7


  • Учителю
  • Программа внеурочной деятельности на тему 'Балачак дөньясы' эстетической направленности для 1-4 классов

Программа внеурочной деятельности на тему 'Балачак дөньясы' эстетической направленности для 1-4 классов

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала


Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы "Сәмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе.



Федераль Дәүләт Белем Стандарты Башлангыч мәктәп укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеге буенча

эш программасы

«Балачак дөньясы» (театр)

Эстетик сәнгать юнәлеше

Төзүче: 1 категорияле башлангыч класс укытучысы

Шамсутдинова Инзилә Фәйзелхановна



2014 ел.


Эчтәлек


Аңлатма язуы------------------------------------------------------------- 3

Материаль-техник тулыландыру------------------------------------- 8

Программаның максаты һәм бурычлары--------------------------- 9

Программаны тормышка ашыру юнәлешләре-------------------- 11

"Балачак дөньясы" программасы эшчәнлегенең нәтиҗәсе-------- 13

"Балачак дөньясы" драма түгәрәгенең эш планы

1нче уку елы-------------------------------------------------------------- 14

Тематик планлаштыру-------------------------------------------------- 16

2нче уку елы-------------------------------------------------------------- 22

Тематик планлаштыру--------------------------------------------------- 24

3нче уку елы---------------------------------------------------------------- 29

Тематик планлаштыру---------------------------------------------------- 31

Кулланма әдәбият---------------------------------------------------------- 35




Аңлатма язуы.

Эстетик - сәнгать юнәлеше буенча дәрестән тыш эшчәнлекне тормышка ашыру - укучының кече яшьтән үк сәнгатькә карата мәхәбәт тәрҗияләү. Хәзерге югары заман технологияләре вакытында укучыга үз шәхесен төрле яктан үстерү өчен бик күп ачыла. Балалар арасында үз туган телеңдә аралашу, телевизор һәм радиода төрле кичә, бәйрәмнәр белән кызыксыну кимеде. Ата-аналар балалары белән төрле экскурсияләргә, күргәзмәләргә сирәк чыгалар, аралашмыйлар. Милли-мәдәни яктан укучыларда үсеш күзәтелми. Туган ягың, шәһәрең тарихын белмәү, кызыксынмау бик борчылу тудыра торган күренеш.

Шул ук вакытта укучыларның иҗади активлыгы кими бара.Дәрестән тыш вакытта үзең өчен файдалы булган нинди дә булса мөһим бер эш белән шөгылләнү өчен мәктәптә мөмкинлекләр тудырылмаган. Булган очракта да балага эшчәнлекнең дөрес юлын сайлап алырга туры килгән булыр иде.

Бу программада балаларның иҗади активлыгын, аралашу әдәбе, актив шәхес рәвеше формалаштыруга зур игътибар бирелә.Программа информация киңлегендә ориентлаша, мөстәкыйль рәвештә яхшы юнәлешне сайлый, чишелеш кабул итә белә торган бала тәрбияләүне максат итеп куя.Кече яшьтәге балаларда иҗади сәләтне үстерү рәвеше формалаштыру өчен педагогның ата-аналар,мәдәни хезмәткәрләр, мәктәп администрациясе белән бергәләп эшләве бик кирәк.

Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап мондый булыр иде кебек: тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

Бала күңелен ап- ак кәгазь белән чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була.Аның күркәм эшләр башкарырга омтылышы да көчәя.

Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр , инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч була. Баланың гаиләдә, коллективтагы тәрбияви нормалары, кагыйдәләре халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул милләтнең рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен буыннан буынга тапшыру төре.

Республикага исем биргән халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар- болар барысы да бала өчен кызык.

Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Драма түгәрәкләрен оештырып төрле уен элементларын кертергә мөмкин. Һәр сәхнә әсәрен сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка күп төрле түгәрәк уеннарын алырга була.

Кешеләрнең үз- үзләрен тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп тора. Түгәрәк эшчәнлегендә дә балаларның әдәби теленә зур игътибар бирелә.

Драма түгәрәгендә укучылар әдәплелек кагыйдәләре белән бик күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

Халык традицияләрен кулланып уздырылган чаралар баланың актив үсешенә өстәмә чыганак итеп кулланыла

Түгәрәкнең эш программасы 3 этптан тора.

Хәзергесе вакытта җәмгыятьтә үзгәрешләр чоры бара. Укытучы алдында шәхеснең акыл эшчәнлеген төрле яклап үстерүне күздә тотып, никадәр яңа алымнар, шартлар, технологияләр барлыкка килде. Шулар арасында милли рухлы хәзинәбез күмелеп калмасын иде. Безнең рухи байлыгыбыз, милли традицияләребез исән.


Материаль - техник тулыландыру:

  • төрле төрдәге бәйге, ярышлар өчен оптималь мөмкинлекләр булдыру;

  • укучыларның иҗади эшләре өчен җирлек тудыру;

  • аудиоматериал һәм видеотехника;

  • компьютер;

  • телевизор;

  • проектор,экран һәм башкалар;



Программаның максаты:

  • Кече яшьтәге укучыларда эстетик сәнгать рәвеше тәрбияләү өчен уңышлы шартлар булдыру;

  • Балаларны, үз мөмкинлекләрен оста һәм урынлы файдалана белергә өйрәтү, тормышта югалмыйча мөстәкыйль яшәүче шәхес тәрбияләү;


Дәрестән тыш эшчәнлек бурычлары:

  1. Укучының шәхси мөмкинлекләрен чынга ашыру һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру.

  2. Укучыларда үзе теләгән эшчәнлектә уңай комфорт тудыру;

  3. Укучыларда хезмәткә, сәнгатькә, милли культурага карата мәхәббәт тәрбияләү;

  4. Балаларда куркынычсыз тормыш һәм гигиена кагыйдәләрен үтәү белән кызыксыну формалаштыру.

  5. Ата-аналарның балалар сәламәтлеге белән кызыксынуын булдыру;

  6. Үз милли рухың, аңың, республикаң белән горурлык хисе тәрбияләү;

7.Укучыларның дәрестән тыш вакытын кызыклы, файдалы итеп үткәрүгә ирешү;

8.Тәрбия үсешен системалы итеп алып бару;

9.Укучыларда информацион үсеш булдыру;

10.Эшчәнлекне материаль-техник база белән тулыландыру:

11.Милли үзаң формалаштыру;

Программаны тормышка ашыруның төп юнәлешләре:


- төрле очраклар өчен куркынычсызлык инструктажлары уздыру;

- сәнгатьнең төрле төрләре (театр, концерт, әдәби кичәләр),экскурсияләр, төрле күргәзмәләр, укучыларның иҗади эшләре оештыру һәм уздыру;

- елның төрле вакытларында саф һавада уйнау өчен хәрәкәтле уеннар оештырып уздыру;

- мәктәп, район, республика күләмендә үткәрелгән чараларда катнашу;

-мәктәптә балаларның санитар-гигиеник таләпләрне үтәве буенча эш;

-укучыларны тукландыруны оештыру;

-ата-аналар белән чаралар уздыру;

-юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча чаралар уздыру;

-сәнгать әхелләре белән таныштыру;


Үз эшендә педагог балаларның сәламәтлек саклау, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, белемнәрнең максатчан үзләштерелүенә игътибар итәргә тиеш.

Шөгыльләрнең эчтәлеген әкияти, уенлы сюжетлар, персонажлар белән тулыландыру кирәк. Уеннар баланың физик үсешенә һәм психикасына уңай йогынты ясый.Ул кече яшьтән кешеләрне, үзен, тормышны яратырга өйрәнсен.Шундый кешенең генә җаны һәм тәне сәламәт була.

Һәр шөгыль балага канәгатьлек, җиңеллек,шатлык хисе алып килергә тиеш.







«Балачак дөньясы»(театр)

эстетик сәнгать юнәлеше

программасы эшчәнлегенең көтелгән нәтиҗәсе дип түбәндәгеләрне санарга:


  • Укучыларның милли культура, театр, артистлар дөньясы турында күп мәгълүмат белүе.

  • Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенүен.

  • Укучыларның сыйныф, мәктәп күләмендә узган чараларда актив катнашуы.

  • Сыйныфның инсценировкалы тамашаларда чыгыш ясавы.

  • Үз туган ягыңның сәнгать кешеләре турында тулы мәгълүмат алу.

  • Практика белән теорияне кушып, тулыландыра алу мөмкинлеге булу.

  • Гаилә белән мәктәп арасында җылы мөнәсәббәт тудыру.







"Балачак дөньясы" драма түгәрәгенең эш планы.

1нче уку елы

Программа.


1нче уку елы

Программа.

  1. Кереш. (2 сәг.)

Кереш дәрес. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы таныштыру. Инструктаж үткәрү.

  1. Без - яшь артистлар. (26 сәг.)

Укучыларның сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Сәхнә серләренә өйрәнү. Киенү-бизәнү осталыгы турында сөйләшү, кассетадан чыгышлар карау.

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү.

  1. Сәхнә уеннары-32сәг.

Татар халкының сәхнә уеннары, такмак, такмаза, тел шомарткычлар турында мәгълумат бирү. Сәхнә өчен куелган уеннарны өйрәнү, сәхнәдә кую.

Балаларны парлы, күмәк биюләргә өйрәтү (бию элементларын кабатлау, көйгә басу, киемнәр әзерләү). Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау.

  1. Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша-12сәг.

Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре алып бару, киемнәр әзерләү.

"Яңа ел тамашасы" әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Спектакльне кабатлау. Музыка. Декорация. Киемнәр әзерләү. Яңа ел бәйрәмендә театр-тамашаны кую.

Җырлы-биюле, такмаклы уеннар өйрәнү. Төрле кичәләрдә уеннар белән катнашу. Бу уеннарны классташларына, кечкенә класс укучыларына өйрәтү.

V Спорт - сәламәтлек ул-10сәг.

Кызыклы спорт уеннары өйрәтү, күңелле ярыш-эстафета оештыру. Ярыш өчен киемнәр, эмблема әзерләү.

Спорт уеннары барышында тәнәфесләр вакытында катнашу өчен биючеләр әзерләү. (Кечкенә һәм өлкән группаларга бүлеп.)

YI . "Башлангыч сыйныфлар атналыгы" -24сәг.

Театр атналыгы оештыру (атналык программасы аерым төзелә). "Театр " конкурсында катнашу өчен Абдулла Алиш "Сертотмас үрдәк" әкият-пьесасы белән танышу белән чыгышка әзерләнү.

Балалар өчен язылган җырлар тыңлау (кассета, караокедан). Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә башкарырга (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

Кызлар-малайлар белән парлы вальс өйрәнүне дәвам итү.

YII Г.Тукайның сәхнә әсәрләре-6сәг.

Г.Тукайның сәхнә әсәрләрен өйрәнү, аның язу стиленә игътибарны юнәлтү. Әсәрләре аша әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү

YIII Туган ягым - яшел бишек-20сәг

Бүгенге көндә экологик проблема һәм аның әһәмияте. Табигатьне саклауга өлеш кертү: тирә-юньнең чисталыгын саклау, агачлар утырту, чишмәләрне чистарту, кошларга, җәнлекләргә карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген төшендерү.

Экологик темага кичә үткәрү. "Кошларны таныйсыңмы? дип исемләнгән музыкаль театр-тамаша өйрәнү, чыгыш ясау.

IX. Йомгаклау.-4сәг.



Тематик планлаштыру


Эш төре

Гомуми сәг. саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг.

саны

Число

I.

Кереш

2


1.

Укучыларны туплау. Түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.


2



II.

Без - яшь аристлар.

26




2

Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.


1

1


3

Сәхнә серләренә өйрәнү. Видеоязмалар карау.



2


4

Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.



2


5

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)


2



6

Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү. (Укучыларның иҗади эшләре.)


2



7

Татар халык иҗаты. Җырлар тыңлау.



2


8

Татар халык җыры өйрәнү.


2



9

Татар халык биюе (кызлар өчен).


2



10

Табышмаклар кичәсе



2


11.

Шәһәрнең Яруллиннар исемендәге музыка мәктәбенә экскурсия


2



12

Татар халык биюе (кызлар өчен).



2




13

Татар халык биюе (малайлар өчен).


2



14

Татар халык биюе (малайлар өчен).


2



Сәхнә уеннары-32сәг.(10сәг)

15

Такмак, такмаза, тел шомарткычлар.


1

1


16

Габдулла Тукай әкиятләре һәм шигырьләрен сәхнәләштерү


1

1


17

Сценарийны кабатлау.


2



18

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләрне, бию өлешләрен өйрәнү.


2



19.

Сценарийны кабатлау. Музыкаль бизәлеш.


2



Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша-12сәг.

20

"Яңа ел тамашасы" әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Сценарийны кабатлау.


2



21.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.


2



22.

Сценарийны кабатлау. Музыка.


2



23.

Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр, музыка.


2



24.

Яңа ел тамашасын күрсәтү


1

1


25.

"Кыш бабайда кунакта" әкият- кичә


1

1


Сәхнә уеннары-22сәг.(22сәг)

26

Шәһәрнең Раштуа бәйрәменә экскурсия


2



27.

Парлы бию. "Кармакчы".


2



28

Биюләр турында. Парлы бию. "Кармакчы".



2



29.

Парлы бию. "Су юлында".


2



30

Музыкаль әсәрләр башкару. Парлы бию. "Су юлында".(дәвам итү)


2



31.

Күмәк заманча бию. Зонтиклар биюе.


2



32

Заманча биюләр. Зонтиклар биюе.(дәвам итү)


2



33

Күмәк биюләр. Зонтиклар биюе.(дәвам итү)


2



34

Күмәк заманча бию. Зонтиклар биюе.(Чыгыш ясау)


2



35

Сәхнә уеннары.


1

1


36.

Күңелле ял сәгате.


2



Спорт - сәламәтлек ул-10сәг.


37.

Җитезлеккә уеннар өйрәнү.


2



38

Җитезлеккә уеннар өйрәнү.


2



39

Ярыш-эстафетага әзерләнү. Эмблема. Киемнәр.


1

1


40

Ярыш-эстафета.


2



41

Саф һавада уеннар.


2



"Башлангыч сыйныфлар атналыгы" -24сәг.


42

А.Алишның "Сертотмас үрдәк" театр-тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.


1

1


43

Сәнгатьле уку буенча эш.



2


44

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.


2



45

Киемнәр әзерләү.


2



46.

Театр атналынгына әзерлек.



2


47

Театр атналыгы. "Мәктәп кыңгыраулары" конкурсында катнашу.


2



48

Театр атналыгы. "Мәктәп кыңгыраулары" конкурсында катнашу.


2



49

Кассетадан балалар өчен җырлар тыңлау.



2


50

Җыр өйрәнү. Караокега кушылып җырлау.


2



51

Балалар өчен хәрәкәтле җырлар өйрәнү.


2



52

Кечкенә сәхнә әсәрләрен башкару


2



53

"Язын минем туган шәһәрем" экскурсия


2



Г.Тукайның сәхнә әсәрләре-6сәг.

54

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Су анасы"


2



55

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Шүрәле"


2



56

Г.Тукай әкиятләрен сәхнәләштерү"Кәҗә белән Сарык әкияте"


2



Туган ягым - яшел бишек-20сәг

57

Бүгенге көн экологик проблемалар. Күзәтүләр буеча фикер алышу.



2


58

"Кошларны таныйсызмы?" музыкаль тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.


1

1


59

Театрны кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.


2



60

"Туган ягым - яшел бишек". Экологик темага кичә.


2



61

Табигатькә экскурсия. Чишмәләрне чистарту.


2



62

Мамадыш халык театры белән танышу. Экскурсия.


2



63

Дөнья халык театрлары белән танышу



2


64

Төрле төрдәге театр конкурслары. Дөнья халык театрлары белән танышу



2


65

"Мин һәм театр" төркем белән презинтация ясау, анализ.



2


66

Эшләгән эшләргә анализ, нәтиҗә.



2


Йомгаклау.-4сәг.

67

Күңелле ял.



2


68

Саф һавада уеннар.



2



Көтелгән нәтиҗә:

-укучыларда драма әсәрләренә карата мәхәббәт тәрбияләү;

- татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән таныштыру;

- сәхнәдә үз-үзеңне дөрес, иркен тоту, аралашу әдәбенә өйрәнү;

-сөйләм телен үстерү;

- алдагы уку елына бурыч һәм максатларны билгеләү;










2нче уку елы

Программа.


  1. Театр - яктылыкка, нурга илтә. 38 сәг.

Кереш. Укучыларны туплау, түгәрәкнең эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү. Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру..Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру


  1. Сәхнә әсәрләре 40сәг.

Сәхнә серләренә өйрәнү. Кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре өстендә эшләү. Аларны башкару осталыгы, рольләрне башкару, костюмнарны дөрес сайлау серләренә өйрәнү.

Татар халык иҗаты белән танышу. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү.


III.Театр тарихыннан-40 сәг.

Беренче барлыкка килгән театрлар тарихы белән танышу. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре, афишалар, куелган урыннары, вакыты белән таныштыру. Беренче театр артистлары. Портретларын, слайдлар карау. Г.Камал "Беренче театр" әсәрен карау. Фикер алышу.


IY.Татар халык авыз иҗаты -15 сәг.

Татар халык иҗатының жанрлары белән таныштыруны дәвам итү. Татар халык иҗатының үзенчәлекләрен билгеләү. Индивидуаль рәвештә җырлар, биюләр өйрәнү. Киемнәр әзерләү. Сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү. Телнең сөйләү үзенчәлеген өйрәнү.


Y. Йомгаклау -3сәг.

Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлап чыгу, нәтиҗә ясау. Туган шәһәрне өйрәнүне дәвам итү. Туган ягың белән горурлану хисе, аның үсешенә үз өлешеңне кертү, үстерү тәрбияләү. Туган шәһәр турында язылган шигъри әсәрләр, җырлар башкару, өйрәнү.

















Тематик планлаштыру



Эш төре

Гомуми сәг. саны

Теоретик сәг. саны

практик сәг.

саны

Число

Театр - яктылыкка, нурга илтә.

38сәг.


1

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру


2



2

Бэйрәмнәр бәйрәме. Белем, гыйлем көне.Белем турында шигырьләр уку, тыңлау.


1

1


3

«Бәйрэмнәрнең безгә дигәне нинди?» Аралашу әдәбе



2


4

"Шалкан" әкиятен сәхнәләштерү.



2


5

Сөмбелэ бәйрәме. Уңыш бәйрәме. Көзге балны сәхнәләштерү.



2


6

Һөнәрчелэр бәйрәме. Милли традицияләр.


2

2


7

Өлкәннәр бәйрәме. "Минем әбием" сәхнәләштерү. Әнием җырлары. Җырлар тыңлау.


1

2


8

Мәкальләр кичәсе. "Мәкаль әйтешү.



2



9

Дини бәйрәмнәр. Рамазан ае мөбарәкбад.



2



10

Әкият бездә кунакта.Татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү.



4


11

Татар халкынын милли уен кораллары. Жырлар тыңлау.


2

2


12

Милли йола - Нардуган. Сайравычлар.


2

2


13

Кием - кешенең йөзе. Милли киемнәр.


2



14

Милли уеннар. Ярышу.

"Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың" (әңгәмә).


1

2


Сәхнә әсәрләре

40 сәг.


15

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен сәхнәләштерү.



4


16

Милли бәйрәмнәр, музыкаль әсәрләр. Музыка тыңлау


2



17

"Тавык, Тычкан һәм Көртлек" әкиятен сәхнәләштерү.(кабатлау)



2


18

«Уз уеныбыз». Ижади эшләу. Төркемгә бүленеп уеннар уйлау һәм аны тәкъдим итү.



4


19

"Әйтем сүзнең бизәге, мәкаль- сүзнең җиләге".Мәкаль һәм әйтемнәр.


2



20

"Төлке һәм бүре" әкиятен сәхнәләштерү.



4


21

"Төлке һәм бүре" әкиятен сәхнәләштерү. Дәвам итү. Уенлы- җырлы биюләр.


2

2


22

«Сәламәт тәндә - сәламәт акыл». Кыска әсәрләрне сәхнәләштерү.


1

4


23

Яна ел - иминлек алып килсен. Кыска сәхнә әсәрләре уйнау.


1

4


24

Бәйрәм өчен жырлы - биюле уеннар.



4


25

Кызлар өчен биюләр



2


26

Малайлар өчен биюләр



2


Театр тарихыннан

40сәг



27

Беренче барлыкка килгән театрлар тарихы белән танышу. Күрсәтелгән сәхнә әсәрләре, афишалар, куелган урыннары, вакыты


8



28

Беренче театр артистлары. Портретларын, слайдлар карау.


4



29

Г.Камал "Беренче театр" әсәрен карау. Фикер алышу.


2

2


30

Казандагы театрлар торышы, тормышы. Фильм карау.



2


31

Э.Шәрифуллина "Дустың булмаса- эзлә" исемле сценариесен өйрәнә башлау.



4


32

Сценариене кабатлау




4


33

Сценариене кабатлау



4


34

Сценариене кабатлау, хәрәкәтләр, биюләр кую



4


35

Костюмнар әзерләү



4


36

Гаилэ бэйрэмнэре. Мини эсэрне сэхнэлэштеру.



2


Татар халык авыз иҗаты

15




37

Тизәйткечләр. Тел шомарткычлары.



4


38

Мәсәлләр.Тапкырлар сандыгы.



1


39

Музыкаль кунакханә. "Көйне таны " уенын уйнау.Кечкенә сәхнә әсәрләрен уйнау


2

4


Йомгаклау

3




40

«Туган ягым». Музыкаль әсәрләр тыңлау.


1



41

«Безнен шәhәребез. бәйрәмнәре.»



2




Көтелгән нәтиҗә:

- сәхнәдә үзеңне иркен тоту, фикереңне өздереп әйтү формалаша;

- музыкаль әсәрләрне башкару осталыгының үсүе;

-татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән танышып бару;

- Туган якка карата мәхәббәт тәрбияләү, җырлар, шигъри әсәрләрне өйрәнү;

- театр тарихын белү, беренче театр әсәрләре белән танышу;

















3нче уку елы

Программа.

  1. Театр һәм без.-4сәг.

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру .Уку елында утеләчәк тамалар исемлеге белән танышу. Сәхнә әсәрләре белән танышу

II.Туган ягым минем -12сәг.

«Туган илем бер генэ…» Туган як, җир турында язучылар язган әсәрләрне уку, фикер алышу.Татарстан гимны, дәүләт символлары белщн таныштыру. «Мин яши торган урам, йорт». Кечкенә сәхнә әсәрләрен өйрәнү. Үзең яшәгән йортың турында сөйләү. Авыл бәйрәмнәре, урам җыеннары белән таныштыру.

  1. Кичәләр бәйләме-28сәг.

Әкиятләр кичәсе: кечкенә күләмле сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерү, кичәләр-бәйрәмнәр уздыру. Слайдта биюләрнең башкару осталыгын карау, фикер алышу. Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе. Милли йолалар уздыру.

IV. Спектакль уйныйбыз. (16 сәг.)

Э.Шәрифуллина "Без сезне көтәбез,сүнмәсен аралар"

әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

Спектакльне кабатлау. Музыка. Декорация. Киемнәр әзерләү. Яңа ел бәйрәмендә театр-тамашаны кую. Композиторлар. Татар җыр сәнгатендә күренекле композиторлар

V. Милли йолалар. (21сәг.)

Халкыбызның гореф-гадәтләре, аларның милли үзенчәлекләре.

Каз өмәсе. Орчык өмәсе. Өй күтәрү өмәсе. Табигать һәм без. Туган шәһәребез- Мамадыш төбәгеннән чыккан данлыклы кешеләр тормышы белән танышу. Милли бәйрәм -Сабан туе. Сабан туе уеннары, җырлар, биюләр башкару. Милли йола "Каз өмәсе- авыл бизәге". Слайдлар карау

VI. "Театр " конкурсына театр. (20 сәг.)

Театр атналыгы оештыру (атналык программасы аерым төзелә). "Театр " конкурсында катнашу өчен Г. Рәхим "Кәҗә белән Сарык", танышу, рольләр бүлешү әкият-пьесасы белән танышу белән чыгышка әзерләнү.

Балалар өчен язылган җырлар тыңлау (кассета, караокедан). Иң матур җырларны өйрәнү, сәхнәдә башкарырга (аерым, күмәк) әзерләнү. Җырга карата киемнәр сайлау.

Кызлар-малайлар белән парлы вальс өйрәнүне дәвам итү.

VII. Җырлы-биюле уеннар. (22 сәг.)

"Талы-талы","Без, без,без идек" , "Яңгыр", "Су юлында", "Биесәнә" уеннарын уйнау. Такмаклар әйтешү.

VIII. Балачак илендә (13сәг.)

Балачак турында җырлар тыңлау, башкару, балалар тормышыннан кечкенә сәхнә әсәрләре башкару, "Кояшлы ил-безнең ил" фильмнар карау, сәхнә әсәрләрен кабатлап чыгу.













Тематик планлаштыру.


Эш төре

Гомуми

сәг.

саны

Теоретик сәг. саны

Практик сәг.

саны

Число

Театр һәм без

4сәг.


1

1

Түгәрәкнең эшчәнлеге белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.Әлеге уку елына куелган максат, бурычлар белән таныштыру


2



22.

Уку елында утеләчәк темалар исемлеге белән танышу. Сәхнә әсәрләре белән танышу


2



Туган ягым минем

12сәг




2.

«Туган илем бер генэ…» Туган як, җир турында язучылар язган әсәрләрне уку, фикер алышу.


2




«Туган илем - Татарстан». Гимн тыңлау, фикер алышу. Җырлау.


2

2


3.

«Мин яши торган урам, йорт». Кечкенә сәхнә әсәрләрен өйрәнү. Үзең яшәгән йортың турында сөйләү


2

2


4.

«Туган авылым». Авыл бәйрәмнәре.



2


Кичәләр бәйләме-

28




5.

Әкиятләр кичәсе



2



Әкиятләр кичәсе. "Без әкиятләр яратабыз"



4


6.

Әкиятләр кичәсе. "Зәлидә"



4



Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе



4


7.

Слайдта биюләрнең башкару осталыгын карау, фикер алышу. Милли биюләр өйрәнү. Татар биюе


2

4


8.

Милли йола - Нардуган. Сайравычлар.


2



9

Кием - кешенең йөзе. Милли киемнәр.


2



10.

Милли уеннар. Ярышу.

"Ничек эндәшсәң, шундый җавап алырсың" (әңгәмә).


2

2


Спектакль уйныйбыз

16сәг.



11

Э.Шәрифуллина "Без сезне көтәбез,сүнмәсен аралар"



4


12.

Э.Шәрифуллина "Без сезне көтәбез,сүнмәсен аралар". Дәвам итү.



4


13.

Э.Шәрифуллина "Без сезне көтәбез,сүнмәсен аралар". Дәвам итү, костюмнар әзерләү.



4


14.

Композиторлар. Татар җыр сәнгатендә күренекле композиторлар


4



Милли йолалар

21




15




Халкыбызның гореф-гадәтләре, аларның милли үзенчәлекләре.

Каз өмәсе. Орчык өмәсе. Өй күтәрү өмәсе.


4



16

Табигать һәм без. Туган шәһәребез- Мамадыш төбәгеннән чыккан данлыклы кешеләр тормышы белән танышу.


4



17.

Сәхнәләштерелгән тамаша"Аулак өй"



4


18.

Милли бәйрәм -Сабан туе. сабан туе уеннары, җырлар, биюләр


2

2


19.

Милли йола "Каз өмәсе- авыл бизәге". Слайдлар карау.



1

4


"Театр"атналыгына әзерләнү

20




20.

Г. Рәхим "Кәҗә белән Сарык", танышу, рольләр бүлешү.




4


21.

Г. Рәхим "Кәҗә белән Сарык", танышу, рольләр бүлешү.Дәвам итү.



4


22.

Дәвам итү. Биюләр, җырлар сайлау



4


23

Дәвам итү.



4


24

Без әкият яратабыз. "Үги кыз"



4


Җырлы-биюле уеннар

22сәг.




25.

"Талы-талы","Без, без,без идек"уеннары



4


26.

"Яңгыр", "Су юлында", "Биесәнә" уеннары



4


27.

"Нәүрүз"бәйрәмен уздыру, информацияләр җыю


2

4


28.

Такмаклар



4


29.

Гаилэ бәйрәмнәре. Мини әсәрне сәхнәләштерү.



4


Балачак илендә

13




30

Балачак турында җырлар тыңлау, башкару



4


31

Балалар тормышыннан кечкенә сәхнә әсәрләре башкару



4


32.

"Кояшлы ил-безнең ил" фильмнар карау, сәхнә әсәрләрен кабатлап чыгу


1

4


Көтелгән нәтиҗә:

-әлеге 3 нче баскыч этабы -йомгаклау этабы булып санала. Укучылар коллектив булып формалашып бетә;

-йомгаклау этабы буларак барлык өйрәнгән темалар буенча белем туплана;

-татар халык авыз иҗатының жанр төрлелеге белән тулаем танышып бетерү;

- туган як темасын дәвам итү;

- сәхнә әсәрләрен өйрәнү;

- укучыларда сәхнәдә иркен тоту күнекмәсе формалаша;





















Кулланма әдәбият.


  1. "Әдәбият белеменә кереш" 1998 ел

  2. Татар халык әкиятләре. 1997 ел

  3. "Тәрбия" газетасы.2009 ел, №4

  4. "Ачык дәрес" газетасы. 2010 ел, №5

  5. "Җырлыйк әле" җыр китабы. 1997 ел

  6. Х. Халиков "Зиһен ачкычлары" 2001 ел

  7. "Мәктәп сәхнәсе" китабы.

  8. Табышмаклар, тизәйткечләр, тел шомарткычлар. 1997 ел

  9. "Көмеш кыңгырау", "Сабантуй" газеталары.

  10. Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек". 1986 ел

  11. "Әдәплелек дәресләре".

  12. Татар халык уеннары.Татар халык биюләре. 1997 ел


35




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал