7


  • Учителю
  • 4 Сыйныф өчен класстан тыш укудан дәрес эшкәртмәсе

4 Сыйныф өчен класстан тыш укудан дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

18.12.13

2 нче сыйныф

Класстан тыш уку


Г.М.Сафиуллина,М.Я. Гарифуллина "Әдәби уку.Дәреслек-хрестоматия" 2 нче сыйныф

УМК "Перспектива"

Көлке хәлләр сере.

Тема: Ләбиб Лерон "Камилнең көләсе килә"

Максат: 1. Ләбиб Леронның "Камилнең көләсе килә" хикәясе белән танышу.

2. Үзлектән белем алу,иҗади эшли белү күнекмәсен үстерү.

3. Урынсыз көлүнең начар гадәт булуын аңлату.


Җиһаз:Ләбиб Леронның портреты, сораулар ,дәреслек,күргәзмәгә китаплар,уңышлар таблицасы.


Дәреснең проекты

Дәреснең этабы

Вакыт

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1

Оештыру моменты һәм максат кую.

2 минут

Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыра.

Сорауларга җавап бирү һәм үзләре теләгән билгене алу максаты куялар.

2

Үтелгәннәрне ныгыту

5 минут

Сораулар бирә,җавапларны тыңлый

Ләбиб Леронның биографиясен,шигырьләрен, хикәяләрен искә төшерәләр һәм җавап бирәләр.

3

Текст һәм сораулар өстендә эш.

25 минут

Сорауларга җавапларны тикшерә һәм индивидуаль ярдәм күрсәтә.

Хикәяне укыйлар һәм сорауларга җавап әзерлиләр.

4

Сораулар буенча әңгәмә.

10 минут

Дискуссияне оештыра, ярдәмче сораулар бирә.

Сорауларга җавап бирәләр, үз фикерләрен дәлиллиләр.

5

Рефлекция.

2 минут

Нәтиҗә ясый, таблицаны анализлый.

Алдан куелган билге белән таблицадагы билгене чагыштыралар.

6

Индивидуаль өй эше.

1 минут

Көлке хәлләр турында башка әсәрләр табып укырга киңәш ителә.

Теләүчеләр өй эшен яза.

Дәрес барышы


I.Оештыру моменты.Максат кую.

Укытучы.Без бүген көлке хәлләр сере темасы буенча Ләбиб Леронның "Камилнең көләсе килә" хикәясе белән танышырбыз.

Бүген дәрестә нинди билге алырга телисез?Теләгән билгене дәфтәрегезнең кырына язып куегыз.

II.Үтелгәнне ныгыту.

1.Ләбиб Леронның биографиясен искә төшерү һәм берничә укучыдан кыскача сөйләтү.

2.Рәсемнәр Ләбиб Леронның кайсы хикәясенә карата ясалган булуын ачыклау.

3.Шигырь һәм хикәяләрдән өзекләр уку һәм кайсы әсәрдән булуын ачыклау.

Икесенә ике кармак алдылар да киттеләр Зәңгәр күлгә.

(Ике тычкан баласы.)

Бүретдин кушкаен арасына кысылып калды.

(Куянша белән Бүретдин.)

Авыр чир йоккан аңа-

Бик каты чирли икән:

Ике сәгать ашагачтын,

Бер сәгать тирли икән.

(Өлгерҗан һәм Симерҗан.)

III.Текст һәм сораулар буенча үзлектән эш.

Укытучы.Ләбиб Леронның "Камилнең көләсе килә" хикәясен үзлектән укырсыз һәм сорауларга җавап бирерсез.Сораулар өч баскычтан тора: А- эчтәлеге буенча сораулар; В-анализларга,үз фикеренне белдерергә кирәк булган сораулар; С-иҗади бирем.Уңышлар таблицасына һәр җавапка плюс куя барырсыз.


А

1.Камил нәрсә эшләргә сәбәп эзли?

2.Ринат бу вакытта нишли иде?

3.Ручканы сындыру турында язылга урынны табып билгелә.

4.Ринат ни өчен шулай эшләде?

5.Камилнең ни өчен көләсе килми башлады?

В

1.Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә тели?

2.Бирелгән мәкальләр арасыннан хикәянең мәгънәсенә туры килгәннәрен сайлап яз.

а) Хезмәт ит тә мактан,

Уйнап көл дә шатлан!

б) Юкка көлгәнче юкка җыла.

в) Күңелсездән көлке чыкмас.

г) Кешедән көлмәк - үзенә килмәк.

д) Көлмә дусыңа,

Килер башыңа.

е) Уйнап көлү егетлек.

3.Бу мәкальнең мәгънәсен аңлат.

Хезмәт ит тә мактан,

Уйнап көл дә шатлан!

4.Ләбиб Леронның "Камилнең көләсе килә"хикәясе һәм Рөстәм Мингалимнең "Кызык рәсем" шигырендәге ике көлүне чагыштырыгыз.Камил уйлап тапкан кызык белән кыз уйлап тапкан кызык нәрсә белән аерыла.

5.Язучылар,шагыйрьләр көлкеле әсәрләрне ни өчен иҗат итәләр?

С

Үзең белән булган көлке хәл турында кечкенә генә хикәя яз.


IV.Әзерләнгән җаваплар буенча әңгәмә.

V.Рефлекция.

Укытучы.Безнең дәрес ахырына якынлашты.Сез бик күп сорауларга җавап бирдегез.Рхмәт!Хәзер кем нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен карыйк.

-Теләгән билгесен алучылар кулыгызны күтәрегез.

-Кем теләгән билгедән югарырак билге алды?

-Кем теләгән билгедән түбәнрәк билге алды?

-Сез ничек уйлыйсыз,бу ни өчен шулай булды?Теләгән билгене алу өчен алдагы дәрестә нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

VI.Индивидауль өй эше.Теләгән укучыларга көлке хәлләр турында әсәрләр табып укырга тәкъдим итәм.




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал