7


  • Учителю
  • Татар теленнән Үткән заман хикәя фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар теленнән Үткән заман хикәя фигыль темасына дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала
Планлаштырылган нәтиҗәләр



Предмет буенча: үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы, сөйләмдә кулланылышы турында мәгълүмат алу.

Шәхескә кагылышлы: татар теленең байлыгын аңлау, сөйләмне камилләштерергә омтылу.

Танып-белү УУГ: аңлап уку осталыгын формалаштыру, логик фикерләү осталыгын үстерү.

Коммуникатив УУГ: үз фикерләрен тулы һәм төгәл итеп җиткерә белү

Регулятив УУГ: дәреснең темасын һәм максатын фаразлау, эшчәнлеккә үзбәя бирү.

Дәреснең тибы

Лексик-грамматик күнекмәләр формалаштыру

Төп төшенчәләр

Фигыль, үткән заман, эш-хәл

Эшне оештыру

фронталь, парларда, индивидуаль

Чыганаклар

дәреслек, слайдлар, карточка

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру



Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.



  • Исәнмесез, укучылар!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Тышта барыгыз да күргәнегезчә кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

  • Сез дәрескә әзерме?

  • СЛАЙД 1

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Уку әсбапларын барлау.

  • Исәнмесез!

  • Кояшлы иртә кебек.

  • Әйе, әзер.



ШУУГ:дустанә мөнәсәсбәт, укучыга, укытучыга хөрмәт.

КУУГ: сыйныфташың, укытучы белән хезмәттәшлек

Белемнәрне актуальләштерү

Белем дәрәҗәсен ачыклау.

-Без сезнең белән кайсы сүз төркемен өйрәнә башладык?

- Фигыль турында белемнәрне тикшерик.



1.Тест. Фигыль

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметны

б) предметның эш- хәрәкәтен

в) предметның билгесен

2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

а) нинди? кайсы?

б) кайчан? кайда?

в) нишли? нишләде? нишләячәк?

3. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?

а) килеш

б) заман

в) зат-сан, заман

4. Фигыль күбесенчә җөмләдә нәрсә булып килә?

а) ия б) хәбәр в) аергыч

5. Хикәя фигыль нәрсәне белдерә?

а) эш- хәлнең булу-булмавын хикәяли

б) боера, эш куша

в) предметның билгесен

6. Эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә карап, фигыльнең нинди формалары була?

а)юклыкта б) барлыкта

в) барлыкта-юклыкта

7. Хикәя фигыль ничә заманда килә?

а) бер б) ике в) өч



Хәзер иптәшегез белән тестларны алышасыз,бер-берегезнең

эшен тикшерәсез.

СЛАЙД 2

-Кем барысын да дөрес эшләде? Басасыз.

-Кемнең 1-2 хатасы бар?

- Кемнең 2дән артык хата?

Бәяләү карточкасына балларыгызны билгелисез.

Бәяләү:

Барысы да дөрес - 2б.

1-2 хата - 1б.

2дән артык хата - 0б.



2.Өй эшен тикшерү.

-Укучылар, сезгә өй эшенә "Кыш килде" темасына хикәя язарга бирелгән иде.

- Әйдәгез, хикәяләр тыңлап китик.

- Хикәягездән фигыльләрне табып әйтегез әле.

Сорауларга җавап бирәләр.



-Фигыль сүз төркемен өйрәнә башладык.



Тест эшләү

























































Парларда эш.

Иптәше белән тестларны алышалар,бер-берсенең эшен тикшерәләр.











Бәяләү карточкасына балларын билгелиләр.













Укучылар язып килгән хикәяләрен укыйлар.

Фигыльләрне табып күрсәтәләр.

КУУГ: аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү.

РУУГ: бәяләү, хаталарны табып төзәтү.

ШУУГ:уку эшчәнлеген бәяләү.



Проблемалы ситуация булдыру.

Уку мәсьәләсен кую



Укытучы проблемалы сорау куя.

Слайд 3

1нче һәм 2нче баганалардагы җөмләләрне укыгыз. Алар нәрсә белән аерылалар?.

Рәсим яза. Рәсим язды.

Әминә сикерә. Әминә сикергән.

Җөмләләрнең мәгънәләре үзгәрәме?

- 1 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?

- 2 баганадагы фигыльләр нинди сорауга җавап бирә?

- 1 баганадагы җөмләләрдә эш кайсы вакытта башкарыла?

2 баганадагы җөмләләрдә эш кайсы заманда башкарыла.

Бу фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз?

-Димәк, бүген дәрестә нәрсә турында өйрәнәбез?

-Үткән заман хикәя фигыльләр турында нәрсәләр белергә телисез?





-Шулай итеп, дәресебезнең максаты: Үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, барлык-юклык формалары турында өйрәнү һәм сөйләмдә дөрес куллану

Җөмләләрне укыйлар, теманы билгелиләр, сорауларга җавап бирәләр, авырлыкка очрыйлар.

Фигыльләрдәге кушымчалар белән аерылалар.



-Җөмләләрнең мәгънәләре үзгәрә.



Нишли?



Нишләде? Нишләгән?





1 баганадагы җөмләләрдә эш хәзерге вакытта башкарыла.

2 баганадагы җөмләләрдә эш үткән заманда башкарыла.

Үткән заман хикәя фигыльләр турында өйрәнербез.

-Үткән заман хикәя фигыльләрнең ясалышы, зат-сан белән төрләнеше, барлык-юклык формалары турында өйрәнербез.



РУУГ: дәреснең темасын һәм проблемасын формалаштыру, күзәтүләр нигезендә нәтиҗә ясау, планлаштыру.

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

Проблеманы (авырылыкны) чишү юллары. Яңа теманы өйрәнү.

Проблеманы чишү юнәлешен күрсәтү.

  1. Таблица өстендә эш.

Таблица буенча нәрсәләр әйтергә була?

Слайд 4,5



Таблицадан калын һәм нечкә кушымчаларны билгеләү.

-Калын сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

-Нечкә әйтелешле сүзләргә нинди кушымчалар ялгана?

Слайд 6

Слайд 7Слайд 8

2 - 3 баганадагы фигыльләрне мәгънәләре буенча чагыштырыгыз

Фигыльләргә сораулар кую.



Таблица өстендә эш.





Дәреслектә 83бит, кагыйдәне укыйлар.

Укучылар нәтиҗә ясый: Әгәр дә сүз сузык авазга яки яңгырау тартыкка бетсә, - ды / -де, -ган\ -гән кушымчалары ялгана. Әгәр дә сүз саңгырау тартыкка бетсә, - ты / - те, -кан\ -кән кушымчалары ялгана.



















-Калын сүзләргә -ды\-ты, -ган\-кан кушымчалары ялгана.

-Нечкә әйтелешле сүзләргә -де\-те, -гән\-кән кушымчалары ялгана.





















Фигыльләргә сораулар куялар.Нишләде? Нишләгән?



2 баганада үзе күргәнне белдерә.

3 баганада үзе күрмәгән, ишетеп белгәнне белдерә

-ды\-де , -ты\-те кушымчалары -билгеле үткән заманда кулланыла.

-ган\-гән, -кан\-кән кушымчалары -билгесез үткән заманда кулланыла.

ШУУГ: әйләнә тирәдәгеләрнең хисләрен, халәтләрен аңлап хезмәттәшлек итүгә әзер булу.

ТБУУГ: чагыштыру, төп төшенчәләрне аеру, анализлау

КУУГ: үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

Ял минуты

Әйдәгез, ял итеп алыйк.

Мин сезгә фигыльләр укыйм. Билгеле үткән замандагы фигыльләр булса -басасыз, билгесез үткән замандагы фигыльләр булса - кул чабасыз.

Җырлады, киенгән, сайраган, яуды, сөйләгән, үсте, кайткан, өйрәнгән, сикерде, таккан, елмайган, көлде, эшләгән, сипте, кайнаган, басты.

Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү







- Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын искә төшерү.

Эшнең үтәлү-үтәлмәвенә карап фигыльләр нинди формада була?

Слайд 9

Кем эшләми, шул ашамый.

Җәен йоклама, кышын өлгерерсең

Фигыльләргә нинди кушымчалар ялгана?





Дәреслек белән эш. 123 нче күнегү

Дәфтәрләрне ачып, числоны язабыз.

Матур язу

Ды,де,ты,те,ган,гән,кан,кән

Уйнамады, күрмәгән фигыльләрен вариантлап төрләндерү.

Слайд 10



Үзбәя кую.

Парларда эшләү

Бирем. Бирелгән сүзләргә туры килгән фигыльләрне үткән заманда куеп язарга.

(тиен, куян, керпе, бүре, эт, песнәк, аю)







-Барлык, юклык формаларында була.













Фигыльләргә -мый\ми, -ма\-мә кушымчалары ялгана













Күнегү эшлиләр, лексик берәмлекләрне бирелгән ситуацияләрдән чыгып кулланалар.



Үзбәя кую.









Мөстәкыйль эшне эшлиләр.

Җөмләләр төзү.



ШУУГ:үзеңнең ни өчен эшләвеңне белеп эшләү; белем алу процессына уңай караш белдерү.



ТБУУГ: билгеләрен аерып алу максатыннан анализ (мөһим, мөһим түгелләрен билгеләү); фикер йөртүнең логик чылбырын төзү;

РУУГ: башкаларның сөйләмен тыңлый белү, аңлау, уку мәсьәләсен дөрес аңлау, үз эшчәнлекләрен планлаштыру;





Тест.

1. Үткән заман хикәя фигыльгә нинди сораулар куела?

а) нинди? кайсы?

б) нишләгән? нишләде?

в) нишлә? нишләгез?



2. Үткән заман хикәя фигыльнең ничә төре бар?

а) бер б) ике в) өч



3. Үткән заман хикәя фигыльнең кушымчалары кайсы?

а) -а,-ә;

б) -ган,-гән,-кан,-кән,-ды,-де,ты,-те;

в) -ачак,-ячак,-ер,-ыр.



4. 2 затта, берлек санда килгән үткән заман хикәя фигыльне билгеләгез:

а) бардың; б) килдегез;

в) укыйм.



5. Калын әйтелешле сүзләргә нинди кушымчалар ялгана:

а) -ды,-ты, -ган,-кан

б) -ган, -кан

в) -де,-те, -гән,-кән



6. Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

А) -ды,-де,-ты,-те.

Б) -ган,-гән,-кан,-кән.

В) -ыр,-ер,-ар,-әр.



7. Билгесез үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

А) -ды,-де,-ты,-те.

Б) -ган,-гән,-кан,-кән.

В) -ыр,-ер,-ар,-әр.

Тест эшлиләр. Үзбәя.

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Рефлексия.





















Үзбәя.















-Укучылар, без сезнең белән нинди теманы өйрәндек?

-Аның ничә төре бар?

-Алар нәрсәләр белән төрләнәләр?

-Бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

- Куйган максатларыбызга ирештекме?

-Кайсы бирем күбрәк ошады?

Сез хәзер үз эшегезне бәялисез: Гомуми балларны билгелисез. Билгеләр куясыз.

Бик яхшы эшләсәгез - зәңгәр кар бөртеге күтәрәсез, кемнең әзрәк хаталары булды -ак кар бөртеге күтәрәсез, кемгә авыр булды -кызыл кар бөртеге күтәрәсез.

Сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәгә катнашалар.Максат һәм нәтиҗәләрдән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.















РУУГ: бәяләү, хаталарны табып төзәтү.

ТБУУГ: фикерне аңлы һәм ирекле рәвештә телдән әйтеп бирү

КУУГ: телнең сәнгати чараларын кулланып үз фикереңне әйтә белү,

ШУУГ: үз уңышларың /уңышсызлыкларың турында фикер йөртү



Өй эше





1. 122 нче күнегү.

2.124 нче күнегү

Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар.



ТБУУГ: белем дәрәҗәсеннән чыгып өй эшен сайлап алу

Укучыларны бәяләү

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү



















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал