7


  • Учителю
  • Дәрес планы Су яшәу чыганагы (4 класс)

Дәрес планы Су яшәу чыганагы (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема «Сулыкларны саклагыз!»

Максат: Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру.

Бурычлар: Су, елга, чишмәләрне карау, саклауның яхшы, күркәм

эш икәнлегенә төшендерү.

Укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү, тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу, мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү.

ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү, логик фикерләү чылбырын булдыру.

ШУУГ: үзмаксат кую, күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү, үз уңышларың , уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,

биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Җиһазлау. Ноутбук,проектор , презентация.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне үзләштерү

Предметара бәйләнеш: әйләнә - тирә дөнья, музыка

ДӘРЕС ТӨРЕ: Информацион технология ярдәмендә әңгәмә -дәрес үткәрү. Иҗади биремнәр.

УКЫТУ МЕТОДЫ: Мәгълумат бирү, хәбәр итү, аңлату һәм уен элементлары белән эзләнүләренә ирешү.

ТӘРБИЯ МЕТОДЫ: Конкрет мисаллар аша сулыкларга сак караш тәрбияләү.





















Дэрес барышы: (унай хәләт тудыру)

_ Хәерле иртә, укучылар! Кунаклар! Мин Гүзәлия Зуфаровна. Сезне күрүемә бик шатмын. Бүген дәрестә сезгә уңышлар телим!

(1 слайд табигать)

(2 слайд "Юная Россия")

Темага якынаю: Сез кергән балалар хәрәкәте ничек атала? Сез нинди оешмада?

-"Яшь Россия" ("Юная Россия")

-Бу оешмада булган балалар нинди юнәлештә эшләргә тиеш?

- Табигатьне сакларга һәм яратырга, кечкенәләргә ярдәм итәргә, тырышып укырга һәм күп белергә,уйнарга һәм дус булырга!ягъни Дуслык, Кыюлык,Тугрылык - (Дружба, Храбрость, Верность) девизы астында яшәргә тиеш! Ә иң мөһиме - Туган якны аның табигатен якларга һәм яратырга тиешбез.

- Әйдәгез искә төшерик әле, быел Россиядә нинди ел? Татарстанда? Зәйдә?

- Әйе, табигатьне саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше елы.

(шигырь укыла) Логотиплар күрсәтелә.

Табигатьне саклагыз!

Эссе чакта, коры чакта

Урманда ут якмагыз.

Табигать ул безнең әни.

Табигатьне саклагыз!

Кошларга ук атмагыз сез,

Сулыкларны саклагыз!

Атлар утлап йөргән иркен

Үләнне корытмагыз.

Табигатьне саклагыз сез!









(3 слайд - пычрак һәм чиста табигать)

Группада эш: парталарда һәр группада плакат су өстен чистартырга, нәрсә калырга тиеш, нәрсәләрне җыярга? 1 парта - №1, 2 парта - №2, 3 парта - №3 укучылар җавап бирәләр. (эш беткэч, куллар белән фонтан курсэтэбез) 1мин

- Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Су)

- Укучылар, глобуска карагыз әле, әгәр мин аны бик тиз әйләндерсәм, ул нинди төстә булыр? ( зәңгәр)

(4 слайд - диаграммада су)

Җир йөзендә су бик күп тә, шул ук вакытта әз дә. Диңгезләрдә, океаннарда ул бик күп, ләкин ул тозлы һәм эчәргә яраклы түгел. Шулай ук ул авыл хуҗалыгында, төрле прозводстволарда кулланырга яраклы түгел.

Эчә торган су бик аз 100 л га 2 л гына су туры килә, ә тозлы су 50 тапкыр күбрәк. Җир йөзенең 3тән 1 өлеше суга интегә. Ә эчәргә яраклы суның запасы бозлы Антарктида якларында. Мондагы бозның калынлыгы километрларга кадәр җитә. Суларны сакламау һәм аларны пычрату нәтиҗәсендә эчә торган су запасы тагын да кими.

Модель Фрайер

"Суның кадере чишмә корыгач" дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аңа һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.

Сезнең алда кәгазь битләре Нинди ярдәм курсәтерсез сулыкларны саклауда? Шуны һәркем үз фикерен язсын.

Модель Конэрс

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтәсез.

1. Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.(чишмә)

2. Кыш буена тик тора,

Яз җиттеме - котыра. (Елга)

3. Ул бер урында тора

Анда кошлар коена. (күл)

Кайсы группа нинди җавапны тапты, шул почмакка көй астында хәрәкәтләнеп барып басасыз. Сезгә 2 мин сорауга җавап әзерләргә.

  • Безнен Зәй районында диңгез, океаннар юк, ләкин чишмә, елга, буалар бар. Аларның нинди исемлеләрен беләсез, аларны саклау өстендә эш алып барыламы? - соравына җавап әзерлисез.

Әгәр табигать биргән суны кемдер кулланып сатып ятса, бу коррупция була аламы?

(5 слайд)





Йомгаклау

6 слайд

. Сез беләсезме?

* -Кайбер төбәкләрдә чиста су булмау сәбәпле, чиста суны цистерналарда ташып кулланырга мәҗбүр булалар. Мондый урыннарда яшәүчеләр суның кадерен беләләр, билгеле.

* 1941 нче елда Харьков шәһәрендә Су музее ачылган. Музейдагы экспонатлар олысын-кечесен суны сакларга өйрәтә;

* Организмдагы су тәннең температура режимын җайга сала; су ярдәмендә организмдагы шлаклар (утырымнар) бүленеп чыга. Су кан басымын контрольдә тотарга ярдәм итүче бөерләр өчен дә бик кирәк;

* безнең организмыбызның 80% диярлек судан тора;

* суны ашаганнан соң түгел, ә ашаганчы эчәргә кирәк;

* укучы тәүлеккә 1,5-2 л суын югалта һәм ул аны кайтарып алырга тиеш;

* су эчмичә иң озак тора ала торган хайван - күсе; (аннан соң - дөя)





-Менә, укучылар, без әле су турында бик күп нәрсәләрне белеп тә бетермибез икән.

7,8,9 слайд

Белемнәрен диагностикалау





Сезнең алдыгызда стикерлар. Шуларга маркер белән җавапларны язып тактада сорау янына беркетәсез.

  1. Кайсы шәһәрдә су музее ачылган?

  2. Суны кайчан эчәләр?

  3. Су эчмичә иң озак тора ала торган хайван?

  4. Укучы тәүлеккә күпме су югалта?

Кем "бүген өйрәнгәнне тагын күбрәк, тирәнрәк өйрәнергә кирәк" дип саный, кызыл кәгазь астына тезелә, кем "мин барсын да беләм", ди, зәңгәр кәгазь астына җыела.

Сезгә дәрес өчен зур рәхмәт!

Миннән истәлекләр кабул итегез!













































Суның кадере

</ чишмә корыгач









































































Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре:

22 Март - Су көне

1апрель - Кошлар көне

22 апрель - Җир көне

5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь -Диңгез көне

4 октябрь - Хайваннарны саклау көне









Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре:

22 Март - Су көне

1апрель - Кошлар көне

22 апрель - Җир көне

5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь -Диңгез көне

4 октябрь - Хайваннарны саклау көне





Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре:

22 Март - Су көне

1апрель - Кошлар көне

22 апрель - Җир көне

5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь -Диңгез көне

4 октябрь - Хайваннарны саклау көне





















































(Басу - кырларга төрле химик ашламалар, агулар сибелә. Алар барысы да суны нык пычрата. Балыклар күпләп юкка чыга, суүсемнәр һәлак була.)





















1.Тамчыдан күл җыела.

2.Коега төкермә суын эчәрсең.

3.Су - яшәү чыганагы.

В последние столетия помимо естественного загрязнения при¬родных источников частицами почвы, горными породами, мине¬ральными солями и т.д.,возникла проблема коммунального, про¬мышленного, сельскохозяйственного загрязнения воды.

4.Агар суның кадере юк.

5.Кечкенә чишмәләрдән зур елгалар була.

6.Кул пычранса, су белән юарсың,

су пычранса, ни белән юарсың?

7.Су күрмичә интеккәнеңне онытма.

8.Агым судан чиста булмассың.

9.Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең.









Чишмәләр - чисталык, сафлык, пакьлек билгесе дә. Киң күңелле, гадел кешене, чишмә суының сафлыгына тиңлиләр. Читтә яшәгән һәр кеше үз ягының салкын чишмәләреннән су алып эчәргә хыяллана. Авырткан йөрәкләргә шифа, сагынган күңелләргә дәва булган чишмә суларын ничек изге дип әйтмисең.





Шундый тәмле, чиста сулы, чишмәләребез булуы белән без бик бәхетле һәм горурлана да алабыз. Чишмәләребез элек ташландык хәлдә иде дип әйтсәк тә була. Хәзер бу чишмәне танырлык та түгел. Изге күңелле кешеләр бетмәгән икән әле. 2009 елда Лотфулла дигән кеше безнең чишмәләребезне яңадан ясады дип әйтсәк тә була. Аны төзекләндереп, матурлап, ял итү урыны булдырылды. Ул хәзер әкият шәһәрчеге шикелле балкып тора. Хәзер аның янына бөтен авыл халкы, кайткан кунаклар, туйлар килә. Ул "Ташчишмә" чишмәсе дип атала.





"Суның кадере чишмә корыгач" дигән вакытларны безгә дә көтеп утырмаска иде. Табигать байлыгы чиксез түгел. Аңа һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.









7.Су - табигать күрке





Ләкин шуны онытмаска кирәк: Су, аның чыганаклары булган чишмә, елга, инеш, күлләр - табигать бизәге, матурлык, гүзәллек билгесе дә. Димәк, табигатьне, аның сулыкларын сакларга кирәк. Без дә үзебезнең өлешебезне кертергә тиеш.





Су - табигать күрке. Үсемлекләргә, хайваннарга, кешеләргә тереклекне ул бирә.





Халыкара һәм дөньякүләм табигать көннәре:

22 Март - Су көне

1апрель - Кошлар көне

22 апрель - Җир көне

5 июнь - Әйләнә-тирәне саклау көне

26 сентябрь -Диңгез көне

4 октябрь - Хайваннарны саклау көне





Табышмаклар әйтү.





табышмаклар

Таудан туа, диңгезгә куа.

Тау куенында анасы,

Чыгып кача баласы.

Күзеннән өзлексез тама яшь,

Аккан яше илгә аш. (Чишмә)





Башы - тауда,

Аягы - диңгездә. (Елга)





Кыш буена тик тора,

Яз җиттеме - котыра. (Елга)









Аты юк, тәртәсе юк,

Көне- төне бара, юлы кала. (Елга, чишмә)





Бертуктаусыз көн - төн ага,

Бөтен кеше рәхмәт әйтә аңа.

Нәрсә соң бу? (Чишмә).







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал