7


  • Учителю
  • Внеклассное мероприятие для начальных классов на тему 8 марта (4 класс)

Внеклассное мероприятие для начальных классов на тему 8 марта (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



Татарстан Республикасы Минзәлә районы

Кадрәк төп белем мәктәбе

































"Тәгәри китте йомгагым"

(әниләр көненә багышланган театральләштерелгән

тамаша)

(3-4нче сыйныфлар өчен)

















Укытучы: Евграпова З.З.







</ 2014-2015уку елы







Тәгәри китте йомгагым



Катнашалар : Убырлы, кызлар.



Сәхнәнең сул почмагында убырлы карчык өе . 3-4 агач тора. Сәхнә уртасында төп, түмгәкләр.Уң якта бер урындык. Китап һәм бәйләм тотып кыз керә.



Кыз: Уф, телевизор карый-карый бәйләүдән дә туктаганмын, йоклар вакытта җиткән икән. Әй, бүген өй эше итеп "Үги кыз" әкиятен биргәннәр иде.(укый)

- Бер ир белән хатынның 2 кызы һәм уллары булган.Бер кызы үги булганга аны чит күргәннәр, яратмаганнар.

Беркөнне абыйсы сеңлесен урманда адаштырып калдырган.Үги кыз үзе белән бер йомгак җеп һәм кәрзин алган булган ди.(исни)

Кайтыр юлын эзли торгач, убырлы карчык өенә барып җиткән бу кыз.

-Тәгәри китте йомгагым , күрмәдеңме, әбекәй,- дип сораган кыз әбидән. (йокыга китә)

"Карурман" көе ишетелә. Чиләк_кәрзин тотып сәхнәгә кызлар чыга.

1кыз да кәрзине белән бәйләмен тотып , аларга иярә.Өй янына килеп тәрәзәгә шакыйлар. Орчык, каба тоткан убырлы чыга.

1кыз:

Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй?

Карчык:

Тьфү-тьфү! Кем йөри монда эш калдырып?(кабасын 1кызга биреп орчыгын тоттыра)

1кыз:

Әбекәй, без Кадрәк башлангыч мәктәбендә укучы кызлар.Менә җиләк-гөмбә җыярга дип,урманга барган идек тә адаштык.

2кыз:

Безгә юлны күрсәтсәнә, әбекәй!

Карчык :

Кадрәк мәктәбе дисез инде. Минем 3 шартым бар, шуларны үтәсәгез , җиләк-гөмбәле дә булырсыз. Авылыгызга да юлны табарсыз.

3кыз:

Барлык йомышларыңны да үзең өйрәткәнчә эшләрбез, юлны гына күрсәт әбекәй.

Карчык : (аягы белән идәнгә тибә) Перес, перес!! (өйгә кереп китә, чуалган җепләр алып чыга) Менә бит ничек чуалтып бетергән җепләремне кара мәчем сезнең белән сөйләшкән арада.Ташлагыз шунда чүплеккә, бернигә ярамас бу җепләр.



4кыз:

Ташламыйк бу җепләрне , әбекәй. Без аны йомгакларга чорнап бирәбез аларны .

Карчык: Алайса , иң матур, иң тиз чорнаган кызга җиләк, икенчегә-гөмбә, өченчегә-чикләвек бирермен.Ягез , башлагыз !

(Кызлар чорныйлар, йомгакларны әбигә бирәләр,әби бәяли)

Карчык:

Менә кулыгыздан уңыгыз.Яшь чагымда мин дә бәйли идем."Серле янчыгым"да, төрле-төрле җепләрем бар, исемнәрен генә онытканмын.Кирәге бетте ташлагыз инде.

2 кыз:

Әйдәле әбекәй хәтереңә төшерәбез, без бит җепләрнең төрлеләрен беләбез.

Карчык:

Ярый инде ,җепләрне белүегезгә шикләнмим, ә менә табышмагымны табарсызмы?

Сары төсе-бал кебек,

Ак чуклары- кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар ,эч белеп.

Балалар:

Ромашка ул , әбекәй.

Карчык: Һай , балалар бу бит серле ромашка.Биетә,җырлата, уйната торган.

(Ромашка" уены таратыла )

1кыз: Кызлар ,мин үз әбиемне сагынып куйдым.

2кыз: күңелне төшермик әле җырлап, биеп алыйк.

(җырлы уен)

Карчык:

И кызлар,авыз күтәреп җырлап утырганчы минем чәчемне тарап алсагыз иде. Әнә тырма өй артында гына тора.

3кыз:И әбекәй тырма башыңны авырттырыр.Синең агач тарагың бар бит. (чәчен тарый,кызлар җырлый )

4кыз:

Минем әбием башына ак яулык бәйләп йөри .Сиңа да бик килешә икән.(яулык бәйләтә)

Карчык:

Ай.рәхмәт балалар, карт кешене олыладыгыз.100 елга яшәрдем ахры.Биисем килеп китте бит.(татар биюе).Кая әле минем серле ромашка таҗларым(әниләр белән "Ромашка" уены)

1 кыз: Әбекәй бүген Әниләр, әбиләр, кызлар бәйрәме бит. Әйдә без сиңа җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күрсәтәбез



8-март, әниләр бәйрәме.



Җыр: Әниләр бәйрәме.



Беренче тамчылар тама

Яз килүгә шатланып.

Язлар җиткәч таңнар ата

Зәңгәрләнеп,сафланып.

Алып кил безгә яз

Чәчәкләр бәйләмен

Килеп җитте матур бәйрәм

Әниләр бәйрәме.

Әниләр мәңгелек шатлык

Язгы шатлык, язгы моң

Әниләргә багышлана

Дөньяда иң назлы җыр



Үз әнкәсе, үз газизе

Һәркемнең күңелендә

Әни-әни дип сайрыйдыр

Кошлар да үз телендә



1.Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә

Нигә кояш көлеп карый

Беләбез һәммәбез дә



Бүген әниләр көне

Бүген җтрдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана



Әниләр көненә

куана шулай алар

әниләрне котлый бүген

җирдә барлык балалар



2.

Мин дә котлыйм әнкәм сине

Теләгем бар минем дә

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел түрендә



Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр



Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде

әниемнең ышанычын

акласам ярар иде.

3.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

әниләрне кадерләсәк

тыныч булыр ил-көннәр



әйтәсебез килә бүген

кадерле әниләргә

әле ярый сез бар җирдә

без сабый, нәниләргә



наз гөллзре үсеп чыга

сезнең җылы куллардан

кабул итегез котлаулар

безнең ихлас җаннардан



җыр "Әни кирәк"



Минем әни һич бәхәссез

Иң сөйкемле әни ул

Борчыйсым килми әнине

Елмаеп, көлеп йөрсен

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен



Әбием син болай да

Ял итәсең бик сирәк

Сиңа да бит ял кирәк

Арыгансың бит инде

Әбием ял ит инде

Мине йоклат та тизрәк



Җыр"Әбием гөлләре"



Бүген җил дә иомшак исә

Кояш та назлы көлә

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә



Чәчәкләрдән җем-җем итеп

Якты нурлар бөркелә

Бүген минем дә әнкәмә

Рәхмәт өйтәсем килә

-Миңа гомер биргән өчен

-кадерләп үстергән өчен

-Назлы карашлар өчен

-пешергән ашлар өчен

-Йөрәк җылылары өчен

-Шәфкатъле куллары өчен

-Барсы, барсы ,барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем

Котлы булсын бәйрәмнәрең

Рәхмәт сиңа бөек Кешем.





"Әни кирәк"

1.Көннәр якты булсын өчен

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк,әни кирәк

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк



2. Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк,әни кирәк

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк



3.Җил-давылдан саклар өчен

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк

Иң кадерле кеше җирдә

Әни димәк



Карчык:Сез бик уңган баалалар булдыгыз.Мин сезгә кайтыр юлыгызны күрсәтермен.Менә серле йомгагым, ул сезгә юл күрсәтер.(йомгакны тәгәрәтә 1 кыз утырып кала калганнар чыга)

1кыз:(уяна,исни) Әллә йоклап алдым инде, өй эшләрен тырышып әзерли торгач?

Нинди кызык төш күрдем мин: урман имеш,убырлы имеш.(кәрзиненә күз сала) Әбәү ! Бу нинди җиләк-гөмбәләр? Урамда кар -буран уйнаганда.

















































































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал