- Учителю
- Конспект урока по татарскому языку 'Алфавит'
Конспект урока по татарскому языку 'Алфавит'
Тема: Алфавит.
Максат:
1.Укучыларны алфавит белән
таныштыру һәм хәреф исем-
нәрен дөрес әйтеп укырга өй-
рәтү.
2. Сөйләм һәм язма телләрен
үстерү.
3.Туган телгә мәхәббәт,матур
һәм дөрес язу күнекмәләре тәр-
бияләү.
Җиһаз: дәреслек,таблица,белмәмеш
рәсеме,сигнал карточкалары,
гармун,магнитофон,кисмә
хәрефләр.
Дәрес барышы
I. Оештыру моменты.
- Исәнмесез, укучылар? Хәзер бездә татар теле дәресе.Ул гади
дәрес кенә түгел, бүген без аны кунаклар белән бергә үткәрербез.
- Әйдәгез,укучылар, бер-берегезгә елмаегыз, ә хәзер кунакларга
карап елмаегыз.Менә хәзер дәресне башласак та була.
- Әйдәгез, укучылар, дөрес һәм матур язу күнекмәләрен дәвам
итәбез.
- Бүген без сезнең белән язылышлары охшаш булган баш И һәм
Ш хәрефләрен, шуңа башланган сүзләрне язарбыз.
Хәрефләрнең язылышын аңлату.
-Язу юлы арасының уртасыннан ыргак ясап, язу юлының астына
Кадәр авыш сызык төшершбез һәм ыргак ясап язу юлының өске өлешенә кадәр менәбез,кабаттан авыш сызык белән төшәбез.Хәзер
дәфтәрләрегезне алыгыз,дөрес итеп утырыгыз, күкрәк белән парта арасында йодрык сыярлык ара калсын.
Дөрес утыру кагыйдәләрен искә төшерү.
И һәрефен бер юл язабыз да Ш хәрефен язу өчен астан ыргаклы авыш сызык өстибез һәм Ш хәрефен дә бер юл язабыз.
- Язып бетердегезме барыгыз да?
-Ә хәзер шушы хәрефләргә сүзләр уйлыйк әле балалар.
-Бик яхшы.Илүзә һәм Шамил сүзләрен дә язып куябыз матур итеп
бер юлга.
Ял минуты: " Көз "
II. Яңа күнекмәләр формалаштыру:
Хәзер дәреслек белән эшлибез.Балалар, безнең дәрескә бүген тагын бер кунак килгән.Карагыз әле,ул кем икән?Әйе,ул -Белмәмеш. Ул хәрефләрне дә,аларның урнашу тәртибен дә белмим ди.Әйдәгез әле, балалар,без аңа үзебезнең белгәннәребезне күрсәтик, ул да безнең белән дәрес тыңласын.Сез ризамы?
Дәреслек белән эшләү:
-Дәреслекнең 74нче битен ачыгыз әле балалар.Аннан 139 нчы күнегүне табыгыз.( Бирелешен уку.)
-Хәзер андагы сүзләрне бергәләп укып чыгабыз.Иптәшегез укыган- да, бармакларыгыз белән төртеп карап барыгыз.
-Балалар бер рәт укып чыгалар.
Бик яхшы! Укып чыктык.Ә һәзер,шушы күнегүне язмача эшлибез.
Тактага 139 нчы күнегү дип язу.
-Дәфтәрләрегезне дөрес куегыз, дөрес итеп утырыгыз.Шушы укыган сүзләрнең беренче хәрефләрен генә өтерләр аша язып алабыз матур итеп.
( Кагыйдәне искә төшерү,парта арасында йөрү, карау)
-Барыгызда язып бетердегезме? Бик яхшы!
-Язуыгызга игътибар белән карагыз әле балалар? Нәрсә килеп чыкты? Хәрефләр ничек төзелгәннәр? Әйе, бер-бер артлы төзелгән.
- Бер-бер артлы төзелгән хәрефләр тәртибе килеп чыкты.
-Ягез әле, укучылар, искә төшерегез.Рус теленнән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасын ничек атадык?
- Алфавит -дип.
-Бик дөрес,балалар ,бик әйбәт.
Алфавит сүзенә аңлатма бирү:
( Грек сүзе, а-альфа, б- бета.Ике хәреф исеменнән алфавит сүзе килеп чыккан.)
-Балалар, алфавит сүзе татар һәм рус телендә бер үк төрле әйтелә.
Димәк, хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы ничек дип атала?
- Аны Алфавит диләр.( Хор белән әйттерү,кагыйдәне укучылардан әйттереп чыгу.)
" Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит "- дип атала.
Алфавитны балалар барыгызга да яттан белергә кирәк, чөнки сүзлекләр, исемлекләр алфавит тәртибендә төзелә.
Таблица белән эш.
- Барлык хәрефләрнең дә үз урыны һәм үз исеме бар.Әйдәгез әле, балалар, хүреф исемнәрен дөрес әйтеп укып чыгыйк әле бергәләп.
Хор белән алфавитны уку.
-Ә, безнең дәфтәрләргә язган хәрефләрдә алфавиттагы барлык хәрефләр дә бармы икән? Дәфтәрләрегездән игътибар белән карагыз әле балалар? ( күнегүне таблица белән чагыштыру )
-Барлык хәрефләр дә бармы?
- Бик дөрес балалар, ң,ё,ъ,ь хәрефләре төшеп калганнар икән, чөнки бу хәрефләргә башланган сүзләр юк.
-Балалар, рус алфавитында ничә хәреф бар иде әле?Кем хәтерли?
-Әйе, 3 3 хәреф.Ә хәзер, татар алфавитында ничә хәреф барлыгын белү өчен ,бергәләп саныйк әле.
-Бик дөрес! 38 хәреф.Кайсы алфавитта хәрефләр күбрәк?
-Әйе, татар алфавитына Ә, Ү, Җ ,Ң ,Ө,Һ хәрефләре өстәлгән.
-Ә ике авазга билге булып йөрүче нинди хәрефләрне беләсез ? Әй-дәгез шуларны бергәләп искә төшерик әле балалар.
-Әйе, алар - Е,Я,Ю,Ё хәрефләре.
Ял минуты. ( зәңгәрсу вагон көенә)
-Хәзер балалар дәресне дәвам итәбез.
( 140 нче күнегүне телдән эшләү )
Сигнал карточкалары белән эшләү:
-Сигнал карточкалары белән эшләп алабыз.Мин сезгә авазлар әйтәм.Сузык аваз әйтсәм кызылын, ә тартык аваз әйтсәм зәңгәр төстәгесен күтәрәсез.
Эм , Ә,Ү,ДЭ,И,ЭС,А,ЭР,У,ТЭ.
-Бик яхшы!Барыгыз да бик дөрес эшләдегез.
Адашкан хәрефләр уены:
-Балалар, бүген безнең дәрескә Белмәмеш хәрефләр алып килгән.
Алар тәртип буенча төзелмәгәннәр,адашканнар.Аңа хәрефләрне төзәргә булышабызмы?
-Әйдәгез,сүзләрне алфавит тәртибендә төзү өчен башта сүзләр дә уйларга кирәк була.Кем сүз уйлый, шул сүзен әйтә һәм такта янына чыгып баса,өстәлдән хәрефне кулына ала.
-Кем күбрәк хәреф җыяр икән һәм сүзләр уйлар? Ярышны башлый-быз! ( балалардагы хәрефләрне санау, җиңүчене билгеләү)
Дәресне йомгаклау.
-Балалар, бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә өйрәндек?
Кабатлыйк әле, Белмәмешкә өйрәтә алдыкмы икән?
-Татар алфавитында ничә хәреф?
-Хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы ничек дип атала?
-Ул ни өчен кирәк?
-Балалар,бүгенге дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз.
-Сезгә бик зур рәхмәт!
-Кунаклар да, Белмәмеш тә сездән канәгатьләр.
Һәм Белмәмеш сезгә нидер әйтергә тели, менә шуннан укып табыгыз әле.( К И Б З Р У Р Ә М Х ӘТ )
-Әнә Белмәмеш тә сезгә рәхмәт әйтә.
-"Эш беткәч, уйнарга ярый"- дигән мәкаль бар балалар.
Әйдәгез әле,без бик матур җырыбызны кунакларга җырлап күрсәтик әле
( гармунда уйнап , бергәләп "Көзләр килә, көзләр " җырын җырлау)
Өй эше бирү : Алфавитны яттан өйрәнергә.
Билгеләр кую.