7


  • Учителю
  • Класстан тыш чара Әнием -ул минем бер генә (1 класс)

Класстан тыш чара Әнием -ул минем бер генә (1 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала









Тема : Әнием- ул минем бер генә. (1 сыйныфта класстан тыш чара)

Максат: әниләргә карата ихтирамлылыкны арттыру, сөйләм телен үстерү

Алып баручы . Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз -әниләр .Сезне барыгызны да

Әниләр көне белән тәбрик итәбез.

Әни-дөньядагы иң газиз, иң кадерле зат ул. Әни диеп баланың теле ачылган. Әнидән дә изге кеше юк ул. Бүгенге кичәне әниләр Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

1 У.Әни диеп безнең тел ачылган,

Әни диеп дәшәм һаман да.

Әни дигән сүзне кабатлыйм мин

Күңелемә кыен булганда.

2.У.Әни безнең өчен бик кадерле,

Әни безнең өчен бик кирәк.

Безнең өчен сулар һава кебек,

Һәрбер минутымда ул терәк.

3.У.Әниләрнең бәйрәмнәре белән,

Тәбрик итә сезне һәр бала

Кайгы күрми, бәхетләргә төренеп,

Яшәгез сез безнең арада.

4.У.Гомер юлларыгыз озын булсын,

Кайгы хәсрәт бер дә килмәсен.

Озын -озак гомер буразнасын

Ачы җилләр сызып китмәсен.

"Җырлыйм әнием турында"" җырын башкару





5.У.Әниемнең бәйрәмендә ,

Без шатланып -көлешик.

Әнине дә безнең белән

Әйдәгез, бер биетик.





Әниләр белән бию конкурсы

Әни белән бала бию башкара

(уен шулай дәвам итә)





6.У.Әнием бит бик тә оста,

Ашарга пешерергә.

Ә без олылардан күреп,

Тиеш ич өйрәнергә.





7.У.Әйдә,әни икәүләшеп,

Яшелчә җыеп карыйк

1 нче урынга чыгып,

Лаеклы бүләк алыйк.

Уртага балалары белән әни чыга. (Берсе бәрәңге, икенчесе чөгендер җыя,күзләр бәйләнгән)

Уен шулай дәвам итә.





8.У.Хәзер җыйган яшелчәнең,

Әйтегез Сез файдасын.

Тәмле әйберләр пешереп,

Тизрәк телен йотмасын.

Әниләр яшелчәнең файдасы турында сөйли, берәр рецепт тәкъдим итә.





"Ярата","Яратмый"уены. Балалар һәм аналар икесе ике якта баланың нәрсә яратканын яза,аннан соң әниләре белән чагыштыралар. Җиңүчеләрне билгеләү.

9.У.Әниләр бәйрәме шулай

Үтә бигрәк кызыклы.

Әни белән бергә булгач,

Кадерле бар минуты.





10.У.Әниләргә теләкләрнең

Телик бары олысын.

Тыныч тормыш,тигезлектә

Рәхәт яшәргә язсын.

Алып баручы.Әйе,әниләр изге җаннар, авыр чакларда да , шатлыкларны бүлешкәндә дә әни кирәк. Аларсыз тормыш-кояшсыз көн кебек. Аларның бер елмаюы җанны эретә,яшәргә көч бирә. Әниләрне олылыйк,зурлыйк!

"Әни кирәк" җырын башкару





11.У.Әнием бәгърем,

Һәрчак шулай

Гел ягымлы назлы бул.

Безнең өчен иң кадерле

Бик-бик якын кешем ул.





12.У.Телим сиңа чиксез шатлык,

Сәламәтлек читләп үтмәсен.

Ташып торган чиксез бәхетемә

Күзләр генә тия күрмәсен.





13.У.Әни булу -үзе бәхет бит ул,

Әни булу-үзе бер рәхәт.

Бу дөньяга тудырганың өчен

Әни сиңа бик,бик зур рәхмәт.





Алып баручы Әни! Әнием! Бу сүзләрне әйтүе дә рәхәт. Әйтерсең лә алардан җылылык,нур бөркелә.

Әниләргә чын йөрәктән саулык- сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.

Кичә әниләр белән бергәләп чәй табыны янында дәвам итә.















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал