7


  • Учителю
  • Урок татарского языка (4 класс)

Урок татарского языка (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Тема: Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле

урыннар .


Максатлар: укучыларның Казан шәһәрендәге тарихи һәм истәлекле

урыннар турындагы белемнәрен тирәнәйтү; укучыларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү,

балаларны актив аралашуга тарту, өйрәнгән сүзләрне

бәйләнешле сөйләмгә кертү; Туган ил , Ватан

белән горурлану, ярату хисләре тәрбияләү.

Материал:4 нче сыйныф өчен дәреслек (Авторы: Р.З.Хайдарова).

Дәрес тибы: яңа тема өйрәнү.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтү.

Алымнар: укытучы сүзе, укучы сүзе, дәреслек белән эшләү, әңгәмә, язмача эш

Кулланылган структуралар: МЭНЭНДЖ МЭН,ХАЙ ФАЙВ

ЭЙ АР ГАЙД(яңа мәгълүмат алу)

ФАЙНД ЗЕ ФИБ(белемнәрне системага салу)

РЕЛЛИ КОУЧ (бер-берсен тикшерү).

КЛОК БАДДИС(белемнәрне камилләштерү)

КУИЗ-КУИЗ ТРЕЙД(белемнәрне тикшерү)


Дәрес төре: катнаш.


Дәрес барышы

Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I Оештыру моменты

Укучыларның дәрескә хәзерлеге тикшерелә.

Укытучы өчен максат:

балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

Укучылар өчен максат:

дәрестә игътибар булдыру.

а) Психологик уңай халәт тудыру.

Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме?"Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт.

Һава торышы турында дежур укучы белән сөйләшү


II Өй эшен тикшерү

Укытучы өчен максат:

үткән теманы аңлау дәрәҗәсен ачыклау.

Укучылар өчен максат: өй эше дөреслеген тикшерү.

- Өй эшен кабатлап бер-береңә сораулар бирергә әзерләнергә иде.

- Шулай итеп, укучылар, без үткән дәресләрдә Татарстан тарихын кабатладык,болгар кабиләләре турында өйрәндек.Хәзер өй эшен тикшерәбез.


СТЁ ЗЕ КЛАСС(Казанның истәлекле урыннарын язу.10 секунд уйлыйбыз,30 секунд язабыз һәм класс буенча йөрибез.Үзендә булмаган сүзләрне язабыз.)

ОЛ РАЙТ РАУНД РОБИН(Бергә сөйләшү оештыру,1 номер укый, башкалар булмаган сүзләрне язалар,2 номер укый,шул тәртиптә барысы да укып чыга)

III Яңа теманы аңлату

Укытучы өчен максат:Татарстан тарихын өйрәнүне дәвам итү,яңа лексиканы сөйләмгә кертү.


Укучылар өчен максат:яңа мәгълүмат туплау.


I.Яңа теманы өйрәнү өчен ЭЙ АР ГАЙД структурасын кулланабыз.

башта

сораулар

ахырда


Казан шәһәре искиткеч шәһәр.

Миңа Кремль ошады

Мин Кол Шәриф мәчетен,Сөембикә манарасын беләм.

Сөембикә манарасы ничә катлы булуын беләм.

Манараның исеме нинди шәхес белән бәйле булуын беләм.

Сөембикә исеме Иван IV нче белән ничек бәйле булуын беләм.

Манара ничә көндә төзелеп бетүен беләм.

Кремль янында Татарстан Дәүләт музеен беләм.


8. -Укучылар, "Башта" һәм "ахырда" баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

9.-Сезенең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?



(укучыларга сораулар белән кәгазь битләре бирелә.Сорауларны укып "башта" баганасына "+ "яки "- "куялар,1 минут вакыт бирелә.Бу эшне эшләп бетергәч,укучылар текстны укып чыгалар.).

Күптән түгел без Казанга экскурсиягә бардык.Казан-искиткеч матур шәһәр.Бигрәк тә безгә Казан Кремле ошады,Анда Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы бар,Сөембикә манарасы җиде катлы,Манара очында-алтын ай.

Сөембикә ханбикә булган.Ул Казанда 1532-1551 нче елларда яшәгән.Халык аны бик яраткан.Сөембикә манарасы- аның истәлеге.

Кремль янында Татарстан Дәүләт музее бар.Без музейда да булдык.Безгә аеруча татар халкының киемнәре,бизәңү әйберләре ошады.

(Текстны укып чыкканнан соң,укучылар кәгазьләрендә "ахырда" баганасына "+" яки"-" куялар.)

-Укучылар,ә хәзер үзегезнең җавапларыгызны карагыз.Әгәр җаваплар үзгәрсә,ни өчен үзгәрүен әйтегез.

( РАУНД РОБИН структурасын эшлибез. Группаларда таблица астындагы сорауларга җавап бирәбез.)

-Укучылар, "Башта" һәм "ахырда" баганаларын чагыштырыгыз. Сезнең фикерләрегез үзгәрдеме,үзгәрсә ни өчен?

-Сезнең өчен бу мәгълүматның иң файдалысы нинди?

- Минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының җавабын ишетәсем килә.

Бик яхшы.

ФАЙНД ЗЕ ФИБ структурасын куллану.(дүрт раслауның кайсысы дөрес түгел)

II. 73 нче бит 8 нче күнегүне эшләү.

РЕЛЛИ РОБИН структурасын куллану.

Җөмләләрне хикәя эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.

1).Казан-искиткеч матур шәһәр.Күптән түгел без Казан шәәренә экскурсиягә бардак,Сөембикә ханбикә булган.Кремльдә Кол Шәриф мәчете,Сөембикә манарасы бар.Сөембикә манарасының очында - алтын ай.Халык Сөембикәне бик яраткан.

Ял минуты. СИГНЕЧЕС структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без сигнечес структурасын кулланабыз. Сез хәзер бер-берегез артыннан басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы ,ул лидер,үз исемен яза,ул нәрсә эшли сездә шуны эшләргә тиеш буласыз.Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына .Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була,һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбызда бастык ,урындыкларны рәтләдек,бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды.(Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

- Рәхмәт ,урыннарга утырабыз.)


III.-Укучылар ,ә хәзер 73 нче биттә 9 нчы күнегүне эшлибез.Моның өчен КЛОК БАДДИС структурасын кулланабыз.

4 нче күнегүдәге раслауларның кайсысы дөрес булуын билгеләү.(дәфтәрләргә язабыз)

Бу раслауның кайсысы дөрес?

-Казан-искиткеч матур шәһәр,тарихи шәһәр.

-Казан- яшь,яңа шәһәр.

-Алабугада тарихи урыннар күп.

-Казанда Кол Шәриф мәчете бар.

-Кол Шәриф мәчете җиде катлы.

-Сөембикә манарасы очында алтын ай бар.

-Кремль янында университет бар.

-Кремль янында Татарстан Дәүләт музее бар.

-Хәзер ,укучылар үзегезнең КЛОК БАДДИСларыгызны аласыз һәм сәгать 9 дагы партнёрыгыз белән очрашасыз.(кемнең чәче озынрак шул үзенең дөрес раслауларын укый башлый.Шул формада бер-берсенә үз җавапларын укыйлар)

-Бик яхшы,молодецлар!Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарга утырыгыз!


IVНыгыту

Укытучы өчен максат:

яңа теманы аңлап үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучылар өчен максат:

яңа белемнәрне кулланып күнегүләр эшләү

I.Хәзер сез үзегезнең сорауларыгыз ярдәмендә бер-берегезнең белемнәрегезне тикшерәчәксез.

-Сез КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД структурасы ярдәмендә бер - берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

- Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар,битне уртага бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын уртага битне бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

-Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

- Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды (Таймер куела)

- В акыт бетте.

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез,иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз "Молодец, рәхмәт миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды"

. Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Әлеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда басттык,урындыкларны төзәттек.Парлар табабыз.Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

- Эшли башладык .

- Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы.

II. Ситуативные упражнения.

1.Позовите друга съездить в Казань на экскурсию, убедите его в необходимости поездки.

2.Вам хочется побывать в Казанском Кремле. Как вы об этом скажете родителям .

3.Ваш младший брат интересуется архитектурой башни Сююмбике.Что вы ему расскажете?

III. РЕЛЛИ КОУЧ структурасын куллану.

(А һәм В партнёрлары катнаша,укытучы биргән карточкаларда эш эшләү.Җөмләләрне дөрес итеп төзү.А номерлы укучы 2 биремне эшли,В номерлы тикшерә, аннан соң киресенчә В номерлы эшли, А номерлы укучы тикшерә).

V Өй эше бирү

Укытучы өчен максат:

яңа материалны ныгыту.

Укучылар өчен максат:

Алган белемнәрне мөстәкыйль куллана алу.


- Өй эше бирү.Сөембикә ханбикә турында тарихи белешмә туплап килергә.

- Без бүген нәрсә өйрәндек?( тексттан туры килгән җөмләләрне язып алу).


Казанның матурлыгы.

Манараның биеклеге.

Манараның исеме.

Кремль янында урнашкан музее.


Тикшерү өчен "чыгу билеты"на җаваплар яздыру.(шуннан чыгып билге кую).




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал