7


  • Учителю
  • Урок Шушы яктан, шушы туфрактан без...

Урок Шушы яктан, шушы туфрактан без...

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы















Шушы яктан, шушы

туфрактан без…

(Сыйныф сәгате)







Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф

укытучысы Хайруллина Р.Ф.







Сыйныф сәгате. Шушы яктан, шушы туфрактан без…



Максат: Укучыларда туган авылга, туган җиргә, аның халкына мәхәббәт, горурлык, соклану хисләре тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру; укучыларның эстетик зәвыкларын үстерү.



Материал: туган авыл күренешләре (рәсемнәрдә), шартлы билгеләр таблицасы, карточкалар, магнитофон, А.Яхин. Әдәбият дәреслеге, укучылар чыгарган газета.



Барышы:

I. Оештыру моменты.



II. Уку мәсьәләсен кую. Магнитофоннан " Шушы яктан, шушы

туфрактан без" дигән җыр яңгырый. Рәис Нәгыймов көе, Клара Булатова

сүзләре.

  1. Шушы яктан, шушы туфрактан без

Китә калсак, үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

  1. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Читтә йөрсәк шуңа күрәдер,

Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

3. Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Шушы җиргә дәшеп кайтырга,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

-Җыр сезгә ошадымы?

-Кайсы ягы белән?

-Кайсы юлны сез истә калдырдыгыз? Ул җөмлә берничә тапкыр кабатлана.

-Әйе. Шушы яктан, шушы туфрактан без…

-Газетабызның исеме дә ничек атала?

-Бу җөмләләр нинди мәгънәне аңлата?

- Шушы яктан, шушы туфрактан без… Бу безнең сыйныф сәгатебезнең төп юнәлеш бирүче көче-эпиграфы булыр. Ә хәзер гадирәк әйткәндә, нәрсә турында сөйләшербез соң ? (Укучының сөйләгәнен тыңлау.)



Хәерле көн. В.Хәйруллина сүзләре.

  1. Саумы, кояш! Саумы, елга!

Саумысез, урманнарым!

Саумысез, кошлар, чишмәләр,

Авылым урамнары.

  1. Исәнмесез, таулар, кырлар,

Күлләрем, камышларым!

Саумысез, җәнлек, бөҗәкләр,

Дусларым, танышларым!

  1. Хәерле көн, туган авылым!

Яңа көнем, бул изге!

Алып кил җиргә бәрәкәт

Куандыр әле безне.

  1. Исән булыйк һәркайсыбыз,

Таң туды сәламләшик.

Табигатьнең җаны бит без,

Бер бөтен булып яшик.



-Шигырь нәрсә турында? ( Туган авыл)

-Туган авылны икенче төрле ничек әйтеп була? ( Туган җир, туып үскән җир)

-Димәк, бүген сүз нәрсә турында барачак? (Туган авыл, туган җир)

Магнитлы тактага "Туган авыл", "Туган җир" дигән сүзләр куела.

III. Уку мәсьәләсен чишү. Укучыларның сөйләгән шигырьләре аша.

-Шигырьдә туган авылның нинди күренешләре сурәтләнә? (Урманнар, чишмәләр һ.б.) Шулай ук рәсемнәр дә магнитлы тактага куела.

-Шигырьдә төп катнашучы кем? (Автор)

-Автор бу күренешләрне ничек итеп сурәтли? (Матур итеп)

-Автор туган авылын яратамы? Ни өчен? (Исәнләшә, сагынып кайткан)

-Автор безгә туган авылны нәрсә аша яратырга өйрәтә? (Матурлык аша)

-Туган авылда нәрсәне куймадык әле? (Өй)

-Камышлар сүзен кая урнаштырабыз? Кошлар? һ.б. сүзләрне.

-Кемнәр белән исәнләшә? (Авылым халкы)

-Туган авыл күренеше безнең авылга ошадымы?

-Тагын нәрсә җитми әле?

-Сез анда еш барасыз? Группа тәрбиячесе белән дә, укытучы белән дә. (Алмагачлык)

-Әйе, хәзер аның алмалары кыргыйланган? Ашап караганыгыз бар бит. Тәме нинди?

-Элек анда алма бакчасы булган. Сез дә бәлки зур үскәч, анда шаулап торган бакча үстерерсез.

а) Хәзер үзебезнең авыл шагыйрәсе Рәйсә апа Фахразиева язган шигырьне тыңлап үтик.

Авылым-Мусабаем.

1.Арыш исе кырларыңда

Күгеңдә тулган аең.

Җыр булып төшләргә кердең

Авылым-Мусабаем.

2.Сиңа дигән сагыну сүзем

Тургайлар җыры саен.

Сабый чакның ал бишеге

Авылым-Мусабаем.

3.Моң-ярсулар тулышканга

Җыр язамдыр, мөгаен.

Син бит минем илһам чишмәм

Авылым-Мусабаем.

4.Кырлар тулы зәңгәр томан

Юл читләрең-ак каен.

Зәңгәр томан-минем сагыш

Авылым-Мусабаем.



-Рәйсә апаның шигырендә дә нәрсә сурәтләнә?

-Ярату, сагыну хисләре бармы?

-Автор үзенең туган авылын ничек ярата? (Матурлык, моң аша?)

б) Укучы башкаруында Ш.Маннурның "Яхшы бел" шигыре тыңлана.



Татар теле-туган тел,

Безгә газиз булган тел,

Атаң, анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.



-Бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

-Туган телне автор нинди тел ди?

в) Укучылар башкаруында Б. Рәхмәтнең "Сабан туенда" шигыре тыңлана.

1.Безнең авыл янында,

Каеннар урманында.

Бик зур Сабан туе була,

Һәр ел июнь аенда.

2.Без бу Сабан туена

Барган идек быел да.

Күрше-тирә авыллардан

Бик күп халык җыелган.

3.Казаннан да килгәннәр,

Мәскәүдән дә килгәннәр.

Бәрәскәдән, Мәтәскәдән-

Бик күп, бик күп җирләрдән.

4.У-у-у… малай, анда халык!

Бер миллион әллә тагын.

Санап карамагач, аның

Кайдан беләсең санын.

5.Әтиләр дә бар анда,

Әниләр дә бар анда.

Бабайлар да, әбиләр дә,

Бәбиләр дә бар анда.

6.Бөтен дөнья төялеп

Күчеп килгән диярлек.

Әхмиләрнең Акбае да

Килгән безгә ияреп.



-Нәрсә турында? Ни өчен бик күп халык җыелган?

-Сабан туе-нинди бәйрәм? һ. б.

-Тагын нинди милли бәйрәмнәр һәм гореф-гадәтләр беләсез?

г) Укучы башкаруында шигырь ."Барысын да яратам" (Р. Вәлиев)



1.Кинога барган чакта,

Әтиемне яратам.

Тәмләп-тәмләп ашаганда

Әниемне яратам.

2.Ә абыем ачуланса,

Мин апамны яратам.

Дәрес әзерләгән чакта

Абыемны яратам.

3.Күрше малайлар кыйнаса,

Әбиемне яратам.

Әкият сөйләгән чагында

Мин бабамны яратам.

4.Җиләкләр пешкән вакытта

Мин урманны яратам.

Ә бик кызу булса,

Инеш буен яратам.

-Бала әтисен яратамы? Әнисен яратамы? Ә туган авылын яратамы? (Бөтен вариантлар да тыңлана)

-Әйе, әти-әнисен, туганнарын яратмаган бала туган авылын яратмый. Ул үз-үзен генә ярата, тирә-ягында башка кешеләрне күрми. Безгә нинди булып үсәргә кирәк? (Безгә хас сыйфатлар)

д) Китаптан (А.Яхин. Әдәбият. 2нче класс) Һ.Такташның "Пи-би-би-бип"

шигырен укыту.

-Шагыйрьнең авылда ни өчен каласы килә? (Авылның табигатенә, аның уңган кешеләренә соклана)

е) Безнең авылда да шундый уңган, булган кешеләр яши. Әйдәгез әле, алар белән дә танышып китик.



Ш.Зәйтүнә апага сүз бирү. Ул сугыш чоры вакытында авылдагы кешеләрнең хезмәте турында сөйли. Аннары сыйныф сәгатенә Әссәр абый да чакырылган иде. Ул балаларга үзенең тальянында уйнап күрсәтә һәм туган телебезне, татар халкының моңын онытмаска чакыра.



IV. Нәтиҗә.

Без үзебезнең авыл, аның уңган, күренекле кешеләре белән горурланырга тиешбез. (Горурлык) Шушы якта, шушы җирдә туып үскән балалар буларак, без аларның йөзенә, әти-әниләргә, әбиләргә, бабайларга кызыллык китермәскә тиешбез.

Кабатлау. Шартлы билгеләр аша.



V. Балаларга бәя бирү. Альбом битеннән җөмләләр укыту. (Рәхмәт сезгә, укучылар!)



VI. Йомгаклау. "Бәхетләрнең төсе нинди димә" шигырен уку.



































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал