7


  • Учителю
  • Технологическая карта по математике (1 класс)

Технологическая карта по математике (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

"Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе"



















1 сыйныф өчен Математика фәненнән

технологик карта

«Перспективалы башлангыч мәктәп»





Төзеде: Фатыйхова Фәридә Харисовна, югары кв. категорияле укытучы





















1) икенче дистә саннары мисалында берәмлекләр һәм дистәләр разрядын өйрәнү;

2) " Берәмлекләр разряды һәм дистәләр разряды" термины белән таныштыру;

3) 20 санына кадәр (икенче дистә саннарының) аталышын һәм төзелешен ныгыту;

4) анализ ясый белү, гомумиләштер ә алу күнекмәләре булдыру;

5) игътибарлылыкларын үстерү, хәтерләрен ныгыту;

6) җылы эш атмосферасы тудыру, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.



Планлаштырылган нәтиҗә

1) икенче дистә саннары мисалында берәмлекләр һәм дистәләр разрядын өйрәнү, аера белү;

2)" Дистәләр разряды һәм берәмлекләр разряды" терминын белү;

3) дистәләр разряды һәм берәмлекләр разрядын чагыштыра белү;

4) ике урынлы саннарны ( 20 гә кадәр) тану һәм дөрес язу.

Ресурслар

Дәреслек А.А.Чекин "Математика", 2 кисәк

"Математика в вопросах и заданиях", Захарова О.А., Юдина Е.П.

Е.Е.Ипатова,А.В.Афонина "Поурочные разработки по математике"

Р.Х. Шәехова, К.В. Закирова "Иҗат баскычлары"



Предметара бәйләнеш

Әдәби уку

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, парларда

Төп төшенчәләр

Дистәләр разряды һәм берәмлекләр разряды, икеурынлы саннар.

Күрсәтмә материаллар һәм техник чаралар

Әмир һәм Әминә, Шүрәле, Су анасы, карточкалар, тест биремнәре, цифрлар, фишкалар, слайдлар.

магнитофон, проекцион аппарат, компьютер



Үткәрү технологиясеОештыру өлеше



Максат:

Укучыларны уку хезмәтенә хәзерләү.







Балаларның фикерләрен, дикъ-катьләрен туплау





Дәрестә утыру кагыйдәләрен искә төшерү.





Сорауларга тиз җавап бирергә омтылу.







Укучыларны эшкә хәзерләү.





Укучыларның игътибарын туплау максатыннан фронталь эш оештыру.

а) Әмиргә дәрестә утыру кагыйдәләрен исенә төшерик әле.

б) Су анасыннан бирем. "Булсаң зирәк - әйт тизрәк"

1.Алтын таракның төшеп калган урыны.

2. Кәҗә кемгә, рәхмәт әйтеп, сакалын селкетә?

3.Ничә предмет бер пар була?

4. 6 саны барлыкка килсен өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?

5.Фил безнең класс ишегенннән сыямы? Ә тычкан?

6.5 саны килеп өчен 2 гә ничәне кушарга кирәк?

7. Квадрат овалдан нәрсә белән аерыла?

8. Киресен әйт: алга-..., уңга-..., түбән-..., тәбәнәк-... .

9. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

10. Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?

11. Г.Тукайның бер шигыре" Әйдәле, Акбай, .... " дип башлана. Шигырьне дәвам ит, шигырь ничек атала?









Шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләр.1.Ни өчен бу кагыйдәләрне белергә кирәк?









Актуальләштерү

Максат.

Яңа тема өйрәнүгә хәзерлек.



Слайдта бирелгән мәгълумат белән эшләү.

Проблема чишкәндә үз фикерләрен дәлилли белү.



Слайд белән эшне оешыру.

Проблемалы сорауларны чишкәндә тиешле юнәлеш бирү.

1.Телдән исәпләү өчен тренажер (презентация)

1 слайд. Саннарны укыгыз: 7, 15, 12, 3, 9, 18, 0, 14 ,4. Бу саннарны 2 төркемгә бүлегез.

Нәрсәгә карап бүлдегез? (1 төркем саннары 1цифрдан төзелгән,ә икенче төркем саннары 2 цифрдан тора).

Тикшерәбез: 2слайд.

7, 3, 9, 0, 4.

15, 12, 18, 14.

Нәтиҗә ясыйбыз. Димәк, 2нче төркем саннары нинди саннар?

Икеурынлы саннар. (Танып-белү УГ)







Икеурынлы саннар язабыз:

17,13,11,19. Дистәләр астына кызыл сызык, берәмлекләр астына зәңгәр сызык сызарга. (Регулятив УУГ)







Яңа тема өстендә эш.

Максат: 1) икенче дистә саннары мисалында берәмлекләр һәм дистәләр разрядын өйрәнү;

2) " Берәмлекләр разряды һәм дистәләр разряды" термины белән таныштыру;

3) 20 санына кадәр (икенче дистә саннарының) аталышын һәм төзелешен ныгыту.





Дәреслектә бирелгән мәгълумат бедән эшләү.

Фикер алышуда катнашу.

Җавапларны дәлилли белү.

Дәфтәрләрдә дөрес,чиста язуга ирешү.

Проблемалы сорауларга җавапларны дәлилли белү.

Дәреслек белән эшне оештыру.

Фронталь эшне оештыру.

Укучыларны проблемалы сорауларга җавап бирергә этәрү.

Дәреснең темасын ачыклау.

Нинди сүз яшеренгән?

Слайд 3.

10-9 7-5 3+7

8 - 2 9 - 4 5 + 3

Укучылар, җавапларны үсә бару тәртибендә тезсәк, бүгенге дәресебезнең темасын ачыклый алырбыз.

1 2 5 6 8 10

Р а з р я д



- дәреслекнең №1,2 -18бит буенча яңа тема өстендә эшләү

1. Бу саннар нәрсә белән охшаш? Нәрсә белән аерыла? Бер дистә һәм биш берәмлеге булган санны яз.Уңнан беренче урынны нинди цифр алып тора? Ул нәрсәне аңлата дистәләр санынмы, әллә берәмлекләр санынмы? Язмадагы берәмлекләр санын белдерүче цифрның урыны берәмлекләр разряды дип атала.

№3. Уңнан икенче урынны нинди цифр алып тора? Ул нәрсәне аңлата дистәләр санынмы, әллә берәмлекләр санынмы? Язмадагы дистәләр санын белдерүче цифрның урыны дистәләр разряды дип атала.







Парларда эш. Бер укучы икеурынлы сан әйтә,икенчесе - карточкалы цифр-ларны күрсәтә. (Коммуникатив УУГ)



  • 15 19 20 6 саннарын язу, дистәләр разряды цифры астына кызыл төс белән сызу.

(Регулятив УУГ).



Ныгыту.

Максат:. берәмлекләр һәм дистәләр разрядын таный белү

Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эшләү.

Дәфтәрләр белән эшне оештыру.

№1. Берәмлекләр разрядына бер. Дистәләр разрядына ике сызык сызарга.



№2.Дистәләр разрядында 1 цифры булган барлык икеурынлы саннарны язарга.



№3.Уклар ярдәмендә язмалар дөрес булыр-лык итеп ,берәмлекләр разрядына нинди цифр язып булганны күрсәт.

Регулятив УУГ

№ 4.Буш шакмакларны тутыр.(Мөстәкыйль эш).Ә хәзер күршегез белән чагыштырыгыз.Регулятив УУГ.

Тикшерү күнегүләре

карточкаларда



Тест эшләү

Үзбәя.Слайд ярдә-мендә җавапларны тикшерү

Дәресне йомгаклау.

Рефлексия.





Без дәрестә нәрсәләргә өйрәндек?

Нәрсәләр исегездә калды?

Берәмлекләр һәм дистәләр разрядын таный белергә өйрәндем.

Мин нәрсә беләм?

Мин нәрсәне бел-дем?

Мин нәрсәне белмим?





Файдаланылган әдәбият.

Р.К.Шәехова "Иҗат баскычлары".

Сәгъдиев "Кызыклы математика".







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал