7


  • Учителю
  • Урок по татарской литературе для 3 класса 'Дуслар' тексты' по программе Р. З. Хайдаровой

Урок по татарской литературе для 3 класса 'Дуслар' тексты' по программе Р. З. Хайдаровой

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Урок составлен для русскоязычных обучающихся 3 класса по татарской литературе. На уроке использованы структуры сингапурской системы обучения. Детям очень нравится работать по этим структурам. Они каждый урок ждут новые виды работ и с удовольствием участвуют в них. Авто
предварительный просмотр материала

Сингапур структурасын файдаланып үткәрелгән рус мәктәбенең 3 сыйныфында әдәби уку дәресе. Автор: Р.З. Хайдарова, Г.М. Әхмәтҗанова, Д.Ә. Гыйниятуллина

Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (ФГОС)

Тема: "Дуслар" тексты

Максат: хикәя эчтәлеген ачу; исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту; текстта күтәрелгән мәсьәләгә укучыларның үз карашын булдыру; иҗади фикер йөртә белү; сорый белү; укучыларда бер-береңә ихтирамлылык, игътибарлылык, игелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү

Дәрес төре: әңгәмә дәрес

Планлаштырылган нәтиҗә:

  1. Предмет күнекмәләре.

"Дуслар" тексты белән танышу; укучыларның аңлап укуларына ирешү; әдәби укуга кызыксыну тәрбияләү;

  1. Метапредмет күнекмәләре.

Танып-белү УУЭ: хикәянең төп темасын табу; проблеманы хәл итү.

Коммуникатив УУЭ: иптәшләреңне тыңлый, аңлый, үзара хезмәттәшлекне оештыра белергә өйрәнү, сүзлек хәзинәсен баету.

Регулятив УУЭ: тексттан кирәкле мәгълүматны таба белү;

Шәхсиятле УУЭ: хикәядәге образлар аша үз-үзеңдә әхлакый нормалар булдыру;

  1. Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, татар теле, рус теле

Метод һәм алымнар: әңгәмә, эзләнү-тикшеренү, әдәби әсәрне анализлау алымы.

Материал: дәреслекнең 21-23нче битләре, биремнәр №2, 5,10, 24-25 нче битләре, биремнәр №8,9. Методик кулланма бит 34, 104-105 дәресләр, № 1

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, карточкалар, Tatarscool сайтыннан бирем №10, презентация, бию көе, кәгазь битләре.


Эшне оештыру төрләре: төркемнәрдә, индивидуаль, парлап

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше, мотивация.

  • Исәнмесез, хәерле көн!

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә кунаклар!

  • Күрәм укучылар кәефләрегез әйбәт, чөнки безгә бүген кунаклар килде. Ә кунаклар янында гел елмаеп кына торырга кирәк.Әйдәгез әле елмаегыз һәм бер-берегезне сәламләгез. (МЭНЭДЖ МЭТ) Уку дәресебезне башлыйбыз.

  1. Актуальләштерү.

1. Үткән дәресне кабатлау.

- Үткән дәрестә без кайсы текстны укыдык?

-"Тауда" текстын.

2. Өй эшен тикшерү. ТЭЙК ОФ - ТАЧ ДАУН (бас-утыр). Тексттан белгәннәребезне шушы структураны кулланып кабатлыйбыз.

- Азатның чаңгысы бар;

- Минем чаңгым юк;

- Наил, Азат чана шуалар;

- Наил Костяга чаңгы бирде;

3. Наилгә туры килә торган сүзләрне яз. Яхшы, начар, юмарт, саран, әйбәт, тәрбияле. (МЭНЭДЖ МЭТ)

4. Фонетик зарядка. (ң) авазы ишетелгән сүзләрне әйт. (МЭНЭДЖ МЭТ)

Чана, тау, чаңгы, туп, күңелле, рәхәт, миңа.

  1. Яңа материалны аңлату.

1.Бирем №10, Tatarscool сайтындагы эш буенча.

2. Укытучы сүзе. Менә бу сүзләрне истә калдырырга кирәк: ярыш, чаңгы ярышы. Сез аларны аңлыйсызмы? Китапның 21 битеннән бирем 2 не табып укыйбыз.

3. Китаптан "Дуслар" текстын укыйбыз.бит 22, бирем 5.

- Укытучы текстны үзе укый;

- укучылар текстны үзләре укый;

-текстны җөмләләп уку;

4. Әңгәмә. Хикәяне укыганда аңлашылмаган сүзләр булдымы? Слайдта бирелгән сүзләрне уку, җөмләләр төзү. (МЭНЭДЖ МЭТ)

4. Ял итү. МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасын кулланып. (Укучылар музыка астында бииләр, көй туктагач катып калалар һәм укытучы әйткән сорауга җаваплар санынча берләшәләр) Җаваплар санынча берләшү өчен сораулар:

- Хикәядә ничә малай турында укыдык? (2)

- Федя сүзендә ничә хәреф бар? (4)

- Чаңгының ничә таягы бар? (2)

5. Белемнәрне беренчел ныгыту.

1.Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә.

- Әйдәгез тексттагы сорауны искә төшерик. Федяга нишләргә? Федя Игорьга булышырмы икән?

- Игорьга булышырга кирәк.

- Валера син Игорьга булышыр идеңме? Лена ә син?

2. Текстка бирелгән сорауларга җаваплар эзлибез.Бирем 10, бит 23.

6. Мөстәкыйль эш.

1. Диалогларны уйнап күрсәтергә. Бит 24, №6. (Парлап) (МЭНЭДЖ МЭТ)

  1. Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре.

  1. Әңгәмә.

  • Дусларга булышырга кирәкме?

  • Безнең тирәбездә кешеләр бик күп, аларга булышырга кирәк. Без кемгә яхшылык эшли алабыз?

  • Әбиләргә, бабайларга, хайваннарга, инвалидларга, дусларга, кызларга, әниләргә.

  1. Монологик сөйләм телен үстерү. (Укучылар чыгышы)

  • Минем апам бар. Аның исеме Дарья. Ул миңа һәрвакыт булыша. Без бергә укыйбыз, мисаллар чишәбез, рәсем ясыйбыз. Дарья минем якын дустым һәм туганым.

  • Минем этем бар. Аның исеме Уран. Ул сикерә, уйный, чаба. Ул минем белән урамда йөри. Уран минем якын дустым.



  1. Дәрескә йомгак. Рефлексия



  • Без бүген үзебез өчен иң кирәкле нинди сыйфатларны сайлыйбыз?

  • Ниндиләрен сайламыйбыз?

  • Төркемнәрдә эш. (тактадагы язылган сүзләрне укып, ошаганнары янына килеп басарга)

  • Яхшы начар

  • Әйбәт явыз

  • Тәрбияле тәрбиясез

  • Юмарт саран

  • Дус усал



  1. Өй эше. 1. Хикәяне дәвам итеп язарга. 2. Язган хикәяне бер-берегезгә сөйләргә.

Бит 25, бирем 8,9



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал