7


  • Учителю
  • Классный час на тему Колыбельные песни - душа народа

Классный час на тему Колыбельные песни - душа народа

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Бишек җырлары халкым рухында

(3нче сыйныфта үткәрелгән сыйныф сәгате)



Яр Чаллы шәһәре,

Мулланур Вахитов исемендәге

2 нче гимназия,

югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Гыйниятуллина Илфира Сабир кызы



Тема: Бишек җырлары халкым рухында.

Максат: 1) Бишек җырлары, балалар өчен язылган җырлар, композиторлар иҗатын өйрәнеп:

  • бишек җырына салынган мәгънә һәм моңны аңлый белү;

  • бишек җырларының халкым рухында бүгенге көндә дә яшәвен, югалмавын төшендерү.

2) Укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

3) Халкыбыз белән горурлану хисе, телебезгә хөрмәт тәрбияләү.



Җиһазлау: асылмалы тал бишек, курчак, магнитофон, кассета «Бишек җырлары», «Тал бишек» җыры; баян; класс бизәлеше өчен плакатлар һәм рәсемнәр.



Дәреснең барышы.



Класста «Тал бишек» (Оскар Усманов көе, Роберт Миңнуллин сүз.) җыры яңгырый. Кунаклар җыела.

  1. Класста психологик уңай халәт тудыру.

  2. Кереш өлеш.

- Бүгенге дәресебез сезнең яраткан тема - Татар халык авыз иҗаты. Аның бер тармагы - бишек җырлары турында сөйләшербез. Безнең татар халкы иҗатка, җырга, моңга бай халык. Бернинди дә музыка яңгырамаган вакытлар булган. Ләкин ул чакта да җыр яшәгән. Халкыбыз үзенең бишек җырларында, уен җырларында,гомумән җырларда, безнең татар халкына гына хас милли аһәңнәр, моңнар салып җырлаган. Үз халкыңның улы яки кызы булу, аның гореф-гадәтләре, әкият-дастаннары, күп гасырлы тарихы, әхлак, тәрбия тәртипләре ана сөте белән сеңдерелгән. «Җыр - кешенең юлдашы», «Җырсыз кеше - канатсыз кош» ди безнең татар халкы. Кеше үзенең кичерешләрен, ниләр уйлавын, сагышын һәм куанычын җырга салып көйли. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җыр һәм музыка белән бәйләнештә уза.

  1. Төп теманы ачу.

а) Бишек җырларының килеп чыгуы.

- Балалар, минем сезгә бер сорау бирәсем килә. Кешенең күңеленә җыр-моң кайчан салына? Кайчан үтеп керә соң? Иң беренче тапкыр бала җырны кайчан ишетә? (...)

- Дөрес, балалар, кеше ишеткән беренче җырлар, ул, әлбәттә, бишек җырлары булган. Ана үзенең нәни кошчыгын күкрәгенә кысып, киләчәк тормышына, баласының бәхетенә олы һәм матур юл сызган, баласында үзенең дәвамын, чагылышын күрүенә куанган. Ана белән балага гына аңлашылган бишек җырының сихере шунда, ул җыр әниләрнең йөрәгендә туа, аларның изге күңеленең иң тирән почмакларыннан чыга. Ул җыр бала күңелен мәхәббәт белән туендырып торучы чыганакка әйләнә, бер-берсен өзелеп яратучы ике йөрәкнең кабатланмас кушылмасына әверелә. Без бу җырның кайчан туганын белмибез, аның кайчан тәмамлануын һәм хәтта кайчан бер тәмамланамы юкмы икәнен дә белмибез. Ләкин без шуны беләбез, инде чал чәчле картның да, кайчандыр үзенә багышланган бишек җырын ишеткәндә, инде бик еракта калган, онытылып бара торган балачагы күренешләрен күз алдына китереп, күзләре дымлана.

Ә хәзер Рәзиләнең әнисе Рәмзия ханым Сәрвәр кызы һәммәбезне кечкенә вакытыбызга, бишектәге сабый чагыбызга алып кайтыр.



(Әни бишек тирбәтеп җырлый)



б) «Тал бишек» төшенчәсе.

- Балалар, кем бик игътибарлы булды икән, шул минем соравыма җавап бирә ала.Дәрес башында нинди җыр яңгырады икән безнең класста?(...)

- Әйе, укучылар, бу Оскар Усмановның Роберт Миңнуллин шигыренә язган «Тал бишек» дигән җыры булды. Аны безнең якташыбыз Биклән авылы егете Илнар Сәйфиев башкарды.

- Җырның исеме сезгә аңлашыламы? (...)

- Нәрсә соң ул бишек һәм ни өчен тал бишек? (...)

- Элек-электән татар халкында бишекне яшь балаларны үстерү өчен тыныч, йомшак яту урыны итеп кулланганнар.Аны төрле якларда төрлечә итеп ясаганнар: тал чыбыгын чистартып үреп; җиңел итеп һәм юка такталардан ясап, аңа рәсемнәр төшергәннәр. Ләкин ничек кенә булмасын ул чын күңелне биреп ясалган. Авылларда бишек үрүче чын осталар берәү, икәү генә булган. Бишектә үскән бала сабыр, нервлары тыныч була, сәламәт үсә дип уйланыла.

Еллар узган саен тал бишекләр, силәле бишекләр кулланылмый башлый һәм аларны заманча бәләкәй арбалар (коляскалар) алыштыра. Сез дә, балалар, шундый заманча бишекләрдә үскән саналасыз.



(Тактада «Кош очар өчен, ә кеше бәхетле булыр өчен туа» дигән күргәзмәдә балаларның кечкенә вакытлары сурәтләнгән фоторәсемнәре куелган.)



в) Бишек җырларының халыкчанлыгы.

- Әйткәнемчә, бишек җырлары халык авыз иҗаты буларак, буыннардан буыннарга күчеп, бүгенге көнгәчә килеп җиткән һәм,әлбәттә, алар бездән соң да яшәр. Һәр ана үз сабыен үзенчә бер моң, үзенчә сүзләр иҗат итеп, үзенчә бер назлылык, ягымлылык, йөрәк җылысын өстәп башкара.

Әйдәгез хәзер кунаклар арасыннан да бишек җырын тыңлап үтик әле.

Алар да бит әни кешеләр.



(Килгән кунаклар арасыннан җыр тыңлана.)



  1. Бишек җырлары авторларыбыз иҗатында.

- Бишек җырларын безнең балалар да күп беләләр, гәрчә алар әле ана булып, кулларына сабыйларын тотып карамаган булсалар да. Алар әниләрен бераз ял иттереп, үзләренең энекәшләрен, сеңелкәшләрен көйләп йоклаталар, әниләренә булышалар. Хәзер алар сезгә «Су буенда» дип аталган милли музыкаль-фольклор кичәдән бер өзек күрсәтерләр.



(«Йокла энем» җыры башкарыла.Р. Абдуллин көе, Р. Вәлиев сүзләре.)



- Кызлар башкарган бу җырны халык җыры дип уйлыйсызмы, әллә авторлары бармы? (...)

- Дөрес, балалар, бүгенге көндә күп кенә шагыйрьләребез бишек җырларының сүзләрен, ә композиторларыбыз аларга көй язалар икән. Герой шагыйрь Муса Җәлил дә кечкенә кызы Чулпанга атап бишек җыры язган («Кызыма»), ә композитор Җәүдәт Фәйзи аңа көй иҗат иткән.



(Алинә шигырьне сөйли.)



Шулай ук талантлы шагыйребез Дәрдемәнднең дә шигыре бүгенге көнгә кадәр яшәп килә. Композитор Резеда Ахиярова аны моңлы җырга әверелдергән. Тыңлап карыйк әле, ишеткәнегез юк микән?

(Магнитофон тасмасыннан моңлы җыр ишетелә:

Кыйгач кашым, Алмакаем,

Асыл ташым Аппаккаем

Йоклаек икәү! Йоклаек икәү!

Йокла иркә, Йокла иркә,

Йокла бәбкә, Йокла бәбкә,

Бәүкәй бәллү-бәү! Бәүкәй бәллү-бәү!)

- Бу җыр һәркөнне зәңгәр экраннарда яңгырый. Балаларга хәерле төннәр һәм тәмле төшләр теләп «Әлли-бәлли-бәү» тапшыруында ишетелә.

- Ни өчен бу җыр һәр көнне бер үк вакытта ишетелә икән?(...)

- Билгеле бер вакытта йоклау, тыныч, моңлы көй баланың сәламәтлеге өчен бик файдалы. Аның нервлары тынычлана, тәне ял итә, авырмый.



  1. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрес ошадымы үзегезгә?(...)

- Бишек җырлары ничек бүгенге көнгә кадәр яшәп килгән?(...)

- Ни өчен бишекне «тал бишек» диләр?(...)

- Бишек җырларын кемнәр иҗат итә? (...)

- Җыр балада нинди яхшы сыйфатлар тәрбияләргә булыша?

- Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, кешеләрне ярата, әти-әнисен хөрмәтли, туган авылын, туган төбәген ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле, кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.

- Ә хәзер кунакларыбызга «Күңелле тәнәфес» игълан итәбез. Укучылар сезне балачактан арындырып, бүгенге тормышка алып кайтырлар.

(Берничә концерт номеры күрсәтелә.)

4



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал