7


  • Учителю
  • 1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Аңлатма язуы.

Федераль Дәүләт стандартларында белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле укыту системасына да карый. Ягъни, рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, укыту процессы, белем дәрәҗәсенә контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

Тәкъдим ителгән "Гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус телле балаларга татар телен комуникатив технология нигездә укыту программасы" психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

Әлеге программа рус телле балаларга татар теле укыту буенча эш программаларын төзү өчен нигез булып тора. Ул укыту предметының мәҗбүри өлешен билгеләгән төп программага таянып төзелде.

Укытучылар эш программаларына мәктәпнең эш үзенчәлеген, укучыларның индивидуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку материалын өйрәнүгә сәгатьләр саны бүленешен һәм материалны өйрәнү эзлеклелеген билгеләүдә, эчтәлекне киңәйтүдә, шулай ук укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру юлларын ачыклауда үзгәрешләр кертә алалар. Бу үзгәрешләр эш программаларының аңлатма язуында чагылыш табарга тиеш.

Программа дәүләт контроле һәм белем сыйфатын билгеләү системасы өчен нигез булып тора.

1-4нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

- 1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасына (1 - 11 нче сыйныфлар), Казан, 2014.Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.

8. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы ("Закон об образовании" Закон Российской Федерации)

9. "Мәгариф турында" Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья - белем алу теле (телләре)

-10 статья -уку-укыту программалары

- 32 статья - мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

10. Учебный план МБОУ "Гимназия №10 Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан "на 2015-2016 учебный год (утвержденного решением педсовета №1 от 29 августа 2016 года)

Дәреслекләр : Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек) К.: «Татармультфильм», 2012. , Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Г.М. Әхмәтҗанова Р.З. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек) К.: «Татармультфильм», 2013. ; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева. Г.М. Әхмәтҗанова Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек) К.: «Татармультфильм», 2013. ; Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева. Күңелле татар теле. Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 4нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек) К.: «Татармультфильм», 2014.

Методик ярдәмлек - Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина.-Казан. Татармультфильм. 2012.

Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Әдәби уку фәненә характеристика

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.



Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.



Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.



Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • "Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • "гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.



Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

  • Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

  • Укытуның башлангыч этабы

  • Тыңлап аңлау

  • Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

  • тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

  • сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

  • ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

  • Диалогик сөйләм:

  • Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

  • дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

  • Монологик сөйләм

  • Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

  • тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

  • укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

  • үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

  • Уку

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

  • хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

  • дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

  • тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү и

  • укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

  • кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

  • укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

  • Язу

  • Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

  • бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

  • программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (33сәгать)



Планлаштыру түбәндәгеләргә нигезләнеп төзелде:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән " Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы" ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен : 1-11 нче сыйныфлар/ Төз.Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, 2011 ел.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Н.Г.Галиева. "Күңелле татар теле". Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек) К.: «Татармультфильм», 2012.

Өстәмә материал:

1.Хәйдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. "Татар теле һәм әдәбияты укытуда яңа технологияләр", 2011ел. Яр Чаллы.

2. Ф.Ф.Харисов татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре" , 2008ел Казан, "Мәгариф" нәшрияты







































Әдәби укудан календарь-тематик план



3

3

1

Кыргый хайваннар.

1

Өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирә белү

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, яшәү урын-нарын әйтә белү

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Рәсемнәргә карап,сорау һәм җаваплар бирү

16.09



4

2

Рус халык әкияте"Төремкәй".



1

Лексик берәмлек-не үзләштерү. Өйрәнгән лексиканы сөй-ләмдә куллана алу.

Аңлап уку күнекмәләре булдыру

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорау җөмләләрне аңлап, уңай, кире җавап бирү күнекмәләре булдыру

23.09



5

3

"Төремкәй" әкиятен сәхнәләштерү.

1

"Төремкәй" әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә



Белемнәрне практикада куллану

30.09



3.Спорт бәйрәме.(1 сәг)











6

1

Спорт бәйрәме.

1

Бер-береңнән мәгълүмат, интервью ала белү

Сорауларга тулы җавап бирә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Белемнәрне практикада куллану.

7.10



4.Мәктәптә (2 сәг)











7

1

Уку-язу әсбаплары

1

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Бу нәрсә? сорауларына дөрес җавап бирү



Сорауларга тулы җавап бирү

14.10



8

2

Без дәрестә.

1

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү

Дөрес һәм пөхтә яза белә. Уку-язу

әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Монологик сөйләмгә

чыгу

21.10



5.Йорт хайваннары һәм кошлары.(2 сәг)











9

1

Йорт хайваннары һәм кошлары.

1

Йорт хайваннары һәм кошларның исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Хикәя җөмләләр төзи. Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал

Йорт хайваннарына сак караш тәрбияләү

Үрнәк буенча җөмләләр төзү

28.10



10

2

"Без йоклыйбыз"тексты

1

Без йоклыйбыз"тексты белән танышу

Укыганның

эчтәлегенә төшенү.



Эчтәлек буенча тәрҗемә.

11.11



6.Бакчада (4 сәг)









11

1

Яшелчәләр.

1

Яшелчә исемнә-рен, санын, алар-ның төсен, тәмен әйтә, аларны со-рап ала белү.

Яшелчә исемнәре белән танышыру

Хезмәтне яратырга өндәү

Рәсем буенча җөмләләр төзү

18.11



12

2

Җиләк-җимешләр.

1

Нинди җиләк-җимеш яратка-ныңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү

Җиләк-җимеш исемнәре белән танышыру



Танып - белү активлыгын үстерү

25.11



13

3

Рус халык әкияте "Шалкан"

1

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала

Яңа сүзлләр белән танышу

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Сорауларга тулы җавап бирү

2.12



14

4

"Шалкан"әкиятен сәхнәләштерү

1

Рус халык әкияте "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белә



Белемнәрне практикада куллану

9.12



7.Кыш. (4 сәгать )















15.

1

Кыш билгеләре.

1

Кыш билгеләрен әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу



Монолог төзү

16.12



16









2

"Кыш бабай"шигыре.

1

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү. Яңа елга кем килә.Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә-җөмләләрен үзләштерү

Кыш бабайны каршылау. Өйрәнгән лексиканы ныгыту

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Әңгәмәдә,бәйләнешле сөйләмдә өйрәнгән

лексиканы куллану



23.12



17

3

Кышкы уеннар.

1

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү

Уеннар турында сөйли белү

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Диалог төзү

13.01



18



4

Бәйрәмнәрдә.

1

Бәйрәмгә чакыра, бәйрәм белән котлый белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итү,

җөмләләр төзү

20.01



8.Сәламәт бул!(3 сәг)











19

1

Тән әгъзалары исемнәре.

1

Лексик берәмлекләрнеүзләштерү.

Тән әгъзалары исемнәрен атый белү



Сораулар ярдәмендә сөйли белү

27.01



20

2

Сәламәт булу өчен киңәшләр. Диалог.

1

Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Сәламәтлекне сакларга өндәү

Тәрҗемә итә белү.



3.02







21



3

Шәхси гигиена предметлары.

1

Сорау әйтү. Сузык авазларны дөрес әйтә белү

Шәхси гигиена предметлары белән танышу



Сораулар төзү. Сорауга төгәл җавап бирү.

10.02



9.Гаилә.(4 сәг)















22

1

Гаилә.

1

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү



Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү

Гаиләгә, туган илгә карата мәрхәмәтлеле булырга өндәү

Бәйләнешле сөйләү күнекмәләре

17.02



23

2

Фатих Кәрим "Яз җитә"



Шигырь белән та-

нышу. Сөйләмнең сәнгатьлелеген үстерү

Сәнгатьле итеп укый белә.

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү. Ятлау.



3.03



24

3

"Тәмле сүзләр"

1

Сөйләмдә тәмле сүзләр куллана белү.Сүзләрдә басымны дөрес кую

Тыныч йокы!

Хәерле иртә!

(көн,кич)

Рәхим итегез!

Сау булыгыз!

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Өйрәнгән грамматик структураларны бәйләнешле сөйләмдә файдалану күнекмәләрен булдыру.

10.03



10."Кунакта" (4 сәг)















25

1

Татар халык ашлары

1

Татар халык ашлары белән танышу, исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Татар халык ашлары атамала рын белү. Әни бә-леш пешерә. Гөбәдия бик тәмле сөй-ләмдә куллану

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Тәрҗемә итә белү күнекмәләре

Сорауларга җаваплар бирә белү күнекмәләре

17.03



26

2

Туган көн-зур бәйрәм.

1

Лексик берәмлекләрне үзләштерү.

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана ала.

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү күнекмәләре

24.03



27

3

Ашамлыклар.

1

Ашамлыклар исемнәрен әйтә белү, аларның тәмен әйтү, нинди ашамлык яратканыңны әйтә белү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу



Үрнәк буенча сөйләү күнекмәләре

7.04



28

4

Бари Рәхмәт. "Аш вакыты"

1

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

Бари Рәхмәт "Аш вакыты"

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Татарча дөрес уку күнекмәләре

14.04















11.Кибеттә. Киемнәр кибетендә.(1сәг)















29

1

Киемнәр.

1

Кием исемнәрен әйтә белү, алар-ның төсен,нинди кием яратканың-ны әйтү.

Кием исемнәре белән таныштыру



Монологик сөйләм күнекмәләре.

21.04



12.Безнең шәһәр.(1 сәг)









30

1

Безнең шәһәр.

1

Шәһәрләрне картадан күрсәтү аша шәһәр атамаларын истә калдыру, дөрес әйтү.Туган шәһәрең турында сөйли белү

Картадан Татарстан шәһәрләрен күрсәтә һәм исемнәрен атый белә.

Милләтнең,Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану

Карта белән эшли белү күнекмәләре



28.04



13.Җәй ( 4 сәг)















31

1

Җәйге ял

1

Җәйге табигать, турында сөйли белү. Лексика: җәй, көн, елга, күл, җиләк, гөмбә, Сабантуй

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу

Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру

Монологик төзү

5.05



32

2

Габдулла Тукай."Бала белән күбәләк"

1

Йөгерек, аңлап уку.

Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"әсәре белән танышу

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру

Дәреслек белән эшли белү



12.05



33

3

Без Сабантуйга барабыз.

1

Сабантуй турында сөйли белү.

Татар хал-ның милли бәйрәме - Сабантуй белән таныштыру



Дәреслек белән эшли белү.

19.05























15



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал