның

"Укудан кайткач" исемле хикәясеннән бер өзек карарбыз.

Әни: Балам,бар, китер әле шәһадәтнәмәңне ( Малай әнисенә китереп бирә,аңа карап тора.)

Әни: биш,биш ярым.(Әнисе Салихның китапларын, язуларын җентекләп карый.. Аркасыннан сөя.)

Рәхмәт,балам, рәхмәт, күз нурым, бәгърем…тырышкансың.

(Китапларын караганда 4-5 малай керә.)

Малайлар: Салих, әйдә урамга!

Әни: Бар инде, бар улым инде хәзер тышка уйнарга чык.(1 сыйныф,142 бит.)

2 нче алып баручы. Г.Ибраһимов романнар, повестьлар, хикәяләр иҗат иткән. Балаларга атап ул "Көтүче карт","Алмачуар","Яз башы","Карт ялчы" хикәяләре язган. Биек - биек таулар, мәһабәт урманнар уртасында утырган туган авылы Солтанморат, аның искитәрлек матур табигате, язгы сабан туйлары язучының күңелендә җуелмаслык эз калдырганнар. Зур үсеп язучы булгач ул бу хисләрне үзенең хикәяләрендә дә чагылдыра. Ул "Яз башы" исемле хикәясендә туган ил табигатенең матурлыгына дан җырлый. Ә хәзер сезгә шул хикәядән бер өзек укып күрсәтербез.

(Мультимедиада авыл күренеше һәм "Яз башы "хикәясеннән өзек бирелә.)

1нче алып баручы. Г.Ибраһимов бәләкәй чагында төрле уеннар яраткан. Ул күрше малайлары белән тату булган. Алар белән җәен болыннарда йөргән, су коенган, балык тоткан.Әтисе кебек ат чабышларын бик яраткан. Без аның бу сыйфатларын, барыбыз да яратып укый торган "Алмачуар" хикәясеннән күрәбез.Хәзер без сезгә "Алмачуар " хикәясеннән кайбер өзекләрне укып китәрбез.(Сабан туе күренешләреннән мультимедиа һәм "Алмачуар" хикәясеннән өзек уку, 16 , 25 , 34 битләр).

2 нче алып баручы. Г.Ибраһимовның безнең арабыздан китүенә 126 ел булса да, аның тылсымлы әсәрләре, кызыклы, мавыктыргыч хикәяләре безнең арабызда мәңге яши .Шулай итеп, Г.Ибраһимовка багышланган кичәбезне "Аллага шөкер" (Р.Чурагулов сүз. Р.Хәкимов көе) җыры белән тәмамлыйбыз.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал