- Учителю
- А. Алиш иҗатына багышланган әдәби КВН
А. Алиш иҗатына багышланган әдәби КВН
Татарстан Республикасының Әлки районы мәгариф белән идарә итү органы
Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучысы:
Әхмәтшина Л Т.
2014- 2015 нче уку елы
Укытучы сүзе: Бүген 2-4 нче сыйныф укучылары катнашында «Батыр да, язучы да"дигән А.Алиш иҗатына багышланган бәйге карап китәрсез.
Бәйгене башлыйбыз!
Уенда ике команда катнаша: һәр командада 4 әр укучы. Алар үзләренә исемнәр дә уйладылар:
Беренче команда- "Тапкырлар"
Икенче команда- "Зирәкләр".
Уенчылар үз урыннарын алалар.
Исәп- хисап алып бару өчен бүгенге уенда хөкемдарлар да катнаша. Таныштыру.
-
Уеныбызның беренче туры. "Танышу".
Уенчылар үз урыннарын алалар.
Һәр команданың катнашучы укучысы үзе белән таныштыра. Бу бәйгедә сөйләме иң кызыклы дип табылган команда 5 балл белән бәяләнә. "Тапкырлар" командасы башлый.
Тапкыр җиңәр, оттырмас.
Сезгә куып тоттырмас.
"Зирәкләр".
Зирәк һәр җирдә кирәк,
Тик чын зирәк бик сирәк.
2. Икенче тур. "Тел шомарту".
Командага 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сорауга җавап биререгә кирәк. Әгәр дә сорауны белмәсәгез, "белмим" дибез. Һәрбер дөрес җавапка 1 балл. Ничә сорауга җавап бирсәгез шул кадәр балл.
2тур."Зирәк ләр" башлый.
1.Без яшәгән район. (Әлки)
2. Татарстанның башкаласы. (Казан.)
3. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)
4. Бер тәүлектә ничә сәгать? (24)
5. Бал яратучы хайван. (Аю.)
6. Кышның соңгы ае. (Февраль.)
7. Олысы да кечесе дә эшләпә кигән. (Гөмбә.)
8. "Шүрәле" әкиятенең авторы. (Г. Тукай.)
9. Беренче космонавт. (Ю. Гагарин.)
10. Ел календаренда тугызынчы ай. (Сентябрь.)
11. Казан баскетбол командасынын исеме. (УНИКС)
12. Кайсы кош йомыркасын башка кошлар оясына сала? (Күке.)
2тур. "Тапкырлар" га сораулар.
1. Без яшәгән республика. (Татарстан.)
2. Бер елда ничә ай? (12.)
3. Тавыклар яратучы хайван. (Төлке.)
4. Көзнең соңгы ае.(Ноябрь.)
5. Бер кискәнче ничә кат үлчәргә кирәк? (җиде)
6. "Туган тел" шигырен кем язган? (Г. Тукай.)
7. Озын койрыклы кош. (Саескан.)
8. Казан хоккей командасының исеме. ("Ак барс".)
9. Бер сәгатьтә ничә минут? (60.)
10. Колакчынлы жылы баш киеме. (Бүрек)
11. Гыйнварда ничә көн? (31)
12. Мехтан тегелгән кышкы кием. (Тун)
3. Өченче тур. "Безнең кунагыбыз".
Экранда кроссворд күрсәтелә.Укучылар табышмакларга җаваплар табалар. Табышмакларның җаваплары А.Алиш әкиятләреннән алынган әкият геройлары. Һәр команда капитаннары табышмаклар әйтәләр һәм кроссвордны чишәләр. Кроссвордта Абдулла Алиш дигән сүзләр килеп чыга."Тапкырлар"башлый.
Укытучы: -Укучылар, димәк безнең бүгенге кунагыбыз кем икән?
( Укучылар җавап бирәләр)
-Без бүген сезнең белән А.Алиш иҗаты турында танышырбыз.
4. Дүртенче тур. "Мин- сиңа, син -миңа".
Командалар өйдә бер- берсенә сораулар әзерләп килделәр. Өчәр сорау, шуңа күрә дөрес җавап бирсәгез 3 балл була. "Зирәкләр" башлый.
1.Татарстан дәуләте гербында сурәтләнгән җәнлек. (Ак барс)
2.Жәйнең беренче аенда уткәрелә торган хезмәт бәйрәме. (Сабан туе)
3.Бер гасырда ничә ел? (100)
1.Татарстан гимнынын көен кем язган? (Р.Яхин)
2.Татарстан флагында нинди төсләр бар? (Яшел, ак, кызыл)
3.Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча? (Ябалак)
Тапкырлар"башлый.
5. Бишенче тур. " Хикмәтле чикләвекләр".
Тактада номерлар язылган чикләвекләр. Капитаннар чиратлашып чикләвекләрне килеп ала, санны әйтә. Шуннан соң, Абдулла Алишның бу номерга туры килгән бер әкият герое экранда барлыкка килә. Капитан әкияттән өзек укып күрсәтә. Сез тыңлыйсыз, әкиятнең исемен әйтәсез. Икешәр сорау туры килгәнгә, җавап дөрес булса, бу турда 2 балл бирелә. "Тапкырлар" башлый. (4 нче слайд.)
6. Алтынчы тур. " Кем зирәк?" (Укучылар өйдә үзләре әкият уйлап, язып киләләр , әкиятләрне укып күрсәтәләр.) "Зирәкләр" башлый.
7.Җиденче тур."Әкияттә кунакта"( Укучылар А.Алишның "Куян кызы","Сертотмас үрдәк" әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр) "Тапкырлар" башлый.
8.Сигезенче тур."Хикәяне таны!"(Команда капитаннары хикәяләрдән өзекләр укыйлар, һәр команда хикәянең исемен әйтә."Дүрткүз", "Әбиләргә кунакка","Утлы йомырка", "Чәчәк") "Зирәкләр" башлый.
Йомгаклау. "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" арасындагы бәйге тәмам.
Хөкемдарлар балларны исәпләгәндә, кыскача А. Алишның тормыш юлы белән танышып китәрсез.
1 нче укучы. А. Алиш 1908 нче елның 15 нче сентябрендә Татарстанның Куйбышев (хәзерге Спасс) районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гүзәл табигать кочагында үскән зирәк малай кечкенәдән үк китаплар белән дуслаша. 6-7 яшендә әтисеннән укырга- язарга өйрәнә.
2 нче укучы. Авылдагы башлангыч мәктәптә белем ала башлый. Кечкенәдән үк бик сәләтле бала була, яхшы укый, концертлар, кичәләр оештырганда башлап йөри, үзе дә шигырь, хикәяләр яза. 1937 нче елдан алып - 1941 нче елга кадәр "Ялкын" журналы редакциясендә эшли. Шушы вакыт эчендә ул ике дистәдән артык әкият иҗат итә.
3 нче укучы. А. Алиш 1941 нче елның июль аенда фронтка китә, радист булып хезмәт итә. Шушы елның 12 нче октябрендә Брянск шәһәре янында чолганышта калып, фашистлар кулына тоткынлыкка төшә. Лагерьдан лагерьга йөри, Берлин янындагы Вусрау лагеренда М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша.
4 нче укучы. Алар белән бергә антифашистик оешмага берләшеп, дошманга каршы көрәшә башлый. 1943 нче елда бу оешма ачыла, аларны фашист туды тарафыннан үлем җәзасына хөкем итәләр. 1944 нче елның 25 нче августында М. Җәлил белән бергә А. Алиш һәм аларның көрәштәш дуслары фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.
Язучы да Алиш, батыр да,
Яуда яшен сыман яшьнәгән!
Ил алдында тик бер тапкыр да
"Мин батыр!" - дип гайрәт чәчмәгән. (М. Хөсәен.)
Укытучы. Шулай итеп безнең уеныбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез. Уенчыларны бүләкләү.