7


  • Учителю
  • Математика 1 класс. Тема: Кимүче, киметүче, аерма.

Математика 1 класс. Тема: Кимүче, киметүче, аерма.

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: Мин сезгә математикадан «Кимүче, киметүче, аерма.» дигән темага дәрес эшкәртмәсен җибәрәм. Бу дәрес яңа теманы өйрәнү булып тора. Дәрестә балалар  төрле биремнәр эшлиләр.Кечкенә балалар дидактик материаллар белән эшләргә бик яраталар, әкият геройларына ышаналар.шуңа кү
предварительный просмотр материала





1 класс

Тема: Кимүче, киметүче, аерма.





Укытучы: Загидуллина Лейсан Мубиновна



Тема: Кимүче, киметүче, аерма Дәрес максаты: Алу гамәлендәге компонентисемнәрен өйрәнү; исәпләү,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, табигатьсакчыл караш тәрбияләү. Ш УУГ: исәпләү,нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү. РУУГ: Укытучы белән берлектә уку максатын кую. ТБУУГ: Танып-белү активлыгын, логик фикерләүне үстерү. КУУГ:Үз фикереңне булдыру, укытучы соравына төгәл җавап бирергә өйрәтү. Материал:математика 1 класс 3 бит, мөст. эш дәфтәре 11 бит. Җиһазлау: телдән исәпләүгә уеннар, компьютер.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше. (КУУГ) Хәерле көн сиңа! Хәерле көн миңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга!

II.Актуальләштерү. (ШУУГ, КУУГ)

1)-Рәсемдә ничә круг бар? -Өчпочмакларны бергә күбрәк ясарга.

2)буш шакмакларга тиешле саннарны куярга.

4 + 3 =  3 + 6 >  5 + 4 < 

2 + 7 <  2 + 6 <  2 + 5 = 

3) Тиешле саннарны куярга.

III.Проблема кую. (РУУГ )

 + 

3 + 2

 - 

7 - 3

-Бере нче аңлатма нәрсә дип атала? (сумма) _Сумманың кыйммәтен табыгыз. (3 + 2 = 5) -Кушу гамәлендә саннар ничек атала?(кушылучы, кушылучы, сумманың кыйммәте)

-Икенче аңлатма ничек дип атала? (аерма) -Аерманың кыйммәтен табыгыз. (7-3) -Алу гамәлендәге саннарның исемнәрен әйтегез? (-----) -Димәк без бүген дәрестә сезнең белән алу гамәлендәге саннарның исемнәрен әйтергә өйрәнәбез.

IV.Проблеманы чишү. (ТБУУГ,ШУУГ) 1)Рәсем буенча эш. -Рәсемдә нәрсә күрәсез? -Рәсемгә карап аерма төзергә һәм язарга. (9 - 2 ) -Бу язма нәрсәне аңлата? -Ничә бака бар иде? (9) -Ничә бака суга сикерде ?(2) -Нинди тамга белән чиштек? ( алу) -Кайсы саннан алдылар? (9) Шул сан астына зәңгәр белән сыз.Бу сан кимүче дип атала . -Кайсы санны алдылар? (2) Шул сан астына кызыл белән сыз.Бу сан киметүче дип атала.

2) Бирелгән аермаларны дәфтәргә күчереп язу.Кимүче астына зәңгәр төс белән. Киметүче астына кызыл төс белән сыз.

8 - 6 5 - 5 9 - 4 7 - 7 3 + 2

V.Ял минуты.(КУУГ)

VI.Белемнәрне беренчел ныгыту.( ТБУУГ, ШУУГ) 1) № 2. (китап буенча эш) -Кимүчеләре 5 кә тигез булган аермалар тәзергә. 5 - 0 5 - 1 5 - 2 5 - 3 5 - 4 5 - 5 -Киметүчеләре 5 кә тигез булган аермалар яз. 10- 5 9 - 5 8 - 5 7 - 5 6 - 5 5 - 5 -Кимүчесе киметүчегә тигез булган аерма яз . ( 7 - 7 = 0)

Нәтиҗә ясау: Кимүче киметүчедән зуррак булырга тиеш.Кимүче дә киметүчедә бер үк сан булса аерманың кыйммәте 0 була.

VI I.Өйрәнгәннәрне ныгыту күнегүләре. (ШУУГ,КУУГ) Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш. 1) № 1.Кимүче 7 , киметүче 5 кә тигез булган аерма төзе һәм кыйммәтен тап ( 7 - 5 = 2 ) 2) № 2. Киметүчеләре 3, 4, 5 кә тигез булган, ә кимүчеләре шул саннарның артыннан килүче саннар булырлык итеп 3 аерма төзе. 4 - 3 5 - 4 6 - 5 3) № 3 Аермалар төзергә: Кимүче 1, 2, 3. 4, ә киметүче 1 гә тигез. 1 - 1 2 - 1 3 - 1 4 - 1



VI I I.Мөстәкыйль эш.(ШУУГ, РУУГ)



IX.Йомгаклау.Рефлексия (ШУУГ, КУУГ)

  • Дәрестә ниләр эшләдек?

  • Аермадагы саннар ничек дип атала?







 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал