7


  • Учителю
  • «Минем электрон портфолио» (Проект - эзләнү эшчәнлеге)

«Минем электрон портфолио» (Проект - эзләнү эшчәнлеге)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Фәнни эш белән шөгыльләнү мине күп нәрсәгә өйрәтте: уйлау мөмкинлекләрем киң ачылды, логик фикерләү дәрәҗәм үсте, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә өйрәндем, алдагы нәтиҗәне күреп эшләргә өйрәндем, ә иң кыйммәтлесе – үз нәтиҗәләремне күргәннән соң иҗат дәртем т
предварительный просмотр материала

(2 слайд) Проект - эзләнү эшчәнлегемнең актуальлеге

II буын дәүләт стандартларында хәзерге мәктәп укучыларының портфолиосы булырга тиеш диелгән. Бу миңа бик ошады һәм мин бик теләп эшкә керештем.

(3 слайд) Гипотеза:

Минем электрон портфолиом кәгазь папкадагы материалларыма караганда әйбәтрәк булырга тиеш.

Максатым: үземнең портфолиомны төзү һәм аны электрон вариантта булдыру, сыйныфташларымның да кызыксынучанлыкларын арттыру, аларның да портфолиоларын төзүдә булышу.

(4 слайд) Мин шундый мәсьәләләр чишәргә булдым :

1.Портфолио турында мәгълүмат тупларга.

2.Компьютер программалары белән танышырга.

3.Электрон портфолионың уңай һәм тискәре якларын ачыкларга.

4.Чагыштыру өчен тәҗрибәләр үткәрергә.

Проект - эзләнү эшчәнлегемнең методлары:

  • Теоретик материалны өйрәнү.

  • Интернет челтәрендә эш.

  • Укучылар арасында сораштырулар.

  • Практик эшләр.

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРҮ ОБЪЕКТЫ: портфолио

ЭЗЛӘНҮ-ТИКШЕРҮ ПРЕДМЕТЫ: электрон портфолио төзи торган программалар.

(5 слайд) Эшемнең планын төзедем.

1. Портфолио турында мәгълүмат туплау.

2. Сыйныфташларым арасында сораштырулар үткәрү.

3. Белгеч белән әңгәмә.

4. Компьютер программалары белән танышу.

5. Электрон портфолионың уңай һәм тискәре якларын өйрәнү.

6. Чагыштыру өчен тәҗрибәләр үткәрү.

7. Нәтиҗә ясау.

(6 слайд) Минем эшемнең беренче адымы - интернеттан башлангыч сыйныф укучыларының электрон портфолиоларын эзли башлау булды. Яндекска сорауны язгач, анда портфолио төзү өчен кәгазь вариантта шаблоннар һәм үрнәккә картинкалар таптым. Ә электрон варианттагылар әллә ни күп түгел. Булганнарының да җитешсез яклары күп иде.

Нәтиҗә ясадым: электрон портфолио үрнәген эзләү миңа ярдәм итмәде, мин үзем мөстәкыйль электрон портфолиомны төзергә булдым. Мин үземнең презентациямне төзергә булдым. Сыйныф җитәкчем Фәния апа белән бергәләп эш планын төзедек. Китапханәче Миләүшә ападан теоретик материалны өйрәнү өчен кирәкле әдәбиятны сайлап алдым. "Малайларга, кызларга виртуаль дөнья" дип аталган информатика әдәбиятын өйрәндем. Туган авылым һәм мәктәбем тарихы турында музей җитәкчесе Әлфинә ападан сораштым.

Сыйныфташларым арасында сораштырулар үткәрдем.

Нәтиҗәсе: 1 укучының гына портфолиосы бар, ә 7 укучының портфолиосы юк.

Алар да үзләренең электрон портфолиоларын булдырырга теләк белдерделәр.

(7 слайд) Мин шуны ачыкларга булдым: электрон портфолио төзү өчен нинди компьютер программалары кирәк булачак?

Информатика укытучысына мөрәҗәгать иттем.Ул миңа электрон портфолио төзү өчен иң беренче Microsoft Office PowerPoint программасы кирәклеген киңәш итте.

Microsoft Office PowerPoint программасы презентацияләр төзү өчен кулланыла.

PowerPoint идеясе Боб Гаскинс дигән кешедә барлыкка килгән. Ул Беркли (Калифорния, США) университеты студенты була. 1984 елда график интерактив материаллар гасыры булачак дип әйтә. 1987 елда беренче PowerPoint 1.0 программасы чыга. Элек компьютерларның мониторлары каралы - аклы булганга, программа да каралы - аклы төстә эшли. Бүгенге көндә презентацияләр төзү өчен PowerPoint программасы бөтен дөньяда киң кулланыла.

(8 слайд) Сканерны куллануны да өйрәндем.

Сканер - ул нинди дә булса объектның копиясен ясый торган җайланма.Цифрлы фотоаппараттан да файдаландым.Төшергән фотоларымны портфолиога куя бардым.

(9 слайд) ЭШЕМНЕҢ ТӘРТИБЕ. Пускка кереп программалардан Microsoft Office PowerPoint -2007 программасын эзләп табам.Слайдка фон бирер өчен дизайнга кереп, үземә охшаган фонны сайлап алам. Текст язам. Форматка кереп, матур шрифт сайлыйм. Аның размерын билгелим. Заливкага кереп, төсен сайлыйм. Вставкадан рисункига басып, документларымнан фотомны алам. Обрезкага басып кисәр өчен масштабны кечерәйтәм.Формасын сайлыйм. Анимациягә басып сайлыйм. Настройкага кереп, эффектка басып охшаганын сайлыйм. 2нче слайд ясар өчен слайдны выделять итеп, интерга басам.

(10, 11 слайдлар) Минем презентациям әзер.

(12 слайд) Көтелгән нәтиҗәм үтәлсен өчен: тәҗрибәләр үткәрдем, электрон портфолиомның бизәлешенә игътибар итәргә, үземнең белемемне башкаларга күрсәтә белергә өйрәндем.

1нче тәҗрибәм дөрес фон сайлау иде.

(13 слайд) Нәтиҗә ясадым: фонны текст яхшы күренерлек итеп сайларга кирәк.

Фотосурәтле фон текстны укырга комачаулый.

(14 слайд) 2нче тәҗрибәм шрифтны дөрес сайлау. Дөрес сайлап алынган шрифтны укырга җиңел. Дөрес сайланмаган шрифтны укырга авыр.

(15 слайд) Нәтиҗә ясадым: шрифт - дизайнның катлаулы элементы.

Презентация төзегәндә түбәндәге шрифтларны куллану яхшырак:



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал