7


  • Учителю
  • Татар теле дәресе 'Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе'

Татар теле дәресе 'Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема. Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе.

Максат. Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе турында аңлату.

2. Янәшә тартыклар булган сүзләрне иҗекләргә дөрес бүлергә өйрәтү.

3. Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сәламәтлекне саклау.

Җиһазлау: презентация, карточкалар, видео, дәреслек.

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты.

  2. Актуальләштерү.

  1. Балалар безнең дәрестә төрле хәрефләр, биремнәр кунакка килергә ярата. Ә менә бүген нишләптер минем рәсемнәр генә килгән ахрысы. Әйдәгез бергәләп рәсемле сүзлек диктанты языйк әле.

Сүзлек диктанты: кояш,куян,ябалак,яфрак,кое,елга, елан,оек, юрган, аю.

-Бу сүзләрдә нинди хәрефләрнең язылышын истә тотарга кирәк соң укучылар? Ни өчен?

Балалар, алай гына да түгел әле, монда тагын берничә сүз бар. Алардагы ниндидер хәрефләр кайбер очракта үзгәреп китәргә мөмкин. Әйдәгез шул сүзләрне уйлап карыйк әле.

Яфрак-яфрагы, ябалак-ябалагы, оек-оегы.

-бу үзгәреш ничек атала? Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы. Өлкән сыйныфларда мондый күренешне ....дип атыйлар.

2. Әйдәгез ,шушы кагыйдәне ныгыту өчен күнегүне эшләп алыйк.

Электрон дәреслек белән эш.

  1. Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар, ә бу рәсемнәр нишләптер минем буталып беткән. Әйдәгез аларны җыйыйк һәм предметларның исемнәрен атыйк. Бу сүзләрнең үзенчәлеге нәрсәдә? (сүзләрдә янәшә тартыклар бар).

-димәк бүген нәрсә турында сөйләшербез?

-ни өчен аларны янәшә тартыклар дип әйтәләр икән?

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Әйдәгез , дәреслектән 77 нче күнегүне табыйк. Нинди бирем бирелгән?(укучылар чиратлар тактада эшлиләр).

  1. Ә хәзер балалар шушы ук сүзләр белән тагын бер бирем үтибез.

Бирем электрон дәреслектә чыга, ахырдан тикшерелә.Ә хәзер шушы сүзләрне иҗекләргә бүлик әле.

-сез нәрсә сиздегез? Кагыйдәне ачыклау.

-ә янәшә тартыклар сүз ахырында килсә нишләрбез?

3. Әйдәгез уен уйнап алабыз. "Кем күп белә?"дип атала.Сез төркемнәрдә янәшә тартыклар кергән сүзләр уйларга тиеш.

4. Укучылар, биремне катлауландырабыз. Хәзер сез шакмакларга янәшә тартыклар кергән кеше исемнәре уйлап язарга тиеш .

5. Укучылар, алдагы биремне карыйбыз. Ул -78 нче күнегү. Нәрсә эшләргә кирәк? Шушы шигырь сезнең алда яткан битләргә язылган. Хәзер экранга карагыз һәм игътибар белән тыңлагыз. Сәнгатьле уку алымын истә калдырыгыз.(экранда видео язма). (укучылар видеоны тыңлагач,үзлектән эшлиләр, аннан соң эш тикшерелә).

IV. Рефлексия.

Балалар, дәресебез ахырына якынлашып бара. Ә без үзебезгә нинди яңалык алдык соң? Бу белемнәр безгә киләчәктә кирәк булырмы икән?

  1. Дәрескә йомгак.

Өй эше.

  • Укучылар,

Билгеләр кую.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал