7


  • Учителю
  • Сингапур стуктуралары әйләнә-тирә дөнья дәресендә 4 класс

Сингапур стуктуралары әйләнә-тирә дөнья дәресендә 4 класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:  МБГУ “Салавыч күпрофильле лицееБалтач муниципаль районы     4 нче сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән Сингапур структуралары кулланылган дәрес планы «Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы»  әзерләдебашлангыч сыйныфлар укытучысыПотапова Гөлгенә Рәис к
предварительный просмотр материала


МБГУ "Салавыч күпрофильле лицее

Балтач муниципаль районы



4 нче сыйныфта

әйләнә-тирә дөнья фәненнән Сингапур структуралары кулланылган дәрес планы
«Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы»

әзерләде

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Потапова Гөлгенә Рәис кызы











Салавыч авылы
2014

Предмет: Әйләнә-тирә дөнья

Дата: 03.10.14


Тема: Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы


Проблемының исеме:

Ни өчен Җир шарының төрле почмакларында яшәүче һәм төрле табигать көчләренә, күпсанлы аллаларга ышанучы кешеләр соңрак бер - Бердәнбер Аллага ышана башлаганнар?

Табигать көчләренә багышланган йолалар ни сәбәпле һәм ничек итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән?

Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөриләр?


Автор: бащлангыч сыйныфлар укытучысы Потапова Г.Р.


Укытуның нәтиҗәсе: Табигать көчләренә багышланган йолалар ни сәбәпле һәм ничек итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткәнен, ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөрүләрен белү.

Белемнәр:

Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы турында төшенчә бирү..

Күнекмәләр:

Төрле чыганаклардан Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы турында өйрәнү.

Установки: Һәр халыкның Бердәнбер Аллага үз юлы белән килүенең аермалы, охшаш яклары.

Проблемага юнәлтелгән укытуның PBL программасы расписаниесе:

Дәрес

PBL процессын оештыру

Эшчәнлек

Ресурслар. Нәтиҗә (Укучылар)

1

Команда формалаштыру

Такта янына чыгыйк . Музыка астында биибез. Үзебезгә пар сайлыйбыз .

  • Мәскәү каласына нигез салыну көне? (Озын чәчле укучы башлый)

Тагын музыка.

  • Шәһәрнең барлыкка килүе тарихта кайсы кенәз исеменә бәйләп карала? (Киемендә төсләр күп укучы башлый)

Тагын музыка, 4 әрләп парлашабыз.

  • Син кайсы кенәзләрнең исемнәрен истә калдырдың? (номерлар таратыла)

Шушы номерлар буенча урыннарыгызга утырыгыз.

Узган дәресләрдә өйрәнелгән теманы искә төшерү. (Мәскәү каласы барлыккаи килү. Мәскәүнең беренче кенәзләре) Яңа команда туплау.

МИКС-ПЭА-ШЭАструктурасы

2

Проблема кую

Костяның дуслары әти-әниләре белән христиан чиркәвенә йөриләр. Алар Иисус Христоска ышана. Кәримнең дусты Рәшитнең бабасы белән әбисе мәчеткә йөриләр. Алар Аллахы тәгаләгә ышана. Сеняның әти-әнисе Синагогага йөри һәм Бөек Аллага ышана. Ә Таня Перованың әбисе Бурятиядә яши. Ул Буддага табына һәм будда храмына йөри. Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдләр) төрле дин йортларына йөриләр?

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН структурасын кулланалар

3

Проблеманы анализлау

FILA таблицасын тутыру.

Проблеманың чишелеш планын формалаштыру.

Укучылар FILA таблицасын тутыралар

4

Проблеманы чишү

Яңа белемнәрне үзләштерү.

FILA таблицасына яңа идеяләр белән тулыландыру.

Бер-береңә булышу.

FILA таблицасын яңа идея,

факт белән тулыландыралар

5

Проблеманы чишү юллары

Проблеманың чишелешен аңлату.

РАФТ структурасын куллану.

РАФТ структурасын кулланалар.

6

Рефлексия һәм үзбәя

Үзбәя , команда презентациясе.

РАФТларны яклыйлар

FILA таблицасы

Фактлар

Идеяләр

Сораулар

Эш планы

Аллага ышану һәм традицион йолалар

42-44 нче биттәге Клубның беренче утырышындагы укучылар чыгышын укыйбыз.

-Идеяне язып куябыз.( Тора бара кешеләрдә үз көчләренә ышаныч арта: алар табигать көчләрен торган саен ныграк буйсындыра, КЕШЕ һәм ТАБИГАТЬ ярышында кешенең табигатьтән көчлерәк булуына ныграк ышана баралар.Җир йөзендәге бар нәрсәдән дә кодрәтлерәк Кеше-Аллага ышану да шул рәвешле туа.)

-46-47 нче биттәге рәсемнәрне күзәтәбез.

-Идеяне язабыз.(Төрле халыкларда уртаклыклар бик күп, хәтта телләрдә дә. Ләкин тарихи, мәдәни аерымлыклар бар, телләр төрле. Шулар халыкларны бер-берләреннән аермалы итә. Һәр халык Бердәбер Аллага үз юлы белән килә. Шуңа күрә һәр халык Бердәбер Алланы үзенчә атый, һәр халыкның үз Изге китабы бар.)

45,48 нче биттәге Клубның беренче утырышындагы укучылар чыгышын укыйбыз.

-Идеяне язабыз.(Табигатькә хөрмәт белән карау, аның җимергеч көчләреннән курку адәм балаларында әлегәчә сакланып калган. Бу хәзерге заман кешесе йолалар ярдәмендә табигатьне мәрхәмәтле итү мөмкинлегенә ышана дигән сүз түгел.Елның төрле фасылларында уздыра торган бәйрәмнәребез, борынгыдагыча йола үтәүдән бигрәк, традицияләрне дәвам итү ул. Андый бәйрәмнәр - һәр халыкның тарихи һәм мәдәни мирасы.)

Ни өчен Җир шарының төрле почмакларында яшәүче һәм төрле табигать көчләренә, күпсанлы аллаларга ышанучы кешеләр соңрак бер - Бердәнбер Аллага ышана башлаганнар?

Табигать көчләренә багышланган йолалар ни сәбәпле һәм ничек итеп безнең көннәргә кадәр килеп җиткән?

Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөриләр?

Алган белемнәргә таянып проблеманың чишелешен аңлату. Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануы турында интернет челтәреннән өйрәнү, әти-әниләрдән, өлкәннәрдән сорау.

Кирәкле мәгълүматларны эзләү өчен сораулар һәм җаваплар

Якынча сораулар

  1. Аллага ышану һәм традицион йолаларның саклануын өйрәнү ни өчен кирәк.?

  2. Ни өчен Җир шарының төрле почмакларында яшәүче һәм төрле табигать көчләренә, күпсанлы аллаларга ышанучы кешеләр соңрак бер - Бердәнбер Аллага ышана башлаганнар?



  1. Ни өчен Бердәнбер Алланы танучы кешеләр (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөриләр?




Якынча җаваплар.

Чөнки һәр кеше үзенең үткәнен белергә тиеш.

Тора бара кешеләр КЕШЕ һәм ТАБИГАТЬ ярышында кешенең табигатьтән көчлерәк булуына ныграк ышана баралар.Ул кешене беркемнең дә күргәне юк, ләкин кешеләр Аның барлыгына ышаналар.Шуңа күрә Бердәнбер Аллага ышана башлаганнар

Халыкларда тарихи, мәдәни аерымлыклар бар, телләр төрле. Шулар аларны бер-берләреннән аермалы итә. Һәр халык Бердәбер Аллага үз юлы белән килә. Шуңа күрә һәр халык Бердәбер Алланы үзенчә атый, һәр халыкның үз Изге китабы бар.

Үстерелешле сораулар:

Укучы нинди авырлыклар белән очрашырга мөмкин:


  1. Бердәнбер Алланы танучы кешеләрнең (христианнар, мөселманнар, яһүдиләр) төрле дин йортларына йөрүләре.

Проблеманы чишү өчен юнәлеш бирүче сораулар:


  1. Интернеттан файдалану



Кулланылган әдәбият


  1. Федотова, О. К, Трафимова, Г, В., Трафимов, С. А Окружающий мир 4 класс: учебник. Ч.1,2 . - М.: Академкнига

  2. Федотова, О. К, Трафимова, Г, В., Трафимов Окружающий мир. 4 класс: методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига






 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал