7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению (әдәби уку) в 1 классе ПНШ

Рабочая программа по литературному чтению (әдәби уку) в 1 классе ПНШ

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Карабаш беренче төп гомуми белем бирү мәктәбе

"Каралды"

Методик берләшмә җитәкчесе:

__________С.Р.Габдрахманова

Беркетмә № 1,

"23" август 2015 нче ел


"Килешенде"

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________И.Р.Кәшәпова

"23" август 2015 нче ел


"Расланды"

МББУ Карабаш беренче төп гомуми

белем биру мәктәбе директоры:

__________________М.К. Фәттахова

86 нчы номерлы боерык,

"28» август 2015 нче ел


ТАТАР ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

1 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

БЕРЕНЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФ УКЫТУЧЫСЫ

ГАБДРАХМАНОВА СВЕТЛАНА РИМ КЫЗЫНЫҢ

ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ




Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә № 1, « 24 » август 2015 нче ел



Карабаш бистәсе,

20115- 2016нче уку елы


Әдәби уку фәненен эш программасы

1 нче СЫЙНЫФ «Перспектив башлангыч мәктәп» укыту методик комплекты

Аңлатма язуы

Комплект составы (программаның таэмин ителеше):

1. Сафиуллина Г. М. h.б. әдәби уку. 1 нче сыйныф. Дәрес­лек.- Казан, Мәгариф-Вакыт, 2011.

2. Сафиуллина Г. М. h.б. әдәби уку. 1 нче сыйныф. Дәреслек ­хрестоматия.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2011.

3. Сафиуллина Г. М. h.б. әдәби уку. 1 нче сыйныф. Мөс­тәкыйлъ эшләр дәфтәре.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2015.

4. Сафиуллина Г. М. h.б. Укытучылар өчен методик кул­ланма. әдәби уку. 1 нче сыйныф.- Казан, Мәгариф -Вакыт, 2011.

Әдәби уку курсы атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде.

Әдәби уку - башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына hәръяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне - кешеләр hәм табигать дөньясын да - дөрес күзалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес танып белергә мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион, җәмгыятьтә аралашырлык шахеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы hәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә hәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәнү.

Теп идеяләр берничә hәм, бу идеяләрне тормышка ашыр­мыйча торып, максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), хальк авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес күзаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылаp үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

халык авыз иҗаты әсәрләренен; сюжет-композиция төзе­леше;

3) кабатлаулар hәм әдәби иҗат алымнары.

Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй hәм кичерешләре табигать ритмнарына туры ки­тереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә, hәм ул hәpвакыттa да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала. Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую h.б. таныштырып бару кирәк була.

Сәнгать әсәрләре графика аша укучыларга әдәби образ­ларнын; сынлы сангатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, а соңыннан әдәби жанр­ларның үзләрен да аера белерга өйратергә кирәк. Шулай ук hәp жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйраәтү да талап ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәр­ләрне яратырга hәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрә­тергә кирәк. Башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алма­сак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кена укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Махсус терминнар кертмича генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында, (парлы яки янәшәа (аа, бб, вв, ... ), аралаш яки юл аша (аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба, абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да күзаллау булдырыла.

Әдәби уку курсында hәp уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

1 нче сыйныф өчен программа таләпләре:

• балада дөрес hәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз иста калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

• җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигьри әсәрләр белән бала кечкенәдән - балалар бакчасында йөргәндә ук таныш булла шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларныц яшәү рәвешенә туры килә);

• әдәбият үсешенен; халык авыз иҗатыннан язма форма­ларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле автор­ларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша);

• җиде яшьлек баланың әхлакый hәм эстетик үсеш дәрә­җәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты hәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә).

1 нче сыйныф программасы эчтәлеге

Балалар Әлифбадан әдәби укуга сиздермичә генәа, эзлекле рәвештә күчәргә тиеш. Кече яшьтәге мәктәп балалары аңлап укуның беренчел күнекмәләрен ала, халык авыз иҗатының жанрлары белән таныша hәм аларны тормышта кулланырга өйрәнә. Аптыраткыч-алдавыч, әйләнмәле, чылбыр әкиятләрнең сюжет-композиция үзенчәлекләрен аера, авторларның чәчмә hәм шигъри текстлары белән таныша. Халык авыз иҗаты hәм шагыйрьләрнең шигъри әсәрләре аша, юл ахырындагы охшаш суүзләргә нигезләнеп, рифма, кабатлаулар, сәнгатьлелек турында беренчел күзаллау булдырыла.

Кыска текстлар hәм аларга ясалган иллюстрацияләрне чагыштырып, әдәби образның сәнгатьнен; төрле төрләренда тасвирлануы аңлатыла.

Беренче сыйныфны тәмамлаганда, бала текстны аңлап укырга hәм аның эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белергә тиеш.

Балаларда халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдырыла, алар проза hәм поэзиянең үзенчәлекләрен танып беләләр, «автор», «әсәрнең исеме» төшенчәләре бирелә, әсәр­дәге персонажларны танып әйтә алалар.

Беренче сыйныфтагы төп бурыч - укуга кызыксыну тәр­бияләү hәм дөрес уку күнекмәләре булдыру - икенче сыйныф өчен да актуаль булыш кала.

Программа әдәби әсәрлар белән эшләү юллары, алымнары белән таныштыра, шул ук вакытта укытучыга иҗади эшләү мөмкинлеге дә калдыра.

1 нче сыйныф

Шигырь hәм проза. Шигъри hәм чәчмә әсәрләр турында гомуми күзаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык авыз иҗаты hәм әдәбият

Халык авыз иҗаты турында гомуми күзаллау булдыру.

Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерын­дагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, та­бышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле hәм чылбыр әкият­ләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сүрәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны

Юмористик hәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып яисә яттан укыганда, эмоциональ харак­терны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сүрәтләү чаралары турында беренчел күзәллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.

Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми күзаллау булдыру.

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү, шагыйрьнең матурлыкны тоя белергә өйрәтүе. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү .

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориент­лашырга өйрәтү: эчтәлек битеннән кирәкле әсәрне тиз гена эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз hәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.

1 нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә,

эш осталыгына hәм күнекмәләренә таләпләр:

  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

  • текст эчтәлеген аңлау;

  • проза hәм шигъри әсәрләрне аера белү;

  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйт­кеч, эндәшләр h.б.);

  • тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау hәм өндәү җөмләләрне тану;

  • эчтәлек битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

Укучы түбәндәгеләрне белергә) тиеш:

  • төрле авторларның 3-4 әсәрен яттан;

  • укылган әсәрләрнең эчтәлеген.


КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН

Т/н


Тема

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр


Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

план

факт

1

Кереш дәрес. Сөйләм. Җөмлә. "Оч кыз"

Укучылар белән танышу. Укучыларны дәреслек белән таныштыру. Сөйләм, җөмлә турында аңлату.Фәнгә кызыксыну уяту.

Рәсемнәргә карап гади җөмләләр төзү,

-дәреслектә ориентлаша белү;


-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау;

8.09


2

Иҗек.Сүзне иҗеккә бүлү. "Куян кызы".

Сүз, иҗек төшенчәләре белән таныштыру. Сүзне иҗеккә бүлергә өйрәтү. Табигатьне саклау, хөрмәт итү.

Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлү, сүзнең ничә иҗектән торганлыгын билгели белү.

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

15.09


3

Сузык [а],[ә]авазлары. А,а,ә,Ә хәрефләре.

Сузык [а] [ә]авазларын ишетеп, әйтеп танырга өйрәтү. А,ә хәрефләре белән танышу.

Сузык авазларны тартык авазлардан аеру, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү, аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


22.09


4

Сузык [и] авазы.И,и хәрефләре.

Калын һәм нечкә сузыклар

Укучыларны сузык [и] авазы, хәрефе белән таныштыру.Җөмлә төзү күнекмәләре булдыру.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын ,калын һәм нечкә сузыкларны бил-гели белү,аңлау,

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

29.09


5

Сузык [о], [у], [ө] авазлары.У,у, О,о,Ө,ө хәрефләре.

Калын һәм нечкә сузыклар

Укучыларны сузык [у],[о] авазы, хәрефе белән таныштыру.Җөмлә төзү күнекмәләре булдыру.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

6.10


6

Тартык [н],[л]авазы Н,н. Л,л хәрефләре.

Тартык [л], [н]авазлары , хәрефләре белән танышу. Авазны ишетеп танырга өйрәтү. Кечкенәләргә игътибарлылык тәрбияләү.

аваз белән хәрефнең төп аер-масын аңлау [к],[къ]авазлары дөрес әйтү һәм билгеләү,

-чылбыр буенча эшли белү;


-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


13.10


7

Тартык [м],[р] авазлары.М,м, Р, р хәрефләре.

Укучыларны тартык[м], [р] авазы, м,р хәрефләре белән таныштыру. Схема буенча җөмлә төзү, сүзгә иҗек-аваз анализы ясауны ныгыту.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау;

20.10


8

Тартык [ң] авазы. ң хәрефе.

Укучыларны тартык [н] авазы, н хәрефе белән таныштыру. Сөйләмдә авазны дөрес әйтергә өйрәтү. Сүз байлыгын арттыру.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү,

-шартлы билгеләрнең телен белү

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

27.10


9

Сузык [йа], [йу], [йэ] аваз кушылмалары. я, ю,е хәрефләре.

Укучыларны йа,йу аваз кушылмалары, Я,ю хәрефләре белән таныштыру.Укыганны аңлау, камилләштерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


10.11


10

Тартык [д], [т] авазы. Д,д,Т,т хәрефләре. "Туган тел", "Туган жир" шигырьләрен уку.

Укучыларны [д], [т] авазын ишетеп, танырга, хәрефләрне күреп белергә өйрәтү. Сөйләм телен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү,

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

17.11


11

Тартык [з] [с] авазлары. З,з,С,с хәрефләре.

Укучыларны тартык [з], [с] авазын сөйләмдә ишетеп, З,С хәрефләрен күреп танырга өйрәтү.Аңлап, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


24.11


12

Тартык [г], [к] авазылары. Г г, К,к хәрефләре.

Тартык [г],[к] авазлары, Г,г,К,к хәрефләре белән таныштыру.Эчтәлек сөйләү күнекмәләрен үстерү.Аңлап уку күнекмәләрен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-чылбыр буенча эшли белү;


-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

1.12


13

Тартык [в], [ф] авазлары.В,в,Ф,ф хәрефләре.

Укучыларны тартык [в], [ф] авазы, В,в,Ф,ф хәрефләре белән таныштыру.Сүзлек запасын арттыру.Кеше хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-басма һәм язма хәрефләрне график яктан дөрес язу өстендә эш.

8.12


14

Тартык [б], [п] авазы. Б,б,П,п хәрефләре. "Сабан туй"

Укучыларны [б], [п] авазын ишетеп, танырга, хәрефләрне күреп белергә өйрәтү. Сөйләм телен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау, калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү,

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

15.12


15

Тартык [ж], [ш] авазы. Ж,Ш хәрефләре.

[ж], [ш] авазы һәм ж,ш хәрефләре белән таныштыру.Җөмлә төзелеше турындагы белемнәрен ныгыту.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-шартлы билгеләрнең телен белү;


-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

22.12


16

Тартык [ж], [ч] авазы. Ж,ж,Ч,ч хәрефләре. Китап - белем чишмәсе


[ж], [ч] авазы һәм Ж,ж,Ч,ч хәрефләре белән таныштыру. Куелган сорауга тексттан җөмләләр табу.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

12.01


17

Тартык [х] авазы. Х,х хәрефләре.

"Хэзинә"

Укучыларны [х] авазы һәм Х,х хәрефләре белән таныштыру.Уку тизлеген арттыру өстендә эш.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


19.01


18

Сузык [йо] авазы. Ё,ё хәрефләре.


Укучыларны яңа аваз һәм хәрефләр белән таныштыру. Дөрес, аңлап уку күнекмәләрен үстерү. Үзара дуслык тәрбияләү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау калын һәм нечкә сузыкларны билгели белү

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

26.01


19

Тартык [щ], [ц] авазы. Щ,щ, Ц,ц хәрефләре.

Музыка уен кораллары

Яңа аваз, хәреф белән таныштыру.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

2.02


20

ь, ъ билгесе.

Укучыларны ь, ъ билгесе белән таныштыру. Аңлап уку күнегүләрен үстерү. Кошларга ярату хисе тәрбияләү. Кошларга ярдәм кирәклеген аңлату.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

9.02


21

"Телевизор булды баш" шигырен уку

Укыганны үз фикерең белән әйтү күнекмәләре булдыру.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау, в һәм (w) авазларын аера алулары

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-әлеге хәрефләрнең охшашлыгын бил-геләү.

23.02


22

Тартык [җ], [ж] авазлары.Ж,җ хәрефләре.

Яңа аваз, хәреф белән таныштыру.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-дәфтәрдәге билгеләр белән эш итү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

30.02


23

Тартык [х] , [һ] авазы. Х,х Һ,һ хәрефләре.

Җиңү көне.

Укучыларны яңа аваз, хәрефне ишетеп, күреп танырга өйрәтү.Йөгерек укуларына ирешү. [х], [һ ] авазларын дөрес әйтү күнекмәләрен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;


-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

803


24

Тартык [ц], [щ] авазлары. Ц,ц, Щ,щ хәрефләре.

Укучыларны тартык [ц], [щ] авазын ишетеп, хәрефләрне күреп танырга өйрәтү. Аңлап уку күнекмәләрен үстерү.

аваз белән хәрефнең төп аермасын аңлау

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

15.03


25

Калынлык һәм нечкәлек билгесе.

Укучыларны ъ һәм нечкәлек билгесе белән таныштыру. Сүзләрне дөрес укуны ка-милләштерү.

Калынлык һәм аеру билгесенең сүздәге ролен аңлау, кайсы очракта аеру өчен, кайсы очракта калынлык өчен килүләрен аеру

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

29.03


КАЛЕНДАРЬ - ТЕМАТИК ПЛАН


Дәрес темасы

Үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Планлаштырылган нәтиҗә

Үткәрү вакыты

Предмет

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

план

факт

1

Аптыраткыч әкиятләр сере

Халык авыз иҗаты әсәрләре, өйрәнеләсе әсәрнең жанр үзенчәлеге: кече фольклор жанры халык акиятләре

Белә: әдәби укуның нинди фән икәнен

Эшли белә: китап белән эшли, китап ның эчтәлек битен таба

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

дәреслектә ориентлаша белү;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

5.04


2

Охшаш яңгырашлы сүзләр

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре.

Текстларны аңлап, йөгерек уку.Эчтәлек буенча фикер алышуда катнашу, текст ахырындагы биремнәрне төгәл үтәү

Белә: әсәрнең эчтәлеге

Эшли белә: текстны анализлаганда, сәнгатьле итеп сөйли. Шигьри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми күзаллау булдырыла


-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;


-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

12.04


3

Чылбыр әкиятләр

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Төрле жанрдагы әсәрләрне ишетеп аңлау, укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү. Сәнгатьле уку күнегүләре

Белә: чылбыр әкиятләрнең композиөия үзенчәлекләрен

Эшли белә: чылбыр тәртибендә укый

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү;

-әкиятләрне анализлый белү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

18.04


4

Поэзия һәм прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашы

Әдәби әкият шигырьләрдә жанр үзенчәлеге.Төрле жанрдагы әсәрләрне таный белү, аларның эчтәлеген аңлау, әсәр эчтәлеге буенча диалог төзүдә катнашу.

Белә: укылган әсәрләрнең эчтәлеген

Эшли белә: поэзия һәм прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашын тоемлый, таба

-эчтән һәм кычкырып аңлап уку;

-текстның билгеле бер өзегенә дәреслектән иллюстрация табу;

-үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

26.04


5

Язучы фантазиясе

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Яттан уку. Әдәби әсәрләрнең сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләнеше

Белә: язучылар турында гомуми күзаллау

Эшли белә: рольләргә бүлеп укый, әсәрне анализлый

-шартлы билгеләрнең телен белү;

тексттан билгеләнгән бер өзекне табу;

-дәреслек геройларына ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

3.05


6

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ишетә?

Әсәрләрдә сүрәтләү чаралары. Төрле жанрдагы әсәрләрне тыңлау, уку, аларның эчтәлеген аңлау

Белә: текстны сәнгатьле итеп укый, эчтәлеге буенча сораулар бирә һәм аларга җавап таба

Эшли белә: хикәя һәм шигырьында гомуми күзаллау

-кагыйдәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

-эш дәфтәрендә мәгълүматлар белән эшли белү

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-дәреслек геройларының фикерләрен тыңлау;

10.05


7

Такмазалар, уйдырмалар, әкиятләр, бишек җырлары

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәр буенча диалог төзү. Сәнгатьле уку.

Белә: такмаза, уйдырма, бишек җырларын аера

Эшли белә: текст һәм иллюстрациядәге уртаклык, текстта парлы рифмаларны таба

-ачыклый торган сораулар бирә белү;

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

17.05


8

Рәссам нәрсә күрә?

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәргә ясалган иллюстрацияләр һәм аларның әсәрне аңлауда ярдәме.

Эшли белә: әсәрләрне сәнгатьле итеп укый, текст белән иллюстрация арасындагы уртаклыкны таба


-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

төрле фикерләрне исәпкә алу һәм позицияне нигезләү;

-күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;


24.05



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал