7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфта Чыгарылыш кичәсе

Башлангыч сыйныфта Чыгарылыш кичәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Хуш,башлангыч мәктәп!"- музыкаль кичә.

Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй яңгырый.Чыгарылыш сыйныф укучылары тезелеп басалар.



Камилә

Чәчәкләр тотып кулга,

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә.

Энҗе

Хәтереңдәме, дустым,

Алтын яфрак яуган

Кояшлы көзге иртә.

Әниләр кулына тотынып

Мәктәпкә килдек икәү.



Ислам

Хәтеремдә курка-курка

Классыма килеп кергәнем.

Хәтеремдә шулчак укытучымның

Якты йөзен тәүге күргәнем.

Булат:

Шулкадәр ягымлы,

Тансык бу нинди тавыш?

Яле, яле әйтеп кара

Уйлап тап инде тырыш.

Белмисезме ?Көмеш тавыш - Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач

Шуннан яхшы тавыш бармы соң?

Владик

Дәрес беткәнен белдереп,

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип

Чакырганда кыңгырау,

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына

Соңга калып керәбез.

Җыр : "Өйрәтәләр мәктәпләрдә".

В. Шаинский муз. , сүзләре - тәрҗемә.



Каләм тотып кулларга

Хәрефләрне язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Тапкырларга, бүләргә

Нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

5 кә 5 не кушарга

Хәрефтән сүз язарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә.(2)

Белер өчен бик күпне

Яратырга китапны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Таңнар ничек атканын

Кояш ничек батканын

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2).

Табарга утрауларны

Биек - биек тауларны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә. (2)

Өтер белән ноктаны

Кайчан, кайда куйганны

Өйрәтәләр мәктәпләрдә (2)

Дуслык кадерен белергә

Сузылсын дип гомергә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә .(2 )

Энҗе:

Башлангыч мәктәптә без укырга , язарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәнеп кенә калмадык, ә төрле бәйрәмнәр үткәрдек. Кызыклы экс-курсияләр, төрле темаларга ярышлар, бәйгеләр мәңге онытылмаслык якты нур булып хәтердә сакланыр.

Камилә:

Ничек ошап туганбыз,

Әйтерсең бер туган без.

Барыбыз да уңган без,

Җырларга да оста без.

Төрле бәйгеләрдә

Катнашырга оста без.

Ислам:

Алтын яфрак очкан иртәдә җитәкләп Белем иленә алып кергән., аналарча җылы сүзе белән иркәләгән хөрмәтле укытучыбызга рәхмәтебез зур.

Булат:

Укытучым , шундый назлап

Карадың күзләремә.

Сүнмәслдек зур дәртләр салдың

Кечкенә йөрәгемә.

Энҗе:

Хөрмәтле, Гөләндәм апа!

Рәхмәтләрнең иң-иң зуры сезгә.

Укытучылар бар да яхшы,

Сез - барыннан да яхшырак.

Сездән дә якын кешене

Таба алмабыз без кабат.



Җыр: "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Әхмәт Хәйретдинов муз. Ф. Яруллин сүз.



  1. Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса, көч я сабырлык.

Сиздермичә ярдәм иткәнсез

Сез иң сабыр кеше икәнсез.



  1. Балаларның теле - кыңгырау

Гел чыңгылдый, ява мең сорау

Барысына да җавап биргәнсез.

Сез иң галим кеше икәнсез.



  1. Мактагансыз тиеш урында

Яклагансыз тиеш урында

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез ,

Сез иң гадел кеше икәнсез. ( 3)

Сез иң сабыр кеше икәнсез

Сез иң галим кеше икәнсез.



Укытучы: Кадерле укучылар! Сезне бүген әти-әниләр дә тәбрик итә. Әгәр дә алар сезгә укуда булышмаган булсалар,сез бүгенге уңышларыгызга ирешә алмаган булыр идегез. Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Әти-әниләр сүзе.

Ислам: Безгә ныклы белем һәм тәрбия биргән укытучыбыз! Бүген без Сезнең белән саубуллашабыз.Сез хезмәт сөючән, сабыр, тугры, тырыш кеше булып безнең күңелләрдә мәңге сакланырсыз, барыр юлларыбызда якты маяк булып торырсыз.

Владик: Кайгырганда юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче,

Рәхмәт сиңа, укытучым.

Камилә:Инде зурлар булабыз дип

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач,

Күңелем моңсулана.

Энҗе:Безгә ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән,

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән

Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

Булат: Башлангыч сыйныфларда

Дуслар булып яшәдек,

Бик күп нәрсәләр белдек,

Бик күпҗырлар өйрәндек.

Ислам: Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул, башлангыч, - дибез.

Китап - дәфтәрләрне җыеп ,

Ял итәргә китәбез.

Владик: Бүгенгә күңелсезләнмик,

Бергәләп бәйрәм итик.

Укытучы апабызга

Рәхмәтебезне әйтик.

Әти-әниләргә дә

Баш иеп "рәхмәт" диик.

Аларга да сәламәтлек,

Зур сабырлыклар телик.



Җырәниләргә.

Энҗе: Чәчәк тотып әле бүген генә

Килгән кебек сиңа мәктәбем.

Инде менә сиңа, укытучым

Сау булыгыз, - диеп әйтәмен.



Ислам:Моңайма әле , укытучым,

Сагынып сезгә килербез.

Онытмыйча Сезне һаман

Сезнең хәлегезне белербез.

Владик:Моңаймагыз,әле,апа,

Сезнең белән кала икенчеләр.

Алар янына килер беренчеләр,

Алар белән янә килер

Мәшәкать белән тулы көннәр.

2 сыйныф укучыларына эйтер сузлэр



Җыр. Дуслык,"Хәтерлим мин"



1.Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Көтә-көтә арып беткәнем.(2)



2. Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур яңа күлмәк киеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.(2)



3.Ләкин миннән бик күп алда килеп

"Хуш киләсең, әйдә-әйдә " , - диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен

(Чәй эчү,уеннар.)



</





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал