7


  • Учителю
  • Технологическая карта урока татарской литературы для 2 класса

Технологическая карта урока татарской литературы для 2 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Бурычлар Балалар өчен чыгарыла торган журналлар белән таныштыру; Журналда ориентлаша, үзеңә кирәкле материалны таба белү күнекмәләре булдыру өстендә эшләү; Журналлар уку, бигрәк тә өйгә яздыру теләге тудыру.Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыруРегулятив: Дәрестә өй
предварительный просмотр материала

2 класс өчен әдәби уку фәненнән технологик карта

Тема

Балалар журналлары.

Теманың максаты

Укучыларны татар телендә чыга торган журналлар белән таныштыру.

Бурычлар

  1. Балалар өчен чыгарыла торган журналлар белән таныштыру;

  2. Журналда ориентлаша, үзеңә кирәкле материалны таба белү күнекмәләре булдыру өстендә эшләү;

  3. Журналлар уку, бигрәк тә өйгә яздыру теләге тудыру.

Планлаштырылган нәтиҗә

Предмет күнекмәләре

УУЭ

Журналда ориентлашу, үзеңә кирәкле материалны таба белү күнекмәләре булдыру


Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау.

Танып - белү: Журналда ориентлашу, үзеңә кирәкле материалны таба белү.

Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фикерен исәпкә алып эш итү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

  • журнал,

  • рубрика


Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, татар теле, сынлы сәнгать


Ресурслар

-төп


-өстәмә


Җиһазлау:


Дәреслек: Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәмәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова дәреслек "Әдәби уку" , 2 кисәк, 71-82 нче битләр;

"Мөстәкыйль эш дәфтәре", 50 нче бирем;

" Татар теленең аңлатмалы сүзлеге", ------- бит.

Төсле карандашлар, балалар журналлары

Төркемнәрне оештыру

төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы эш.



Оештыру технологиясе

Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре.

I этап.

Оештыру моменты.

Максат - төркемнәрне дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.

I этап.

1. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

- Кырлар буйлап язгы яңгыр

Сибәләп үтә.

Хәерле иртә, балалар!

- Хәерле иртә!

Укучылар, безнең дәресебездә бүген кунаклар бар. Әйдәгез, борылып басып, кунакларыбыз белән исәнләшеп алыйк әле.

Ишегебез ачык,

Түрдән үтегез.

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә

Йөзебез ачык.

Кунаклар килү

Үзе бер шатлык.

Кунакларга карап хәерле көн теләп елмаеп алыйк.

- Кадерле балалар! Тәрәзә аша кояш елмая. Ул безнең бүлмәбезгә дә кергән: безгә күңел күтәренкелеге һәм уңышлар тели. Һәрберебезнең күңеле шат, кәефе яхшы. Димәк, дәресебезне башлап җибәрик.

1 слайд. Дөрес итеп утыручы кыз һәм малай.


I этап.

Шәхси универсаль уку гамәлләре. Безнең тырышып эшләвебез нәсәдән тора?

II этап Актуальләштерү.

Максат - белем алуга карашларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.

II этап.

1.Тактада язылган табышмакларны уку. (КУУЭ)

а) Күп укыган күп белер.

ә) Безне кеше иткән уку,

Кешене алга илткән уку.

б) Бүләк зур булмас,

Укыган кеше хур булмас.

2. Яңа тема өйрәнүгә хәзерләнү.

- Китаптан тыш дөньяда балалар өчен чыгарыла торган төрле журналлар бар. Димәк , укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшербез икән? (ТУУЭ)

- Журналлар.

3. - Мин дә сезгә өйләрегезгә килә торган шундый журналлар алып килергә кушкан идем.

Аңлатмалы сүзлектән бу сүзнең мәгънәсен табып уку. (РУУЭ)

II этап.

Д/б - Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

  • Ни өчен күп укырга кирәк?

  • Сез өйдә нәрсәләр укыйсыз?(ШУУЭ)

  • Ә журнал сүзен сез ничек аңлыйсыз? (ШУУЭ)

III этап.

Яңа материал өстендә эш.

  1. Максат - укучыларны балалар өчен чыгарыла торган журналлар белән таныштыру;


IV этап.

  1. Журнал турында аңлатма бирү. (ТУУЭ)

-Журнал сүзе безгә француз теленнән кергән. Тәремә иткәндә "көндәлек", "газета" дигәнне аңлата . Журналлар айга 1 тапкыр, яки 3 айга 1 тапкыр, ә кайберләре 6 1 тапкыр чыга торганнары була.

2. Иң беренче журнал моннан 340 ел элек Франциядә чыккан. Ә Россиядә 100 ел соңрак 1758 елда , "Детское чтение для сердца и разума" дигән журнал чыга башлаган. Аны - Новиков Николай Иванович җ итәкчелегендә чыгарганнар. Ул язучы, журналист, галим, башлап журнал чыгаручы . Бу хурналларның исеменнән күренгәнчә, анда балалар өчен шигырьләр, хикәяләр басылган. Бу әсәрләр балаларны әйләнә-тирә дөнья таныштырганнар, әхлаклы-әдәпле, эш сөючән булырга өйрәткәннәр.

1924 ел- "Пионер", "Мурзилка"

  1. -"Чиж".

-Шулай итеп, еллар үткән саен журналлар да арта барган. Сезнең әби-бабайларыгы , әти-әниләрегез кчкенә вакытларында "Пионер", "Мурзилка", "Костер", "Веселые картинки", "Юный натуралист", "Юный техник" һ.б. журналлар укыганнар. (КУУЭ)

IV этап.


  1. Д/б - журнал сүзе нэрсәне аңлата?


  1. Д\б - Ә менә беренче журнал кайда һәм кайчан чыкты икән соң? (ШУУЭ)


Д/б . -Ә бүгенге көндә чыга торган нинди журналларны беләсез?

  1. (ШУУУЭ)

IV этап.

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Максат - алган белемнәрне гомумиләштерү һәм ныгыту, уку күнекмәләрен бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

IV этап.

  1. Дәреслектә бирелгән журнал тышлыкларын карау, исемнәрен уку.

  2. "Салават күпере" журналы һәм аның кушымталары ("Сыбызгы","Гөлбакча") турында бирелгән автор текстын уку.

  3. Куелган сорауларга җавап биреп бару.

  4. "Тылсымлы куллар" журналы турындагы автор текстын уку һәм биремнәрне эшләү.

(ТУУЭ)


IV этап.

1.Д/ б -----------------------------------------------------(ТУУЭ)

2.Д/б -------------------------------------------------------- (РУУЭ)

V этап. Мөстәкыйль эш

Максат -укучыларның игътибарлыгын үстерү.

V этап.

  1. "Салават күпере" журналыннан бирелгән аерым битләрне карау. (РУУЭ)

  2. Мөстәкыйль эш. Укымышлы ябалак һәм Белдекле Керпе сорауларына җавап бирү.(ШУУЭ)

V этап.

1.Д/б Укучы үзе кызыксынган битне таба, укый һәм аңлашылмаган өлешлэре буенча сораулар бирә. (РУУЭ)

VI этап. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

VI этап.

1."Тылсымлы куллар" журналының эчтәлек битен карау, кайсы теманың ничәнче биттә урнашуын билгеләү. (РУУЭ)


VI этап.

1.Д/б . Үзләре алып килгән журналның эчтәлек битен ачу, кайсы биттә нинди текст язылганын карау. (РУУЭ)

2. Д/б. Кайсы да булса текстны шул бит буенча табу. (РУУЭ)

VII этап. Дәрескә йомгак. Рефлексия.

VII этап.

-Дәрестә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

-Нинди балалар журналлары белән таныштык?

- атериалны тиз табасың килсә, кайсы биткә игътибарлы булырга кирәк?

- Нәрсә аңлашылып җитмәде?

(РУУЭ)

VII этап.


VIIIэтап. Йомгаклау.

VIII этап.

1.Өй эше. Мөст-ль эш дәфтәреннән 50 нче бирем.

2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал