7


  • Учителю
  • Урок по окружающему миру для 2 класса по теме «Папоротники, мхи и водоросли»

Урок по окружающему миру для 2 класса по теме «Папоротники, мхи и водоросли»

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание: "Описание материала:Технологическая карта урока по окружающему миру для 2 класса. Тема: «Папоротники, мхи и водоросли». УМК «Перспективная начальная школа». Цели урока: создать условия для развития умения группировать растения по их признакам и свойствам, работать с науч
предварительный просмотр материала

Технологик карта

Класс: 2

Предмет: әйләнә-тирә дөнья

Тема: Абагалар, мүкләр, суүсемнәр

Максат:

Белем бирү: үсемлекләрне үзенчәлекләре һәм билгеләренә карап, төркемнәргә бүлә белергә өйрәтү.

Үстерелешле: фәнни әдәбият, сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү; өйрәнгәннәр һәм күзәтүләр буенча мөстәкыйль рәвештә нәтиҗә ясау.

Тәрбияви: фронталь, индивидуаль эш барышында үзеңне әдәпле тоту культурасы тәрбияләү, предметка кызыксыну уяту; үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Предмет буенча нәтиҗәләр: абагалар, мүкләр, суүсемнәрне үзләренә хас үзенчәлекләре буенча төркемли белү, аларны төркемләүнең асылын аңлау.

Төп төшенчәләр: абагалар, мүкләр, суүсемнәр

Пространство оештыру: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш, парларда эш

Чыганаклар: Әйләнә-тирә дөнья: 2 кл. : дәреслек : 1 нче кисәк / О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов. - М. : Академкнига/Учебник, 2012

Окружающий мир : 2 кл. : тетрадь для самостоятельной работы №1/ О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов. -М.: Академкнига/Учебник, 2012

Әйләнә-тирә дөнья: 2 кл. : хрестоматия / О. Н. Федотова, Г. В. Трафимова, С. А. Трафимов. - М. : Академкнига/Учебник, 2012


Җиһазлау: Презентация Power Point - "Абагалар, мүкләр, суүсемнәр"

Мүк, аквариум суүсеме, бүлмә абагасы үрнәкләре


Предметара бәйләнеш: әдәби уку, музыка, физкультура




Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУД (УУГ)

ШУУГ (ЛУУД) - шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ(РУУД) - регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ (ПУУД) - танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ(КУУД) - коммуникатив универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру

Максат: психологик уңай халәт барлыкка китерү, хезмәттәшлек итү теләге уяту.

1.Балаларда яхшы кәеф булдыру.

-Рәхмәт, кояш! Таң китердең,

Бар дөньяны ялт иттердең.

Нурың төште бүлмәбезгә,

Җылы, рәхәт һәммәбезгә.

-Менә нинди кояш балкый бүген дәрестә.

- Биремнәрне үтәүгә карап, дәрестә һәркемнең үз кояшы булачак




КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү

ШУУГ: үзмаксат кую

II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру

Максат: дәрестә яңа мәгълүматлар кабул итүгә хәзерләнү, фикерләү осталыгын үстерү


1.Үсемлек төркемнәре

Сез нинди урманнар беләсез?


Яфраклы (ылыслы) урманда үсә торган өч агач исеме әйтегез?

Җимеш бирә торган 3 агач әйтегез.


Кыр чәчәкләрен атагыз.

Агач, куак, үлән арасындагы охшаш якларны аңлатыгыз.

Агач, куак, үлән арасындагы аермалы якларны әйтегез.

Үсемлекләр күрсәтелә.

Төркемнәргә бүлегез.

Үсемлек булуларын дәлилләгез


Нинди максаттан чыгып болар турында сөйләштек?



Катнаш, яфраклы, ылыслы урманнар


Балаларның җаваплары


Алмагач, чия, слива


Ромашка, күк чәчәк, кыңгырау чәчәге


Чыршы, каен, ромашка, тузганак, наратны ылыслы һәм чәчәкле үсемлекләр төркемнәренә аералар.

Тамыр, сабак, яфрак, чәчәк, җимеш, орлыклары булуын әйтәләр.

Үсемлек төркемнәре турында белемнәрне ныгыту өчен, истә калдырыр өчен

РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу

III. Уку мәсьәләсен кую.

Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру,

яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм белемнәрне үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгели белү

1.Мүк, абага, суүсем рәсемнәре күрсәтелә (слайд)

-Нәрсәгә хошаганнар?

-Бу үсемлекләрне кайсы төркемнәргә кертербез?

- Нәрсәләр турында өйрәнәчәкбез?

- Нинди максатлар куясыз?

Үсемлекләргә

Укучыларның җаваплары




ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу

IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: абага, мүк, суүсемнәрнең асылы турында күзаллау булдыруда ярдәм итү; яңа белемнәр үзләштерү мөмкинлеге булдыру

Рәсемнәрне игътибар белән карарга тәкъдим ителә.

  1. Абагалар

Бүлмә абагасын күзәтү( төркемнәрдә)

-Үсемлекнең өлешләрен әйтегез.



  1. Мүкләр

Укучыларга мүк кисәкләре таратыла һәм күзәтү оештырыла.

-Үсемлекләргә хас булган кайсы өлешләрне таба алдыгыз, ә кайсыларын юк?

- Нәтиҗә ясагыз.



Нәтиҗәне сүзлектәге билгеләмә белән чагыштырыгыз.



КҮЗЛӘРГӘ ГИМНАСТИКА

  1. Суүсемнәр

- Кайда үсә?

Экранга суүсем сүзе чыга. Суүсем сүзенә игътибар итү.

Аквариумда үсеп утырган суүсем рәсеме күрсәтелә.



  1. Нәтиҗә

-Абага, мүк, суүсемнәр нәрсәләр?

-Кайларда үсәләр?

  • Үсемлек өлешләрен табарга тырышыгыз.

  • Гомумән, барлык ү семлекләргә үсәр өчен нинди шартлар кирәк?

  • Үсемлекләр кайларда үсәләр?





  • Җир шарының барлык өлешләрендә дә табигать шартлары бертөрлеме?

  • Ә үсемлекләр ничек үсә алалар соң?

Тамыры, сабагы, яфрагы бар.

Сүзлектән абага төшенчәсенә билгеләмәне табып укыйлар



  • Тамыры, чәчәкләре, орлыклары юк.

Сүзлектән абага төшенчәсенә билгеләмәне табып укыйлар

Сүзлектән билгеләмәне укыйлар.



Үсемлекләр

Һәрберсенең үсү урынын аңлатып чыгалар: алар дымлы, сулы урыннарны үз итә. Абага дымлы урыннарда, мүк сазлыкларда, суүсемнәр суда үсәләр.

  • Яктылык, җылылык, су, һава, минераль матдәләр

  • Үсәр өчен уңай шартлар булган барлык урыннарында: дымлы , күләгәле, туры кояш туры төшкән коры, комлы һ.б. үсәләр.



  • Тирәлек шартларына яраклашканнар.

ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

V. Яңа белемнәрне ныгыту

Максат: дәреслек материалын укып, яңа белемнәрне ныгыту мөмкинлеге булдыру


1.Мүк, абага, суүсемнәрнең башка үсемлекләрдән аермалы үзенчәлекләре

ДИНАМИК ПАУЗА



2. Дәреслек материалы белән танышу

3. Төркемнәдә эш

Һәр төркемгә аерым бер үсемлек төркеме турында чыгыш ясарга кушыла.




Беркайчан да чәчәк атмауларын, орлыклары булмавын, споралар ярдәмендә үрчүләре турында әйтәләр

1 төркем- абагалар, 2 төркем - мүкләр, 3 төркем - суүсемнәр турында сөйли.

(4 төркем - экспертлар төркеме буларак чыгыш ясарга да мөмкин. Алар төркемнәргә өстәмә сораулар бирә ала)

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

VI. Яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану

Цель:

Максат: яңа белемнәрне мөстәкыйль куллану мөмкинлеге булдыру

  1. Үсемлекләрнең төркемнәре

-Үсемлекләрнең нинди төркемнәрен беләсез?



  1. Дәфтәрләрдә эш: №43 бирем.

  • Бирелгән төркемгә караган үсемлек өлешләрен язып куегыз

Чәчәкле, ылыслы үсемлекләр, абагалар, мүкләр, суүсемнәрне атыйлар



Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә язып эшлиләр

ШУГГ: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

ТБУУГ: фикерләүдә логик чылбыр төзү

РУУГ: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

VIII. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Цель:

Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү

- Дәрес башында нинди максат куйган идек?



- Максатыбызга ирештекме? Ни өчен?

- Син бүген үзеңне нәрсә өчен мактый аласың?

- Синең фикереңчә бу дәрес безгә ни өчен кирәк иде?



- Үзегезнең эшчәнлегегезне ничек бәяләр идегез?

Үзбәя һәм белемнәрне бәяләү


Балалар максатларны атыйлар



Укучыларның җаваплары


ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу


IX. Өй эше

Цель:

Максат: укучыларның белемнәрен үстерүгә юнәлтелгән өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату

Мөстәкыйль эш дәфтәре №1, 44 нче бирем, хрестоматиядән файдаланып, таблицаны тутырырга





 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал