- Учителю
- Урок по татарскому языку для 4 класса по теме «Ашамлыклар»
Урок по татарскому языку для 4 класса по теме «Ашамлыклар»
Максыты. 1. Укучыларның "Ашамлыклар" темасына караган сөйләм
конструкцияләрен аралашуда куллануны активлаштыру.
2. Темага карата диалогик, монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
3. Укучыларда бер-берләренә карата ихтирамлылык, әкият геройлары аша Г.Тукай иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Дәрес тибы. Диалогик-монологик сөйләм.
Җиһазлау: компьютер, интерактив такта, презентация, "Бәйрәм бүген", "Коймаклар" мр3, Тукай шигырьләреннән персонажлар, карточкалар, дәреслек "Күңелле татар теле" Р.З. Хайдарова, Н.Г. Галиева.
Дәрес барышы
-
Оештыру.
-
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн. Татар теле дәресен башлыйбыз. Бергәләп кабатлап дәрескә үзер икәнебезне күрсәтик.
- Мин игътибарлы. Мин яңа сүзләр өйрәнәм. Мин татарча сөйләшәм. Дәрестә үземне матур тотам, укучы икәнемне онытмыйм..
-
Уңай психологик халәт тудыру. Тактада Тукай әсәрләреннән алынган персонажлар рәсеме. Укучылар "Бәйрәм бүген" җырын тыңлыйлар.
Әңгәмә:
- Сез рәсемдә кемнәрне күрәсез?
- Нәрсәләр күрәсез?
- Алар каян килгән? (мультфильмы сделаны на основе произведений одного поэта)
- Бу геройлар кайсы шигырьләрдән? ("Бала белән күбәләк", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Гали белән кәҗә", "Шаян песи", "Ай белән кояш")
- Бу шигырьләрнең авторы кем?
- Сез тыңлаган җыр нәрсә турында? ("Бәйрәм бүген")
- Бу җырның сүзләрен дә Габдулла Тукай язган.
3. Бүгенге көн турында әңгәмә:
- Бу нинди ел фасылы?
- Бу нинди ай?
- Бүген ничәсе?
- Бүген көн нинди?
- Кояш нишли?
- Яңгыр явамы?
- Көн җылымы?
-
Фонетик зарядка.
-
У түгел, Ү
А түгел, Ә
О түгел, Ө
Ау түгел, Әү
Оя түгел, Өя
Песи түгел, эт
Кыз түгел, малай
Кояш түгел, ай
Туп түгел, шар
Чәчәк түгел, чәкчәк
-
Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.
I cлайд.
- Сез монда нәрсә күрәсез? (Кунаклар өчен әзерләнгән табын)
- Табында нәрсәләр бар?
- Сез ничек уйлыйсыз, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?
Тема һәм максатлар әйтелә.
II. Актуальләштерү.
-
"Ашамлыклар" темасын кабатлау (карточкаларда эшләү, Интерактив тактада тикшерү).
-
"Тылсымлы шакмак"тан татар-халык ашларын табу;
-
Кайсы сүз артык?
-
"Ашамлыклар кибетендә" темасына ситуатив күнегүләр.
-
Попроси у продавца хлеба;
-
Спроси, есть ли у неё молоко;
-
Спроси, сколько стоит сахар;
-
Спроси, есть ли сыр;
-
Поблогодари продавщицу и попращайся.
-
Яңа теманы аңлату.
-
Сүзлек эше.
-
Ашамлык рәсеме белән сүзне тоташтыру, әйтү (Молоко - сөт)
-
Аша - ешь, эч - пей
-
Аша, эч сүзләрен берлек санда тартым белән төрләндерү.
-
Ашамлыклар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.
-
Син нәрсә ашыйсың? (Мин ... ашыйм)
-
Син нәрсә эчәсең? (Мин ... эчәм)
-
Син сөт эчәсеңме? (Әйе, мин сөт эчәм. Юк мин сөт эчмим)
-
Ситуатив күнегү.
-
Тебя угастили тортом. Как ты скажешь, что торт вкусный.
-
К тебя пришел друг. Как ты пригласишь его пить чай.
-
Спроси у соседа, любит ли он мороженое; сыр; сок.
-
Спроси у соседа, что он ест.
-
"Озын җөмләне таркат" уены. Интерактив тактада эшләү.
Минсокэчәмсинбәлешашыйсыңминкоштелеяратамулчәйэчәсинпәрәмәчашыйсың
-
Физкультминут.
Коймаклар
Безнең бүген бәйрәм көн.
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларның килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай кабарган,
Менә шулай җәелгән.
Менә шулай кысылган.
Коймакларны майлап ал,
Теләгәнеңне сайлап ал.
-
Теманы ныгыту.
-
"Кайсы нәрсә ашый?" Кунакларны сыйлау (таратма карточкаларны персонажлар астына кую, аңлату).
Гали сок эчә. Кәҗә печән ашый. Песи сөт эчә. Акбай май ашый.
-
Дәреслек белән эш.
Дәреслектәге кагыйдәне уку. Укычылырдан укыту
-
Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү
а) - Дима, бәйрәмгә барасыңмы?
- Барам. Ә син?
- Мин дә барам.
- Әйдә киттек.
б) - Оля, син нәрсә ашыйсың?
- Мин өчпочмак ашыйм.
- Нәрсә эчәсең?
- Чәй эчәм.
V. Йомгаклау.
- Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?
- Дәрестә ниләр эшләдек?
- Бүген безгә кемнәр килгән иде?
- Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
- Сез барыгызда бик актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә. Дәрес бетте сау булыгыз.