7


  • Учителю
  • Проектная работа В нашем доме черепаха

Проектная работа В нашем доме черепаха

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Проектная работа В нашем доме черепаха





Эзләнү проекты.

Безнең өйдә ташбака



Эшләде: Билалова Энҗе

Яңа Чишмә районы,

Акбүре урта мәктәбенең

2 нче сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Вәлиуллина Г.Т.

Башлангыч сыйныфлар укытучысы.









Акбүре-2014 ел

Эчтәлек:



Кереш…………………………………………………………………………

I Бүлек. Эзләнүне теоретик яктан анализлау.……………………..

  1. Дөньда ташбакалар кайчан барлыкка килгән?……………………………..

    1. Халык иҗатында ташбакаларның барлыкка килүе.

    2. Ташбакаларның барлыкка килү тарихы................................................

  2. Эзләнүнең төп төшенчәләре ………………………………………......

II Бүлек. Эзләнүнең практик өлеше. …………………………………...

2.1. Минем ташбакам нинди төргә керә һәм ул кайда яши ?……………..

2.2. "Малаймы", "Кызмы"? …………………………………………………

2.3. Ташбаканың яшен билгеләү.………………………………………….

2.4. Ташбака нәрсә белән туклана.................................................................

2.5. Әлеге төр ташбакага су кирәкме? ………………………………….....

2.6.Ташбака асрау өчен температура нинди булырга тиеш?......................

2.7. Ташбаканың сизү органнары……………………………………………

2.8.Ташбаканың гадәтләре……………………………………………….......

2.9. Нинди авырулар белән авырарга мөмкин? …………………………....

Йомгаклау………………………………………………………………………..

Кулланылган әдәбият ……………………..........................................................

























Проектная работа В нашем доме черепаха И таш капка, таш капка,

Аслы-өсле куш капка.

Аны беркем ачалмый,

Хуҗасы да чыгалмый,

Муенын сузып караса да,

Капкасыннан узалмый Кереш.

Минем инде күптән өйдә ниндидер үзенчәлекле хайван асырыйсым килә иде. Әти - әни белән озак уйладык. Нәрсә алыйк икән? Безнең этебез бар инде, песиебез бар. Куян алыргамы, әллә ташбакамы? Уйлый торгач, ташбака алырга булдык. Аны каравы әллә ни авыр булмас әле дип исәпләдек. Мин инде түземсезлек белән Чистай шәһәренә баруыбызны көтә башладым. Ниһаять , кечкенә ташбака салынган тартма минем кулымда!

Әлеге көтелгән "кунагыбыз"ны өйгә алып кайткач миндә бик күп төрле сораулар барлыкка килде. Аларны чишү юлларын эзли башладым.

1. Җир йөзендә ташбакалар кайчаннан бирле яши икән? Таш кабырчыгы ничек барлыкка килгән?

2. Минем ташбакам нинди төргә керә?

3. Бу малаймы, кызмы? Нинди исем бирергә?

4. Ничә яшь?

5. Нәрсә ашый?

6. Су эчәме икән?

7. Аңа яшәү өчен нинди температура кирәк? Аны саф һавада йөртергәме?

8. Ташбаканың сизү органнары.

9. Ташбаканың нинди гадәтләре бар?

10. Ташбака нинди авырулар белән авырый?

Төрле кеше тере табигать белән төрлечә кызыксына. Аның көтелмәгән ачышлары, гаҗәеп матурлыклары белән соклана. Бу хисләр беренче тапкыр бала чакта ук барлыкка килә. Соклану, гаҗәпләнү сәләте булмаган кеше, бик күп нәрсә югалта. Гаҗәпләнү кызыксынучанлыкка китерә, ә кызыксыну аркасында кеше галиҗәнәп табигатьтә адым саен очрап торган табышмакларга һәм сорауларга җаваплар эзли. Бу эзләнү очрагында - тере табигатьнең бер өлеше булып дала ташбакасы тора. Күзәтүләр вакытында ул күңелгә рәхәтлек бирә, шатлык өсти һәм гаҗәпләндерә.



Максат: ташбакаларның табигатьтә һәм өй шартларында яшәү шартларын,үз-үзләрен тотышларын күзәтү, өйрәнү,чагыштыру. Аны тиешенчә, дөрес тәрбияләгән очракта өй шартларында яшәтергә дә мөмкин булуы турында нәтиҗә ясау.

Эзләнү объекты : дала ташбакасының өй шартларында үз-үзен тотышы.

Эзләнү предметы : дала ташбакасы.

Эзләнү гипотезасы: ташбаканың өй шартларында яшәве һәм гомер озынлыгы, аны тиешенчә тәрбияләүгә карый. Өй шартларында да дала ташбакасын асрап була.

Мәсьәләләр: 1. Ташбакалар турында өстәмә әдәбият өйрәнү.

2. Ташбаканың төрле хәләтен күзәтү. (Ашату, коендыру һ.б)

3. Күзәтүләрне йомгаклау.

4. Өй шартларында дала ташбакасын тәрбияләүнең иң кулай

ысулларын сайлап алу.



Куелган максатларга ирешү һәм гипотезаны тикшерү өчен әлеге эштә , өстәмә әдәбият өйрәнү, күзәтү, эзләнү, тәҗрибә үткәрү, чагыштырмача анализ ясау һәм йомгаклау алымнары кулланылды.

















I Бүлек. Эзләнүне теоретик яктан анализлау.



1.1. Дөньда ташбакалар кайчан барлыкка килгән?



1.1.1. Халык иҗатында ташбакаларның барлыкка килүе.



Элеккеге мифик әсәрләрдә ташбакалар зур урын алып торган.

Проектная работа В нашем доме черепаха















Бөтен нәрсәне ашап бетерергә теләге булган ташбакага борынгы кытайлар хөрмәт белән караганнар. Аны акыллылык, озын гомерлелек символы буларак кабул иткәннәр. Бу аларның күп кенә гыйбарәләрендә һәм әкиятләрендә сурәтләнә. Мин династиясенә караган каберлектә таштан зур ташбака төзегәннәр һәм аның борын өлешен ышкып бетергәннәр,чөнки кытайлар әлеге озын гомер символы булып торган хайванга тотынуны уңыш китерә дип ышанганнар.

Әлеге таш өе эченә яшерелгән хайванның акыллылыгы турында "Куян белән Ташбака" әкиятен укыгач та белергә була. Хәйләкәр куян һәр көн король бассейнындагы суны болгатып,пычрата,аңа зыян сала. Әлеге кыңгыр эшне кем эшләвен беркем дә белә алмый. Ә менә акыллы ташбака хәйләкәрне җиңә - ул үзенең аркасына дегет сөртә, ә куян шушы тозакка эләгүен сизми дә кала.

Ә икенче мәсьәл безне эшкә җитди карарга, игътибарлы булырга өйрәтә.Ул куянны йөгерү буенча ярышка чакыра. Үзенең акрын хәрәкәтләнүчән түгеллеген исбатлыйсы килә аның. Ташбака үзе куйган максатыннан, юлыннан тайпылмыйча акрын гына хәрәкәт иткән арада, куян игътибарын читкә юнәлтеп, я бакчадан кишер ашап килә, яисә дуслары белән сөйләшеп тора. Һәм шул арада ташбака билгеләнгән урынга беренче килеп җитә. Бу гыйбарә безгә, эшне җиренә җиткереп, ашыкмыйча эшләүнең уңыш китерүе турында сөйли.



1.1.2. Ташбакаларның барлыкка килү тарихы

Хәзерге ташбакалар элекке котилозаврлардан барлыкка килгәннәр.

Ул - динозаврларның замандашы. Дөньядагы барлык үзгәрешләрне дә күрә ул. Табигатьнең, климатның үзе белән бер планетада яшәүче затларның үзгәрүен, алышынуларын күзәткән. Ә үзе һаман да палеозой эрасында булган вакыттагы кыяфәтен саклап кала алган. Моңа ул табигать бүләге булган кабырчык(панцир) ярдәмендә ирешә.

1.2. Эзләнүнең төп төшенчәләре.

Кытай палеонтологлары ташбакаларның иң борынгы калдыкларын тапканнар. Табылдыкның яше якынча 220 миллион ел.Галимнәр элекке диңгез катламнарыннан 3 ташбака скелеты табалар. Бу табылдык -ташбакаларның тән төзелеше һәм аларның кабырчыкларының ничек барлыкка килүе турында сөйли. Әлеге табылдык - ерткыч,ит ашаучы була. Аларның алга очлаеп формалашкан авызларында үткен тешләр була. Кабырчыгы әле җитлегеп бетмәгән, йомшак. Умырткадан һәм кабыргалардан тора. Ә эчке органнары өстендә каты тышчасы була.

Шулай итеп,эволюция нәтиҗәсендә ташбакалар саклаучы, каты кабырчыкка ия булалар. Ташбакаларның күп өлеше, элекке гадәтләрен саклап калып, куркыныч булганда башларын, койрык һәм аякларын әлеге кабырчык эченә яшерәләр.

Әлеге гаҗәеп хайваннар галәм киңлекләрен өйрәнгәндә дә катнашып, үз өлешләрен кертәләр. 1968нче елда ике ташбака утырган "Зонд- 15" космик аппараты дөньяда беренче булып Ай тирәли очып үтә. Шулай итеп, алар Айны урап Җиргә кайтучы беренче җан ияләре була.

Проектная работа В нашем доме черепаха











II Бүлек. Эзләнүнең практик өлеше.



2.1. Минем ташбакам нинди төргә керә һәм ул кайда яши?

Минем ташбакам көрәнсу - саргылт төстә. Кабырчыгы түгәрәк формада. Башы яшькелт төстә, авызының өске томшыгы ыргак рәвешендә. Койрыгы очлаеп тора. Алгы аякларында 4 тырнагы бар - бу дала ташбакасының аерымлыгы, чөнки башка төрләрдә ул 5 була. Димәк, минем ташбакам Дала ташбакасы төренә керә. Ул Урта Азиядә яши.

Дала ташбакасы, өй шартларында яшәүче иң популяр төр булып санала. Аны әле Британия эзләнүчесе хөрмәтенә - Хорсфилда ташбакасы дип тә атыйлар.



2.2. "Малаймы", "Кызмы"?

Ташбакны ничек атарга? Бу хәлдән чыгу өчен аның малаймы, кызмы икәнен белергә кирәк. Моны ничек ачыкларга соң? Аның өчен берничә ташбаканы чагыштырып карарга кирәк. Ләкин, минем андый мөмкинлегем юк.Мин мәктәп укучылары расында анкета уздырдым. Аның нәтиҗәләре буенча, безнең мәктәптә укучыларының берсендә дә

ташбака юк. Димәк миңа беркем дә киңәш бирә алмаячак.Мәктәп,авыл китапханәләрендә дә мин яхшы әдәбият таба алмадым. Мин эзләнү эшен интернет-ресурслар ярдәмендә дәвам итәргә булдым. Андагы ташбакалар белән үземнекен чагыштырдым да, нәтиҗә ясадым: үлчәме буенча ташбака

зуррак, кыска койрыклы булса , бу - ана. Әгәр үлчәме кечерәк, ә койрыгы озын икән - бу ата. Димәк , минем ташбакам - кыз.

Проектная работа В нашем доме черепаха

Нәтиҗә: минем ташбакам - кыз. Мин аны Т о р т и л к а дип атадым.



  1. Ташбаканың яшен билгеләү.

Ташбаканың кабырчыгындагы калканнарында еллык боҗралар барлыкка килә. (Агачлардагы кебек). Әлеге боҗраларга карап аның яшен билгеләп була. Бер ел эчендә 2 боҗра барлыкка килә. Тортилканың яшен билгеләү өчен, аның боҗраларын санарга кирәк булды. Хәзер Тортилкада 6 боҗра.

6:2 =3 (яшь).

Ул бездә инде бер елдан артык яши. Димәк, кибеттән алганда аңа 2 яшь булган.



Нәтиҗә: Хәзер минем ташбакама 3 яшь.



Проектная работа В нашем доме черепахаПроектная работа В нашем доме черепаха2.4. Ташбака нәрсә белән туклана?



ТПроектная работа В нашем доме черепахаПроектная работа В нашем доме черепахаашбакалар өчен төп азык булып үсемлекләр тора. Минем ташбакам, тузганак яфраклары, алма, кишер кисәкләре ашый. Ләкин, аның иң яраткан ризыгы - кыяр һәм кәбестә. Кибеттән сатып алган азыкны минем Тортилкам бөтенләй яратмады.Аны көненә 1 тапкыр, бер үк вакытта ашатырга кирәк, болай эшләсәң ул шуңа гадәтләнә.

Проектная работа В нашем доме черепахаПроектная работа В нашем доме черепаха

2.5. Әлеге төр ташбакага су кирәкме?

Проектная работа В нашем доме черепахаПроектная работа В нашем доме черепахаБу төр ташбакалар бик кызыклы икән. Чөнки алар бөтенләй диярлек су эчмиләр. Суны үзләренең тәннәре аша гына алалар.Үземнең Тортилкамны мин атнасына бер тапкыр коендырам. Коендырганнан соң, яхшы итеп сөлге белән корытып сөртәм. Шуннан соң кабырчыгын үсемлек мае белән майлыйм. Ул аны кибүдән саклый, витаминнар

белән тәэмин итә.



Проектная работа В нашем доме черепаха

.

2.6. Ташбака асрау өчен температура нини булырга тиеш?

УПроектная работа В нашем доме черепахал җылы яратучы хайван. Аны террариумда асрарга кирәк. Ләкин өй шартларында ул үзен чиста тартмада да бик әйбәт хис итә. Астына пычкы чүбе яки газета кисәкләре салырга кирәк. Аның өчен +20 С , +30 С иң кулай температурадан санала. Шулай ук ул, һава температурасы үзгәреп торуны да бик җиңел кичерә. Кыш көне күбесенчә йоклый.

Җәй көннәрендә, мин аны урамга алып чыгам.

Ул кояшта кызынырга, үзе теләгән үләнне сайлап

ашарга бик ярата. Ләкин бер генә минутка да

күздән югалтырга ярамый. Чөнки сиздермичә

генә тиз-тиз үлән арасына кереп китә. Ә аннан

соң аны табам димә!



2.7. Ташбаканың сизү органнары.

Ташбакалар бик начар ишетә. Мин Тортилканың артыннан килеп, акрын гына аңа эндәшсәм, ул аны сизми. Аның колак тишекләре дә юк.

Аның каравы ул бик яхшы күрә. Кеше килә башласа, тиз генә башын һәм аякларын кабырчыгы эченә яшерә. Әгәр өй буйлап йөргәндә, анардан читкәрәк азык куйсаң, ул аны бик тиз табып алып ашый башлый. Шулай ук ул төсләрне дә аера.Кызыл төскә беренчерәк бара, яшел төсне дә бик ярата.



Нәтиҗә : Ташбакаларның күреп сизүләре зур үсеш алган, төсләрне аера беләләр.



2.8. Ташбаканың гадәтләре.

Минем Тортилкамның үз гадәтләре бар.Ул кулдан алып ашарга ярата.Чит кеше кулына алса башын яшерә һәм ысылдый. Бервакыт һәтта әтинең бармагын да тешләде.

Суда йөзәргә бик яратмый. Анда азрак тора да, чыгу өчен аяклары белән өскә үрмәли.

Өй буйлап йөрергә ярата. Диван артына кереп качу, иң яраткан шөгыльләренең берсе. Чөнки анда җылыткыч батарея бар, ул анда рәхәтләнеп йоклый. Ә ашыйсы килүгә тизрәк чыга һәм әнинең идәндә торган гөлләренең яфракларын кабып карарга ашыга.



2.9. Нинди авырулар белән авырарга мөмкин?

Җирдәге барлык тере җан ияләре авырган кебек, ташбакалар да авырый. Алар арасында менә шундый авырулар киң таралган:

1.Күз авырулары.

Авыру билгеләре: Күзләре ялкынсына, кызара, күз кабаклары шешә.

Дәвалау: Ташбаканы һәр көнне фурацилин эрәмәсе салынган җылы суда коендырырга.

2.Салкын тиеп авырулар.

Сәбәпләре: түбән температура.

Авыру билгеләре: борын куышлыгыннан сыекча агып чыгу.

Дәвалау: һава температурасын күтәрү, инфракызыл лампадан файдалану.

3. Кабырчыгының җәрәһәтләнүе.

Сәбәбе: югарыдан егылып төшү.

Дәвалау: антибиотиклы майлар сөртү..

Әлбәттә башка авырулар да булырга мөмкин. Тортилка бездә яшәгән дәвердә аның әле авырулар белән очрашканы булмады. Әлбәттә моның өчен, аны дөрес тәрбияләү мөһим роль уйный.



































Йомгаклау.

«Ташбака - бәхет китерә" дигән әйтем бар. Әлеге әйтемгә ышанмасалар да, болай гына, матурлык өчен генә булса да мин аны башка балаларга да алып тәрбияләргә тәкъдим итәм. Нәрсә турында булса да кайгырту, тәрбияләү - бу үзе бәхет бит инде. Мәктәп балалары арасында мин сорашулар үткәрдем. Безнең мәктәптә эт, песи, куян, попугай асраучылар бар. Ләкин, миннән башка ташбака тотучылар юк икәне ачыкланды. Шулай итеп, минем темам актуаль булып чыга түгелме соң? Әлеге хезмәт белән танышкач башка балаларда әлеге хайваннарга карата кызыксыну артыр дип уйлыйм. Бәлки аларның да бу җан ияләренә карата кызыксыну уяныр.

Эзләнү нәтиҗәләре күрсәткәнчә: ташбака бик тиз кешегә ияләшә, хуҗасын таный, исемен белә.

Ә аны тәрбияләү бик кызык. Тортилка бездә яши башлаганнан бирле мин аның "чын уенчык" түгеллегенә ышандым. Ул синең каравыңа, тәрбияңә мохтаҗ. Аңа шәхескә караган кебек карарга, аерым игътибар бирергә кирәк. Шушы шартларны үтәгәндә, дала ташбакаларын бернинди авырлыксыз өй шартларында тәрбияләргә мөмкин. Димәк, мин алга куйган гипотеза тулысынча расланды. Әлеге эшемдә авырлыклар тоймадым. Бу хезмәтне башкару миңа бик охшады, кызыклы булды. Үзем өчен бик күп яңа мәгълуматлар тупладым. Киләчәктә дә әле бу эшне мин дәвам итәчәкмен. Үземнең дустымның ничек үсүен, кыланышларын күзәтеп, тикшереп барачакмы.

Кызыксынучылар өчен, кушымтада буклет тәкъдим итәм.















Кулланылган әдәбият.



  1. Сухопутные черепахи - М., «Аквариум», 2007 г.

  2. «Мир животных» (серия «Эрудит») - М., ООО ТД «Мир книги»,

2006 г.

  1. «Большая детская энциклопедия»/перевод А.И. Кима и В.В. Демыкина - М., ООО «Росмэн - Пресс»,

  2. . «Я познаю мир» - Змеи, крокодилы, черепахи. - М., 2000 г.

  3. Черепахи, ящерицы, змеи - содержание, кормление, лечение в домашних условиях.- М., 1999 г

  4. Ребров М. «А дело было так. Трудная судьба проекта Н-1»; «Красная звезда» 13.01.1990

  5. Рамблер: Гороскопы: Авестийский гороскоп на 2010 год Черепах









































Проектная работа В нашем доме черепаха



Проектная работа В нашем доме черепаха







Проектная работа В нашем доме черепаха

Проектная работа В нашем доме черепаха













Проектная работа В нашем доме черепаха



Проектная работа В нашем доме черепаха







Проектная работа В нашем доме черепахаПроектная работа В нашем доме черепаха



Проектная работа В нашем доме черепаха

1



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал