7


  • Учителю
  • Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр

Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты

"Мәгълүмат- методик үзәге" муниципаль учреждениесе



Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

"Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе"







Шәяхмәтова Ә.И.



Яңа стандарт куйган таләпләр



Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр





Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр

Дүсмәт-







Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының белем бирү бүлекчәсе һәм "Мәгълүмат- методик үзәге" муниципаль учреждениесе методистлары күрсәтмәсе ярдәмендә басылды.







Рецензентлар: Закирҗанов Ә.М.-Казан Федераль университетының

доценты, педагогия фәннәре кандидаты.

Гыйләҗева И.Р.-«Мәгълүмат-методик үзәге» муниципаль

учреждениесенең башлангыч белем методисты.









Автор-

төзүче: Шәяхмәтова Ә.И. - муниципаль бюджет гомуми белем

учреждениесе "Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе"нең башлангыч

сыйныфлар укытучысы.







Яңа стандарт куйган таләпләр.



Бу җыентыкта яңа стандарт куйган таләпләргә буйсына торган универсаль уку гамәлләре формалаштыру алымнары, дәресләргә технологик карта үрнәкләре бирелде.



Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр





Эчтәлек.



Кереш.................................................................................................................4

Яңа стандарт куйган таләпләр......................................................................5

1нче сыйныф өчен

"Туган тел" дәреслегенең "Ямьле җәй җитә"

бүлегенә кергән текстларда универсаль уку

гамәлләрен формалаштыру...........................................................................7

"Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән

"Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары"

темасына технологик карта..........................................................................11

технология дәресеннән

"Яңа ел чыршысы" темасына технологик карта......................................16

"Әйләнә-тирә дөнья" дәреслегеннән

"Кыргый һәм культуралы үсемлекләр"

темасы буенча технологик карта..................................................................21

Кулланма әдәбият.............................................................................................25

Кушымта

Рецензия..............................................................................................................26

Технология дәресенә слайдлар.......................................................................27





Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр









Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләрКереш.

Укытучы дипломын алу - ул әле чын укытучы булу дигән сүз түгел. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, үз югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга да кирәк. Мин моны ачык аңлыйм һәм үземә нинди зур җаваплылык алуыма төшенәм.

Беренче дәресемне бүгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде. Беренче укучыларым мине кабул итте, укытучы итеп таныды, ышаныч белдерде. Беренче укытучылык адымнарымны ясаганда остазым Кадрия Шәмсемөхәмәт кызы Гәрәеваның ярдәмен һәрдаим тоеп, аның киңәшләрен истә тотып эшләргә тырыштым. Ул мине укытучылар дөньясына әкрен генә, җайлап кына алып керде.

Мин, чыннан да, никадәр җаваплы хезмәткә алынганлыгымны ныграк тоя барам, үземдә остазымның сыйфатларын танып, горурланып куям.

Минем бурычым - укыту- тәрбия процессында үстерешле педагогик технологияләрне кулланып,тормышка һәр яктан әзерлекле, сәләтле шәхес тәрбияләү. Баланың тырышып белем алуына ирешү өчен, иң беренче чиратта, анда кызыксыну уятырга кирәк, дип саныйм. Моның өчен мин үстерелешле укыту технологиясе элементларын, видео-, аудиоаппаратураны, компьютер технологияләрен киң кулланам. Укучылар үз фикерләрен әйтергә өйрәнсеннәр өчен, дәрестә бәхәсләр оештырам, проблемалы сораулар куярга тырышам. Дәресләрдә дидактик уеннар, ярыш, бәйгеләр үткәрү, тестлар куллану да уңай нәтиҗә бирә.

Белем һәм тәрбия бирүдә һәр укучыга шәхси якын килү зур әһәмияткә ия. Һәр баланың үз эчке дөньясы, тормышы, кызыксыну өлкәсе бар. Ул билгеле бер сәләткә ия. Шуларны истә тотып, укучыларга иҗади һәм дифференциаль характердагы биремнәр әзерлим. Алар укучыларның эшен стимуллаштыра һәм биремнәрне уңайлы билгеле бер темпта үтәргә шартлар тудыра. Сыйныфтагы иң "йомшак" укучы өчен дә уңышка ирешү халәте булдырырга тырышам. Сәләтле укучылар белән эшләгәндә танып-белү эшчәнлеген арттыра торган эш төрләре, проект методы кулланам. Бу балаларга фикер йөртүнең югары дәрәҗәсен таләп итә торган сораулар бирү зарур, дип саныйм. Хаталарны мөстәкыйль төзәтү өчен мөмкинлекләр тудырам. Дәресләрдә һәм тәрбия сәгатьләрендә мәгълүмати технологияләр куллану укучыларга тирәнтен белем алырга ярдәм итә. Алар укучының дөньяга карашын киңәйтә, танып-белү сәләтен үстерә, белем алуга кызыксыну уята. Логик фикерләү сәләтен үстерүгә биремнәрне күп кулланам. Милли төбәк компонентын да киң кулланырга тырышам.

Белем һәм тәрбия бирүдә уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен барлык чараларны да кулланам.

Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр



Яңа стандарт куйган таләпләр.

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф сис­темасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия.

Ә хәзер башлангыч мәктәп өчен төзелгән яңа стандартларның төп характеристикасы белән танышып узыйк. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә­рәҗәдәге мәгариф системасына (феде­раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе­ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә­ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләш­терү нәтиҗәләренә таләпләр - һәр уку­чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш­ларын шәхси бәяләү критерийлары ул. Шул нигездә укучының танып-белү, универсал белем туплау (операциональ) эшчәнлегеннән, мәгариф системасының барлык дәрә­җәләрендә (республика, төбәк, аерым мәга­риф учреждениеләрендә) эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген интеграль бәяләүдән гый­барәт.

Нәтиҗәләргә таләпләр - гомуми бе­лем программаларының барлык төрләре­нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек­нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт­ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил­геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала­рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай­даланылырга мөмкин.

Яңа стан­дартта укыту күнекмәләре ике зур блокка - универсал блокка һәм фән блогына бүлен­гән. Универсал уку эшчәнлеге термины пе­дагогикада бүген кулланыла торган гомуми уку күнекмәләрен, гомуми танып-белү, фән­не өстәмә өйрәнү эшчәнлеген алыштыра. Яңа стандартларны төзүчеләр аларны дүрт блокка -шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив блокка берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль норма­ларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әй­ләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү про­цессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек­мәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыру­ны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кер­түне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгъ­лүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште­рүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш­лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Ул партнерны тыңлый һәм аң­лый белүдән, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзеңнең эш-хәрәкәтеңне партнер эш-хәрәкәте белән чагыш­тыра бөлүне үз эченә ала.

Укучыларның уку елында алган белемен бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

- билгеле бер уку фәне өлкәсендә функ­циональ грамоталылык параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр; алга таба белем алу өчен кирәкле база төшенчәләренә, төрле рә­вештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм анализлау күнекмәсенә ия булу;

- өйрәнелә торган объект һәм күренеш­ләрнең уку-укыту модельләре белән эш­ләргә сәләтлелек;

- тормышта очрый торган төрле типик проблемаларны хәл итү өчен туплаган бе­лемнәрне куллану күнекмәсе алу;

- төрле социаль рольне үтәү, контроль һәм үзконтрольгә сәләтлелек.

Педагогик совет уку елы нәтиҗәләре буенча башлангыч мәктәпне тәмамлаучы­ларның төп мәктәптә укырга әзер булуы ту­рында карар кабул итә.

Базис укыту планы, элеккеге стандарт­лардагы кебек үк, кече яшьтәге укучылар­ның яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлеклә­рен, шулай ук башлангыч мәктәпнең алга таба белем алу нигезе икәнлеген аңлауга юнәлтелгән. Ләкин, шуның белән бергә, ул бу юнәлешләрне конкретлаштыра һәм үс­терә.

Базис укыту планы - төп гомуми бе­лем мәктәбе программасының мөһим өлеше. Аның инвариант һәм вариатив өлешләре бар. Инвариант өлештә мәк­тәптә дәресләрнең мөмкин булган иң зур гомуми күләме (аңа бюджеттан акча бүлеп бирелә), уку фәннәре составы һәм аларны һәр сыйныфта, һәр уку елында өйрәнү вакыты күрсәтелгән.

Базис укыту планының вариатив өле­шенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьлә­рен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өс­тәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү, тәрбия программаларын гамәлгә ашыруны күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт би­релә.

Башлангыч һәм төп мәктәптә базис укыту планының инвариант өлеше укыту өчен би­релгән вакытның - 65% ын, ә вариатив өлеше - 35. Планның вариатив өлеше укучыларның яшь һәм психик үзенчәлекләрен, белемгә ихтыяҗын һәм кызыксынуын искә ала. Ва­риатив өлешкә бирелгән вакытны төбәкләр, шулай ук аерым мәгариф учреждениеләре укытырга теләгән фәннәрне, курсларны (алар инвариант өлештә күрсәтелгән) өйрә­нү өчен файдаланырга мөмкин. Планның вариатив өлеше атнасына алты көн укытуга исәпләп төзелгән. Укучыларның мөмкин булган иң күп нагрузкасын билгеләүче гигиена таләпләре системасын искә алып, I сыйныфка укыту планының вариатив өле­ше тәкъдим ителми.

Яңа стандартлар нигезендә I сыйныфта дәресләр - 35 әр, II-IV ләрдә 45 әр минут дәвам итә. I сыйныфта уку елы - 33, II-IV ләрдә 34 уку атнасы тәшкил итә.





Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр





1нче сыйныф өчен "Туган тел" дәреслегенең

(авторлары: С.Г. Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова, М.Ш.Галләмова)

"Ямьле җәй җитә" бүлегенә кергән текстларда универсаль уку гамәлләрен формалаштыру.УУГ

Уку эшчәнлеге гамәлләре



Дәреслектәге биремнәр

Биремнәргә мисаллар

Шәхес буларак

(личностные)

Үзбилгеләмә (самоопределение)

Г.Тукайның "Бу кайчак була?" шигыре.

Г.Ибраһимовның"Җәйге көндә"хикәясе.

Ш.Маннурның "Кояш, чык, чык!" шигыре.

Г.Бәшировның"Яңгыр килә" хикәясе.

Җәй образын тудыру.



Эндәшләр куллану, өйрәнү(татар халык авыз иҗаты)

Шәхеснең гражданлык нигезләре формалаштыру (формирование основ гражданской идентичности личности)

Г.Ибраһимовның "Тау итәгендә" хикәясе.



Г.Тукайның"Бала белән Күбәләк" шигыре.

"Җиләктән кайтканда"

дигән темага хикәя төзү.

Шигырьне рольләргә бүлеп уку.

Мәгънә төзелеше.(смыслообразо-вание)

"минем өчен уку нинди мәгънәгә ия" һәм шул сорауга җавап бирә белү, социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып, шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген сөйләү

Г.Галиевның "Җәйге авылда" хикәясе.

Г.Ахуновның "Сабан туенда" хикәясе.

Г.Ибраһимовның "Тау итәгендә" хикәясе.

Г.Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре.

Ш.Галиевның шигырьләре.

З.Ярмәкинең "Ак каен" шигыре.

Әсәрдәге төп геройларны билгеләү, аларның эшләрен бәяләү.



Дару үләннәрен тану, кеше сәламәтлеге өчен файдаларын ачыклау.

Әхлакый-этик бәяләү.

Социаль һәм шәхси бәяләрдән чыгып, шәхеснең мораль сайланышында үзләштерү эчтәлеген бәяләү.

З. Ярмәкинең " Ак каен " шигыре.

Г.Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре.

Г.Ибраһимовның "Тау итәгендә" хикәясе.



Г.Хәсәновның "Ак төнбоек" хикәясе.

Табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшерү.

Туганлык хисләре тәрбияләү. Җәйге витаминнар турында әңгәмә.



Сынамышлар куллану.





Регулятив (көйләгеч)

Максатка ышану(целеполагание)

Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.

Ш. Галиевның шигырьләре.

Г. Ибраһимовның " Тау итәгендә" хикәясе.

Г.Хәсәновның " Ак төнбоек" хикәясе.



Г.Ахуновның " Сабан туенда" хикәясе.

Безнең якта үсүче дару үләннәре темасына әңгәмә.

Төнбоекның сере нәрсәдә соравына җавап эзләү.

Халкыбыз-ның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләшү.



Планлаштыру.

Соңгы нәтиҗәләрне исәпкә алып, максатларның эзлеклелеген билгеләү.

План төзү һәм эшнең эзлеклелеге.

З. Ярмәкинең " Ак каен" шигыре.

Шигырьгә фикерләү тибындагы текст төзү.

Прогнозлау( алдан фаразлау).

Нәтиҗәгә соклану һәм аның үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү, аның вакытлы характеристикалары.

З. Ярмәкинең " Ак каен" шигыре.

Г. Бәшировның " Яңгыр килә" хикәясе.

Вакыйгалар-ны алдан күреп сөйләү.

Контроль.

Эшчәнлек ысулы, аның нәтиҗәсе һәм бирелгән үрнәк белән тайпылышлар , үзгәлекләрне табу максатыннан чыгып чагыштыру формасы рәвешендә башкару.

Р. Миңнуллинның

" Төсле мизгелләр" сериясеннән шигырьләре.

Ел фасылларын чагыштыру.

Коррекцияләү.

Планга кирәкле өстәмәләр һәм төзәтүләр кертү һәм үрнәктән тайпылыш булганда аннан чыгу юлларын эзләү.







Г. Ахуновның "Сабан туенда" хикәясе.

Төп геройга сораулар ярдәмендә характеристи-ка бирү.



Бәяләү. (Оценка)

Укучының белгәннәрен яки белергә тиешле күнекмәләрен билгеләү.

Бүлектәге барлык әсәрләрне дә кертергә була.

Җәй һәм җәй билгеләре турында мәкаль, әйтем, табышмаклар беләсезме?

Җәй образын төзү.

Үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү (волевая саморегуляция).

Көч һәм энергия туплау, конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Г. Галиевның "Җәйге авылда" хикәясе.

Тормыштан мисаллар китерү.

Танып- белү (познаватель-ные)

Гомуми уку (общеучебные)

-танып-белү максатын билгеләү;

кирәкле информация туплау;

-билге символлар;

-модельләштерү

Ш.Галиевның шигырьләре(дару үләннәре)





Р.Миңнуллинның "Төсле мизгелләр"е.

"Кызыл китап"ка кергән дару үләннәре турында мәгълүмат табу.

Мәкальләрнең мәгънәсенә төшенү.

Логик

-билгеләрне табу максатыннан чыгып анализлау;

-җитмәгән компонентларны тулыландырып,синтезлау;

-чагыштыру ,объектларны классларга бүлү,серияләү өчен критерияләр сайлау

-төшенчәләрне билгеләү,нәтиҗәләрне чыгару;

-сәбәп-нәтиҗә бәйләнешен ачыклау;

-логик фикерләү чылбырын төзү;

-исбатлау;

-гипотезалар китереп чыгару һәм аның нигезе.







Г.Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре.

Күбәләк белән колорадо коңгызының төп сыйфатларын ачыклау, чагыштыру, характеристика бирү.







Проблеманы кую һәм чишү

-проблеманың әйтелеше яки бирелеше;

-иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль китереп чыгару.







Г. Галиевның "Җәйге авылда" хикәясе.

Г. Ахуновның "Сабан туенда" хикәясе.

З. Ярмәкинең "Ак каен" шигыре.

Г. Хәсәновның "Ак төнбоек" хикәясе.







Куелган проблемалар-ны чишү юлларын эзләү;

күзәтү, фаразлау ярдәмендә ачыклау.



Коммуника-тив

Планлаштыру.

Максатны, катнашучыларның функцияләрен бергәләп эшчәнлекнең алымнарын билгеләү.

Г. Тукайның "Бала белән Күбәләк" шигыре.

Ш. Маннурның "Кояш, чык,чык!" шигыре.

"Кызыл китап" белән балаларның күмәк эше, бергәләп сорауга куелган җавапны шигырьдән эзләү.

Конфликтларны чишү

-табу, проблеманы идентификацияләү, конфликтлар чишелешендә уңай юллар табу, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру.









Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр





Әйләнә-тирә дөнья дәресеннән

"Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары "

темасына технологик карта

Максаты



Хайваннарның төркемнәре (йорт , кыргый хайваннар) , аларның төп билгеләре турында күзаллау формалаштыру.

Практик эзләнү күнекмәләрен үстерү, төркемнәрдә һәм парлап эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Төп билгеләре буенча хайваннарны төркемли белү.

Хайваннарның һәр төркеменә мисаллар китерә белү.

Төп төшенчәләр

Җәнлекләр, йорт хайваннары.

Предметара бәйләнешләр

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, сынлы сәнгать

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

Дәреслек О.Н.Федотова,Г.В.Трафимова, С.А.Трафимова «Әйләнә-тирә дөнья»

Презентация «Кыргый җәнлекләр һәм йорт хайваннары? »

Күрсәтмә һәм таратма материал, эш дәфтәре,

Оештыру

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эшләү.

(1 сыйныф)





Үткәрү технологиясе



Укучы эшчәнлеге

Укытучы эшчәнлеге

Һәр этапның биремнәре

Һәр этапның диагностик биремнәре



I этап. Оештыру.

Максат - укучыларны дәрескә активлаш-тыру.



Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.

Инструктаж үткәрү, балаларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру.

Талгын гына музыка уйный. Укучылар белән бүгенге көн турында әңгәмә.

-Бүген атнаның кайсы көне?

-Көн нинди? Көнгә характеристика бирү.

-Тыныч кына утырабыз. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен әйтегез.

I этап. Оештыру.

- Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Коммуникатив эшчәнлек

Шәхси эшчәнлек

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат - хайваннар-ның күптөрлелеген күрсәтү.

ПН: Хайваннарның күптөрлелеген белү.

Информация белән эшләү



Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

Фронталь эш оештыру. Хайваннарның күптөрлелеген күрсәтү,

укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.









II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Табышмаклар әйтелә. Җаваплар табылгач, рәсемнәре куела.

1)Су төбенә төшә,

Чыланмыйча чыга.(үрдәк)

2)Кош түгел-оча,

Ябалактан курка.

Чикләвек ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата. (тиен)



3) Канаты бар

Аягы бар,-

Йөзә алмый.(тавык)

4 Канаты бар, очалмый,

Күккә таба карамый,

Йолдызларны санамый,

Коры җирдә торалмый.(балык)



5.Җәйнең буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя.(бал корты)



6.Биек-биек тауларда,

Зифа буйлы талларда,

Бер урыннан бер урынга

Йөри тере тун-чикмән.(сарык)



-Никадәр җавап булды. Куян, тиен, үрдәк, балык, бал корты,сарыкны бер сүз белән ничек атап булыр? Күрәсез, алар төрле-төрле ,яшәү рәвешләре белән дә бер-берсеннән нык аерылалар.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

-Хайваннарның әһәмияте турында нәрсә әйтә аласыз?

Дәфтәрдә эш.

32-33бит.

№1.



Танып белү УУГ











III этап. Яңа материал-ны үзләштерү.



Максат - хайваннар-ның төр-кемнәре (кыргый җәнлекләр, йорт хай-ваннары), аларның төп билгеләре турында күзаллау формалаштыру.



















Төп билгеләре буенча хайваннар-ны төркемли белү.





Практик эзләнү эшендә катнашу.



Үзара ярдәмләшеп эшләү. (группада эшләү).





Биремнең дөрес үтәлешен бәяләү.





















Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.





















Практик эзләнү эше оештыру.



Төркемнәрдә эш оештыру.





Биремнең үтәлешенә контроль булдыру

























Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.



























III этап. Яңа материалны үзләштерү.

- Без күп хайваннар турында белдек. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар соң?

- Әлеге сорауга җавап бирер өчен сезгә тыңларга, уйларга, искә төшерергә, үз фикерегезне әйтергә кирәк булыр.Шул вакытта дөрес җавапны табарбыз.



Физкультминутка

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата-калка, бата-калка

Битләрен дә юдылар.

Аннан ары зарядкага

Тезелешеп бастылар:

Уңга-сулга, уңга-сулга

Алга-артка, алга-артка

Утырдылар, тордылар.

Сузылып киерелделәр,

Дәрескә тотындылар.





Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр-

Җәнлекләр - гәүдәсе йон белән капланган хайваннар. Кыргый хайваннар үзләре өчен үзләре ризык табалар. Торыр урын эзлиләр. Балалары турында кайгырталар.Йорт хайваннары кешеләр белән янәшә яшиләр.Кеше аларның азыгы,торагы,сәламәтлеге турында кайгырта.





Дәреслекне ачабыз.14-15 бит.

Рәсемнәрне кара. Хайваннарны ата. Һәр төркемдәге хайваннарны бер сүз белән ата.



Физкультминутка.

Бергәләп басыйк әле

Түгәрәк ясыйк әле

Менә нинди түгәрәк!

Бик кечкенә түгәрәк.

Кулны кулга тотынып

Артка таба барабыз

Менә нинди түгәрәк!

Бигерәк зур түгәрәк!

Түгәрәктә йөрибез

Тыпыр-тыпыр биибез.

III этап. Яңа материалны үзләштерү.



Презентация «Кыргый һәм йорт хайваннары".



Төркемнәрдә практик эш:



Биремнәр :

Бу хайваннарның кайсы артык?(презентация)

























Бу нинди хайван-

нар?

Кеше нинди хайваннар асрый? Ни өчен?

Кыш көне ни өчен кыргый җәнлекләргә авыр? Аларга ничек ярдәм итәргә була?



Шәхси үсеш күнегүләре

Регулятив эшчәнлек

Танып белү эшчәнлеге

IV этап. Ныгыту.



Максат - Һәр төркемгә мисаллар уйлап әйтергә өйрәнү..

Хайваннарның һәр төркеменә мисаллар китерә белү.



Информация белән эшләү



Үзара ярдәмләшеп эшләү. (парларда эшләү)





Проблемалы сорауларны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.

.

Парларда эш оештыру.



Биремнең үтәлешенә контроль булдыру





Укучыларны проблемалы сорауларны чишүгә җәлеп итү.













IV этап. Ныгыту



Рәсемнәр белән эш.

Песи кайсы төркемгә карый?Ул ни өчен курыккан?

Уен.

1.Бирелгән рәсемнәрдән 1 төргә кергәннәрен генә сайлап алырга.

2. Кем күбрәк? Һәр төргә хайваннар уйлап әйтү.

IV этап. Ныгыту.



Дәфтәрдә эш.

32-33бит. №2

Мөст. эшләү. Парларда тикшерү.













Регулятив эшчәнлек

Танып белү эшчәнлеге

Коммуникатив эшчәнлек

VII. Йомгаклау.

Максат - дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

VII. Йомгаклау.

-Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

-Дәрес сезгә нәрсәсе белән ошады?



Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр







Технология дәресеннән

"Яңа ел чыршысы" темасына технологик карта.





Проект

Яңа ел чыршысы.



Теманың максаты

Балаларның күзәтүләреннән чыгып, кыш килгәч әйләнә-тирәбездә була торган үзгәрешләр турындагы белемнәрне гомумиләштерү

Яңа ел чыршысы ясарга өйрәнү.

Хезмәт культурасын һәм парларда эшләү күнекмәсен формалаштыру.

Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.



Планлаштырылган нәтиҗә

Яңа ел бәйрәменең йолаларын белергә;

Үсемлекләрне сакларга, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә.



Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-Яңа ел

-чыршы

-материал

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку, музыка, куркынычсызлык кагыйдәләре нигезләре.

Пространствоны оештыру

Фронталь эш, шәхси эш, төркемнәрдә эш.



Төп һәм өстәмә ресурслар

Н.И.Роговцева, Н.В.Богданова, И.П.Фрейтаг. "Технология" дәреслеге, компьютер, мультимедийный проектор, экран, слайдлар, төрле материаллар, инструментлар.





I этап. Оештыру өлеше.

Максат - укучыларны активлаштыру.

Дәрестә үз-үзеңне тотуны формалаштыру һәм аларны дөрес куллану.

Инструктаж үткәрү, укучыларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Күк йөзендә якты кояш балкый,

Классларда укучылар укый.

  • Тыныч кына утырдык. Дәрескә әзерләндек. Дәрестә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен кайсыбыз әйтеп бирә?



Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.



I этап. Оештыру өлеше.

Ни өчен әлеге кагыйдәләрнең барысын да һәркайсыбызга белергә һәм үтәргә кирәк?



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат - Яңа ел бәйрәменең традицияләрен һәм символларын белү.





ПР: Яңа ел бәйрәменең сим-волларын белү.

















Табышмакның җавабын белергә.



Проблемалы сорауларны чишүдә катнашырга, үз фикереңне әйтә һәм аңлатып бирә белергә.

Табышмакның җавабын табуда фронталь эш оештыру, укучыларга Яңа ел бәйрәменең символларын күрсәтү, проблеманы чишүдә барлык укучыларны да катнаштыру.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.

  • Бүген без сезнең белән тылсымлы бәйрәмгә кунакка барырбыз, ләкин аның өчен без әлеге табышмакның җавабын табарга тиеш. (Слайд.2)

  • Урман кар белән капланса,

Пәрәмәч исләре чыкса,

Чыршы өебезне бизәсә,

Бу нинди бәйрәм була?

  • Яңа ел бәйрәме.

(Слайд 3)

  • Яңа елның нинди символларын беләбез?

(Слайд.4)

  • Кыш бабай, Кар кызы, чыршы, уенчыклар, бүләкләр.

  • Яңа елның күрке нәрсә, димәк?

  • Чыршы.

II этап. Белемнәрне актуальләштерү.



  • Яңа ел кеше тормышында нинди роль уйный? Ул кешегә нәрсә өчен кирәк? Ул безгә нинди файда китерә?



Танып - белү универсаль уку гамәлләре.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Максат - укучыларны чыршы ясарга өйрәтү.

Ылыслылар белән таныштыру.



ПР: Ылыслы агачларны танып белергә, ясарга, сакларга өйрәнергә.

Ылыслы агачлар турында сөйләүдә катнашырга.



Проектны ясауда актив булырга.



Төркемнәрдә эшләүдә бер-береңә булышырга.













































































Яңа ел чыршысы ясауда катнашу.

Ылыслы агачлар турында сөйләү. Аларга сакчыл караш тәрбияләү.







Төркемдә эшләүне оештыру, практик эшне җитәкләү.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.

  • Ди мәк, без бүген сезнең белән ылыслы агачлар, аларның тормышы белән танышырбыз.

(Слайд. 5,6) Слайдтагы рәсемнәр буенча чыршы, нарат турында сөйләшү.

  • Чыршы һәм нарат наратчалар семьялыгыннан, мәңге яшел ылыслы агачлар. Алар Татарстарн Республикасының ылыслы урманнарындв төп агач токымнары булып исәпләнәләр. Бу үсемлекләр кешенең хуҗалык эшчәнлеге һәм табигать өчен , тулаем алганда бик кыйммәтле. Төзү мате-риалы буларак бик киң кулланыла.Алардан төзелгән йортлар ничә йөз еллар тора. Бу үсемлекләрнең бөреләре һәм ылыслары медицинада кулланыла. Наратның үзагачын эшкәртеп эфир майлары, скипидар, канифоль, дегет алалар.

Әгәр җөйге эссе көнне, кырда яки болында йөргәннән соң, караңгы чыршы урманынакерсәң, шунда ук салкынча дымлы һаваны сизәсең.

Чыршы - 250 ел яши, ә нарат 400 елга кадәр яши ала.

  • Ләкин алар бу гомерне яши алалармы?

  • Юк.

  • Ни өчен?

  • Аларны бик күпләп кисәләр. Чыршыларны бик яшьтән Яңа ел бәйрәме өчен кисәләр.

(Слайд.8)

  • Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз?

  • Чыршыларны сакларга кирәк!

  • Әйдәгез әле, укучылар, Яңа елга чыршыны урманнан түгел, ә үзебез ясап карыйк. Булдыра алырбызмы?

  • Булдырабыз

  • Балалар, чыршыны нинди материаллардан ясарга мөмкин?

  • Кәгазь, пластик, тукыма, табигый материал, азык-төлек һ.б. (Слайд. 9)

  • Ә без нәрсәдән ясап карарбыз соң?

  • Кәгазьдән.

  • Моның өчен безгә нинди инструментлар кирәк булар икән?

  • Карандаш, линейка, ак-бур, кайчы, клей, степлер.

  • Әйдәгез бергәләп чыршы ясап карыйк.

Бергәләп чыршы ясау.

III этап. Яңа теманы өйрәнү.



Танып-белү универсаль уку гамәлләре.











  • Әлеге үсемлекләр кайда үсә?

  • Нинди шартларда үсә?

  • Аның үсешендә кешенең хезмәте куелганмы?































Танып-белү универсаль уку гамәлләре.



Регулятив универсаль уку гамәлләре.



Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре.



Коммуникатив универсаль уку гамәлләре.























Парларда практик эш.



IV этап. Ныгыту өлеше.

Максат - Чыршы турында белемнәрне тирәнәйтү.



ПР: Чыршы турында җырлар белү.

Җырларның сүзләрен белү.



IV этап. Ныгыту өлеше.



  • Чыршы безгә нәрсә өчен кирәк булды әле?

  • Яңа ел бәйрәменә.

  • Ә без Яңа ел бәйрәмендә нәрсәләр эшлибез соң?

  • Биибез, җырлыйбыз, күңел ачабыз.

  • Чыршы турында нинди җырлар беләбез?

  • ...

  • Әйдәгез берсен җырлыйбыз?

Үсте чыршыбыз урманда

Шаулап торды анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Матур ул һаман да.



IV этап. Ныгыту өлеше.



Регулятив универсаль уку гамәлләре.



Танып белү универсаль уку гамәлләре.



Коммуникатив уку гамәлләре.

Vэтап. Йомгаклау.



Максат:Дәрестә эшләнгән эшкә йомгак ясау.



V этап. Йомгаклау.



  • Дәрестә нәрсәгә өйрәндек? Нинди белемнәр тупладыгыз? Алар тормышта нәрсә өчен кирәк?

  • Эшебез уңышлы булдымы?

  • Булдырдыгыз! Молодцы!

Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр



1нче сыйныф өчен "Әйләнә-тирә дөнья" дәреслегенең

(авторлары: А.А. Плешаков, М.Ю.Новицкая)

"Кыргый һәм культуралы үсемлекләр" темасы буенча технологик карта.Максат





Укучыларны культуралы һәм кыргый үсемлекләр белән таныштыру.

Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең аермалы үзенчәлекләрен табу күнекмәләре булдыру, төркемнәрдә һәм группаларда эшләүләрен формалаштыру.

Үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең төрләрен белергә.

Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең аермаларын табу белемнәрен ныгыту.

Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең аермалыларын күрсәтә белергә өйрәтү.

Төп терминнар

Культуралы һәм кыргый үсемлекләр.

Предметара бәйләнеш

"Әйләнә-тирә дөнья", "Литературное чтение", рәсем сәнгате.

Ресурслар:

- төп

- өстәмә

А. А. Плешаков "Әйләнә - тирә дөнья" дәреслеге.

Тема: Культуралы һәм кыргый үсемлекләр.

Методик әсбап, күрсәтмә һәм таратма материал,дәреслеккә эш дәфтәре.

Пространоствода оештыру

Фронталь, индивидуаль, параларда, группада эшләү.



Үткәрү технологиясе



Укучының эше

Укытучының эше

Һәр этапның өйрәтүче һәм

үстерелешле биремнәре.

Этапларның диагностикалауга биремнәр

I этап. Оештыру өлеше.

Максат: - укучыларны активлаштыру.



Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру һәм аларны дөрес куллану.

Инструктаж үткәрү, укучыларны эшкә әзерләү.

I этап. Оештыру өлеше.

Күк йөзендә якты кояш балкый, классларда укучылар укый.

-Тыныч кына утырдык. Дәрескә әзерләндек. Дәрестә үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен кайсыбыз әйтеп бирә?

I этап. Оуштыру өлеше.

- Ни өчен әлеге кагыйдәләрнең барысын да безгә белергә кирәк?

Коммуникатив УУГ

Шәхескә юнәлешле УУГ

II этап. Актуальләш-терү.

Максат - Культуралы һәм кыргый үсемлекләр-нең аерым-лыкларын күрсәтү.

ПР: Культуралы һәм кыргый үсемлекләрнең аерымлыкла-рын белергә.

Кроссворд формасында бирелгән информация белән эшл белергә.



Проблемаларны чишүдә кат-нашырга, үз фике-реңне әйтә һәм аңлатып бирә белергә.

Кроссвордны чишүдә фронтальэш оештыру, укучы-ларга үсемлекләрне күптөрлелеген күр-сәтү,проблеманы чишүдә барлык укучыларны да катнаштыру.













II этап. Актуальләштерү.



- Бүген без сезнең белән тылсымлы кырлар иленә кунакка барырбыз, ләкин аның өчен без әлеге табышмакларга җаваплар табарга тиешбез.

1. Түп - түгәрәк кара күз,

Сап -сары керфекләре.

Ул ярата кояшны,

Без - аның бөртекләрен.

(Көнбагыш)

2. Мин ачы һәм төчкертәм,

Аш - суларга тәм кертәм.

(Борыч)

3. Үлән дисәң дә үлән,

Чәеңә салу белән,

Чыгара бар тиреңне,

Калдырмый бер чиреңне.

Мәтрүшкә.

4. Язын җиргә күмәбез.

Аннан тагын күмәбез.

Агулыйбыз, алабыз

Һәм сакларга салабыз.

Бәрәңге.

II этап. Актуальләштерү.

-Үсемлекләр кеше тормышында нинди роль уйныйлар? Алар кешегә нәрсә өчен кирәк? Алар безгә ничек файда китерәләр?.



Танып-белү УУГ











III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Максат-укучыларны культуралы һәм кыргый үсемлекләр белән таныштыру.

ПР: Культуралы һәм кыргый үсемлекләрне аера белергә.



Үсемлекләрне танып-белүдә катнашырга.





Группада эшләүдә бер-береңә булыш.



Биремне үтүне дөре бәяләү.











Культуралы һәм кыргый үсемлекләрне аеруны өйрәнүне практикада күрсәтү.





Группада эшләүне оештыру, практик эшне бәяләү.

















III этап. Яңа теманы өйрәнү.



-Укучылар, без сезнең белән үсемлекләрнең күптөрлелеген карап киттек, алар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылалар?

Бу соруга дөрес җавап бирер өчен, безгә бик нык тырышык кирәәк булачак.

Рәсемнәрне карап укучылар һәрберсенә исем әйтәеп аларны ике кәрзингә тутыра баралар: 1-кыргый, 2- Культуралыүсемлекләр.- Ә алар нәрсә белән аерылылыар соң?





III этап. Яңа теманы өйрәнү.

Группаларда эшләү:



Карточка белән эш.



Һәр карточкада табышмак бирелә, укучылар аның җавабын әйтәләр һәм әлеге үсемлекнең дәвам итәләр.

  • Әлеге үсемлек кая үсә?

  • - Ул нинди шартларда үсә?

  • -Аның үсешендә кешенең хезмәте куелганмы?

  • Димәк әлегее үсемлек нинди группага керә?

IV этап.Ныгыту өлеше.



Максат-укучыларны культуралы һәм кыргый үсемлекләрне аера белү күнекмәләрен ныгыту, тирәнәйтү.

ПР: Культуралы һәм кыргый үсемлекләрне аера белергә.



Рәсем буенча эшләү.















IV этап. Ныгыту өлеше.

Рәсемнәр буенча үсемлекнең яшәү рәвешен өйләп. Аның кайсы группага керүен аңлату.

IV этап. Ныгыту өлеше.











Регулятивные УУГ

Танып-белү УУГ

Коммуникативные УУГ

V. Йомгаклау

V. Йомгаклау

- Нинди яңа белемнәр тупладыгыз? Алар тормышта нәрсә өчен кирәк? Без аларны кайда кулланабыз?



Өйдә берничә үсемлек утыртып карагыз, һәм аларның ничек үскәннәре турында күзәтегез.

Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр













Кулланма әдәбият



  1. Стандарты второго поколения.

  2. Планируемые результаты начального общего образования/Л.Л. Алексеева, С.В. Анащенкова, М.З.Биболетова - М.:Просвещение, 2011.

  3. Плешаков А.А. Әйләнә- тирә дөнья: Татар телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.1нче с-фы өчен д-лек. - Казан: Мәгариф, 2010.

  4. Уроки по окружающему миру: 1кл.: пособие для учителя. - М.:Просвеще-ние, 2007.

  5. Роговцева Н.И. Технология. 1класс: учебник для общеобразоват. учрежде-ний. - М. : Просвещение, 2011.

  6. Рәхимов И.И. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы: Уку әсбабы - Казан: Мәгариф, 2007.















































Рецензия

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

«Дүсмәт урта гомуми белем мәктәбе"нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәяхмәтова Ә.И.ның "Яңа стандартлар куйган таләпләр" җыентыгы буенча.



Җыентык яңа икенче буын дәүләт стандартлары куйган таләпләргә нигезләнеп эшләнгән. Автор икенче буын дәүләт стандартлары төзелүенең мәгариф системасындагы яңалыкларны гамәлгә ашыруда төп көч вазифасын үтәү өчен кирәклеген ассызыклый. Бүген укучының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Укытучы шуңа нигезләнеп, яңа стандарт куйган таләпләргә ныклап тукталган, һәрбер төр эшчәнлеккә анализны югары дәрәҗәдә бирә белгән.

1нче сыйныф өчен "Туган тел" дәреслегенең "Ямьле җәй җитә" бүлегенә кергән текстларда универсаль уку гамәлләрен бүгенге көндә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Шулай ук, җыентыкта берничә дәреснең технологик картасы урын алган. Дәресләр бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләнгән, компьютер алымы, күргәзмә әсбаплар киң кулланылган. Дәресләрдә яңа стандартлар таләп итә торган барлык төр эшчәнлекләр дә чагылыш таба. Баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль нормаларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлатуга юнәлгәнлек тә, танып белү процессы белән идарә итүгә булышу да, кирәкле мәгълүматны эзләү һәм анализлау да, партнерны тыңлый белү һәм аңлый белү дә - бу дәресләрнең эчтәлеген тулыландырып кына калмый, ә эшнең нәтиҗәлелегенә, уңышлылыгына бәя бирә.

Дәресләрдә предметара бәйләнеш принципларын куллану да куандыра. Фронталь, шәхси, парлап, төркемнәрдә эшләү чагылыш тапкан һәм чиратлашкан. Бу төрлелек балаларны ялыктырмаска ярдәм итә. Дәрес барышында проблемалы ситуацияләр тудыру осталыгы да укытучыны уңай яктан бәяләргә мөмкинлек бирә.

Укытучы укучыларына төпле белем бирүдән тыш, аларның сөйләм телен үстерү, баету юнәлешендә дә зур эш алып бара. Нәтиҗә ясап, Әлфия Илсуровнаның эзләнүчән, яңалыкка омтылучы, иҗади эшләүче укытучы икәнен билгеләп үтү кирәк. Тырыш мөгаллимә дәресләрендә балаларны кызыксындыра, уйландыра, фикер йөртергә өйрәтә. Автор укучыларында шундый хисләр уята ала икән, димәк, ул максатына ирешә. Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру - хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы.

Рецензияләнә торган эш - Шәяхмәтова Ә.И.нең "Яңа стандартлар куйган таләпләр" җыентыгы уңышлы булган, барлык таләпләргә дә туры килә һәм бу эш бастыруга тәкъдим ителә.





Рецензент: Ә.М.Закирҗанов - Казан Федераль университе-

тының доценты, филология фәннәре кандидаты.



Кушымта2



Технология дәресенә слайдлар.

Методическая разработка Яңа стандарт куйган таләпләр







11





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал