7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарской литературе для 4 класса «К. Маховский Весенние звуки»

Конспект урока по татарской литературе для 4 класса «К. Маховский Весенние звуки»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: ""Описание материала:"Максат:"язгы табигатьтәге үзгәрешләрне һәм язга хас сыйфатларны билгеләргә өйрәтү;сәнгатьле, аңлап һәм дөрес уку күнекмәләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү;гүзәллекне тоя,күрә белергә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.Планлаштыра торган нәтиҗә
предварительный просмотр материала


Тема:

К.Маховский «Язгы авазлар»

(4 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе)

Төзеде:укытучылар Яруллина Г.М,




Максат:

1) язгы табигатьтәге үзгәрешләрне һәм язга хас сыйфатларны билгеләргә өйрәтү;

2)сәнгатьле , аңлап һәм дөрес уку күнекмәләрен,фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) гүзәллекне тоя,күрә белергә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштыра торган нәтиҗәләр.


Предмет буенча нәтиҗәләр.

Метапредмет нәтиҗәләре.

Шәхси нәтиҗәләр.

Яз билгеләрен таба һәм билгели белү.

Тирә-юньдәге үзгәрешләрне күзәтә белү.

Кошларның үзенчәлекле якларын,тавышларын тыңлап аера белү.

Текст өстендә эшли белү.


Табигатьтә үз-үзеңне тота белү.

Бирелгән сорауга тулы ,төгәл җавап бирә белү.

Ел фасылларының айларга бүленеше,аларның килү тәртибе.

Кошларның саклауга мохтаҗ ,кирәкле булуларын билгеләү.

Мәгълүматның төрле чыганаклары-матур әдәбият, фәнни-популяр,белешмә әдәбият белән эшләү күнекмәләре булдыру.

Табигатьтәге экологик проблема.

Кошларга оя ясарга,җимлекләр куярга.


Җиһазлау: Интарактив такта, магнитофон.

Материал: К.Маковскийның ""Язгы авазлар" әсәре, Л.Лерон "Язсылу" шигыре,тест "Ел фасыллары", язгы табигать рәсемнәре.

Дәрес тибы: яңа тема үзләштерү.

Дәрестә кулланылган алымнар: индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләү, мөстәкыль эш,әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару.


Дәрес барышы.

1.Ориентлаштыру,мотивлаштыру.

Максат һәм бурычлар: укучыларда дәрескә уңай караш , әдәплелек тәрбияләү; сәнгатьле сөйләм формалаштыру.

Көтелгән нәтиҗәләр: укучыларның сәнгатьле сөйләмен, аларның дәрестә актив катнашулары.


а).Исәнләшү.

б).Дәрескә әзерлекне тикшерү.

В).Өй эшен тикшерү.

Елмая, көлә кояш,

Сез дә елмаегыз әле бераз.

- Хәерле көн, миңа да!

- Хәерле көн, сиңа да!

-Хәерле көн, безгә дә!

- Хәерле көн,сезгә дә!(Слайд.1)

2.Уку мәсьәләсен кую.

Максат һәм бурычлар: балаларга ел фасыллары турында мәгълүмат бирү; фикерләү сәләтен үстерү; табигатьтәге матурлыкны күрә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр: ел фасылларын исләрендә калдыруларын, язга хас сыйфатларны белүләрен.

_Укучылар,сез нинди ел фасылларын беләсез?

- Балалар, экранда бирелгән табышмакны укыйк әле.

Экранда: Боз һәм кар эреде, Слайд 2

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара. (Яз)Cлайд3

-Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

-Нинди сүзләр сезгә шундый фиикергә килергә ярдәм итте?


3.Мәсьәләне чишүдә кыенлыклар туган урыннарны һәм сәбәпләрне ачыклау.

Максат һәм бурычлар: язга туры килгән ай исемнәрен ,аларның тәртибен белү; үзбелем мөмкинлекләрен киңәйтү.

Көтелгән нәтиҗәләр:ай исемнәрен истә калдыру.

Слайд 4(Яз килә)

Шуңа күрә бездә бүген кунакта Язсылу килде.(Шигырь Л.Лерон "Язсылу")

- Исәнмесез, кадерле дусларым!

Карлы - буранлы кыштан соң,

Килдем сезне сагынып.

Өч матур кызымны алып.

- Нинди өч кыз икән соң ул?

Экранда: Тамчы тама кыектан, Слайд 5

Турылап та кыеклап.

Тамчы тама тып та тып:

"Булмый язны туктатып!"

Төнлә суык шарт та шарт.

Кайсы ай мин?... Март!(Слайд.6)

-Әйе,бу март ае.Март ае кыш белән көч сынаша.

Ага юлдан гөрләвек, Слайд 7

Кар эчендә күлдәвек,

Агачларда бөреләр

Җиләк кебек эреләр.

Тауда үлән терелә.

Кайсы айда?... Апрельда!

-Әйе,бу апрель.(слайд8)

Шау чәчәктә агачлар - Слайд 9

Чияләр, алмагачлар.

Ак болыт төшкән кебек

Шомыртлар ап - ак күбек.

Тынмый кошлар сайравы.

Кайсы ай мин?... Май ае! (Слайд10.)

-Бик дөрес.Бу язның иң гүзәл ае.Әйтегез әле,укучылар ни өчен май аен көтеп алалар?

4.Туган кыенлыклардан чыгу юлын эзләү.

Максат һәм бурычлар: укучыларның бәйләнешле сөйләмен үстерү; матурлыкны күрә белү.

Көтелгән нәтиҗәләр: язның беренче чәчәкләрен белү.

3. Яз турында әңгәмә.

- Хәзер тышта язның кайсы ае хакимлек итә? Язның нинди билгеләрен күрдегез. Шуларны әйтеп чыгыгыз әле.

- Май аенда язның беренче чәчәкләре калкып чыга.Әйдәгез шуларны карап китик.Слайд.11,12.

5.Төзелгән чыгу юлын торрмышка ашыру.

Максат һәм бурычлар: яңа сүзләр белән таныштыру, фикерләү сәләтен үстерү.

Көтелгән нәтиҗәләр:укучы үз фикерен тулы ,матур итеп башкаларга җиткерә белү.


Хикәя өстендә эш.

а) Укытучының үрнәк укуы.

б) Сүзлек эше. Слайд13

Каен яфрагы-лист березы

Каен бөресе-почка березы

Буш- пустой,пусто.

в) Укучылар әсәрне пышылдап укыйлар.

Г) текстны бергәләп тәрҗемә итү.

д) Сорауларга җавап.

-Текстта сүз нәрсә турында бара?

-Кайчан шулай сөйләшәләр?

-ни өчен син шундый фикердә?

-Сез бу текстны ничек атар идегез?Ни өчен?

Ял итү." Яз килә "җыры


6.Эталон буенча мөстәкыйль эш һәм тикшерү.

Максат һәм бурычлар: Текстның эчтәлеген хәтерләп калу; җөмләләрне аңлап уку.

Көтелгән нәтиҗәләр:эчтәлеге буенча җөмләләрне дөрес урнаштыра белү.

-Текстның эчтәлеген ничек хәтерләп калуыгызны билгелик.

-җөмләләрне тиешле тәртиптә урнаштыру.

7.Системалы белемгә китерү.

Максат һәм бурычлар: яңа дәрес темасын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү;

балаларның белемнәрен системага салу.

Көтелгән нәтиҗәләр: тестларга дөрес җавап алу.


а) Экранда рәсем. Слайд .14,15

б) Рәсем буенча хикәя төзү.

в)Сорауларга җавап бирү.

- Ә сез оялар ясаттыгызмы әле? Безнең якларга тагын нинди кошлар кайта?һ.б.

6.Ныгыту.(тест)

Тест №6

1. Ничә ел фасылын бар?( Сколько времен год знаешь?)

А) 5 Б) 4 В)3 Г) 2

2.Яз айлары( весенние месяца)

А)март, апрель ,май.

Б)февраль,март, май

В) апрель,май, июль.

3. Песнәк русча ничек була?

А)ворона Б)синица в)воробей

4. февраль нинди ай(февраль какой месяц?)

А)кыска б)озын

5.Кыш көне нәрсә ява ?(зимой что идет?)

А) яңгыр Б)кар

6.Кыш үткәч нәрсә җитә? ( после зимы что наступает?)

А)җәй б)көз в)яз

7.март ае нинди ел фасылына карый?

А)яз ае Б)кыш ае

8.җәй көне кояш нишли? (летом солнце что делает?)

А) җылыта Б) җылытмый


А)-ә хәзер ел фасылларына кагылышлы сорауларга җавап бирербез.

Б)) Яз турында мәкальләр.

В)-Урмандагы язгы авазларны тыңлау.(магнитофон).

Сорауларга җавап бирү.

-Сез кайларда үзегезне хис иттегез?

-Ни өчен?

-Нәрсәләр күрдегез?

-Сезгә ошадымы?

-Нинди тавышлар ишеттегез?һ.б

Г)Интарактив тактада укучылар иҗаты.(К.Маховскийның "Язгы авазлар"хикәясенең эчтәлегенә туры килә торган рәсемнәр ясыйлар.)

7.. Рефлексия.

Максат һәм бурычлар: Дәрескә нәтиҗә ясау; дәреснең үзләштерелүен тикшерү.

Көтелгән нәтиҗәләр: укучыларның дәрестә башкарган эшләренә бәя бирә белүләре.


А)- Бүгенге дәрескә сез нинди бәя бирер идегез?

-Ни өчен?

- Үзегезнең эшегезгә нинди бәя бирер идегез?

-Б) Билгеләр кую.

Б) Өй эше бирү.

1 төркем:Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә,

2 төркем :Хикәяне сәнгатьле укырга.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал