7


  • Учителю
  • Тексты и вопросы на тему: Минем гайләм по татарскому языку

Тексты и вопросы на тему: Минем гайләм по татарскому языку

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Мин һәм минем гаиләм.

1. Минем исемем - .............

2. Фамилиям - ...............

3. Миңа 16 яшь.

4. Мин Татарстан Республикасы Лаеш районы Никольский авылында яшим.

Совхоз урамы 5нче йорт 14нче фатирда торам. (Яңа урам, Беренче май урамы)

5. Авыл мәктәбендә 9нчы сыйныфта укыйм.

6. Безнең гаиләбездә .....(ике, өч, дүрт) кеше бар.

7. Бу - әтием, әнием, апам, абыем, энем, сеңлем һәм мин.

8. Әниемнең исеме - ........

9. Әниемә 38 яшь.

10. Ул - кассир, (сыер савучы, хореограф, сатучы,укытучы, вакытлыча эшләми).

11. Әтиемнең исеме - ..........

12. Әтиемә 42 яшь.

13. Ул - шофер,( йөк ташучы, каравылчы, эретеп ябыштыручы, укытучы, ветеринар, укытучы,слесарь, эшмәкәр,янгын сүндерүче, механик,)

14. Абыемның исеме - ....

15. Абыема 19 яшь.

16. Ул Казанда техникумда укый.

17. Апамның исеме - ....

18. Апама 20 яшь.

19. Ул Казан федераль университетында укый.

20. Энем - ..........

21. Ул Никольский урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укый.

22. Безнең гаиләбез дус һәм тату яши.

23. Туганнарыбыз да күп.

24. Алар Казанда, Лаешта, Столбищеда, Мәскәүдә яшиләр.

25. Мин ..... ( спорт, тарих, әдәбият, география, музыка, дизайн, математика) белән кызыксынам.

26. Мин рус телендә яхшы сөйләшәм, татар телен өйрәнәм.

27. 9 нчы сыйныфтан соң ...... ( парикмахер, шофер, төзүче, монтер, электрик, дизайнер, флорист) булырга укырга телим.

28. Мин гаилә турында мәкальләр беләм:

а) Балалы өйдә бур булмас.

б) Бала - бәла (беда).

в) Бал татлы, балдан бала татлы.

29. Без ял көннәрендә гаиләбез белән телевизор карыйбыз, (китап укыйбыз, компьютерда уйныйбыз, өй җыештырабыз, музейга барабыз, театрга барабыз, циркка барабыз, аквапаркка барабыз, паркка барабыз, кинотеатрга барабыз, бассейнга йөрибез, шахмат уйныйбыз, пироглар пешерәбез, бакчада эшлибез, урманга гөмбә җыярга барабыз, балыкка барабыз).

30. Безнең гаиләнең иң яраткан бәйрәме - Яңа ел бәйрәме. (туган көн бәйрәме, Сабантуй, Масленица, Раштуа, Каравон, Пасха, 8март - хатын-кызлар көне, Ватанны саклаучылар көне)

Сораулар: "МИН ҺӘМ МИНЕМ ГАИЛӘМ"



1. Синең исемең ничек?

2. Синең фамилияң ничек?

3. Сиңа ничә яшь?

4. Син кайда яшисең?

5. Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

6. Сезнең гаиләгездә ничә кеше бар?

7. Болар кемнәр?

8. Әниеңнең исеме ничек?

9. Аңа ничә яшь.

10. Ул кем булып эшли?

11. Әтиеңнең исеме ничек?

12. Аңа ничә яшь.

13. Әтиең кем булып эшли?

14. Абыеңның исеме ничек?

15. Аңа ничә яшь.

16. Ул кайда укый.

17. Апаңның исеме ничек?

18. Аңа ничә яшь.

19. Ул кайда укый.

20. Энең бармы?

21. Ул ничәнче сыйныфта укый.

22. Сезнең гаиләгез дус һәм тату яшиме?

23. Туганнарыгыз күпме?

24. Алар кайда яшиләр?

25. Син нәрсә белән кызыксынасың?

26. Син нинди телдә яхшы сөйләшәсең, кайсы телне өйрәнәсең?.

27. 9нчы сыйныфтан соң кем булырга телисең?

28. Син гаилә турында мәкальләр беләсеңме?

29. Сез ял көннәрендә гаиләгез белән нишлисез?

30. Сезнең гаиләгезнең иң яраткан бәйрәме нинди бәйрәм?







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал