7


Проект чыршы, 4 класс,

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала



"Яңа ел күрке - чыршы"

дигән темага проект эше.

























Тема: Яңа ел күрке - чыршы

Проблема:

Тиздән Яңа ел җитә, сыйныф бүлмәсен ничек бизәргә?

Безнең төп максатыбыз:

Яңа ел чыршысын кәгазьдән ясау.

Безнең бурычларыбыз:

  • Яңа ел чыршысы турында мәгълүмат җыю

  • Яңа ел чыршысы турында күбрәк өйрәнү.

  • Кәгазьдән бөкләп эшләү алымнарын формалаштыру.

  • Эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тоту.

  • Чыршыларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Төп тәлапләр:

  • Яңа ел бәйрәменә әзер булсын

  • Чыршыбыз матур булсын

  • Кешедә соклану хисе тудырсын

  • Тирә-юньгә зыян китермәсен



Өйрәнү сәбәпләре:

  • Ни өчен Яңа ел бәйрәмендә чыршы агачы куялар?

  • Кәгазьдән ясалган чыршы агачы нинди була?



Өйрәнү объекты



Чыршы агачы



Өйрәнү предметы



Яңа ел чыршысы



Эчтәлек

I Проектны өйрәнүгә хәзерлек.

II Проектны өйрәнү өчен материал туплау.

III Проектның төп өлеше.

3.1. Яңа ел бәйрәмендә чыршы агачы

3.2. Проблеманы чишү юллары

3.3 Кәгазьдән чыршы агачы ясау

IV Йомгаклау

4.1 Үзбәя

4.2 Реклама

V Файдаланган әдәбият





Ι.Проектны өйрәнүгә әзерлек.





Интернет челтәреннән Яңа ел чыршылары турында укып өйрәнү













Авыл китапханәсендә булган материаллар белән танышу.



Кабинетта булган чыршылар белән танышу.



ΙΙ. Проектны өйрәнү өчен материал туплау

Сыйныф сәгатьләрендә Яңа ел чыршысы турында өйрәнү.

ΙΙΙ. Проектның төп өлеше.

3.1 Чыршы

(Нур Баян шигыре)

Яшел чыршым син минем, эх,

Нуры урманның.

Син бизәге Яңа елда

Безнең урамның.

Яшел чыршы зифа булып

Үстең урманда.

Кошлар сайрадылар кунып

Сиңа талларда.

Каршылыйбыз шатланышып

Яңа ел таңын.

Шаулатабыз, гөрләтәбез

Чыршылар янын.



Чыршы - Яңа ел үткәрү өчен иң төп әйберләрнең берсе булган. Кагыйдә буларак аның ылысларын пыяла, пластмас уенчыклар, шәмнәр һәм тәм-томнар белән бизәгәннәр. Аларны өйләргә һәм урамнарга куйганнар.

Агачларны бизәү фиргәвеннәр патшалык иткән чорда ук булган. Ул вакытта пальма агачын бизәгәннәр.

Иң беренче Яңа ел чыршысын Ригада 1510 нчы елда куйганнар. Ә Россиядә Яңа ел чыршысы 1700 нче елда Петр 1 указы белән бәйрәм үткәрүгә куела башлый.



3.2 Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Сыйныф бүлмәсен матур итеп бизәргә кирәк. Әлбәттә, Яңа ел чыршысыз була алмый һәм без бүлмәгә чыршы куярга булдык. Ләкин нинди чыршы?

Әгәр дә кибеттән сатып алсак, бар кешенеке дә бертөрле булачак, әгәр тауга менеп, кисеп алып кайтсак, без табигатькә зыян салачакбыз.

Нишләргә?

Без үз кулларыбыз белән чыршы ясап, бизәп куярга уйладык.

Ә ничек ясарга?

Без ярдәмне сыйныф җитәкчебездән сорадык. Ул безгә төсле кәгазьләрдән ясарга тәкъдим итте һәм бу эштә булышырга ышандырды.



3.3 Чыршы ясар өчен яшел төстәге 10 бит кәгазь, кайчылар, клей, 15 см озынлыктагы таяк кирәк булачак. Клей , кайчы белән эшләү өчен сакчыллык кагыйдәләрен истә төшердек.

Башта төрле зурлыктагы 15 түгәрәк сыздык һәм аларны тигез сигез өлешкә бүлеп кисеп алдык.







Килеп чыккан кисемнәрнең почмакларын парлаштырып клей ярдәмендә тоташтырдык. Алар чыршының ылыслары булачак.



Төрле зурлыктагы "ылысларны" зурдан кечкенәгә таба таякка тишеп өскә өеп менәбез. Ә иң өстенә чыршының башы итеп конус киертеп куябыз. Без уйлаганнан да матуррак чыршы килеп чыкты.



ΙV. Йомгаклау

4.1 Ниһаять, без эшебезне тәмамладык. Ясаган чырышыбыз әниләргә дә, иптәшләребезгә дә бик ошады. Безнең нәни кулларыбыз Яңа елга нинди матур чыршы ясады!

Уңай яклары: 1) Эшләргә бер дә авыр булмады.

2) Технология, рәсем дәресләре өчен менә дигән

материал.

3) Табигатькә зыян салынмады.

4) Чыршы турында күп нәрсәләр белдек.

Тискәре ягы: вакытлар үтү белән кәгазь төсен югалтачак.

4.2







"Чыршы" мастерскоена рәхим итегез!


V Кулланылган әдәбият

  1. Интернет материаллары

  2. Балалар өчен язылган газета-журнал материаллары ("Салават күпере" журналы, "Сабантуй" газетасы)



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал