7


  • Учителю
  • Открытый урок татарского языка 2 класс А хәрефе,а авазы

Открытый урок татарского языка 2 класс А хәрефе,а авазы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема : (А) авазы,а хәрефе.

  1. Максат: [а] авазын дөрес әйтергә, а хәрефен укырга һәм язарга өйрәтү;

  2. сөйләм телен үстерү;

  3. әдәпле сөйләм күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлаү: хәреф үрнәкләре, плакатлар, ребуслар, сүзләр, алфавит, компьютер, проектор.

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

-Бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

Мин дә сезнең бу теләкләрегезгә кушылам.

Фонетик зарядка: а,а,а,-алма, ә-ә-ә әни, у-у-у урман,ү-ү-ү үрдәк, о-о-о-оча, ө-ө-ө-өрә,

и-и-и-ипи,ы-ы-ы-ылыс,э-э-э-эт.

2. Белемнәрне актуальләштерү:

-Балалар без сезнең белән үткән дәрестә сузык аваз һәм аларның хәрефләрен кабатлап киттек.Әйдәгез искә төшерик әле нинди сузык авазларны без беләбез? (балалар сузык авазларны әйтәләр,хәрефләрен тактага элә баралар.)

- Бу сузык авазларны ничә ике төркемгә бүлеп була? (нечкә сузыклар,калын сузыклар ,электрон приложениедә эшләү)

3.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү:

-Хәзер балар мин сезгә бер табышмак әйтәм , җавабын тапсагыз, бүгенге дәреснең темасын белерсез :

-Охшаган ул ракетага

Ул басуда ,баганада,

Аны белә һәрбер бала

Алфавитны башлый ич (А)

-А хәрефе

-Димәк без сезнең белән бүген А авазы һәм хәрефе турында күбрәк белербез.

(а авазын һәр баладан әйттерү)

4.Дәреслек буенча эш.

- 18 нче бит. 44 нче күнегү өстендә эш.(сүзләрне уку рус һәм татар сүзләрен чагыштыру, а авазының әйтелешенә игътибар итү,кагыйдәне уку)

-Төшеп калган хәрефләрне куй. (электрон приложениеда эшләү)

-Хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Мин сүзләр әйтәм,әгәр дә а авазы булса, сез кул чабасыз.(арба, артык, урман, өстәл, арка, карбыз, песи, урындык, Алмаз , таш.)

5. Дәфтәрләрдә эш.

1) Матур язуга күнегүләр А,а

2) 46 нчы күнегү (язма)

3) 47 нче күнегү (парларда эшләү, тәрҗэмә итәргә, сорау куярга, а хәрефе кергән сүзләрне күчереп язарга)

6.Үтелгән теманы ныгыту:

-Укучылар бүгенге татар теле дәресендә а авазы турында нәрсәләр белдек?

- а авазы калын сузык аваз, татар сүзләрендә беренче иҗектә о лаштырып әйтелә.

-дәрестә нәрсәләр эшләдек?

7. Үзбәя бирү:

-Кем теманы бик яхшы аңладым дип уйлый?

(актив катнашкан укучыларга "5" ле билгеләре куела.

8. Өй эше бирү:

а авазы кергән 10 сүз уйлап язып килергә,рәсемнәрен ясарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал