7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока по литературному чтению на татарском языке на тему 'Чч хәрефләре'

Технологическая карта урока по литературному чтению на татарском языке на тему 'Чч хәрефләре'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

1 сыйныф

Әдәби уку дәресенә технологик карта.


Тема



Тартык [ч] авазы һәм Чч хәрефләре.


Теманың максаты

Укучыларны тартык[ ч] авазы, аның үзлекләре, хәрефе белән таныштыру; сөйләмнән авазны аерып алу күнекмәсе формалаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү; татар халкы традицияләренә уңай караш формалаштыру.

Теманың төп эчтәлеге,терминнар, төшенчәләр

Сузык аваз, тартык аваз. Басма һәм язма хәреф. Сүзләрне иҗеккә бүлү. Кушылмалар төзү һәм уку. Сузык авазларны аеру: калын сузык, нечкә сузык. Тартыкларны аеру: яңгырау тартык, саңгырау тартык.

Парлы тартык авазлар

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ


Авазны белдерүче хәрефләрне белү, сүзне авазларга таркату, авазга характеристика бирү

Шәхси:

үзлегеңнән камилләшүнең кирәклеген аңлау; үз белемең һәм белмәгәнеңнең чикләре әһәмиятен аңлау

Регулятив: уку мәсьәләсен кабул итү һәм саклау;

Танып - белү : аваз белән аны белдерүче хәреф арасындагы бәйләнешне аңлау; сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, тартык авазны аеру

Коммуникатив: ишетә һәм тыңлый белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.



Эшләү киңлеге булдыру




Предметара бәйләнешләр


Эш формалары

Фронталь, парлап, индивидуаль






Ресурслар

Әйләнә -тирә дөнья. Математика. Технология.

.Музыка. Сынлы сәнгать


Әлифба 76-77 бит.

Язарга өйрәнү дәфтәре №2.

Төсле карандашлар, сүзләрнең һәм авазларның схемалары, предметлы рәсемнәр,Тема: Тартык [ч] авазы һәм Чч хәрефләре.

I этап. Эшчәнлекне мотивлаштыру.


Максат: тартык [ч] авазы һәм Чч хәреләрен үзләштерергә әзерләү

1.Психологик уңай халәт тудыру.МЕНЕДЖМЭНТ

2.Белемнәрне тигезләү. МИКС ПЭА ШЭА:

Сузык авазларны парлап (а-ә, ы -и, ,у-ү,е,э-е) Калын сузыкларны әйтегез(а.у,ы,) Нечкә сузыкларны әйтегез(ә,ү,и.э) Без өйрәнгән тартык авазларны атагыз. Парлы тартык авазларны атагыз

3.Әлифбадан 75 б. уку. СИНГЛ РАУНД РОБИН:сүзләрне уку, текстны уку; КЛОК БАДДИС: сәг.3.00 шигырьләрне уку. Үзбәя.

4. Экранда рәсемнәр: өчпочмак, чәйнүк, чынаяк, чәк-чәк, бәлеш. Предмет исемнәре хор белән әйтегез һәм аларның эзлеклелеген истә калдырыгыз. (Укучылар күзләрен йома, укытучы чәк-чәк һәм чынаяк рәсемнәренең урыннарын алыштыра). Нәрсә үзгәрде? Предметларны 2 күплеккә аерыгыз (аш-су: өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш; савыт-саба:чәйнүк, чынаяк.

Рәсемдә нәрсә артык? (бәлеш-ч авазы юк)

Дәреснең темасын ачыклау. Темасыннан чыгып, дәрескә максат кую.



II этап. Танып - белү эшчәнлеге



Өйрәнү эзлеклелеге



Белемгә (Б), аңлауга (А), күнекмәгә ( К) юнәлтелгән биремнәр һәм күнегүләр

Диагностик биремнәр

1.Авазны сүздән аеру

Максат:укучыларны авазларны ишетеп, танырга өйрәтү. Тартык аваз төшенчәсен ныгыту.

1Бирем (Б) Табышмак әйтү:

"Йомры йомшак сары йомгак

Тәгәрәп йөри чирәмдә" (чеби)

Чеби рәсеме һәм сүзнең схемасы бар. Сүзгә анализ ясатыла.

Авазны әйткәндә, авыз эчендә тынның тоткарланып калуы ачыклана. Әйтеп карау.

2 бирем (А) Без сузык авазны ишетәбезме?Тартыкмы? Нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр төс белән)

3 бирем (К) Рәсемдәге предметларның исемен әйтегез. Авазларын кабатлату. Сузык авазларны әйтү үзенчәлекләрен, тартык авазларны әйтүне ныгыту


Уен "Сузыкмы яки тартыкмы?"

Укучыларга предметлы рәсемнәр таратыла.Предмет башланган хәрефне әйтәсе, сузык авазнымы, тартыкнымы белдергәнен дәлиллисе.

2. Яңа аваз белән танышу.


Максат: яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, җ-ч парлы тартыклар булуын ачыклау.

Авазларны дөрес итеп, әйтәбез.Артикуляция вакытында авазларының парлы булуын искәртәбез һәм аларның парлы тартыклар икәнен ачыклыйбыз.

1 Бирем. ).

Бу авазлар нәрсә белән аерыла?

2 Бирем. (А)

Авазның парын табу. Башта җ авазын әйтәбез, аннары тавыш чыгармыйча, иреннәр белән генә ч авазын әйттерү.

Ч авазына характеристика бирү.

3 Бирем. ) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны парлау.Бер авазы белән генә аерылган сүзләр эзләү

Уен "Яңгыраумы саңгыраумы ?"

1) Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне ачыклау. 75 биттәге сүзләр схемасы белән эш (чуртан, чиләк, чәчәк)

2 ) Уен " Парын тап."


3. Яңа хәреф белән танышу.


Максат:укучыларны Җҗ хәрефләрен күреп, танырга өйрәтү

1. Бирем. ). Кисмә хәрефләр арасыннан ишеткән авазны белдерүче хәрефне табу. Чч хәрефләре белән таныштыру. Чч хәрефе нәрсәгә ошаган? Парта арасыннан чыгып Ч хәрефен сурәтләгез.

2 Бирем. (А)

Бу баш Ч хәрефе. Без аны кайларда язабыз?

Ә бу юл ч хәрефе. Бу хәреф сүзнең башында, уртасында, ахырында языла.

3 Бирем (К)

Хәрефләр арасыннан Чч хәрефләрен табу. Үзара тикшерү.

Физкультминутка:"Чебиләр зарядкасы" җырын хәрәкәтләр белән җырлау.

Уен "Хәтереңдә калдыр."

М.Фәйзуллина "Чебиләр зарядкасы" шигырендә Ч авазы кергән сүзләрне атау.

I I I. Танып - белү эшчәнлеген диагностикалау

1. Яңа хәреф белән иҗекләр уку.

Максат: укучыларның теманы аңлауларын ачыклау

1.Бирем (А)

Иҗекләр уку.. 77 бит

2. Бирем. (А)

Яңа хәреф белән сүзләр уку.

Сүзләрне уку. Таныш булмаган сүзләрне аңлату. 77 бит

Физминутка "Җил исә, исә, исә..."

3 Яңа хәреф белән сүзләр уку. КЛОК БАДДИС (сәг.12.00)

3 Бирем (К)

Тылсымлы таякчык биремнәрен үтәү (77 бит)

Ал төстәге турыпомаклык эчендә бирелгән сүзләрдә яңа сүз хәреф ясала.

Зәңгәр төстәге турыпомаклык эчендә бирелгән сүзләрдә яңа сүз иҗек өстәп ясала.


4 Бирем (К)

Тизәйткечне өйрәнү (77 бит)

Физминутка. Күзләргә күнегү.


I Интеллектуаль - үзгәртеп кору эшчәнлеге

Максат: уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкара алу күнекмәсен формалаштыру


Репродуктив бирем ( үрнәк буенча)

Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. (ч хәрефе кергән сүзләр куллану) 77 бит

Сүзне иҗекләргә бүлегез.

Импровизацияле бирем

Рәсемнәр арасыннан предмет исемендә Ч хәрефе булган сүзне сайлап кисмә хәрефләрдән төзе. Иҗеккә бүл, калынмы, нечкә сүзме икәнен билгелә (чана, балык, шарф, чеби, чаңгы, чикләвек, агач, чәйнүк, чынаяк, флаг)

Эвристик бирем

Шул сүзне кулланып, үз җөмләгезне төзегез.

Уку эшчәнлеген мөстәкыйль башкару .

Биремне үтәргә әзерлән, аны үтә, эшеңне тәкъдим ит һәм үзбәялә



IV Этап. Эшчәнлеккә контроль һәм бәя


Контроль эш төрләре, контроль биремнәр


Эшчәнлек нәтиҗәләрен бәяләү


Укытучының үзбәясе

Катнашучының бәясе

1. Сүзләр төзегез.

Җөй-ч.й, җуй-җ.й, җыр-ч.к

2. Ч хәрефе төшеп калган сүзне тап.

1) дәр…с 2) кә...ә 3) а.кыч

3. Яңгырау тартыктан башланган сүзне табыгыз.

1) җыр 2) кыш 3) чәч



[.ЭБИ]


ЧЕБИ





1. Сүзләр төзегез.

Җөй - ч.й

Җуй - ч.к

Җыр - ч.к

2. Ч хәрефе төшеп калган сүзне тап.

1) дәр.с 2) кә.ә 3) а.кыч

3. Яңгырау тартыктан башланган сүзне табыгыз.

1) җыр 2) кыш 3) чәч




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал