7


  • Учителю
  • Рабочая программа по литературному чтению (тат.) русская группа для 4 класса

Рабочая программа по литературному чтению (тат.) русская группа для 4 класса

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

"Каралды" "Килешенде" "Раслыйм"

Методик берләшмә җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Мәктәп директоры:

_________Шәйхетдинова Ф.Н. ___________ /Сәгъдиева Р.Ф. / Вахитова М. А _______

Беркетмә №1 "26" август 2016 ел " 29" август 2016 ел Пр. № "01 " сентябрь 2016 ел









4 НЧЕ В СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИ УКУДАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Шәрифҗанова Фирдәүсә Камил кызы,

татар теле һәм әдәбият укытучысы













Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №1, " 29" август, 2016 ел.





2016-2017 нче уку елы

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркеме

4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби уку буенча белем бирү программасына



Аңлатма язуы



Эш программасы түбәндәгеләрне исәпкә алып төзелде:

1. "Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль Законы. 2013. (2012 елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән 273 нче номерлы Законның үзгәртелгән варианты).

2. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы, 2013.

3. "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәтү, үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы, 2013.

4. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту" гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

5. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган стандартка ачыклык кертүче үрнәк программа: "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан программа. Башлангыч гомуми белем мәктәбе. Төзүче авторлар: К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова, 2013.

6. "14 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең төп белем бирү программасы.



Предметка характеристика

Гомуми белем мәктәбендә татар теле дәресләре укучыларның сөйләм телен үстерүгә юнәлтелә, бу исә аларның тыңлап аңлау,сөйләү һәм сөйләшү, уку, язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен формалаштыруны үз эченә ала.

Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап, дөрес тәрҗемә итә белү; бәйләнешле тестны аңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү белән беррәттән, сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны 3-4тән ким булмаска тиеш); укылган(тыңлаган) текстның эчтәлеген сөйли белү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш) предметның әһәмиятле якларыннан санала.

Гаилә-көнкүреш һәм уку хезмәтенә бәйле темаларга яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә сочинение язу һәм тыңланган яки укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү; аерым сүзләрне, җөмләләрне, бәйләнешле текстларны үзгәрешләр кертеп язу предметның төп үзенчәлекләре булып тора.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Укыту планында каралганча, татар теле дәресләре өчен эш программасы атнага 1 сәгать исәбеннән, елга 35 сәгатькә төзелде.



Эш программасы структурасы

Татар теленең эш программасы түбәндәге өлешләрдән: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, тематик планнан тора.

Эш программасының белем бирүнең максатлары:

  1. Рус мәктәбенең 4 нче сыйныфларында укучы рус телендә сөйләшүче балаларга Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләре булдыру.

  2. Гамәли максат: телне аралашу чарасы буларак үзләштерү өчен , укучыларга гаилә-көнкүрешкә, уку хезмәтенә бәйле сөйләм ситуацияләре кысаларында белем бирү һәм күнекмәләрен үстерү.

  3. Логик фикерләү сәләтен һәм акыл эшчәнлеген активлаштыру өчен шартлар тудыру.

  4. Мәдәниятара һәм шәхесара бәйләнешләрне үстерү һәм ныгыту.

Бурычлар:

  1. Укучыларның 1-3 нче сыйныфларда үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  2. Татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

  3. Программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

  4. Татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

  5. Татар телендәге сөйләмне фонетик,лексик,грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

  6. Халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

  7. Укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.



Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Предмет нәтиҗәләре:

Укучыларның коммуникатив компетенциясен(аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру.

Коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу.

"Татар теле һәм әдәбияты" предметынакарата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыруһәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алукүнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Шәхси нәтиҗәләр:

Төп гомуми белем бирү баскычын төгәлләгәндә,укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек",төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.







Укыту предметының төп эчтәлеге



Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек

Барлык сәгатьләр саны -70.

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Белем бәйрәме (10 сәгать)

Яңа уку елы башлана.Уку-язу әсбаплары. Яңа уку елына әзерлек. Минем эш урыным. Без дәрестә. Без контроль эш эшлибез.

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү. 1 нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Яңа уку елына нинди уку-язу әсбапларын алу турында, уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы турында әйтә белү. Фикереңне дәлилли белү. Нинди предметтан контроль эш икәнен, дөрес эшләгәнне, эшләмәгәнне әйтә белү. Урамга чакыра, чыкмау сәбәбен аңлата белү.

Туган як табигате (10 сәгать)

Нәрсә ул табигать? Һава торышы. Дару үләннәре. Кошлар - безнең дусларыбыз. Минем канатлы дустым.

Нәрсә ул табигать соравына җавап бирү. Ел фасыллары билгеләрен, айларын, һава торышын әйтә белү. Дару үләннәре исемнәрен, аларның кирәклеген әйтә белү. Кош исемнәрен, бездә кышлаучы, җылы якка китүче кошларны сорый, әйтә белү. Кошларга ничек булышуың турында сөйли белү. Кошлар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Хайваннар дөньясында (6 сәгать)

Йорт һәм кыргый хайваннар. Кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат.

Йорт, кыргый хайваннарның исемнәрен атый, аларны сурәтли белү. Укылган текстлар буенча кыргый хайваннар турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Кышкы уеннар (7 сәгать)

Кышкы табигать. Кышкы уеннар. Кар бабай ясау. Яңа ел бәйрәменә барабыз.

Кышкы табигать турында сөйли белү. Кышкы уеннар турында сөйләшү. Дустыңны уенга чакыра белү, чыкмауның сәбәбен әйтә белү. Кар бабай ясауны сөйли белү. Дустыңны кар бабай ясарга чакыра белү. Яңа ел бәйрәменең кайчан башланганын, бәйрәмдә нишләгәнне әйтә белү. Гаиләдә бәйрәмне ничек каршылауны, нәрсәләр пешергәнне сөйли белү.

Минем дусларым (9 сәгать)

Минем дустым. Дуслар арасындагы мөнәсәбәтләр.Чын дуслык.

Дустың турында сөйли белү. Дус белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү. Чын дус нинди булуын әйтә, раслый белү. Дустыңа бүләк алуны, аның нинди икәнен әйтә белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәгать)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре. Дүрт аяклы дусларыбызга карата мөнәсәбәт.

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйли белү. Дүрт аяклы дусларыбызга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү. Дүрт аяклы дусларны карау, ашату, алар белән бергә уйнау турында сөйли белү.

Язгы бәйрәмнәр (7 сәгать)

Язгы табигать. 8 Март - әниләр бәйрәме. Мин әнигә булышам. Карга боткасы.

Язгы табигать турында сөйләшү, язның ни өчен ошаганын, ошамаганын әйтә белү. 8 нче март бәйрәме белән котлау яза, ничек котлаганыңны әйтә белү. Өй хезмәте турында сөйләшә, әти-әниләргә ярдәм итү турында сорый, әйтә белү. Өй хезмәтенә катнашуга карап, геройларга бәя бирү. Карга боткасы турында сөйли белү.

Минем туган илем (6 сәгать)

Татарстанның дәүләт символлары. Татарстанда яшәүче милләтләр. Без Казанга барабыз. Татарстан шәһәрләре.

Татарстанның символларын әйтә, сөйли белү. Татарстанда яшәгән милләтләрнең исемнәрен әйтә белү. Казанга баруың, анда нәрсәләр күрүең, Казанның нинди шәһәр булуы турында сөйли белү. Казанда Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы барлыгын әйтә белү. Россия, Татарстан шәһәрләрен атый, аларны сөйләмдә куллана белү.

Чәчәкле җәй, ямьле җәй (7 сәгать)

Җәйге табигать. Җәйге ял. Җиләккә бару.

Җәйге табигать турында хикәяләп сөйли белү. Җәй көне кая барганыңны әйтә белү. Урманга, җиләккә бару турында сөйләшә белү.

Укыту-методик, материал-техник мәгълүмат бирү чыганаклары

1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган "Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту" гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган белем стандартына ачыклык кертүче "Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку" предметыннан үрнәк программа. Төзүче- авторлар: К.С. Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, 2013.

3. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту, 4 нче сыйныф. Укытучылар өчен методик кулланма. Авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан,"Татармультфильм", 2014.

5. Веб-с

















Календарь - тематик план (рус төркеме өчен)





Дәрес темасы

Эшчәнлек төрләре





Предмет нәтиҗәләре





Универсаль уку гамәлләре

Предметара нәтиҗә-ләр



Үткәрү вакыты



План

Факт

Регулятив

Коммуникатив

Шәхси

Танып-белү

Яңа уку елы котлы булсын! (10 сәгать)

1.

Уку-язу әсбаплары

Монологик сөйләмгә өйрәнү.

Телдән сөйләү осталыгы, күнекмәләре булдыру.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Парларда һәм төркемнәрдә эшләү.

Сөйләмдә эзлеклелек саклый белү.



Уку-язу әсбаплары турында әңгәмә.

Уку этикасы

5.09



2.



Самуил Маршак.

Һәр атнада җиде көн

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Шигырь буенча сораулар төзү

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын үстерү.

Атна көн исемнәрен әйтә белү, искә төшерү



7.09



3.

X. Гарданов. «К» хәрефен белегез, «К»ны дөрес әйтегез»

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Текст буенча сораулар төзү

Күмәк эштә актив катнашу

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын үстерү.

Сүзләрне һәм авазларны дөрес әйтә белү



12.09



4.

Р. Миңнуллин. «Үсми калган хәреф».

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Шигырь буенча сораулар төзү

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын үстерү.

Татар теленә хас булган хәрефләр белән сүзләр уйлату



14.09



5.

Б. Рәхмәт. «Хисап мәсьәләләре»

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Әсәр буенча сораулар төзү

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Сәнг.уку күнекмәләре булдыру, сүз байлыгын үстерү.





19.09



6.

«Контроль эш» хикәясе

Яңа белемнәрне үзләштерү

Тәрҗемә итә белү.

Эшеңне дөрес планлаштыра белү.

Күмәк эштә актив катнашу.



Укыганна-рың турында анализ ясый белү.



21.09



7.

Без хикәя язабыз

Сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү





26.09



8.

Г.Тукай. «Эш беткәч уйнарга рый»

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү.

Әңгәмә сорауларына җавап бирү, дөрес итеп сораулар формалаштыру

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Укуның бала өчен әһәмияте турында.



28.09



9, 10.

Кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалашт ыру



Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



3.10

5.10



Туган як табигате (10 сәгать)

11.

Г. Тукай. «Елның дүрт фасылы».

Җ. Тәрҗемәнов. «Табигать китабы»

Табигатьнең ел фасылларына хас билгеләрне искә төшерү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Текст буенча сораулар төзү

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп нәтиҗә: табигать һәрвакыт матур.

Укыганнарың турында анализ ясый белү.

Табигать белеме.

10.10



12.

Һава торышы.

«Көз» темасы.



Сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Туган җиреңне яратырга.

Аңлап сөйләү



12.10



13.

Дару үләннәре. Мин даруханәгә барам

Проект эше

Тәрҗемә итә белү.

Эшеңне дөрес планлаштыра белү.

Күмәк эштә актив катнашу.

Дару үләннәренең әһәмияте турында аңлау.

Укыганнарың турында анализ ясый белү.



17.10



14.

Кошлар безнең дусларыбыз. Очты-очты уены

Сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Туган җиреңне яратырга.

Кошлар турында сөйләм күнекмәләрен үстерү.



19.10



15.

Канатлы дуслар.

Алар ниндиләр?

Проект эше

Тәрҗемә итә белү.

Эшеңне дөрес планлаштыра белү.

Күмәк эштә актив катнашу.

Кошларның әһәмияте турында аңлау.

Укыганнарың турында анализ ясый белү.

Табигать белеме.

24.10



16.

17.

Г. Лотфи.

«Песнәк белән Әнисә»

Яңа белемнәрне үзләштерү

Сәнгатьле уку.

Текст белән эш төрләре.

Дәреслек белән эш.

Сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек.

Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү

Аңлап уку.



26.10

7.11



18.

Җ. Тәрҗеманов. «Чирик»

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эшэ

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



9.11



19.

Җ. Тәрҗеманов. «Чирик». (Ш кисәк)

Йомгаклау

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү

Аңлап сөйләү



9.11



20.

«Туган як табигате» темасын кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



14.11



Хайваннар дөньясында (6 сәгать)



21.

Йорт һәм кыргый хайваннар.

Ә. Кари. «Тиен»

Яңа лексик миним белән танышу,диа-логик сөйләмне үстерү.

Шигырьдә әйтелгән төп фикерне аңлый алу.

Дәреслек белән эшли белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Хайваннар турында сөйли белү.

Хайваннарны саклау һәм яклау кирәк-

леген белү.

Табигать белеме.

16.11



22.

23.

«Яшел» энәле керпе» әкияте

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



21.11

23.11



24.

«Керпе ‒ табигатьнең бер сере» тексты

Тема буенча лексиканы баету

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



28.11



25.

«Хайваннар дөньясында»

Проект эше.

Белемнәрне үзләштерү

Берәр җәнлек турында текст төзү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Төркемнәрдә актив эшләү.

Дүрт аяклы дусларыңны сөйли белү

Зоологик белемнәр



30.11



26.

«Хайваннар дөньясында» темасын кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



5.12





Кышкы уеннар (7 сәгать)



27.

Г. Бакир. «Кышкы уен»

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



7.12



28.

Б. Рәхмәт.

«Яңа ел килгәч»

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Текст буенча сораулар төзү



Диалог төзү. БСҮ

Бәйрәм белән котлый белү.



12.12



29.

А. Алиш.

«Куян кызы»

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, фикер алышу.

Әңгәмә. Рәсем буенча сөйли белү. Әкиятнең идеясен ачыклау.

Үз фикереңне раслый белү.

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Үз мөмкинлекләреңне бәяләү.

Зурларны тыңларга өйрәнү.



14.12



30.

31.

«Елга буенда» хикәясе

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эшэ

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



19.12

21.12



32.

Җ. Дәрзаман. «Камыраяк»

Рәсем буенча әңгәмә.

Текст төзү, эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Бергәләшеп эшләү күнекмәләрен булдыру.

Үзләштерелгән белемнәрне куллана белү

Үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәнү.



26.12



33.

«Кышкы уеннар» темасын кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



10.01



Минем дусларым (9 сәгать)

34.

«Минем дустым» хикәясе "

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эшэ

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.



12.01



35.

36.

Минем дустым" хикәясе.

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, тәрҗемә итү.

Хикәяне аңлап сөйли белү.

Текст буенча сораулар куя белү.

Эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Әңгәмә барышында фикереңне раслый белү.

Дустын белән бергә нинди эшләр эшләү турында сөйләшү



17.01

17.01



37.

Г. Бәширов.

«Сылтау»

Яңа белемнәрне үзләштерү

Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү





Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Парларда эшләү: диалог төзү.

Хикәяне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Аралашу кагыйдәләреннән дөрес файдалану.



19.01



38.

И. Туктар. «Алма». Без хикәя язабыз

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, сөйләм үстерү

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Монолог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



24.01



39.

Д. Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» (I кисәк)

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



26.01



40.

Д. Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» (II кисәк)

Белемнәрне системалаш-тыру

Булган белемнәрне сөйләмдә чагылдыру.

Үз эшеңне бәяли белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Өйрәнгәннәрең-не тормышта куллана белү.



Хикәяне сәхнәләштерү Гөлшатның чын дус булуын раслый белү



31.01



41.

Д. Аппакова. «Шыгырдавыклы башмаклар» (III кисәк)

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Сөйләм телен үстерү



2.02



42.

«Дуслык» темасын кабатлау.







Сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Өйрәнгәннәрең-не тормышта куллана белү.



Дуслыкның әһәмияте.



7.02



Дүрт аяклы дусларыбыз (8 сәгать)

43.

44.

Р. Миңгалим.

«Дөньяда бер эт бар иде»

Сәнгат. уку

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү

Текст буенча сораулар төзү

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Диалог төзү.

Этләр белән дуслык турында әңгәмә.



9.02



45.

Г. Тукай.

«Кызыклы шәкерт»

Яңа белемнәрне үзләштерү

Әңгәмә сорауларына җавап бирү, дөрес итеп сораулар формалаштыру

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Үз эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Тырышлыкның бала өчен әһәмияте турында.



14.02



46.

Г. Мөхәммәтшин.

«Ак песи» хикәясе

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Фикер йөртү сәләтен үстерү.



16.02



47.

48.

Р. Батулла.

«Чикыл белән Мырый»

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Хикәянең эчтәлеген сөйли белү.



21.02

23.02



49.

БСҮ. "Минем яракан этем яки песием" темасына монологик сөйләм.

Монологик сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Өйрәнгәннәрең-не тормышта куллана белү.



Дүрт аяклы дусларыбызны яратырга кирәклегенә төшендерү.



28.02



50.

«Дүртаяклы дусларыбыз» темасын кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.



2.03



Яз килә (7 сәгать)

51.

Яз килә

Табигатьнең бу чорына хас билгеләрне искә төшерү.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Текст буенча сораулар төзү

Әңгәмә, сорауларга җавап бирү, күршең белән хезмәттәшлек итү.

Төп нәтиҗә: табигат һәрвакыт матур.



Табигать белеме.

7.03



52.

Карга боткасы

Текстны уку, эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү.

Үзләштерел-гән белемнәрне куллана белү

Бу бәйрәмне үзенчәлеге белән танышу

Башкаларның җавапларына бәя бирүдә катнашу.

Әңгәмә. Эчтәлекне сөйләү.

Халык бәйрәмнәрен белү кирәклеген аңлау.



9.03



53.

Л. Толстой.

«Әбисе белән оныгы»

Тема буенча лексиканы ныгыту. Эчтәлекне сөйләү.

Сәнгатьле уку,текст белән эш

Диалог төзүдә катнашу.

Индивидуаль эшеңне дөрес оештыру.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Өй хезмәте турында сөйли, сөйләшә белү.



14.03



54.

Ничек әдәпле сорарга?

Хикәя төзү.

БСҮ.



Үз мөмкинлекл-реңне бәяләү

Индивидуаль

Эшчәнлегеңне дөрес оештыру.

Үз эшеңә дөрес бәя бирә белү.

Әдәпле була белергә кирәклегенә төшенү. Итәгатьле сорый белү.

Нәтиҗә ясау.

16.03



55.

М. Газизов.

«Рәхмәт»

Белемнәрне системалаштыру

Шигырьнең төп фикерен аңлау.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Парларда эшне бүлешеп эшли белү.

Шагыйрә иҗаты белән танышу.

Бер-береңә ихтирам кирәклегенә төшенү.



21.03



56.

В. Осеева. «Дүрт кыз»

Яңа белемнәрне үзләштерү

Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү





Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Парларда эшләү: диалог төзү.

Хикәяне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Аралашу кагыйдәләреннән дөрес файдалану.



23.03



57.

«Яз килә» темасын кабатлау. Тест.

Белем дәрәҗәләрен тикшерү.

Өйрәнелгән материалны гамәли куллана белү.

Эшчәнлегең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

Гомуми әңгәмәдә актив катнашу.

Үз мөмкинлеклә-реңне бәяләү

Эшеңә нәтиҗә ясый белү.

Нәтиҗә ясау.

4.04



Минем Ватаным (6 сәгать)



58.

59.

Татарстанның башкаласы ‒ Казан

Хикәя төзү.

БСҮ.

Казан белән бәйле сүзләрне куллана белү.

Үз мөмкинлекл-реңне бәяләү

Индивидуаль

Эшчәнлегеңне дөрес оештыру.

Үз эшеңә дөрес бәя бирә белү.





6.04

11.04



60.

61.

Татарстан шәһәрләре

Текстны (88 бит) сәнгатьле итеп уку, фикер алышу.

Шәһәрләр белән танышу, аларның атамаларын истә калдыру.





Текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү.

Күршең белән хезмәттәшлек итү.

Әсәрне аңлап уку тәрҗемә итү.

Россия, Татарстан шәһәрләрен белү.



13.04

18.04



62.

63.

«Минем Ватаным» темасын кабатлау дәресе





Хикәя төзү.

Б.С.Ү.

Өйрәнгән сүзләрне язма сөйләмдә куллану.

Сөйләмеңнең төп фикерен белдерү.

Төркемдә эшләү кагыйдәләрен дөрес үтәү.

Татарстан турында белемнәрне ныгыту.

Гомуми нәтиҗә ясау.

20.04

25.04



Чәчәкле җәй, ямьле җәй (7 сәгать)



64.

Ш. Галиев.

«Җәйге болында».

Җәйге табигать

Сөйләм үстерү.

Үз сөйләмеңне дөрес итеп планлаштыру.

Фикер алышуда катнашу.

Сөйләм эзлеклелеген булдыру.

Туган җиреңне яратырга.

Җәйге табигатьне күзәтә белү

Табигать белеме.

27.04



65.

Г. Нәбиуллин.

«Урман сөйләшә»

Белемнәрне системалаштыру

Шигырьнең төп фикерен аңлау.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Парларда эшне бүлешеп эшли белү.

Шагыйрь иҗаты белән танышу.

Урманга бару, җиләк җыю турында сөйләшә белү. Шигырьне сәнгатьле уку.



2.05



66.

Р. Корбан.

«Җиләктә»

Белемнәрне системалаштыру

Шигырьнең төп фикерен аңлау.

Шигырьне аңлап, сәнгатьле итеп укый белү.

Парларда эшне бүлешеп эшли белү.

Шагыйрь иҗаты белән танышу.

Нинди татар халык ашларын, нинди җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү.



4.05



67.

Арадаш аттестация эше. Тест.

И. Туктар. «Алма». Без хикәя язабыз

Белемнәрне системалаш-тыру

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Дөрес җаваплар бирергә тырышу.

Бер-береңә ярдәм итеп эшли белү.

Тест эшләү.



11.05



68.

Җәйге ял

Хаталар төзәтү. Җәй турында сөйләшү.

Телдән сөйләү осталыгы, күнекмәләре булдыру

101 биттәге текстның эчтәлеген эзлекле итеп сөйли белү.

Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Үз сөйләмеңне яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

Әсәрне аңлап уку тәрҗемә итү. БСҮ.



16.05



69.

Кояшлы җәй, ямьле җәй

Җәйге ял турында сөйләшү.

Тема буенча лексиканы ныгыту.

Җәй турында сөйли белү.

Өйрәнелгән сүзләр белән җөмләләр төзү

Диалог төзүдә катнашу.

Җәйне ничек үткәрү турында сөйләшү



18.05



70.

Йомгаклау дәресе.

Җәй турында сөйләшү.

Еллык лексиканы кабатлау.

Сорауларга тулы итеп җавап бирә белү.

Дөрес җаваплар бирергә тырышу.

Бер-береңә ярдәм итеп эшли белү.

Диалогик сөйләм үстерү.



23.05













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал