- Учителю
- Башлангыч сыйныфта Уңыш бәйрәме
Башлангыч сыйныфта Уңыш бәйрәме
.
Сөмбелә бәйрәме.
Максат: 1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;
2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;
3.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт
уяту.
Җиһазлау: компьютер, экран, рәсемнәр, яфраклар, милли киемнәр.
Сәхнә алдан яфраклар, плакатлар, яшелчә рәсемнәре белән бизәлә.
Экранда " Сөмбелә бәйрәме" дип һәм " Сөмбелә туса, су суыныр",
" Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп ал", " Сөмбеләдә өелеп килә",
" Сөмбелә өйрәсе куе була" дигән мәкаль- әйтемнәр язылган.
( 1,2 слайдлар).
1нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар! Исәнмесез, балалар!
Балалар, карагыз әле, бөтен җир кызыл-сары яфраклар белән тулган.Ни өчен? Кем бизәгән аны? Әйе, көз килгән.Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән бергә Уңышбикә -- Сөмбелә дә килә.Әйе, без бүген халкыбызның бик матур бәйрәмнәренең берсе - "Сөмбелә" бәйрәменә җыелдык Ә нинди бәйрәм соң ул һәм ни өчен аны "Сөмбелә" дип атыйлар.
2 нче алып баручы. Петр 1 заманында кертелгән Юлиан календарына кадәр, көньяктан килгән зодиак календарь кулланылган һәм август ахырына, башлыча, сентябрьгә туры килүче сигезенче ай Сөмбелә дип йөртелгән.
Безнең ата- бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш -- уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр.Һәм ул, гадәттә, өлгергән башаклар һәм иген басуы төсендәге алтын - сары толымлы, "сөмбел" чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.
3 нче алып баручы. Менә шушы көзге муллык - туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык "Сөмбелә" бәйрәмен аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. "Сөмбелә" бәйрәме өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен - тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр. ( 3 слайд)
Әйдәгез, без дә шушы бәйрәмне күңелле итеп үткәрик.
1 нче алып баручы. Балалар, кемдер ишек шакый. ( Музыка астында Көз керә).
Көз: Исәнмесез, балалар! Мин Алтын көз булам, инде быел да мул уңышны җыеп алып, эшләремне тәмамлап, сезнең бәйрәмгә кунакка килдем.
2 нче алып баручы. Дуслар! Бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур киенгәнсез
Ниләр китердегез көзгә?
Сөйләп бирегез безгә.
(Сүз балаларга бирелә).
(Әби оек бәйләп утыра. Шулвакыт малай мәктәптән кайтып керә. Сумкасын атып бәрә.Кулында чипсы савыты).
Әби: Улым, кайттыңмы?
Малай : Кайттым, әбием.
Әби: Әниең син кайткан төшкә тәмле борщ пешерде, винегрет ясады.
Малай: Мин андый аш яратмыйм.
(Әнисе килеп чыга, кулында тәлинкә белән аш)
Әни: Улым, сине тәмле аш пешереп көтеп торам.Әйдә, кулыңны ю да ашарга утыр.
Малай: Юк, мин андый аш яратмыйм.
Әни: Улым, андый ашта, яшелчәләр белән ясалган салатларда витаминнар күп була. Ашарга кирәк.
Малай: Менә бу чипсы бик тәмле, шуны гына ашыйсым килә минем.
Әби: Киреләнмә, улым! Утыр ашарга!
(Әби малайны өстәл янына алап бармакчы була. Малай кычкырып елап җибәрә. Бабай килеп керә.)
Бабай: Әллә безнең малай киреләнәме? Аш ашар өчен шул кадәр тавыш чыктымы?Ашамасын, алып куй ашны да, салатны да. Ашамасын, кечкенә
калсын.Әйдәгез, бакчага чыгыйк, коелган яфракларны җыеп ягыйк.
(Әби, бабай, әни чыгып китәләр. Малай тагын да кычкырыбрак елый башлый. Бер- бер артлы тезелешеп яшелчәләр керәләр).
Барысы бергә:
Елама, елама. Син безне тыңлап кара әле. Менә ниндиләр бит без
Кишер:
Минем исемем - кишер,
Теләсәң, болай пешер,
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Суган:
Минем исемем - суган,
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Мине ашасагыз әгәр,
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер.
Мин - чөгендер.
Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Помидор.
Ә мин булам помидор.
Төп яшелчә салатта.
Тәмле генә түгел әле,
Витамин күп томатта.
Җылы якта тусам да мин,
Сездә дә уңыш бирәм.
Кып-кызыл булып пешәмен,
Тәмләткечләргә керәм.
Кәбестә:
Мин булам кәбестә,
Үзем яшькелт төстә.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Кабак:
Карагыз әле бер генә
Менә миңа - кабакка,
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
Кыяр:
Карагыз сез минем кыяфәткә:
Үзем эре, шома, сөйкемле.
Су сипкәнгә шулай үстем мин,
Нәфис, зифа кызлар шикелле.
Әгәр мине җиргә күмеп куеп,
Кешеләр карамасалар,
Бу кадәрле уңыш булмас иде,
Күммәсәләр, утамасалар.
Алма:
Кем генә яратмый мине:
Ашый сабый бала да,
Зурларын әйтеп тә тормыйм,
Алма дисәң дә ала.
Карлыган:
Беләсезме, иң күп өлеш
С витамины кемдә?
Лимонда, билгеле, бик күп,
Ә аннан кала миндә.
Малай: Рәхмәт сезгә.Сез бик файдалы икәнсез. Бүгеннән мин сезне ашый башлармын.
Яшелчә, җиләк-җимешләр,
Әйдәгез, түргә, дуслар!
Сезсез өстәлнең яме юк,
Сез - минем якын дуслар.
Барысы бергә "Бакчада" җырын җырлыйлар
Көз: Кадерле балалар, матур - матур сүзләрегез өчен сезгә рәхмәт.Ә мин сезгә табышмаклар әзерләп килдем. Әгәр дә сез аларга дөрес җаваплар бирсәгез, мин үзем алып килгән күчтәнәчләремне сезгә бирермен.
Көз табышмаклар әйтә:
1.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)
2. Өсте яшел, асты кызыл,җирдә үсә. ( кишер)
3.Кат-кат туңлы, карпы буйлы.(кәбестә)
4.Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.
Кем аны чишендерә, шул елый.(Суган) ( 8 слайд)
5.Катлы-катлы булып үсә,
Җир өстендә, ул нәрсә? (Кәбестә) ( 9 слайд)
6.Җир астында алтын казык.(Кишер)
7.Җир астында җиз бүкән,
Ул ни икән?( Бәрәңге) ( 10 слайд)
8.Озын-озын егетләр,
Башларында бүрекләр.(Кукуруз)
9.Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)
10.Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)
11. Җир астында кызыл әтәч. ( Чөгендер)
3 нче алып баручы. Рәхмәт сиңа, Алтын көз, табышмакларың өчен, яшелчәләрең өчен.Хәзер без сиңа сары яфраклар дигән җыр җырлыйбыз. ( Җыр яңгырый)
Көз: Рәхмәт сезгә, балалар.Бик матур җыр.
1 нче алып баручы. Хөрмәтле Көз, әйдә әле бергәләп Шалкан әкиятен карап үтик
Бала. Хәерле көн, Бабакай!
Менә килеп тә җиттек.
Кичә үк килә идек
Көн аязганын көттек.
Бабай. Ай-яй балалар көттем,
Сезнең киләсен сиздем.
Сез килүгә эш бетте,
Әнә теге зур шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зур булып үсте,
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.
Бала. Әйдәгез әле бергәләп тартып чыгарып карыйк.
Алып баручы. Тарталар, тарталар тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә әбине чакырыйкмы?
Әби! Әби! Кил әле!
Безгә ярдәм ит әле!
Әби. Нәрсә булды? Әллә миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың. Ай! Килеп тә җиткәннәр минем балакайларым. Әйдәгез әле тартыйк һәм авыз итеп карыйк.
Бала. Бабай! Бабай бабакай! Кайда соң безнең Акбай?
Әби. Акбай, Акбай! Кил әле! Безгә бер булыш әле.
Акбай. Һау, һау!
Нәрсә булды! Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур тугел иде,
Сез шуны белмәдегез?
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез тартыйк, тартыйк!
Бабакай тик карап тормыйк.
Алып баручы. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Бабай. Әллә соң песине чакырыйкмы?
Песи. Мияу, мияу
Ничек күп дуслар шулай
Булышмый булмас болай.
Бабай. Әйдәгез тартыйк бергә!
Бер, ике, өч!
Алып баручы. Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар.
Әби. Инде хәзер нишләргә?
Тычкан. Пи-пи!
Ничек инде «нишләргә»?
Ә-ә миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да,
Көчем зур минем.
Әйдәгез тартыйк булмаса.
Бер, ике, өч!
Миндә бик күп көч! (тарталар)
Бабай. Шалкан чыкты чыгуын. Ә хәзер нишләтәбез?
Балалар. Бу шатлыктан җырлыйбыз.
Бабакайның бакчасында
Шалкан зур булып үскән.
Менә шундый киңлектә,
Менә шундый тарлыкта.
Шалкан, шалкан кил әле!
Биеп күрсәт син безгә
Җыр.
Сөмбелә: Рәхмәт балалар. Җырыгыз бик матур. Балалар, без бик күп төрле яшелчәләр үстерәбез, төрле - төрле тәмле ризыклар пешерәбез. Ә иң тәмле, иң кирәкле ризыкны беләсезме?
Балалар: ИКМӘК.
2 нче алып баручы..Б. Бик дөрес, балалар! Иң кирәкле, иң тәмле ризык - ипи!
1нче бала. Ботканың да тәме юк,
Ашның да тәме юк.
Хәтта чәйнең дә тәме юк,
Бары ипи генә юк.
2 нче бала. Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә
Шуннан килә өстәлгә
Ипи булса табында
Булдырам мин барын да. ( 13 слайд)
3нче бала. Бигрәк тәмле карасы да
Тәмле була агы да
Күмәче дә - бары да
Бигрәк тәмле - аз гына
Җитми калды тагын да. ( 14 слайд)
4 нче бала. Һәр кемгә ипи кирәк
Һәр көнне ипи кирәк
Шуңа күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк. (12 слайд)
Сөмбелә: Дуслар, сез мине сөендердегез.Бик күп матур шигырьләр, җырлар беләсез. Тырыш булып үсегез! Бу бодай күмәчен сезгә тапшырам.
1 нче алып баручы.. Әй, Сөмбелә, Сөмбелә,
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә -
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә. ( 15 слайд)
2 нче алып баручы. Шулай итеп, бәйрәм тәмам.
Сөмбелә, Көз: Сау булыгыз!