7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку в 4 классе. Тема урока: Фигыль темасын кабатлау.

Конспект урока по татарскому языку в 4 классе. Тема урока: Фигыль темасын кабатлау.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Конспект урока по татарскому языку в 4 классе. Тема урока Фигыль темасын кабатлау. Урок повторение. При проведении урока были использованы сингапурские структуры обучения. - ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН и тест. Цели урока закрепить знания о глаголе, прав
предварительный просмотр материала

Тема :Фигыль темасын кабатлау.

Максат: 1.Фигыльләр турында үтелгән материалны ныгыту,кабатлау.

2.Укучыларның сөйләм телендә фигыльләрне дөрес итеп куллана белергә өйрәтү.

3.Укучыларда әдәплелек,әхлаклылык сыйфатлары,игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү.

Җиһазлау: тарату материаллары,таблицалар, компьютер,экран.

Дәреслек (Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен ) // Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова- Казан: Мәгариф, 2014)

Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресе.

Дәрес барышы


1. Оештыру моменты:(Уңай психологик халәт тудыру)

Укытучы: Чыңлады көмеш кыңгырау,
Безне дәрескә чакырып.
Кызыклы дәресне башлыйк
Парталар артына утырып.
Әйдәгез, балалар бер-берегезгә карап елмаешыйк та, матур,яхшы кәеф белән үзебезнең дәресебезне башлап җибәрик.

2. Актуальләштерү.

Ә хәзер укучылар экранга карыйк. Экранда кросворд бирелгән, кросвордларда табышмакның җавабы. Сез шул табышмакларның җавапларын тапсагыз бүгенге дәреснең темасы килеп чыга.

ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН - «встать-сесть» кулланып эшләү.

Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач.
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак җирдән
(фил)

б) Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
Тәртибен бутый күрмәгез,
Анысы мөһим шулай ук (алфавит)

в) Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат,
Суясың да туныйсың
Тунаганда елыйсың (суган)

г) Үлән ашый, май ташый (Сыер)

д) Кич булганда күренер,
Таң булдымы - күмелер. (Йолдыз)

е) Бертуктаусыз йөри,
Урыннан кузгалмый (сәгать)
Укытучы: Димәк, дәресебезнең темасы ничек икән?

Укучы: Фигыль.

Укучылар, без"фигыль" сүз төркемен йөрәнүне төгәлләдек һәм бүгенге дәрестә " Фигыль" темасын кабатлап үтәрбез. Ә дәреснең максаты: фигыльләр турында үтелгән материалны ныгыту,кабатлау. ,,,,,,,,,,,,,. Укучыларга түбәндәге сораулар бирелә:
- Нинди сүз төркеме фигыль дип атала?
- Фигыльләр нәрсә белән төрләнә? (Фигыль барлык-юклык, зат-сан,заман белән төрләнә). Җөмләдә фигыль нинди роль уйный? ( Җөмләдә хәбәр) Барлык-юклык формасы ничек ясала? (Юклык формасы -ма/-мә кушымчасы белән ясала. Барлык форманың махсус кушымчасы юк.) Фигыльнең ничә заманы бар, ничек төрләнә? (Фигыльнең 3 заманы бар: хәзерге, киләчәк, үткән. Хәзерге заман -а/-ә,-ый/-и кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: ашыйм, укыйм. Киләчәк заман -ачак/әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: алачакмын, укыячаксың,эшлиячәк. Үткән заман -ды/-де, -ты/-те кушымчалары кушылып ясала. Мәсәлән: укыды, китте, язды.)

1


2

3


4

5


6

1 ф

и

л


2 а

л

ф

а

в

и

т

у

г

а

н

ы

е

р


о

л

д

ы

з

ә

г

а

т

ь


3 Дәфтәрдә эш.

Дәфтәрләргә бүгенге числаны (Егерме тугызынчы гыйнвар), дәрес эшен язып куябыз.

4. Матур язу.

Ф

Фигыль

5.

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН (ученики по одному зачитывают ответы по кругу

Сезнең алдыгызда карточкалар.Бу карточкаларда хәрефләр адашканнар.Сез аларга парларын табып сүзләр булып ясалырга ярдәм итәргә тиеш буласыз.Башладык.Кем күбрәк җавап бирә .

К, ә, т, и - китә
К, ы, й, р, а - карый
Т, к, ө, ә - көтә
А, к, ы, з, а,б - кабыза
Ч, а, к, а - кача
Л, а, к, а- кала

Т,ы,р, у -утыр.


Бик яхшы укучылар. Бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр һәм нинди сүз төркеменә керәләр?.


6.Сүзлек диктант.
кыш, каплый, ап-ак, җитте, җир, кар, көн, матур, була, җирне.

Шул сүзләрне кулланып , җөмләләр төзегез, җөмләләрегез бәйләнешле булсын.

Менә кыш та килеп җитте. Кыш көне бик матур була. Бөтен җирне өстен ап-ак кар каплый. Мин кышны яратам.

Бер укучы укый.

7.Ә хәзер экранга карыйбыз.( слайд)

Текст.

Бүген көн җылы. Тыныч кына кар ява. Без чана, чаңгыларны алдык һәм урамга чыктык. Кышкы көне бик матур. Агачлар ап-ак тун кигәннәр. Безгә урамда бик күңелле, рәхәт. Без кичкә кадәр рәхәтләнеп тау шудык. -

Бу текстта кайсы ел фасылы турында сүз бара? - Көн нинди?

Балалар кая чыктылар? - Агачлар нинди, нишләгәннәр? - Балаларга урамда ничек?

-Ә ,хәзер укучылар шушы текстагы фигыльләрне табып, аларның кайсы заманда һәм барлык, юклык формаларында килүен билгеләгез .һәм дәфтәрләрегезгә язып куегыз.

-Хәзер экран аша тикшерәбез. ( бер укучы укый)экранга чыга.

Ява (х.ф х.з. барлык, 3 зат), алдык (х.з, барлык, 1 зат, күплек сан), киттек (х.з, барлык, 1 зат күплектә), кигәннәр (х.з. барлыкта, 3 зат күплектә), шудык(х.з. барлыкта, 3 зат күплек санда).

( слад)

8. Китап буенча эш.

153 нче күнегү. Бирелгән җирдән башлап, өстән аска таба һә бер-бер артлы фигыльләрне укы (яз )., һәм телдән ике сүз белән җөмләләр төзегез..

9. Кечкенә генә тест эшләп алабыз

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а)предметның билгесен.


ә)эш - хәлне,хәрәкәтне

б)предметны.

2. Фигыль нинди сорауларга җавап булып килә?

а)нинди?

ә)нишли?

б)кем? нәрсә?

3. Фигыльне тап.

а)ашый.

ә) аш.

б) ашлы.

4. Үткән заман хикәя фигыльне билгелә.

а)уйнар, уйнаячак.

ә)уйный.

б) уйнады,уйнаган.

5. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап.

а)сөйли.

ә) сөйләде, сөйләгән.

б) сөйләр, сөйләячәк.

6. Киләчәк заман хикәя фигыльне билгелә.

а)барды, барган.

ә) бара.

б) барыр, барачак.


10.. Йомгаклау.

Укытучы: Бүгенге дәрестә без нинди сүз төркеме турында сөйләштек? Нәрсәне белдерә, нинди сорауларга җавап бирә?
Барыбызда тырышып эшләдек. Менә шундый мәкаль бар.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Безнеә тырышлык бушка китмәгәндер дип уйлым. Шуның өчен әйдәгез үзебезгә үзбәя бирәбез.

Кайсыгыз җитезрәк икән. Әйдәгез әле.


СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ (Simultaneous Round Table) структурасы.

  • "Хаталарны төзәт!" уены

  • Мин һәрберегезгә киләчәк заман хикәя фигыльләрнең зат-сан белән төрләнешендә хаталар җибәрелгән карточкалар таратам.Сез хаталарны төзәтәсез һәм түгәрәк буенча бер-берегезгә биреп, дөреслекне тикшерәсез.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал