7


  • Учителю
  • Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

"Шәдче урта гомуми белем мәктәбе"

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе













[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре.









1 нче сыйныф

Әдәби уку фәне буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.









Үткәрде: Сафина Гузания Назиряновна

Югары квалификацион категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыТема



[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре.

Дәреснең максатлары













Бурычлар



-укучыларны саңгырау тартык [ч] авазы белән таныштыру , бу авазны дөрес әйтергә өйрәтү; яңгырау пары [җ] тартыгы белән чагыштырырга өйрәтү.

- ике дәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү (Ч,ч хәрефләре);



-уку хезмәте культурасы һәм үзара дуслык хисләре тәрбияләү;



- Ч,ч хәрефләре белән таныштыру;

- фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү;

Планлаштырылган нәтиҗә



Укыганда [ч]авазының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәре, республика, авыл, район, лагерь атамаларының баш хәрефтән язылуына төшендерүгә ирешү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-сузыклар;

-тартыклар;

-кушылма авазлар.

Предметара бәйләнеш



Әйләнә-тирә дөнья, физик культура, әхлак тәрбиясе.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә





-"Әлифба" дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова,76-78 нче битләр.

-Методик кулланма "Әлифба". И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.

Пространствоны оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль.





Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I этап

Ориентлашу-мотивлаштыру өлеше

Укытучы өчен максат:

укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру, психологик уңай халәт тудыру.



Укучы өчен максат:: дәрескә игътибар булдыру, өйрәнгән авазларны кабатлау.

-Исəнмесез, укучылар!

-Хəерле иртәләр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə!



- Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез!

Кәефләрегез ничек соң?



.









-Рəхмəт!





- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

II этап

Актуальләштерү









Укытучы өчен максат: укучыларның өйрәнгән хәрефләрне аера белүләрен барлау: сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүчеләрне атау.



Укучылар өчен максат:

Калын сузык, нечкә сузык, яңгырау тартык, саңгырау тартык авазларын аера белүләрен ныгыту;

[җ] авазы кергән сүзләрне, җөмләләрне дөрес уку.

1. Кереш әңгәмә.

-Укучылар, мин сезнең мульмильмнар яратканыгызны беләм. Ә нинди мультфильмнарны бик яратасыз, әйтегез әле миңа?



-Бу мультфильмнар турында китаплар да, хәтта Буяугыч китаплар да бар. Менә мин сезгә аларны тәкъдим итәм , теләсәгез буш вакытларыгызда аларны карап буйый аласыз.(Раскраскалар тәкъдим итү). Бүген дәресебезгә Көлдермешләр мультфильмы геройлары безнең белән "Авазлар һәм хәрефләр" иле буйлап сәяхәт итәрләр.

(Слайд №1).

2. Авазларны кабатлау.

-Ә монда керпе нишләргә тели?(Слайд №2)



-Әйдәгез аңа ярдәм итик әле, ул бит хәрефләрне белми.

Без нинди аваз хәрефләре белән таныштык инде?



-Әйе, күп хәрефләр белән таныштык. Мин сезгә хәрефләребезне бирәм , ә сез аларны ике төркемгә аерыгыз, .

нинди үзлеге буенча аерыр идегез. Әзер булгач өстәл сигнал карточкаларыгызны күтәрегез.









-Сузык авазларны үзләрен икегә бүлегез. Нинди үзлеге буенча бүләсәз?(Слайдта тикшерелә №3)



-Дөрес бүлгәнсез укучылар , булдыргансыз. Хәзер инде аларны үз пакетларына тутырыйк. Билгесе буенча миңа ярдәм итегез әле.











-Тартык аваз хәрефләрен дә ике пакетка тутырабыз. Менә аларның пакетлары. Бу билгеләр нәрсәне аңлата?







-Тутырыйк укучылар. ?.(Слайдта тикшерелә №4)

Үзбәя кую.

3. Дәреснең темасын кую.

-Узган дәрестә өйрәнгән хәрефебезне кайсы пакетка урнаштырдыгыз?



-Парлымы ул, парсызмы?





-Аның пары нинди тартык аваз микән соң? Дәресебезнең максатын кем әйтеп бирер? Безгә шуны белергә кирәк булачак.



4. Җ хәрефе кергән сүзләрне уку күнекмәләрен ныгыту.

Слайд №5,6.

-Слайдлардагы биремнәрне үтәп китик әле. Соңыннан үзебезгә бәя куярбыз.

Слайд №5.

Җөмләләрне уку.

Слайд №6.

Төшеп калган хәрефләрне куеп уку.



Үзбәя.







Мин фиксики (смешарики, турында карарга яратам.















-Укырга тели.







-[а],[ә],[у],[ү],[ы],[н]...







-Сузык һәм тартык авазларга аерабыз.

а, ә,о,ө,ы, и, ү, у, ,э

б,п, в,ф,л,т,н,с,к, р, г, д, з,с, ж, ш, җ





-Калын һәм нечкә сузыкларга бүләбез.





-Буш түгәрәклегә-калын сузыклар, өтерле түгәрәклегә-нечкә әйтелешлеләрне тутырабыз.







-Бу яңгырау тартык, ә монысы саңгырау тартыклар пакеты.











-Яңгырау тартык пакетына.



-Парлы.







-[җ] яңгырау тартыгының парын белү.











3 укучы җөмләләрне укый.



Слайд биремнәрен үтиләр. Төшеп калган хәрефләрне куеп әйтү.

III этап

Яңа материал өстендә эш.





















































































































































IV. Белемнәрне ныгыту.

































































Укытучы өчен максат:

Ч хәрефен тикшерү;

-нинди аваз белдерә;

-сүзнең кайсы урынында килә ала;

-ничек укыла;

Ч хәрефе кергән сүзләр уйлату.



Укучы өчен максат:

Ч хәрефе белән танышу; сүзләрне, җөмләләрне дөрес укырга өйрәнү.

































































































































Укытучы өчен максат:

Уку күнекмәләрен үстерү;

Ч хәрефе кергән сүзләрне күбрәк табарга өйрәтү.



Укучы өчен максат:

сүзләрне, җөмләләрне дөрес укырга өйрәнү.

1.Тизәйткеч уку һәм дәрескә уку мәсьәләсе кую.

- Мин сезгә бер тизәйткеч сөйлим, ә сез монда нинди аваздан башланган сүзләр күбрәк яңгырады, шуны әйтерсез.

Чыпчык-чыпчык, чык, чыпчык.

Чык-чык,кошчык, очып чык!

- Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?



-Без чыпчыкка карата нинди мөгаләмәдә?



-Аларга ничек ярдәм итеп була?





-Укучылар хәзер мин тизәйткечне укыр алдыннан биргән сорауга җавабыгызны әйтегез.





-Сүзләрнең кайсы урыннарында ишетелде?



2. Уку мәсьәләсен чишү.

- [ ч ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?



  • Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз?

  • Ул кайда ясала соң.

Ул тел очы өске аңкауга тидергәндә ясала.



-Бу аваз яңгыраумы, әллә саңгырау тартыкмы, тикшерик әле.



-Бу авазның пары бармы икән, тикшерик әле. Авазыбыз яңгырап әйтелсен өчен тавышыбызны көчәйтик .Нинди аваз барлыкка килде?



-Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?





3. Ч хәрефе кергән сүзләр белән танышу.

-Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, кайсының исемендә

[ч] авазы ишетелә, шуларны гына әйтерсез.(Слайд №7)

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсеӘдәби укудан дәрес эшкәртмәсеӘдәби укудан дәрес эшкәртмәсеӘдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсе

Әдәби укудан дәрес эшкәртмәсеӘдәби укудан дәрес эшкәртмәсе



- "Кем күбрәк?" уены уйнап алабыз. [ч] авазы ишетелгән үзегез нинди сүзләр беләсез?







-Слайдтагы рәсемнәргә һәм алар астындагы схемаларга карап, һәр сүздәге [ч ] авазларын аерып табыйк һәм укыйк. Слайд №8.



- Балалар! Мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз әле.

Йомры йомшак, сары йомгак

Йөгереп йөри чирәмдә.

Нәрсә бу?



- Чеби сүзен әйткәндә, сүз башында нинди аваз ишетәбез? Берничә тапкыр пышылдап әйтеп карагыз әле.Дөрес, димәк чеби сүзе дә [ч] авазыннан башлана.

Бу авазның хәрефләре белән танышыйк.

4.Ч, ч хәрефләре белән танышу.

- Бу зур, баш Ч хәрефе. Ул җөмлә башында, кеше исемнәрен, фамилияләрен язганда кулланыла.

- Монысы юл ч хәрефе. Сүзнең башында, уртасында, ахырында языла. (Магнитлы тактага хәрефләр беркетелә).

-Бу аваз хәрефен дә үз пакетына урнаштырыйк

инде һәм истә калдырык.



Слайд №9Схема буенча сүзләрне уку.



Дәреслек буенча уку.

1. Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

- 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?



- 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?



2.77 нче битнең өстендә бирелгән язмаларны уку , ал турыпочмаклык урынына тиешле сүзләрне табу.



3. Дәреслектәге "Берлектә көч" текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү.Эчтәлеге өстендә эшләү.

1) Үрнәк уку,

2) Эчтәлекне ачыклау.

-Берлектә көч дигәнне ничек аңлыйсвз?

3) Эчтән пышылдап уку.

4) Кычкырып уку

Ч хәрефе кергән сүзләрне тагын укып күрсәтегез әле.

Үзбәя.



4."Яшелчә бакчасы" исемле текст белән танышу, эчтәлеге буенча әңгәмә.

-Урамда нинди ел фасылы?

-Кыш белән бәйле нинди кыенлыклар белән

очрашабыз?

-Чирләмәсен өчен нәрсәләр ашарга кирәк?

-Суган, сарымсакны без нәрсәләр дип атыйбыз?

"Яшелчәләр бакчасы" дигән текст укыйм, сез тыңлап утырыгыз. Ч авазы кергән сүзләр ишетсәгез, кул чабыгыз.



5.Бәрән алып килгән сүз белән танышу. (Слайд №10)

"Сыерчык" сүзендә нинди сүзләр яшеренгән?















-Чыпчык турында.





-Аны яратабыз, ярдәм итәбез.

-Аларга җимлекләр куеп, җимнәр салабыз.





-Бу тизәйткеч-шигырьдә [ч] авазы күп тапкыр яңгырады.

-Сүз башында, уртасында, ахырында.



  • Тартык аваз.



  • Чөнки аваз авыз куышлыгыннан иркен чыкмый.





-Саңгырау тартык.







-[җ] авазы барлыкка килде.



-[җ],[ч] авазлары парлы тартыклар.

-[җ]-яңгырау тартык;

-[ч]-саңгырау тартык.





















-Чәчәк, үлчәү, өчпочмак.







-Чана, чәч, чаңгы, чәйник, чәчәк...







-Чуртан, чиләк.











-Чеби.





























- Чана. Чаңгы





-Калын укыла.



-Нечкә укыла.



Чылбыр рәвешендә укыйлар.













Бердәм, тату, күп булсаң көчле буласың, зур эшләрне дә үти аласың.











-Кыш.



-Салкын тия, чирлибез.



-Суган, сарымсак ашарга кирәк..

-Яшелчәләр.

-Сыер, чык, сыр, сер, ер, кыч.

V.

Дәресне йомгаклау.



Укытучы өчен максат: дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерү. Рефлексив кабатлау.

Укучы өчен максат:

дәрестә алган белемнәрне кабатлау.





-Укучылар бүгенге дәрестән сез үзегезгә нинди белемнәр алдыгыз? Нәрсә белдегез? Ничек белдегез



- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы? Ни өчен?

Дәрес өчен һәр кеше үзбәясен куйсын. (Дәрес материалын үзләштерүләреннән чыгып - кәефләренә карап, Смайликларның үзләренә туры килгәнен сайлап алалар)

- Рәхмәт, укучылар, тырыштыгыз! Дәрес тәмам. Сау булыгыз!





[ч] авазы һәм Ч,ч хәрефләре белән таныштык.













































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал