- Учителю
- Урок литературное чтение на татарском языке 'Муса Джалиль. Красная ромашка'
Урок литературное чтение на татарском языке 'Муса Джалиль. Красная ромашка'
Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класслар укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының 4 нче класслар уку дәресе эшкәртмәсе.
Тема. Муса Җәлил . «Кызыл ромашка» шигыре.
Максат:
Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗатына кыскача мәгълүмат ; сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү; матур әдәбият укуга кызыксыну уяту,китапка сакчыл караш тәрбияләү, туган илне ярату хисләре тәрбияләүне дәвам итү..
Җиһазлар: М. Җәлилнең портреты, шагыйрьгә багышланган альбом, проектор, китаплар күргәзмәсе, ромашкалар, пилотка, музыка.
Барышы:
1.Оештыру өлеше.
-Хәерле көн, балалар! Исәнмесез!
Дежур укучы чыгышы.
Рәхмәт. Класстан тыш уку дәресен башлыйбыз. Ә дәрес темасын бергәләп табарбыз.Хәзер төркемнәрдә эшләп алыйк.
Бирем.(Укытучы биремнәр тарата.)
-Бу биремнәрдә бер сүз яшерелгән.Шушы сүзне табарга кирәк.Моның өчен парлы хәрефләрне табып сызып куегыз һәм бер генә булган хәрефләрне табып, шул хәрефләрдән сүз төзеп әйтегез.Һәр төркем бер сүз таба. Бу нинди сүзләр икән?
(Төркемнәрдә эшләү, сүзләр һәм җөмлә төзү)
Китап ,белем ,чишмәсе.
2.(1.Слайд). Китап -белем чишмәсе.
-Димәк, балалар бүген без китаплар турында сөйләшүебезне дәвам итәбез.
3.Музыка астында укытучы шигырь укый.
3.Слайд. Кем күп белергә тели
Китап була кулында.
Менә хәзер сүз башлыйбыз
Шул якын дус турында.
Укый аны өлкәннәр дә ,
Укый аны балалар.
Шулай гыйлем чишмәсеннән
Алар белем алалар.
4.Слайд. Балалар китаплары күргәзмәсе.
4. -Татар халкы элек-электән үк белемле, гыйлемле булуы белән дан тоткан . Китапларны әбиләребез чигүле, ак тастымалларга төреп иң кадерле урыннарда саклаганнар. Китап - белем чишмәсе. Китап укыган кешенең күңеле матур була.
Кулыңа китап тотып, матур рәсемнәренә сокланган , беренче китабыгызны сез хәтерлисезме?
-(Балалар җавабы.)
-Әниең, я әтиең, я булмаса әбиең укыган әлеге китап Г.Тукайның «Шүрәле»се, Ш.Галиевнең «Шәвәли»е, Р.Миңнуллинның шигырьләре булгандыр. Бәлки кызыклы, матур, ачык төсләр белән бизәкләнгән әкиятләр китабыдыр.
Ләкин кайсы гына авторның, нинди генә китабын алсаң да ,ул сине бары тик яхшылыкка гына өйрәтә.
-Укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алыйк.
5.Өй эшен тикшерү.
-Сез язган хикәяләр миңа бик ошады. Афәрин, молодцы !
Димәк, балалар, китаплар безне нәрсәгә өйрәтә?
-(Балалар җавабы тыңлана.)
Китаплар безне дус-тату булырга, ярдәмчел, намуслы, тыйнак, акыллы, батыр, шәфкатьле булырга өйрәтә.
- Балалар,бер уен уйнап алыйк. Бу уен «Таны һәм әйт» дип атала..Әйдәгез, бергәләп мин әйткән җөмләләрдән чыгып, кем турында сүз барганын белик..
Башладыкмы?
1.Ул патриот шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан, әсирлектә җәзалап үтерелгән.
2.Туган көне февраль аенда.
3 .Кызын бик яраткан, аңа багышланган шигырьләре бар.
4.Ул балаларны бик яраткан, алар өчен шигырьләр, поэмалар иҗат иткән. Кем икән ул?
5.Слайд.М.Җәлил.
Муса Җәлилнең балалар өчен төрле елларда язылган шигырьләре, поэмасы тупланган китабы бар. Бу китап- « Кечкенә дусларга»
«Кечкенә дусларга.»китабын күрсәтү.
Әйе,без яратып укый торган китаплар арасында татар халкының батыр улы Муса Җәлилнең «Кечкенә дусларга » китабы да бар.
6.Слайд. М.Җәлил."Кечкенә дусларга"китабы
7. Слайд. МусаҖәлил портреты..
6.- Муса Җәлил, аның тормыш юлы турында сез бик күп беләсез. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк әле.
Слайдлар.
-
Муса Җәлил кайда һәм кайчан туган?
-
Муса беренче белемне кайда ала?
-
Муса Җәлилнең сугыш вакытында иҗат иткән шигырьләр җыентыгы.
-
Әтисе сугышка киткәндә аңа 4 яшь була.Ул гомере буена әтисен сагынып яши.
-М Җәлил бик күп шигырьләр, поэмалар иҗат иткән. Ул балаларны яраткан. Алар өчен дә бик матур һәм кызыклы шигырьләр, поэмалар язган.Әйдәгез аның "Күрсәт әле"шигыренә ял итеп алыйк.
7.Ял минуты. Күрсәт әле.
-Күрсәт әле, Камали,
Ничек утын яралар?
-Менә шулай, менә шулай ,
Шулай утын яралар.( балалар утын яру хәрәкәтләре ясыйлар)
-Күрсәт әле, Кәримә,
Ничек чаңгы шуалар?
-Менә шулай, менә шулай,
Шулай чаңгы шуалар( балалар чаңгыда йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек китап укыйлар?
Менә шулай, менә шулай,
Шулай китап укыйлар( балалар парталарга утыралар).
8. Бүген без аның "Кызыл ромашка"шигыре белән танышырбыз.
9. "Кызыл ромашка"шигырен укытучы укый.
-Балалар, сезгә аңлашылмаган сүзләр бармы? Сүзлек белән эш.
Укчыга -укчы - җәяүле гаскәрдә утлы ату кораллары белән коралланган хәрби хезмәткәр, (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 608 бит)
-Иртәнге таңда ромашкалар белән нинди гаҗәп хәл була?
-Кызыл ромашка дусларына нәрсәләр сөйли?
-Ромашка кызы моңая, -ди автор. Сез ничек уйлыйсыз?Щллщ ул горурланамы?
- Батыр сугышчы образы аша автор нәрсә әйтергә теләгән -?
-Таң йолдызы Чулпан турында искә ала язучы,ул моның белән нәрсә әйтергә теләде икән?(цмет)
-Гомумән, язучы бу әсәрендә нинди фикер әйтергә теләде ?
-(Укучыларның җаваплары).
-Әйе, туган илгә, халкыңа тугрылыклы булырга, намуслы, батыр булырга өйрәтә. Матурлыкны күрергә, табигатьне яратырга өнди.
10. - Ә хәзер шигырьне чылбырлап укыйбыз.
-
Шигырьне сәхнәдә уйнап буламы? Кемнәр катнаша? Киләсе дәрескә өй эше шигырьне рольләргә бүлеп, сәнгатьле укырга өйрәнергә.
Теләгән укучыларга рәсем ясарга да була.
11.Йомгаклау.
-Укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәгә өйрәндек?
Үзенең туган илен, халкын,ватанын сөюче кеше генә зур уңышларга ирешер, бәхетле булыр.