7


  • Учителю
  • Выступление Укучыларның 1 сентябрь чыгышы

Выступление Укучыларның 1 сентябрь чыгышы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы













Исәнме, мәктәп!

(Белем бәйрәмендә I сыйныф укучыларының чыгышы.)





















Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта гомуми

белем бирү мәктәбенең

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф

укытучысы Хайруллина Р.Ф. -ң

эше.







Белем көнендә I сыйныф укучыларының чыгышы.

Максат: балаларның бәйләнешле, сәнгатьле һәм дөрес сөйләү күнекмәләрен үстерергә булышу; укучыларда белем алуга дәрт, ышаныч тудыру; бер-береңне хөрмәт итү, дуслык сыйфатлары тәрбияләү.

I. Җыр «Бу-туган җир». (М.Разов сүзләре, Г.Гәрәева музыкасы).

Бу-туган җир. Аңлый алган

Гомернең бөтен гамен,

Күңелләрдә кояш итеп

Һәркем йөртә аның ямен.

1. Бүген болай иттек без:

Сәяхәткә киттек без:

Ат белән дә бармадык,

Автобуска кермәдек,

Машинада йөрмәдек,

Пароходта йөзмәдек,

Самолётта очмадык,

Без башкача эшләдек,-

Әкрен генә җәяүләп

Без бит мәктәпкә килдек.

2. Җиде ел буена инде

Бакчага йөреп туйдым,

Бүген укырга барам дип

Сумка да алып куйдым.

Апам гына форма киеп,

Йөрмәсен горурланып,

Миңа да әнием аны

Куйды күптәннән алып.

Шул яңа формамны киеп

Килдем әле мәктәпкә.

Билгеләрнең тик «биш»лесен

Алырмын мин, әлбәттә.

3. Тукта әле, ашыкма,

Син әле бик мактанма.

Мин дә үстем, дәү булдым:

Үземне-үзем карыйм,

Тәрбиялим, иркәлим.

Сеңлемне дә юатам,

Чәчемне үзем тарыйм,

Каз бәбкәләрен саклыйм.

Инде хәрефләр таныйм,

Мин дә мәктәпкә барам.

4. Без дә әни белән бергә

Әзерләдек сумкамны,

Пеналыма тезеп куйдык

Карандаш һәм ручкамны.

5. Әтием дә, әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып,

Мине озата килделәр.

6. Өлкән дуслар шаярталар,

Ә без ачуланмыйбыз.

-Чәчәкләр артыннан,-диләр,

Күренми бит буегыз.

Җыр. «Исәнме, мәктәп!». (Роберт Миңнуллин сүзләре).

Исәнме, әй, мәктәп!

Сагынып беттеңме?

Укырга килгәнне

Зарыгып көттеңме?

II. Укытучы. Әйе, кояшлы беренче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бигрәк тә бу көнне беренче сыйныф укучылары көтеп ала. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Әйтегез әле, укучылар, сез укырга кергәнче нәрсәләр эшләргә өйрәндегез?

1. Мәзәк инде: бердә без

Елый гына белгәнбез.

Ике узып кителгән,

«Әттә», «Әннә» әйтелгән.

Менә икән әкәмәт:

Ике-яхшы, өч-әйбәт!

Ник әйбәтме? Өчтә без

Тагын да зур үскәнбез.

2. Үскәнбез шул. Дүрт булган,

Һөнәребез күп булган.

Өйрәнгәнбез һәр иртә

«Хәерле көн!» дияргә,

Итекнең уңын-сулын

Ялгыштырмый кияргә.

3. Дүртнең якын дусты бар-

Күршесендә бишле бар.

Биш тә безне яраткан,

Китапларын караткан,

Киендергән, ашаткан,

Физкультура ясаткан.

Дәү үстереп, азактан-

Алты яшькә озаткан.

4. Ә мин җырлый беләм. (Җырлап күрсәтә).

5. Ә мин бии беләм. (Бии).

6. Дәвам итә сәяхәт,

Һәммәбез сау-сәламәт.

Ә соң кайчан мәктәпкә?

Җиде җиткәч, әлбәттә!

Барысы:

Алты-җиде, җит инде,

«Әлифба»лы ит инде!

Укучыларга Әлифба китабы тапшырыла.

III. Җыр.

1. Синдә-күңел ачкычы,

Синдә-белем баскычы,

Туган телем-гомерлек,

Мәңге балкып торырлык.

2. Әй, әлифба, әлифба!

Һәр хәрефең-гөл кебек,

Һәрбер битең-ил кебек.



3. Кайнар да син, ялкын да син,

Мәңге тере җанлы син,

Әллә нинди ямьле син,

Әй, әлифба, әлифба!

4. Синдә-таулар, урманнар

Яшел болыт кигәннәр.

Әрәмәләр, болыннар,

Болыннарда колыннар.

5. Маяклар, кичке утлар,

Тепловозлар, заводлар,

Челтер-челтер чишмәләр

Синнән йөгереп чыкканнар.

6. Бүген йөзләр көләч безнең,

Күңел сөенә.

Атлыйбыз тәүге адымнар

Белем иленә.

Укытучы. Әйе, җир йөзендә төрле-төрле китаплар бар: калыннары да, олылары һәм кечкенәләре дә. Әмма барлык китапларның иң беренче баскычы, күңелләргә шифалы орлыклар салучы, белем сараена юл ачучы булып әлифба китабы тора. Ни өчен? Әйе, әлифба китабы безне укырга өйрәтә. Укырга өйрәтеп кенә калмый, уйларга, фикер йөртергә дә өйрәтә, тәрбияли, безне тормышка әзерли. Әлбәттә, белем иленең юлларыннан без бергәләп барырбыз, анда очраган кыенлыкларны җиңәргә тырышырбыз. Зур уңышлар Сезгә!

(Мәхмүт Газизов, Айдар Хәлим, Әзһәр Габиди һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре файдаланылды).



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал