7


  • Учителю
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Урок повторение.https://www.youtube.com/watch?v=P4Xb1TZ76lM

Конспект урока по татарскому языку на тему Урок повторение.https://www.youtube.com/watch?v=P4Xb1TZ76lM

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Тема. Кабатлау дәресе.

Максатлар.

Белем бирү максаты: Тәртип саннарын урман дусларыбыз (аю, бүре, куян, тиен, төлке, керпе, поши, кош) ярдәмендә ныгыту; "Мәктәп" темасы буенча өйрәнелгән төзелмәләрне, төсләрне кабатлау, аларны аралашуда куллануны камилләштерү.

Үстерү максаты: Укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү; рәсемнәр буенча сораулар, җөмлә төзи белергә өйрәтү; парларда эшли белү күнекмәләрен формалаштыру; чагыштырып аермалык таба белергә өйрәтү; үзеңнең һәм дусларыңның эшчәнлеген бәяли белергә өйрәтү.

Тәрбия максаты: Дусларыңа итәгатьле эндәшә белү, итәгатьле сөйләшү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: уку - язу әсбапларына презентация, рәсемнәр, экран, компьютер, смайликлар.

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

Кулланылган сингапур структуралары: Мэнэджмэт, Копи клеп, Фоллоу зе лидер, Релли Тэйбл (тактага эленәләр).

Дәрес барышы.

I. Оештыру этабы.

Уңай психологик халәт булдыру.

Тактада мэнэджмэт.

Дәрес башланды.

Кара - каршы партнерыгыз белән исәнләшегез (йодрык белән бер-берсенә әкрен генә тиеп алалар, "соприкоснулись кулачками").

Җилкәгә - җилкә партнерыгыз белән исәнләшегез (йодрык белән бер-берсенә әкрен генә тиеп алалар).

Мин сезгә яхшы кәеф, дәрестә актив булуыгызны һәм яхшы билгеләр алуыгызны телим.

-Хәзер нинди ел фасылы? (ел фасылы турында әңгәмә кору).

II. Белемнәрне актуальләштерү. Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

1. -Ребята, давайте вспомним наших лесных друзей, назовите их (аю, бүре, куян, тиен, төлке, керпе, поши, кош...). Алар кайда яши? (урманда). Они в лесу устроили соревнования, посмотрим кто как пришел. Как вы думаете о чем мы сегодня будем говорить (җәнлекләр турында, саннарны кабатлыйбыз). (җәнлекләр бер - бер артлы бауга бәйләнгәннәр яки рәсемнәре бер -бер артлы тезелгән, укучылар шуларны тәртип саннары белән әйтергә тиеш. Тәртип саннары искә төшерелә).

2. -Ребята, вы уже хорошо говорите по - татарски. Шурале этому рад, он пршел к нам на урок. Принес подарки. Давайте вместе посмотрим что он принес. (презентация белән уку - язу әсбаплары күрсәтелә, балалар шуларны әйтәләр. Бу нәрсә? Бу китап...)

Некоторые предметы по-татарски и по-русски называются одинаково (линейка, карандаш, сумка…).

3. Мәктәп рәсеме күрсәтелә. (Бу нәрсә? Бу мәктәп. Мәктәп нинди? Мәктәп зур, матур, чиста). Сез ничәнче мәктәптә, ничәнче сыйныфта укыйсыз? (Мин алтынчы мәктәптә, беренче сыйныфта укыйм). Безнең мәктәп нинди? Бүген без дәрестә нишлибез? (Повторяем учебные пренадлежности).

-Ребята, чтобы хорошо запомнить слово ручка - каләм играем игру.

Истә калдыру, балаларга күңелле булсын өчен түбәндәге алымнар кулланыла:

-обрадовались,что мама купила красивую ручку. Каләм! (интонация белән күрсәтәләр);

-огорчились, что потеряли ручку. Каләм! (интонация белән күрсәтәләр);

-друг - другу повернулись, сказали: Каләм! (интонация белән күрсәтәләр);

-на уроке музыки поем про ручку: Каләм! (интонация белән күрсәтәләр).

Ял итү. Фоллоу зе лидер структурасы. (Бер укучы күнегү күрсәтә, башкалар шуны кабатлый).

4. "Партада нәрсә бар?" уены. Диалог үрнәге укытучы - укучы сөйләшүендә күрсәтелә:

-Партада нәрсә бар?

-Партада дәфтәр бар.

-Партада китап бармы?

-Партада китап бар.

Релли Тэйбл структурасы. "Укучы - укучы" диалогы. Партада нәрсә бар, нәрсә юк?

5.-Бу дәфтәрме? Юк, бу дәфтәр түгел, бу китап төзелмәләрен ныгыту.

6. Ситуатив күнегүләр.

-Ребята мы умеем вежливо попросить у друг друга нужные нам предметы. Как попросишь книгу, тетрадь... (Миңа китап бир әле...).

-А если у вас нет какого - то предмета, и он нужен вам, как вы скажите об этом? Допустим, мне нужна книга. Я говорю: "Миңа китап кирәк". Шул рәвешле балалар бер - берсеннән сорыйлар.

7. "Бу нинди?" уены. Укучылар укытучы әйткән төсне төсле карандашлар белән күрсәтәләр. (сары, кызыл...)

III. Рефлексия (дәрескә нәтиҗә ясау, бәяләү).

-Ребята, о чем мы сегодня повторяли на уроке? (балалар әйтәләр).

-А мы молодцы?

-Да. Мы молодцы!

-Ребята, как мы поработали сегодня? (Очень хорошо, хорошо-яхшы…). Смайликлар белән эшчәнлекләрен үзләре бәялиләр.

Басабыз! Саубулыгыз!

</Ссылка на файл с записью урока

https://yadi.sk/i/5MyjzmygycQBy







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал