7


  • Учителю
  • Разработка на тему: Юлда йөри беләсеңме?

Разработка на тему: Юлда йөри беләсеңме?

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема:"Юлда йөри беләсеңме?"

Үткәрү формасы: дәрестән тыш чара

Максат:

1 юл йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатлау

2 алган белемнәрне тормышта куллана белү күнекмәләре булдыру

3 бер-береңне хөрмәт итү, башкаларга юл куя белү сыйфатлары тәрбияләү



</ Зал бәйрәмчә бизәлә. Бер якта "Юл йөрү кагыйдәләре", икенче ягында "Хәерле юл!" дигән плакатлар эленә. Кичә вакыйгаларнын кузаллау өчен өй күренеше, юл, юлдагы билгеләр, светофор, балалар тора.

Алып баручы кичәне башлап җибәрә.

-Исәнмесез, хөрмәтле укытучыларыбыз, кадерле кунакларыбыз, наян һәм шаян укучыларыбыз!

Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар:

- Юлчыларны юлга чыкканда "Хәерле юл!" -дип озатып калу.

- "Исән-сау кайттыңмы", - дип каршы алу.

Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш. Менә шуңа күрә дә без кечкенә-дән үк юлда йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез. Юлда имин йөрүебез, имгә-нүне булдырмау, сәламәтлекне саклау бездән - үзебездән тора. Кагыйдәне белмәгән, үтәмәгән балалар куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр.

Бүген без сезнең белән кичәбезнең беренче өлешендә юлда йөрү кагыйдә-ләре, юл йөрү билгеләре турындагы белемнәребезне ныгытып китәрбез. Кичәбезнең икенче өлешендә 1 сыйныф укучыларын "Җәяүлеләр сукмагы"на кабул итү тантанасы булыр.





Белмәмеш көзге каршында сызгырына-сызгырына мәктәпкә әзерләнә.

Әнисе керә.



Әнисе. Менә, улым, беренче мәртәбә син мәктәпкә барасың. Укытучы ярдә-мендә бик күп белем алырсың. Укы, балам, белем кирәк. Юкка әйтмәгәннәр бит: "Белемле меңне егар". Тәртип булса, белем булса, синнән дә чын кеше чыгар.

Белмәмеш. Беләм инде, мамаша.

Күр, өйрәтеп маташа!

Мин бит инде зур малай,

Өйрәтмә мине алай!

Әнисе. Урамда йөргән чагында

Алдың-артыңны кара.

Игътибарлы,сак йөргәндә

Мәктәп бит якын ара.

Белмәмеш. Минем кебек шәп малайга,

Нигә куркып торырга?

Чао!



Җырлый-җырлый урамнан бара.

Мин барам урамнан

Як-ягыма каранам.

Урам тулы машина,

Ә мин мәктәпкә барам.

Ля-ля-ля-ля-ля-ля

Ә мин мәктәпкә барам.

Урамда, юлның икенче ягында, иптәшләрен күрә.

Әй, дусларым, дусларым,

Мәктәпкә барасызмы?

Хәзер чыгам яныгызга

Мине дә аласызмы?



Юл аркылы чыкканда аны машина бәрә. Иптәшләре йөгереп килә.

Балалар Ах, Белмәмеш, ни булды?

Машина гына узды.

Чыкмадың юлдан карап

Була яздың бит харап.



ЮХИДИ Нинди хәл бу, дусларым?

хезмәткәре Бу нинди тәртипсезлек?

Куянкай Бу, бу...Белмәмеш гаепле,

Ул йөрми юлдан карап.

Безне күргәч ашыкты

Була язды бит харап.

ЮХИДИ Ашыгыгыз, барыгыз!

хезмәткәре Ярдәмне чакырыгыз!

Кирәк беренче ярдәм,

Була бит бала әрәм!

Төлкекәй Хәзер үзем чакырам,

Телефонга йөгерәм.

Дуслар, номеры ничә?

Кайсыгыз әйтеп бирә?



Алло, алло, тизрәк

Монда ярдәм бик кирәк.

Белмәмеш аңсыз ята.

Ярасыннан кан сарка

ЮХИДИ Я, сөйләп җибәр, шофер,

хезмәткәре Бу нинди тәртипсезлек?



Шофер Иптәш юл хезмәткәре,

Минем гаеп юк монда.

Бала кагыйдәне белми

Килде дә чыкты юлга.

Кинәт бастым тормозга,

Ә машина туктамый.

Бала да һаман килә

Бернәрсә дә уйламый.



Ашыгыч Хәзер-хәзер авырттырмыйм,

ярдәм Әзрәк сабыр итегез.

Менә булды, я, әйдәгез

Юлны дәвам итегез!



Ашыгыч ярдәм чыгып китә.



ЮХИДИ хезмәткәре. Ашыкмагыз әле, дусларым. Мин сезне болай гына җибәрә алмыйм. Үзем мәктәпкә кичә үткәрергә ашыгам. Әйдәгез, мин сезне

Яңгул урта мәктәбенә кунакка алып барам. Бүген анда юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен ныгытуга һәм 1 нче сыйныфларны җәяүлеләр сафына кабул итүгә багышланган кичә була. Балалар белән бергә сез дә белемнәрегезне ныгытырсыз.

Мәктәпкә киләләр.



ЮХИДИ хезмәткәре. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

ЮХИДИ хезмәткәре. Балалар, сезнең кичәгә мин кунаклар да алып килдем әле. Кабул итәсезме?

Балалар. Итәбез.

ЮХИДИ хезмәткәре. Әле генә юлда бер күңелсез хәл килеп чыкты. Белмәмешне машина бәреп китте. Ни өчен шундый хәл килеп чыккан дип уйлыйсыз сез?

Балалар. ( Җаваплар тыңлана.)

ЮХИДИ хезмәткәре. Әйе, юлда йөрү кагыйдәләрен белмәү, үз-үзеңә артык ышану әнә шундый нәтиҗәгә китерә. Мондый күңелсез хәлләр илебез буенча

бик еш булып тора. Моны булдырмас өчен кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен

ныклап өйрәнергә кирәк.

Белмәмеш, дусларың белән утырыгыз балалар янына. Игътибар белән тың-

лап, карап утырыгыз.

Бер табышмак әйтим әле.

Алда да бар,артта да бар,

Борылган да, сырылган,

Озын булып сузылган.

Нәрсә булыр ул, балалар?

Балалар. ...... (җаваплар тыңлана.)

ЮХИДИ хезмәткәре. Иртән йокыдан торып урамга чыгу белән, без юл хәрәкәтенә катнашып китәбез. Юл хәрәкәтендә катнашучылар ничә төркемгә бүленә? Нинди төркемнәр?

Балалар. ....... (җаваплар тыңлана)

- 1 нче төркем: йөртүче

- 2 нче төркем: пассажир

- 3 нче төркем: җәяүле

ЮХИДИ хезмәткәре. Ә сез кайсы төркемгә керәсез? Ни өчен?

Балалар. ....... (җаваплар тыңлана)

- Юлда транспорт чарасына катнаш булмаса, ягъни җәяү йөрсәк, җәяүле булабыз.

- Ә инде берәр транспорт чарасына утырсак, пассажир булабыз.

- Велосипедта йөрсәк, йөртүче булабыз.

ЮХИДИ хезмәткәре. Димәк, сез юл хәрәкәтендә катнашучыларга кагылышлы

кагыйдәләрне ныклар өйрәнергә һәм үтәргә тиеш.



Юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә беләсез икән?

Әйдә, тикшереп үтик әле.

Хәзер "Юл йөрү кагыйдәләрен оста белүчеләр" дигән ярыш үткәрәм.

Ярышта 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары көч сынашыр.

Ә 1 нче сыйныфлар бик яхшылап тыңлап утырыгыз. Кичәбезнең икенче өлешендә сезне "Җәяүлеләр сукмагы"на кабул итү тантанасы булыр. Сезнең дә

сынау үтәсегез булыр, сорауларга җавап бирергә туры килер. Белмәмеш , дусларың белән сез дә яхшылап тыңлагыз, сезгә дә сораулар булыр.

Хәзер сүзне командаларга бирәбез. Үзләре белән таныштырып китсеннәр.

Ике команда чыгып тезелә.

1 капитан. Без "Тапкырлар" командасы.

2 капитан. Без "Уяулар" командасы.

1 капитан. Без "Уяу" дусларыбызга

Кайнар сәлам юллыйбыз.

Ярышларда зирәк, тапкыр

Булуларын телибез.

2 капитан. Ярышка килдек бүген,

Бер дә ялкауланмабыз.

"Тапкырлар"га сәлам юллап

Уңыш теләп калабыз.

Командалар белән таныштык. Ярышларны бәяләп барыр өчен жюри сайлап куярга кирәк. ( жюри составы сайлана) Ярышны башлыйбыз!



1 нче ярыш. Үрнәк җәяүле.

Мин сораулар бирәм. Кем җавабын белә, яшел карточкасын күтәрә. Урыннан кычкырган кешенең җавабы кабул ителми. Һәр дөрес җавапка бер йолдыз бирелә. Кем иң күп йолдыз җыя, шул "Үрнәк җәяүле" билгесе ала.

Сораулар. Җаваплар.

1.Җәяүлеләр юлның кайсы өлешеннән Тротуардан.

йөрергә тиешләр?

2. Ә нәрсә соң ул тротуар? Тротуар - кешеләр йөрер өчен

ясалган махсус юл.

3.Тротуар булмаса, җәяүле кайдан Тротуар булмаса, юл читендәге

йөрергә тиеш ? махсус урын - юл кырыеннан.

4. Җәяүле юлның кайсы ягыннан Юлның сул ягыннан, каршы ки-

барырга тиеш? лүче транспортка каршы.

5. Урам аша яки юл аркылы ничек Юл аркылы чыгар өчен күрсәтел-

чыгарга? гән махсус урыннар - җәяүлеләр

юлыннан, зебралардан.

6. Әгәр җәяүлеләр юлы булмаса, Башта сул якка карыйбыз, машина-

юл аркылы ничек чыгарга? лар булмаса, әкрен генә юл аркылы

чыгабыз. Юл уртасында уң якка ка-

рыйбыз, юл буш икән , юлны дәвам

итәбез.

7.Җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне Этешмәскә, төртешмәскә, йөгер-

белергә һәм үтәргә тиеш? мәскә, тыныч булырга.

8. Нинди транспорт средстволарына Милиция, янгын сүндерү, газ хез-

җәяүлеләр мәҗбүри юл бирергә тиеш. мәте, ашыгыч ярдәм машиналарына.



9. Хәрәкәт итү урыннарында нинди Уйнарга ярамый.

уеннар уйнарга була?

10.Юл кагыйдәләрен үтәүне кем күзәтә? Юл хәрәкәте хезмәткәре.





11.ЮХИДИ нәрсәне аңлата? Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт

инспекциясе.

12. Җәяүлеләргә кагылышлы нинди "Җәяүлегә юл юк", "Җәяүле юлы",

юл билгеләрен беләсез? (Билгеләрне "Җәяүле сукмагы", "Җәяүлеләрнең

табып күрсәтәсе, аңлатасы) җир өсте һәм җир асты юлы",

"Автобус, троллейбус тукталышы"

"Трамвай тукталышы".

2 нче ярыш. "Серле хат уку".

Ике командага да серле хат килде. Төшеп калган сүзләрне куеп, хатны тулы-

ландырырга. Бу алдагы ярышның дәвамы булып тора.

Белмәмеш, сез дә укып карагыз әле. ( аларга да бер хат бирелә)

Хат.

"Юл аша чыгар алдыннан тап ... .

Тротуар кырында ... .

Игътибар белән ... кара,

Юкмы ... машина.

Юлны ... чык.

Менә шулай чыгарга

Өйрәнерсең ... . "

( Сүзләр: тиешле урынны, тукта, як-якка, юлда, туп-туры, юл аша.)

Хатны язгач, жюрига илтеп тапшырырсыз.

Командалар хат укыган арада кечкенә дусларның белемен дә тикшереп алыйк әле. Табышмаклар яратасызмы? Бүген мин сезгә транспорт төрләре турында табышмаклар алып килдем. Кем җавабын белә - шул кул күтәрә.

Тамашачылар белән уен

"Табышмак әйтәм - җавабын тап"

1.Ике тәгәрмәчле арба,

Атсыз да алга чаба. (велосипед)

2.Тәрәзәле һәр ягы,

Җиргә тими аягы.

Сыртында бар дугасы,

Я, бу нинди юрга соң? (трамвай)

3. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе йөри тыр да тыр,

Я, нәрсә бу, кем әйтер? (трактор)

4. Канаты бар - җилпеми,

Эче җылы - җил тими. ( самолет)

5. Ул үзе шундый көчле,

Тешле-тешле чүмечле:

Берүзе эшли ала

Йөз кешелек эшне. (экскаватор)



6. Дүрт дөбердек,

Ике ялтырык,

Бер ыжгырык. (автомобиль)

Бигрәк тапкыр булдыгыз әле сез! Молодцы, балалар!

Ярышны дәвам итәбез.

Юлларда юл хәрәкәтен нәрсә көйли?

-Юл билгеләре, светофор, регулировщик (көйләүче).

Нәрсә ул юл билгеләре? Юл билгеләре кирәкме?

- Юл билгеләре - юл хәрәкәте кагыйдәләрен күрсәтүче махсус тамгалар.

- Юлларда бәла-каза, һәлакәтләр булмасын өчен, хәрәкәтне көйләр өчен

юл билгеләре бик кирәк.

Юл билгеләре ничә төркемгә бүленә?

Сигез төркемгә бүленә:

  • кисәтү билгеләре

  • беренчеллек (приоритет) билгеләре

  • тыю билгеләре

  • боеру билгеләре

  • махсус боеру билгеләре

  • мәгълүмат билгеләре

  • сервис (хезмәт күрсәтү) билгеләре

  • өстәмә мәгълүмат билгеләре (табличкалар)

Юл билгеләрен ничек аерып була?

  • Төсенә, формасына карап.

3 нче ярыш "Үз өең тап"

Һәр командага 3әр юл билгесе бирелә. Юл билгеләренең төркемен , нәрсә

аңлатуын әйтергә һәм шул төркем "өенә" - папкасына саласы.

4 нче ярыш "Нинди билге яшерелгән?"

Капитаннарга конверт бирелә. Конвертта 5-6 кисәккә бүлгәләнгән юл бил-

гесе. Кем тизрәк җыя һәм нинди билге икәнен аңлата.

Белмәмеш белән дусларына да, 1 нче сыйныфларга да конверт бирелә.

Алар билгене җыялар гына.

5 нче ярыш " Кайсысы артык?".

Команданың һәр уенчысына 3 әр юл билгесе бирелә. Кайсысы артык һәм ни өчен икәнен әйтергә.

Командалар арасында ярышлар тәмамланды. Жюри нәтиҗә ясасын.

Белмәмеш , әйдә дусларың белән сез дә ярышып алыгыз әле. Мин табыш-

мак-шигырьләр әйтәм, ә сез шуңа туры килә торган билгене табып күрсәтерсез.

Кем күбрәк билге җыя, шул җиңүче була.

Ярыш "Мине таны"

1. Әгәр мине күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар. "Сак булыгыз, балалар!"

2. Җайлап кына бер-бер артлы

Әйләнәдә барырга.

Өйрәтәм мин һәркемне

Кирәк күреп калырга. "Әйләнәдә хәрәкәт"

3. Ак түгәрәктәге кеше

Әйтә кебек шул хакта:

"Юл юк монда җәяүлегә,

Икенче юлдан атла!" "Җәяүлегә юл юк"

4. Мин, балалар, шундый билге:

Саклыймын җәяүлене.

"Кыю атла юл аркылы

Мин булганда, әйдәле!" "Җәяүле сукмагы"

5. Миңа әгәр караса,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр. "Беренче ярдәм"

6. Яратсагыз чабарга сәпиттә,

Туктатам мин сезне әлбәттә.

Аңлатам сезгә: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә. "Сәпиттә йөрү тыела"

7. Юлда туктап ял итәргә

Урын кирәк һәркемгә.

Ә билгесен табып миңа

Кирәк тизрәк бирергә. "Ял итү урыны"

8. Көзге кебек ялтырый юл,

Атларга да куркыта.

Бу билгене күргәч, шофёр

Рулен ныграк тота. " Тайгак юл".

9. Сәпиттә йөрүчеләр мине

Яраталар, әлбәттә.

Минем билге булган җирдә

Йөреп була сәпиттә. "Велосипед юлы"

10. Төп юлны күрсәтеп тора

Сары ромбиклы билге.

Төп юлдагы транспортка

Өстенлек хокукы бирде. "Төп юл"

11. Бу өчпочмак гел кисәтә:

-Чапма, тукта син, юл бир.

Исән-имин үтеп кит, - ди,-

Бу урын - куркыныч җир! "Юл бирегез!"

Бу ярыш буенча нәтиҗә ясала, җиңүче билгеләнә.





Командалар арасындагы ярышка нәтиҗә ясар өчен сүз жюрига бирелә. Нәтиҗә ясала, җиңүче билгеләнә.

Бүләкләу.

Җәяүлеләр өчен дә, машиналар өчен дә иң куркыныч урын - ул

урам чаты. Нәрсә ул урам чаты?

  • Юллар кисешкән урын.

Юллар кисешкән урында машиналар хәрәкәте күп була, шуңа күрә безгә тагын

да игътибарлырак һәм саграк булырга кирәк. Безгә кем ярдәмгә килә шул чакта?

Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле-төрле.

Берсен йома, берсен ача-

Аны белә һәр кеше.

Нәрсә булыр бу, балалар?

  • Све - то - фор!

Светофор керә.

Светофор. Исәнмесез, балалар! Мине чакырасызмы әллә? Укулар башланды,

1 ай үтеп тә китте, ә мине кунакка чакырган кеше дә юк дип, үпкәләп тә куйган идем әле.

Укытучы. Үпкәләмә, Светофор дус! Балалар сине бик көттеләр, шигырьләр,

җырлар өйрәнделәр. Аннан бүген беренчеләрне "Җәяүле сукмагы"на алачак-

быз. Әле аларның кечкенә генә сынау узасылары бар. Бәлкем, Светофор, синдә

сораулар бардыр.

Светофор. Сораулар да, уеннар да күп миндә. Кая әле, нинди шигырьләр өйрәндегез, тыңлыйк әле.

1 нче сыйныфлар чыгышы.



Светофор юл читендә Кызыл, сары, яшел утның

Һәр баланы күзәтә. Ник янганын беләбез.

Юлны аркылы чыгарга, Авылда яшәсәк тә,

Юл йөрергә өйрәтә. Кинолардан күрәбез.



Кызыл утын яндырса, Сары утын яндырса,

Туктап кал син, ашыкма! Игътибарлы, әзер бул!

Юлда барган машиналар Хәзер яшел уты яна -

Үтеп китсен барсы да. Юл ачык, - дигән сүз ул.



Яшел ут янганда гына Ул юл кагыйдәләренең

Чыгарга кирәк юлны. Башлары булып тора.

Исән-сау йөрегез, диеп, Әгәр светофор булмаса,

Озатып кала безне. Һәлакәтләр күп була.



Юлда тәртипкә чакыра

Светофорның утлары.

Әле кечкенә булсак та,

Без дә аның дуслары.



Светофор. Менә рәхмәт, дусларым. Минем турында шигырьләрегез

бик матур. Сорауларыма да дөрес җавап бирерсез, дип уйлыйм.

Сораулар:

  1. Светофор ни өчен кирәк?

  2. Ул кайларга куела?

  3. Ни өчен сезнең авылда светофор юк?

  4. Җәяүле юлның кайсы өлешеннән барырга тиеш?

  5. Җәяүле юлның кайсы ягыннан барырга тиеш?

  6. Урамда юлны ничек аркылы чыгарга?

  7. Җәяүле үтәргә тиешле кагыйдәләрне кем өйтә?

Балалар. .......( Светофор җәяүлегә һәм транспорт чараларына бер-бер-сенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Ул юл чатларына куела. Безнең авылда транспорт хәрәкәте бик үк тыгыз түгел. Кисешкән олы юллар да юк.

Тротуардан, тротуар булмаса, юл кырыннан. Юлның сул ягыннан, транспортка

каршы. Урамны тиешле урыннан - җәяүле сукмагыннан чыгасы. Урам аркылы чыкканда, башта сул якка, аннан уң якка карыйсы да, машиналар булмаса, урам

аркылы чыгасы.

Җәяүле тыныч кына йөрергә, йөгермәскә, этешмәскә,төртешмәскә тиеш. )

Әйдәгез әле, бер уен да уйнап алыйк әле.



Уен "Бу мин, бу мин, бу бит минем дусларым".



Мин сезгә сораулар бирәм, сүзләр әйтәм. Әгәр килешсәгез,"Бу мин, бу мин, бу бит минем дусларым" дип җавап бирерсез. Ә инде килешмәсәгез, аяк тыпырдатырсыз.

Урам аркылы чыгам

Җәяүле сукмагыннан.

Кем белә, кызыл төснең

Юл ябык, дип әйткәнен.

Карамыйча светофорга

Йөгерә берәү юлдан.

Урамда йөримен мин

Тәртипле, тыныч кыны.

Машина юлында туп уйный,

Нинди бала ул тагын?

Ай-яй нинди оста малай

Машинага тагылып бара.

Олыларга урын бирә,

Нинди акыллы бала!

"Төкерәм светофорга!

Мин ирекле кеше !",- ди.

" Урамда ничек йөрү

Һәркемнең үз эше,"- ди.

Светофор. Иптәш Юл хәрәкәте хезмәткәре! Минемчә бу беренчеләрне "Җәяүле

сукмагы"на алырга була.

ЮХИДИ хезмәткәре. Карап, тыңлап торам әле. Бигрәк тиз дуслаштыгыз сез

балалар белән. Укытучы апалары ни әйтер икән?Тыңлыйлармы, юлда килгәндә

тәртип бозмыйлармы?

Укытучы. . . .

( укытучыга сүз бирелә)

ЮХИДИ хезмәткәре. Кая әле, беренчеләр, алга чыгып тезелегез әле.

Бүген без сезне "Җәяүлеләр сукмагы"на кабул итәбез һәм сезгә "Җәяүле"

билгесе тапшырабыз.

"Җәяүле " билгесе тапшырыла.

Светофор. Җәяүле !

Юлда булсаң,бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел!

Светофорның һәрбер төсен,

Юл билгеләрен дә бел!



Җыр "Светофор утлары"



ЮХИДИ хезмәткәре. Хәзер сүзне районнан килгән кунакларга бирик әле.

ЮХИДИ җитәкчесе. . . . .

(сүз бирелә)

ЮХИДИ хезмәткәре.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез -

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр,

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал