7


  • Учителю
  • Технологик картаТатар теле 4класс

Технологик картаТатар теле 4класс

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татар теле дәресенә технологик карта

4 нче сыйныф

Төзүче : Кызылтау урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нуриева Флидә Р.

</<br>
1.Зат алмашлыклары турындагы белемнәрен арттыру, тәртипкә салу.

2. Укучыларның зат алмашлыклары турындагы белемнәрен системага салу, гамәли куллана алуларына ирешү.

3. Иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү.

4. Укучыларны татар теленә кызыксынучанлык тәрбияләү.

5. Килешләрне искә төшерү. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнүен кабатлау.

6.Грамоталы дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү

Дуслык, бердәмлек , аралашу культурасы ,үз-үзеңә ышаныч тәрбияләү

Эзлекле фикер йөртү күнекмәсен үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Зат алмашлыкларының килеш кушымчаларын аера белү, килеш кушымчалары кулланып җөмләләр төзеп язу

Төп төшенчәләр

Зат -санның килеш белән төрләнеше һәм җөмләдә кулланышы

Предметара бәйләнеш

Математика , әдәби уку.

Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп









- өстәмә

1. Р.Х.Ягүфәрова.Р.Ә.Асылгәрәева «Татар теле», 4 нче сыйныф,20-21 битләр ,

2 кисәктә, Казан, "Татарстан китап нәшрияты, 2014 20-21бит, 2 нче кисәк,.







1. Презентация Power Point - "Кушымчалар"

2. Дидактик карточкалар, тест.









Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

ШУУГ -шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү





Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.













  • - Шушы күтәренке кәефтә дәресебезне башлап җибәрик.





Укучылар теләкләр тели:

− Яңа көн тынычлык алып килсен!

− Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

− Әти-әниебезгә, дусларга ягымлы булыйк!

− Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Укытучы өчен максат:

Килеш кушымчалары , исем турында элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру



Укучылар өчен максат: сүзнең тамырын билгели белү, төп төшенчәсен аңлата алу

1. Матур язу күнегүе.

- Тактада язылган хәрефләр һәм җөмләләрне матур итеп күчереп языгыз.

Муса Муса Муса Муса Муса

Муса Җәлил - татар халкының патриот шагыйре.

2. Җөмләләр өстендә эш.

- Җөмләләрне укыгыз. Нәрсәгә игътибар иттегез?

Презентаөиядән Муса Җәлил турында уку.

- Нинди алмашлык күп итеп кабатланды? (УЛ)















Укучыларның җаваплары тыңлана. Муса турындагы

- Алмашлык

ТБУУГ: килешнең төп билгеләрен аерып күрсәтеп кагыйдә формалаштыру

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен кую

Укытучы өчен максат:

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү



Укучылар өчен максат: килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү









-Хәзер зат алмашлыкларын килешләр белән төрләндерербез.

(килешләр, зат алмашлыклары группада эшләү.Үзбәя)







- Бүгенге дәрестә нәрсә турында кабатларбыз һәм өйрәнербез?

-Дәрескә нинди максат куярсыз?







39 нче күнегү(язма)

Укучыларның җаваплары







Бүген бу дәрестә килешләр арасындагы иялек килеше белән тирәнтен танышып китәбез.



Ул алманлыгын килешләрдә язу Сүзләренә сораулар кую.

- Ул алмашлыгының килеш белән төрләнеше турында

балаларның җаваплары

ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы өчен максат:

Зат алмашлыкларының клеш белән төрләнеше турында күзаллау булдыруда ярдәм итү



Укучылар өчен максат:

Сүзгә килеш кушымчалары куеп, мисаллар китереп раслый белү

- Ул алмашлыгы нинди эш башкарды?

Җөмләдәге сүзләрне бәйләп килдеме? Төрләндердеме?







- Нәтиҗәләрне дәреслектәге таблицаны карап , дөрес фикер йөрттекме икән?

  • - ул алмашлыгы килеш белән төрләндерелде.

Балаларның җаваплары













Дәреслекнең 19 нче битендәге кагыйдә өстендә парлап эшлиләр, берничә укучы кагыйдәне сөйләп күрсәтә. Үзбәя .

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Динамик пауза









Яңа белемнәрне ныгыту

Укытучы өчен максат:

яңа мәгълүмат туплауда өстәмә әдәбият куллану; белемнәрне күнегүләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге булдыру



Укучылар өчен максат: яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү

Презентациядән зат алмашлыкларын табу .















Күнегүне телдән үтәлә, соңыннан, үрнәк буенча, яңа сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга аерып язалар.





шул текстан зат алмашлыкларын табалар .



Өйрәнгәннәргә нигезләнеп алмашлыкларның килеш белән төрләнүләрен аңлаталар .

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда куллану

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану һәм тикшерү

Укытучы өчен максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру



Укучылар өчен максат: зат алмашлыклары турында белемнәрне практик куллана белү





1. 40 нчы күнегү

2. Күп нокта урынына тиешле кушымчаларны куеп, җөмләләрне төзеп язу.





3.Сайланма диктант.



Алмашлыкларны табып язу.



























































Төркемдә килеш ләрне төзиләр. Сорауларын куялар



ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

Уку эшчәнлеген йомгаклау.

Укытучы өчен максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү



Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү



Укытучы өчен максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Укучылар өчен максат: өй эшен дөрес башкару

1. Рефлексия.

- Бүгенге дәрестән үзегез өчен нинди яңалыклар алдыгыз? Дәрес сезгә нәрсә бирде?

2. Белемнәрне бәяләү.



























3. Өй эше.

41 нче күнегү - исемнәр урынына алмашлыклар куеп, күчереп язу.













Балаларның җаваплары



ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу









 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал