7


  • Учителю
  • Конспект урока по литературному чтению 'Л. Н. Толстой 'Арыслан белэн эт'

Конспект урока по литературному чтению 'Л. Н. Толстой 'Арыслан белэн эт'

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Тема: Л.Н.Толстой "Арыслан белән эт"

Максат: 1.укучыларны Л.Н.Толстой хикәясе белән таныштыру;

2.хикәяне анализларга өйрәнү;

3.сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү өстендә эшләү;

4.табигатькә , кече туганнарыбызга - хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек, "Арыслан белән эт китабы".

Дәрес барышы.

Оештыру.

  • Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә!

  • Сезгә дәрестә рәхәтме? Ни өчен?

  • Алайса, дәресне башлыйк. Хәерле сәгатьтә!

Актуальләштерү.

Тест эшләү

1 вариант

1."Күгәрчен һәм малай" кем әсәре?

а)Муса Җәлил;

ә)Роза Хафизова;

б) Абдулла Алиш.

2.Төп геройлар

а)Ай һәм Кояш;

ә)Фатыйма белән Сандугач;

б) күгәрчен һәм малай.

3. Күгәрчен кайда эләккән?

а)капрон җепкә;

ә)читлеккә;

б)урманга

4.Битараф сүзенең тәрҗемәсен табыгыз.

а)возможность;

ә)равнодушный:

б)синеватый

  1. вариант

1."Фатыйма белән Сандугач" кем әсәре?

а)Габдулла Тукай;

ә)Роза Хафизова;

б) Шәүкәт Галиев;

2.Төп геройлар

а)Ай һәм Кояш;

ә)Фатыйма белән Сандугач;

б) күгәрчен һәм малай.

3. Шигырьдә Сандугач кайда яши?

а)урманда;

ә)зоопаркта;

б)читлектә.

4.Ут йота сүзенең тәрҗемәсен табыгыз.

а)неволя

ә)горюет;

б)радуется

Слайдта җавапларны күрсәтү.

- Үзбәяләү кәгазьләрегезне алыгыз да беренче шакмакка үзегезгә билге куегыз (тикшерү: хата булмаса -5, бер яиссә ике хата булса - 4, аннан да күпкә - 3 ле куела, укучылар үзләрен үзләре бәялиләр )


Яңа дәрес материалы

1.- Укучылар сандугачларны, күгәрченнәрне без кайда күрә алабыз? Алар иректә яшиләр. Ә хәзер бу слайдка карагыз әле. Нәрсә күрәсез (арыслан). Ә аны кайда күреп була?(зоопаркта)Дөрес балалар. Без аны зоопаркта күрә алабыз. - Ә хәзер табышмак тыңлагыз әле. Кешенең дусты, йортның сакчысы. Бу нәрсә булыр икән? (эт, слайд)

-Әйе, укучылар, эт. Кемнәрнең этләре бар? Сез аларны ничек карыйсыз? Менә без сезнең белән бүгенге дәресебезнең төп геройларын белдек тә инде. Монда карагыз әле . Кем бу? (Лев Николаевич Толстой) Әйдәгез дәреснең темасын әйтеп карыйбыз. (балалар җавабы)

2.-Әйе, без бүген дәрестә бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның "Арыслан белән эт" хикәясенең тәрҗемәсе белән танышырбыз. Дәрестә нәрсә эшләрбез соң? (укырбыз, сорауларга җавап бирербез, сөйләрбез). Автор кошларны, хайваннарны кечкенәдән үк яраткан һәм алар турында күп кенә хикәяләр язган. Китапларны ачыгыз. Ни өчен булган хәл дип язганнар?

3. Сүзлек белән эш: ерткыч,читлек, сырышты, үзенеке, иснәде, ялады, бикләр, йоннарын кабартып, кимерә башлады, теткәләп ташлады.(дәфтәргә язу)

4.Җөмләләр төзү.

5. Текст өстендә эшләү.

-Рәсемгә карагыз әле. Сез нәрсә күрәсез? Ә менә ни өчен алар тын гына утырганнарын текстны укыгач белерсез. Хикәяне уку.

- Хикәя сезгә ошадымы?

- Ни өчен арыслан белән эт тын гын утыралар? (алар дуслар)

7.физминутка.

8.чылбыр тәртибендә уку

9. сорауларга җавап.

- Автор язган вакыйга кайда булган?

- Эт ничек арыслан янына эләгә?

-Арыслан аны ничек кабул итә?

-Алар ничек яши башлыйлар?

- Бай үзенең этен кире ала аламы?

- Арыслан белән эт күпме вакыт бергә яшиләр? Эт үлгәч арыслан нишли?

- Башка этне кабул итә аламы? -Арыслан ничә көннән соң үлә?

- Автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?

10.Сайлап уку. (Парларда эшләү)

-Тексттан түбәндәге сүзтезмәләр кергән җөмләләрне табып укыгыз.

-"...карарга дип бер бай килде."

-" ..читлекнең бер почмагына барып..."

-"... хуҗа ризалык бирде.."

-" ...кайгысын онытыр..."

-"...берәүне дә җибәрмәде."

-"....ашамый башлады...." (үзбәяләү кәгазенә билге кую)

11. мәкальләр белән эш

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

Дуслык-зур байлык.

Матурлык - бер көнлек, дуслык гомерлек. (үзбәяләү кәгазенә билге кую)

12.Хайваннарның дуслыгы турында слайдлар карау


Йомгак. Рефлексия

-Без нинди хикәя укыдык?

-Без нәрсә белдек? Нәрсәгә өйрәндек?

-Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?

-Сезгә дәрестә нәрсә авыр булды?

Билгеләр кую


Өй эше. (слайдта)

1. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

2. Хикәя эчтәлегенә туры килә торган рәсем ясарга.





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал