7


  • Учителю
  • Ачык дәрес. 2 нче сыйныф рус төркеме. Тема Алмашлыкларның иялек килешендә кулланылышы.

Ачык дәрес. 2 нче сыйныф рус төркеме. Тема Алмашлыкларның иялек килешендә кулланылышы.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениясе "174 енче мәктәп".





















Тема: без алмашлыгының иялек килешендә төрләнеше.

(2енче сыйныф, рус төркеме).





























Укытучысы: Агъзамова А.Х.













Дәрес планы.

Тема: без алмашлыгының иялек килешендә төрләнеше.

Максатлар:

  1. Безнең алмашлыгын һәм беренче зат, күплек сан тартым кушымчалы исемнәрне сөйләмгә кертү.

  2. Сөйләм телен камилләштерү.

  3. Укучыларда яхшылык, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү.

Дәрескә кирәкле әсбаблар: Л.И. Литвинов 2енче сыйныф дәреслеге, мультимедия, баскыч рәсеме биш адымнан торган, тау рэсеме һәм анда агачларга биремнәр беркетелгән.





Дәрес барышы.

Оештыру-актуальләштерү.

  • Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

  • (Исәнмесез! Бик яхшы).

  • Утырыгыз! Бүген ничәнче февраль? Атнаның кайсы көне? Дүшәмбе атнаның ничәнче көне?

  • (Балалар һәрбер сорауга җавап бирәләр).

  • Без сезнең белән татар теле дәресен башлыйбыз. Укучылар бу кем таныйсызмы?

  • (Әйе, бу Мыраубиеә).

  • Яхшы, афәрин. Ә бу кем?

  • (Бу - Акыллы үрдәк).

  • Әйе, бик дөрес. Карагыз, Акыллы үрдәк тау башына ук менгән һәм аннан төшә алмый, ярдәмгә Мыраубикәне чакырган. Ә ул сездән ярдәм сорый. Без аңа ярдәм итәбезме? (Укучылар аңламаган очракта җөмләләр рус телендә әйтелә).

  • (Әйе, ярдәм итәбез).

  • Сез әзерме?

  • (Әйе, без әзер).

  • Иң баренче биш адымнан торган баскычны үтеп чыршыга куелган беренче биремне алып аны үтәү. Алга таба да шул рәвешле барачак.

  • 1енче слайд. ..... сине күрмибез.

..... икелеләр куймый.

..... өчлеләр алмыйбыз.

Сез нинди укучылар?

Сез татарча аңлыйсызмы?

  • Балалар, сезгә сорауларга җавап бирергә һәм күпнокталар урынына тиешле алмашлыкларны куярга кирәк.

  • (Җаваплпр).

  • Афәрин. Биремне карыйк. Кроссворны чишәргә. 2енче слайд.

  1. Играем - уйныйбыз.

  2. Знаете - беләсез.

  3. Пишем - язабыз.

  4. Считаете - саныйсыз.

  5. Готовите - пешерәсез.

  6. Понимаем - аңлыйбыз. (Вертикаль буенча икенче рәттә безнең сүзе килеп чыга).

Яңа темага нигез салу

  • Нинди сүз килеп чыкты? Без сүзенең тәрҗемәсе ничек? Ә безнең сүзен ничек тәрҗемә итәрбез.

  • (Безнең. Мы. .....).

  • Мин сезгә ярдәм итәм. Наш, наша, наше дип тәрҗемә ителә. (Тактага тема языла һәм безнең сүзе уртага беркетелеп куела). Әйдәгез алдагы биремне укыйк. (Сандакны ачарга). Балалар сандыкта элек-электән нәрсәне сакклаганнар?

  • (Иң кирәкле әйберләрне).

  • Димәк, безнең сандык эчендә дә безгә кирәкле әйберләр булырга тиеш. (Сандык ачыла, анда сүзләр һәм кушымчалар. Сүзләр тактага беркетелә, кушымчалар кала, аларны укучылар ярдәмендә сүзләргә ялгыйбыз). Съзлщр, бу нинди съзлщр икщн? Я поняла, дети, нам надо сказать, что пятерки наши, что это наши друзья, наша учительница и наша комната.

бишлеләр

Безнең дуслар (-быз, -без, -ыбыз, -ебез)

укытучы

бүлмә

  • Безнеж бишлелщребез.

  • Ни өчен -ебез кушымчасын ялгадыгыз?

  • (Чөнки ул нечкә сүз һәм тартыкка беткән). (Калган кушымчаларны да шулай ук аңлатып ялгыйбыз һәм әлеге сүзтезмәләр белән укучылар җөмлә төзиләр).

  • (Безнең билеләребез күп. Безнең дусларыбыз яхшы. Һ.б.).

  • (Укучы алдагы биремне алып укый). Җөмләләр төзегез!

Минем, күп, чиста, мәктәбебез, синең, безнең, дусларым, дәфтәрең, зур.

(Презентациядә бирелә).

  • (Минем дусларым күп. Безнең мәктәбебез матур, синең дәфтәрең чиста).

  • Укучылар, мәктәп сүзе нинди хәрефкә бетә.

  • (п хәрефенә).

  • Ә ни өчен?

  • (Кушымча ялганганда п хәрефе б-га, ә к хәрефе г-га әйләнә).

  • Афәрин укучылар. Әйдәгез зарядка ясыйбыз.

(Презентациядә чыга, балалар аңламаса тәрҗемә итәргә кирәк).

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли кулларыбыз,

Без идән дә юабыз,

Без керләр дә уабыз,

Без керләрне сыгабыз,

Без керләрне эләбез.

Яхшы, булдырасыз. Укучылар, кемнәрнең куллары күп эшли?

  • (Безнең кулларыбыз күп эшли).

Белемнщрне ныгыту.

  • Сез бик акыллы укучылар. Алдагы биремне карыйк. Хат. Нәрсә язылган икән.

  • (Җөмләләрне тәрңемә итегез).

  • 1. Тешләребез ак

2. Сыйныфыбыз якты һәм матур.

3. Безнең дусларыбыз татарча да русчада аңлыйлар.

(Укучылар тәрҗемә итәләр).

Балалар, Акыллы үрдәк янына якынлашабыз. Такгын нинди сынаулар калды икән.

  • (Дәреслекнең 89ынчы битен ачыгыз һәм 7енче күнегүне эшләгез!).

(Дәреслек белән эш).

  • Соңгы биремебез, карточкалар белән эш. (Җөмләдәге исемнәргә дөрес кушымча өстәп җөмләне тәрҗемә итәргә).

Безнең дуслар..... иртән салкын су белән юыналар.

Безнең укытучы...... безне бик ярата.

Безнең Мыраубикә...... бик тырыш.

Минем өчлеләр...... юк.

  • Укучылар, карагыз, Акыллы үрдәкнең аягында чаңгы, ул үзе дә төшә алган, ни өчен шулай эшләде икән? Әйе, ул сезнең ярдәм белән Мыраубикәнең бу теманы үзләштерүен теләгән. Без ярдәм иттекме? Сез булышырга яратасызмы? Кемнәргә, ничек булышасыз?

  • (Балалар җавабы).

  • Мыраубикә нинди тема үзләштерде, бу дәрестә нинди яңалыклар алды икән, искә тошереп китик әле. (Тулаем кабатлап чыгу).

  • Өй эше: 3 табышмак язып килергә. (Икенче дәрестә җавапларын безнең алмашлыгы белән әйтәчәкләр).































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал