7


  • Учителю
  • Көндәлек режим темасына технологик карта ( 3нче сыйныф,рус групасы)

Көндәлек режим темасына технологик карта ( 3нче сыйныф,рус групасы)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Өстәмә профессиональ белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" МБОУ

3нче сыйныфның рус төркемендә "Көндәлек режим" темасына

үткәрелгән дәреснең технологик картасы









"Гомуми белем бирү ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбиятын туган тел һәм чит тел буларак укытуның эчтәлеген һәм методларын камилләштерү" темасына белем күтәрү курслары кысаларында





















Башкарды: Шәрәфиева А.Н.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

"Казан шәһәре Яңа Савин районы 132нче урта мәктәп" ГБМБУ

Проект эше яклауга куела:

Фәнни җитәкче:





« 12 апрель » 2016 нчы ел

Казан , 2016

Эчтәлек

1. Кереш -------------------------------------------- 3

2. Төп өлеш. Технологик карта. --------------------------------------------- 4-9

3. Йомгаклау. --------------------------------------------- 10

4. Чыганаклар һәм әдәбият. ---------------------------------------------- 11





























































































Кереш

Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү эчтәлегенә, аның максат-бурычларына, формаларына, укыту предметларының структурасына, аларны укытудагы технологияләргә, белем бирүнең метод һәм алымнарына гына түгел, ә дәресне планлаштыруга, дәрес структурасына, аны формалаштыруга да үзгәрешләр кертә.

Хәзерге заман таләпләренә җавап биргән дәрес нинди булырга тиеш? Иң беренче чиратта дәрестә башкарылган һәр эшчәнлек максатчан һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Төп максат - укучыларның шәхси үсешен тәэмин итү, укучыларда УУГ формалашыру, аларның эзләнү эшчәнлеген дөрес итеп оештыру һәм танып-белү эшчәнлеген үстерү.

Заманча дәрес укытучыдан аеруча уңышлы дип табылган, кызыксынуны арттыра торган һәм иҗади активлыкны үстерә торган укыту алымнарын сайлауны, эшчәнлекне үзконтрольлекне оештырып башкаруны сорый.

Технологик карта шушы таләпләргә җавап бирә торган дәрес үткәрергә ярдәм итә. Технологик карта ул - дәрес барышының гомуми график чагылышы. Ул түбәндәге өлешләрдән тора: дәресне әзерләү-эшкәртү шартлары, аны үткәрүгә этәргеч булган сәбәпләр, дәрескә кирәкле укыту чаралары, укытучы һәм укучыларның эшчәнлек төрләре, тема, дәрес тибы, максатлар, җиһазлау, метод һәм алымнар, ФДББС буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр.

Технологик картага ФДББС тан алынган материаллар, ягъни планлаштырыла торган нәтиҗәләр, универсаль уку гамәлләре кертелә, бу яңа стандартларга туры килә.

Әдәбият дәресләре өчен технологик карталар аз, шуңа күрә мин бу технологик картаны рус төркемнәре өчен әдәбият дәресенә төзедем.

Өйрәнү объекты: технологик карта.

Предмет: 3 сыйныф рус төркемендә "Көндәлек режим" темасына дәрес.

Максат: 3 сыйныф рус төркеме өчен " Көндәлек режим" темасына әдәбияттан технологик карта төзү.

Бурычлар: а) Дәреснең технологик картасын төзү буенча методиканы өйрәнү.

б) Сайлап алган тема буенча технологик картаны төзү.

в) Технологик картаны гамәлгә кертергә әзерләү.

г) Курсларда алган белемнәрне кулланып, нәтиҗә чыгару.

Эшләнү срогы : 28 март - 15апрель.Җәлилнең "Сәгать" шигырен уку һәм анализлау, тыңлап аңлау һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, шигырьгә нигезләнеп үзеңнең көндәлек режимыңны төзү.

Планлаштырыла торган нәтиҗәләр



Шәхескә кагылышлы: Үзеңдә төгәллек , җаваплылык кебек уңай сыйфатларны тәрбияләү, үз көндәлек режимыңны булдыру һәм аны төгәл үтәргә кирәклегенә төшенү.



Метапредмет:



Танып-белү УУГ: Фаразлау, аңлап уку, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен, уку мәсьәләсен аңлау, нәтиҗә чыгара белү, дәреслектән кирәкле мәгълүматны табу , чагыштыру.



Коммуникатив УУГ: фаразлый, сорауларга җавап бирә, әңгәмәдә катнаша , сөйли, тыңлый белү, үз фикереңне төгәл итеп әйтә, дәлилли алу, кирәкле информацияне аңлау ,тормыш тәҗрибәсен куллану, күршең белән һәм төркемдә хезмәттәшлек итү.



Регулятив УУГ: эшкә әзерлекле булу, җавапларны тыңлый, ишетә, дөресли, бәяли белү , максатны формалаштыра, уку мәсьәләсен куя, вакытны контрольдә тота белү, гамәлләреңне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлый алу, үзбәя.

Предмет буенча: көндәлек режим темасы буенча яңа лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлау, өйрәнелгән грамматик һәм лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану, шигырьне сәнгатьле һәм аңлап укый белү, әсәрнең идеясенә төшенү.





Дәреснең тибы

Яңа белемнәрне формалаштыру

Төп төшенчәләр

Иртәнге аш , көндезге аш , кичке аш , суга , таң , көт,соңга калган , дәшә , туктый белми , карап йөр

Предметара бәй-ш

Татар теле

Эшне оештыру

Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль

Материал

Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова, Л.А.Гиниятуллина. Күңелле татар теле. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). 3 сыйныф, 1нче кисәк. Казан : Татармультфильм , 2014, 45 нче бит.

Җиһазлау

Малай рәсеме (слайдта), видеоязма, ноутбук, сәгать рәсеме(идәндә), цифрлар.

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру Мотивлаштыру

(1-2мин.)

Исәнләшү, уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру.



Укытучыны сәламләү, дәрескә әзерлекне күрсәтү, кизү укучының чыгышын тыңлау

ШУУГ: укытучы һәм иптәшләреңә хөрмәт һәм дустанә мөнәсәбәт булдыру.

КУУГ : сыйныфташларың һәм укытучы белән хезмәттәшлек итү.

РУУГ: эшкә әзерлекле булу.

Белемнәрне актуальләштерү

Өй эшен тикшерү.

а) алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне тыңлау ;

б) кроссворд чиштерү;

в) сораулар бирү.

Кроссворд чишү, сорауларга җавап бирү (укучылар слайд буенча "Сәгать ничә?" соравына җавап бирәләр).













ШУУГ: эшкә җаваплылык хисен аңлау.

КУУГ : Сорауларга җавап бирә белү



РУУГ: башкаларның җавапларын контрольдә тоту



Фонетик зарядка

Көндәлек режим темасына слайдта бирелгән сүзләрне укыта,сүзтезмәләр төзетә,яңа сүзләрне сүзлеккә яздыра.( "Бу сүзләрнең кайсылары таныш түгел?")

Сүзләрне пышылдап , аннан соң хор белән кычкырып укыйлар(иртәнге аш , көндезге аш , кичке аш, суга , таң , көт, соңга калган , дәшә , туктый белми , карап йөр), индивидуаль рәвештә сүзтезмәләр төзеп, аларны тәрҗемә итәләр , үзләренең сүзлек дәфтәрләрен тулыландыралар.

ТБУУГ: синтез.

КУУГ : Дөрес әйтелеш өстендә эшләү , иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау.

РУУГ: үзконтроль.

П: көндәлек режим темасы буенча яңа лексик берәмлекнең эчтәлеген белү, өйрәнелгән грамматик һәм лексик берәмлекләрне кулланып, сүзтезмәләр төзү.

Уку мәсьәләсен кую

-Димәк,без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Сез ничек уйлыйсыз,нәрсә ул көндәлек режим?

- Кешегә көндәлек режим ни өчен кирәк?

Уку мәсьәләсен аңлап, әйтәләр.

Сорауларга җавап бирәләр.



ШУУГ: Максатчан була белү



ТБУУГ: уку мәсь әләсен аңлау, нәтиҗә чыгара белү

КУУГ : үз фикереңне әйтә алу.

РУУГ: дәреснең темасын, максатын формалаштыру, уку мәсьәләсен куя белү





Уку мәсьәләсен адымлап чишү

а) Фаразлату. Исеме һәм ачкыч сүзләрне укыганнан соң , укытучы сорау бирә:

-Ничек уйлыйсыз , шигырдә сүз нәрсә турында барыр?



б) Шигырьне уку .

-Әйдәгез, китапның 45нче битен ачыйк һәм Муса Җәлилнең "Сәгать" шигырен укып чыгыйк.

в) Беренче тәэсирләре белән уртаклашу

г) анализлау:

- Сәгатьнең нинди эше бар?





-Марат сәгать ничәдә йокыдан тора?





- Марат кая ашыга?







- Мәктәптә дәресләр сәгать ничәдә башлана?







Сорауларга җавап бирү, тыңлау, аңлау, фаразлау, эчтән уку, анализда катнашу, нәтиҗә чыгару

















-Сәгать уята, таңнан хәбәр итә.

- Марат сигез сәгать кырык биш минутта йокыдан тора.

- Ул мәктәпкә ашыга.





- Мәктәптә дәресләр сәгать сигездә башлана.

ШУУГ: укуга җаваплылык хисен аңлау

ТБУУГ: сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен аңлау һәм гомумиләштерү ясау



КУУГ : әңгәмәдә катнашу, сөйли, тыңлый белү, үз фикереңне төгәл итеп әйтә, дәлилли алу



РУУГ: анализ барышын төзү, уку мәсьәләсен чишә, вакытны контрольдә тота белү





П: өйрәнелгән грамматик һәм лексик берәмлекләрне сөйләмдә дөрес куллану, шигырьне сәнгатьле һәм аңлап укый белү, әсәрнең идеясенә төшенү



















Яңа теманы ныгыту

а) Видеоязма карату.

( - Укучылар,Марат безгә кунакка да килгән.Ул ни өчен соңга калган икән,әйдәгез аны тыңлыйк әле.)

б) Сораулар бирү,әңгәмә оештыру.

- Марат ни өчен озак йоклый?











- Марат дәрескә әзер килгәнме?





- Малайның режимы дөресме?



- Әйдәгез,малайга дөрес көндәлек режимның нинди булырга тиешлеген аңлатып карыйк.

в) "Сәгать " уенын уйнату.

- Укучылар,хәзер идәнгә карагыз.Идәндә циферблат рәсеме ясалган.Сез хәзер сәгатьнең цифрлары буласыз (цифрлар таратыла).Мин сәгатьләрне әйтә барам,сез ул вакытта нишләгәнегезне әйтеп, шул сәгать саннары өстенә чыгып басасыз). Уен кагыйдәләре барыгызга да аңлашылдымы?

- Сәгать җиде.



- Сәгать сигез.















г) - Укучылар, без әле генә нишләдек?

- Димәк, укучылар, һәр эшнең үз вакыты бар.Әгәр дә Маратның режимы дөрес булса, ул соңга калыр идеме?



- Шулай итеп, Марат кебек булмас өчен, сезгә нишләргә кирәк?

















</<font face="Calibri, serif">д) Диалоглар төзетү.

-Укучылар,

сез командаларга бүленеп утырасыз.Белемнәрегезне ныгыту өчен,

хәзер һәр команда диалог төзиячәк. Командаларга исемнәр дә бирик.( "Иртән" командасы,

"Көндез"

командасы һәм "Кичен").Беренче команда иртәнге режим турында сөйләр, икенче команда - көндезге режим, ә өченче команда кичке режим турында.

е)-Ә хәзер кем үзенең көндәлек режимы турында кыскача сөйләп карый?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

-Димәк,

укучылар, бар эшкә дә өлгерергә һәм сәламәт булырга теләсәгез,

көндәлек режимны саклап,

яшәргә кирәк.

Видеоязма карау, тыңлау, сорауларга җавап бирү :









- Марат озак йоклый , чөнки ул йокларга соң ята , кичен телевизор карый, компьютер уеннары уйный.

- Юк,аның китабы онытылган,өйдә калган.

- Малайның режимы дөрес түгел.









Уенда катнашалар.























-Сәгать җидедә мин уянам.

- Сәгать сигездә дәресләр башлана, мин мәктәпкә барам. ( Уен шул рәвешле дәвам итә).



- Көндәлек режим төзедек.

-Юк, соңга калмас иде.









-Һәр эшне үз вакытында эшләргә кирәк,

компьютер каршында озак утырырга, төнгә кадәр телевизор карарга ярамый, көндәлек режимны сакларга кирәк.



Диалогларны сөйлиләр.





























Үз көндәлек режимнарын кыскача сөйләп карыйлар.

ШУУГ: соңга калу-начар гадәт икәнне аңлау , һәр эшнең үз вакыты булуына төшенү, сәламәт булу өчен көндәлек режим буенча яшәргә кирәклекне аңлау.



ТБУУГ: гомумиләштереп нәтиҗә ясау



КУУГ : әңгәмәдә катнашу, тыңлый белү,төркемдә һәм парлап эшли белү

РУУГ: башкаларны ишетә, тыңлый, төзәтә белү, төркемнәрдә эшли белү, вакытыңны контрольдә тота белү, гамәлләреңне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлый алу, үзконтроль

П: автор әйтергә теләгән идеягә төшенү

Өй эше

Өй эшен аңлату:

а) М. Җәлилнең "Сәгать" шигырен сәнгатьле итеп укырга ( китапның 45нче бите); эчтәлеге буенча диалог төзергә.

б) "Минем көндәлек режимым" исемле текст язып килергә.

Тыңлау, сораулар бирү, өй эшен язу

ШУУГ: мөстәкыйль эшкә әзер булу



ТБУУГ: дәреслектән кирәкле информацияне таба алу



КУУГ : кирәкле информацияне аңлау



РУУГ: үзконтроль





Рефлексия, бәяләү, үзбәя

Дәрескә йомгак ясау, аңлатып, билгеләр кую.

-Сез бүген дәрестә нәрсә белдегез?

- Бу белемнәр сезгә киләчәктә файдалы булачакмы?

Биремне сайлап алу, үзбәя

ШУУГ: үзбәя

ТБУУГ: нәтиҗә ясый белү

КУУГ : сорауларга җавап бирә белү



1

Дәрестә мин ... эшләдем

актив, пассив

2

Дәрестәге эшем белән мин ...

канәгать, канәгать түгел

3

Дәрес миңа ... тоелды

кыска, озын

4

Дәрестә мин ...

арыдым, арымадым

5

Минем кәефем дәрес буе ... булды

бик яхшы, яхшы, начар

6

Дәрес материалы минем өчен ... булды

күңелле, күңелсез, файдалы

7

Мин теманы ...

аңладым, аңламадым













































































Йомгаклау

Бу заманча дәрес эшкәртмәсе проектында балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә сүзләрне урынлы куллануга ирешү, сөйләм телен камилләштерү юллары бирелә.

Мин бу проектта куйган максатыма ирештем. Сайлап алынган тема буенча ФДББС таләпләре буенча технологик карта төзергә өйрәндем.

Бүгенге җәмгыять фәндә, техникада, сәнгатьтә, белем бирү һәм җитештерү өлкәсендә яңа горизонтлар ача алырдай шәхесләргә мохтаҗ.

Җәмгыятебезнең киләчәге - бүгенге укучылар кулында. Ә ул куллар ышанычлы киләчәкне тәэмин итә алсын өчен, без бүгенге көндә барын да эшләргә тиешбез. Бу проект эше фән-техника зур тизлек белән үскән, радио-телевидениедә, интернетта чуар мәгълүмат ташкыны агылган һәм алардан күбесенчә тормышның тискәре яклары күрсәтелгән бер заманда югалып калмаслык, үз урынын табарлык нык ихтыяр көченә ия булган, белемле, әхлаклы һәм шуның өстенә бүгенге хезмәт базары шартларында көндәшлек сыйфатларына ия булырдай буынны тәрбияләүгә ярдәм итәр.













































Чыганаклар һәм файдаланылган әдәбият

1. Мөхәрләмова Г. Н. «Технологик карта: дәреснең оештыру өлеше». Б.19-20. "Мәгариф" журналы, №3, 2016ел.

2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: метод. кулланма. - Казан: Мәгариф, 2000.

3. Гыйльманов Д.Ш. "2014/2015 нче уку елында татар телен укыту үзенчәлекләре». Методик ярдәмлек. Б.44-45. Казан: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, 2014.

4. Фәтхулова К.С. Тел аралашу чарасы булсын / К.С.Фәтхулова // Мәгариф,2009. №10. -Б. 21-23.

5. Р.Р. Нигъматуллина. "Татарча да яхшы бел " 5 сыйныф. Казан: "Татарстан китап нәшрияты", 2011.







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал