7


  • Учителю
  • 1 сыйныф ФГОС буенча татар теленнән татар төркемнәренә эш программасы

1 сыйныф ФГОС буенча татар теленнән татар төркемнәренә эш программасы

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

муниципаль гомумбелем бирү бюджет учреждениесе

169 нчы мәктәп

Каралды: Килешенде: Расланды:

МБ утырышы беркетмәсе Директор урынбасары Педагогик совет беркетмәсе

№1 август 2015 ел _________И.И.Ибраһимова №1 август 2015 ел

МБ җитәкчесе: Мәктәп директоры:

________Р.И. Әхмәтова ___________ Е.В.Абакумова

1 нче сыйныфлар өчен(рус мәктәпләренең татар төркеме) татар теленнән эш программасы.

(Татар теле: барлыгы- 99сәг., атнага 3 сәг.)

Төзеде:II квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы

2015-2016 нчы уку елы



Татар теленнән эш программасы

1 нче сыйныф


Сыйныф: 1 нче сыйныф, татар төркеме.

Укытучы: Габбасова Гөлчәчәк Шамил кызы.

Предмет Татар теле

Сәгатьләр саны: барлыгы 99 сәгать; атнага 3 сәгать.


Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкдим ителгән "Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы" (татар балалары өчен): 1-11 нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. (авторлары: Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В.А. Гарипова), укыту планы һәм эш программасы положениесенә нигезләнеп төзелде.


Дәреслек : Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2013.


















Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. "Мәгариф турында" Россия Федерациясенең Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 N 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации" )



2. "РФның халык телләре турында" 126-ФЗ нчы номерлы федераль законы" ( 24.07.1998).



3. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август 2013 нче ел, №1015("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - образовательным программам начального общего, основного общего и среднего общего образования").



4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы 31 нче март, 2014 нче ел №253(«Об утверждении федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего и среднего общего образования).



5."Мәгариф турында" Татарстан Республикасының Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).



6. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 №1560-XII (ред. От 03.03.2012 г.) «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан»)



7. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында " Дәүләт программасы.

8. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

9. «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы.

10.СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү учрежденияләрендә укыту өчен шартлар һәм укытуны оештыруга санитар-эпидеомиологик таләпләр» (РФның баш дәүләт санитар табибының 189нчы номерлы карары (29.12.2010)

11. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының приказы, 09.07.2012 №4154/12(«Об утверждении базисного и примерных учебных планов для образовательных учреждений Республики Татарстан, реализующих программы начального общего и основного общего образования)

12.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, 03.07.2012г. № 8852/13 («О перечне профессий»)

13. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының хаты, №11005/14 от 8.07.2014 (« Об учебных планах в 2014-2015 учебном году»)

14.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан расланган Рус мәктәпләрендәге рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.

15. Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, "Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары"на нигезләнеп төзелде.

17. 169 нчы мәктәпнең белем бирү программасы.

Эш программасы структурасы.

Татар теленнән эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Татар теленең уку планында тоткан урыны.

ФДГББС күрсәтелгәнчә, төп белем бирү этабы гомуми урта(тулы) белем бирүнеӊ нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән аларныӊ уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала. Гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларныӊ фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Төп мәктәп курсында 1 нче сыйныфта татар телен өйрәнүгә атнасына 3 сәгать вакыт бирелгән (елга 99 сәгать).Татар телен өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санын бүлү стандарт, программа һәм дәреслек эчтә нигезендә башкарыла.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш". Бу - яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем - стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата.


Эш программасының һәм белем бирүнең максаты:

Рус мәктәбенең 1 нче сыйныфларында укучы татар балаларына татар теленнән белем бирүнең төп максаты - Федераль дәүләт стандарты таләпләрен тормышка ашыру белән бергә рус мәктәбендә татар теленә өйрәткәндә укучыларда лингвистик (тел), коммуникатив (аралашу), милли мәдәният өлкәсенә караган культурологик (мәдәниятлылык) компетенцияләр булдыру.

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.

  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:

  • татар телендә аралашу күнекмәләре формалаштыру;

  • тел чараларын аралашу эчтәлегеннән чыгып сайлый белергә өйрәтү;

  • тел белеменең фонетика, лексика, грамматика бүлекләре буенча башлангыч белем бирү, өйрәнелә торган тел берәмлекләрен тикшерә һәм куллана белү күнекмәләрен булдыру;

  • сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру;

  • укучыларда татар теленә карата хөрмәт хисе һәм ихтирам тәрбияләү,телнең чисталыгын,дөреслеген саклап, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүмат булдыру.Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча әйткәнне аңларга, аңлаганны тыңлаучыга җиткерергә, дөрес һәм матур итеп укырга, укыганның эчтәлеген сөйләргә ,аерым темаларга әңгәмәләр кора белергә,аралашканда , тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

  2. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре формалаштыру.

  3. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.


Рус мәктәбендә татар телен ана теле буларак укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:


  • Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту.

  • Балаларда татар теленең барлык тармаклары буенча компетенцияне булдыру.

  • Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылыкны булдыру.

  • Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

1 нче сыйныфта укучылар аваз һәм хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән җөмләләр, җөмләләрдән хикәяләр төзи белү күнекмәләре дә бирү әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Программада һәр сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү өчен, аерым эш төрләре һәм темалар тәкъдим ителә. Сөйләм телен үстерү уку дәресләрендә дә дәвам иттерелә. Татар теле дәресләрендә укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләреннән дә файдалана. Табышмаклар, әйтемнәр, санамышлар ятлау, аларны дәфтәрләргә матур язу да балаларны әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтүдә зур әһәмияткә ия булып тора.

Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


1 нче сыйныфта укучылар аваз белән хәрефне аерырга өйрәнәләр, сүз басымы, исем, сыйфат, фигыль кебек сүз төркемнәре турында башлангыч мәгълүмат алалар. Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән - җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.

Сөйләү. Диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү. Укуга һәм көндәлек тормышка кагылышлы темалар буенча әңгәмә кору.Укылган текстка сорау кую, аның эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирү. Укучыларга якынрак булган темалар буенча сөйләшү. Гадирәк җөмләләрдән төзелгән төрле темаларга кагылышлы монологик сөйләм оештыра белү. Сөйләм этикеты үрнәкләреннән дөрес файдалану.

Уку. Әкиятләрне, кечкенә хикәяләрне, дәреслектәге текстларны аңлап, дөрес, йөгерек итеп укый белү.

Язу. Язма сөйләм белән телдән сөйләмнең аермасы. Аерым темалар буенча өйрәнгөн сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу күнекмәләрен булдыру өстендә даими эшләү. Матур язу күнегүләрен үтәү. Бирелгән тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзеп язу.

Укучының монологик сөйләме

Тәкъдим ителгән тема (рәсем, ситуация) буенча хикәя төзи белергә; дөрес интонация белән, тулы, эзлекле итеп, текстка бәя биреп, мөнәсәбәтен күрсәтеп сөйли алырга, тупас булмаган пауза хаталары җибәрмәскә тиеш.1нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 5-6 җөмлә тәшкил итә,


Укучының диалогик сөйләме

Тиешле темпта дөрес интонация белән сорау куярга, әңгәмәдәшенең сорауларына тулы җавап кайтара белергә тиеш.


ПРОГРАММАНЫ ҮЗЛӘШТЕРҮДӘН КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘР


Татар теле буенча төзелгән эш программасы 1 нче сыйныф укучыларының шәхси үсеш-үзгәреш, предметара һәм предмет нәтиҗәләрен үзләштерүне күз алдында тота.

Шәхси үсеш-үзгәреш нәтиҗәләре:

1.Уңай мотив тудыру. Уку теләге булдыру, мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллау булдыру.Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалаштыру..

2.Яхшы укучы образын кабул итү, яхшы укучы булу теләге тудыру.

3.Үз фикереңне җиткерү.Үз фикереңне яклый, дәлилли белү. башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү. Кеше фикеренә карата ихтирамлы караш булдыру. Кеше чыгышына игътибарлы булу.

4.Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирам тәрбияләү. Туганлык кыйммәте формалаштыру.

4.Тәрбияле бала образын кабул итү.Әхлак нормаларын үзләштерү.Әхлакый сыйфатлр формалаштыру.

5. Туган якка мәхәббәт хисе формалашу. Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.Милли үзаң булдыру. Толерантлык хисе булдыру.Горурлык һәм гражданлык хисләре формалаштыру.

6.Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

7. Үзбәяләү.Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

Предметара нәтиҗәләр булып универсаль уку гамәлләре формалашу санала. Грамотага өйрәтү курсын үзләштергәндә формалашучы универсаль уку гамәлләре: регулятив универсаль уку гамәлләре , танып-белү универсаль уку гамәлләре, коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Предметара нәтиҗәләр:

1.Дәреслек битләрендә ориентлашу. Уку мәсьәләсен куя белү,аңлау һәм үтәү.Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую. Укытучы бәяләвен уңай кабул итү,үзэшчәнлекне планлаштыру. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу.Уку эшчәнлеген оештыру.

2.Эстетик һәм рухи кыйммәтләр тупларга омтылу. Тиешле мәгълүматны таба белү.Тамга-символлик уку гамәлләрен үзләштерү.

3.Сорау кую һәм аларга җавап бирү; аралашу-сөйләм эшчәнлеген формалаштыра белү; тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү, иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. Мәгълүмат белән эшләү культурасын формалаштыру.Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләренформалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе; , танып-белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, дәреслектәге текстлар, беренчел мәгълүмат белән эшләү күнекмәләрен тәэмин итүче методик аппарат; коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы булып, продуктив уку технологиясе һәм эшне парлап, кечкенә төркемнәрдә оештыру тора.

Предмет нәтиҗәләре:

1.Дәреслек белән дөрес эшләргә , укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү."Әйтмә" һәм "язма" сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү.

2.Сүз һәм җөмлә, аваз һәм хәреф аермасын аңларга өйрәнү.Авазларны дөрес әйтергә, хәрефләрне дөрес язарга өйрәнү. Орфоэпик дөрес, аңлап һәм сәнгатьле итеп укырга , куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

3.Калын һәм нечкә сузыкларны, яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

4.Предметны , предметның билгесен һәм хәрәкәтен белдерүче сүзләрне аерып таный белү һәм сөйләмдә дөрес куллану.

Программаның тематик эчтәлеге


Тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат,

Әзерлек чоры - 6 сәгать


Дәфтәр битләрендә ориентлашу. Туры сызык язу. Вертикаль, горизонталь һәм авыш сызыклар турында белешмә.Кыска һәм озын туры сызык язу.Бер яктан ыргаклы туры сызык язу.Ике яктан ыргаклы туры сызык язу.Өстән һәм астан элмәкле сызык язу. Элмәкле ярым озынча түгәрәк язу.Сулдан өстән һәм уңнан астан ыргаклы йөзмә сызык язу.Озынча һәм ярым озынча түгәрәк язу.Ярты озынча түгәрәкле сызык язу. Чирек озынча түгәрәкле кыска туры сызык язу


Әлифба чоры - 55 сәгать


Дөрес утыру һәм язу әсбапларын дөрес куллану кагыйдәләре. Баш һәм юл А,а хәрефләрен язу. Баш һәм юл Ә ,ә хәрефләрен язу. Баш һәм юл ы, Ы хәрефләрен язу.Юл э(е) хәрефен язу.Баш Э хәрефен язу.Баш һәм юл И,и хәрефләрен язу. Баш һәм юл У,у хәрефләрен язу.Баш һәм юл Ү,ү хәрефләрен язу.Баш һәм юл о, О хәрефләрен язу.Баш һәм юл ө, Ө хәрефләрен язу.Барлык өйрәнгән сузык авазларны кабатлау.Баш һәм юл н, Н хәрефләрен язу.Баш һәм юл л, Л хәрефләрен язу.Юл һәм баш м, М хәрефләрен язу.Юл һәм баш р, Р хәрефләрен язу.Юл һәм баш й, Й хәрефләрен язу.Юл ң хәрефен язу.Й, й, ң хәрефләре кергән сүзләр язу. Юл һәм баш я, Я хәрефләрен язу.Й, я хәрефләре кергән сүзләрне ныгыту. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш ю, Ю хәрефләрен язу.Юл һәм баш е, Е хәрефләрен язу.Е, е хәрефләре кергән сүзләр язу.

Юл һәм баш д, Д хәрефләрен язу.Юл һәм баш т, Т хәрефләрен язу.Д, т хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш з, З хәрефләрен язу.Юл һәм баш с, С хәрефләрен язу.З, с хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш г, Г хәрефләрен язу.Юл һәм баш к, К хәрефләрен язу.Г, к хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш в, В хәрефләрен язу.Юл һәм баш ф, Ф хәрефләрен язу.

В, ф хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш б, Б хәрефләрен язу.

Юл һәм баш п, П хәрефләрен язу.Б, п хәрефләре кергән сүзләр язуны ныгыту.Юл һәм баш ж, Ж хәрефләрен язу.Юл һәм баш ш, Ш хәрефләрен язу.Ж, ш хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш җ, Җ хәрефләрен язу.Юл һәм баш ч, Ч хәрефләрен язу.Җ, ч хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш х, Х хәрефләрен язу.Юл һәм баш һ, Һ хәрефләрен язу.Х, һ хәрефләре кергән сүзләр язу. Сүзлек диктанты.Юл һәм баш ё, Ё хәрефләрен язу.Юл һәм баш щ, Щ хәрефләрен язу.

Юл һәм баш ц, Ц хәрефләрен язу. Юл ь, ъ хәрефләрен язу.

Әлифбадан соңгы чор - 1 сәгать


Басмачадан текстны күчерү.


Алфавит - 1 сәгать.


"Татар теле " дәреслеге белән таныштыру. Алфавит.Хәрефләрне дөрес итеп уку (әйтү). Алфавитта­гы хәрефләрнең урынын белү. Алфавит Китапларны киштәләргә ав­торларының баш хәрефләренә карап урнаштыра белү. Сүз­лекләр төзүдә алфавитның әһәмияте.Алфавит турындагы белемнәрне ныгыту.


Авзлар һәм хәрефләр - 19 /18 сәгать


Сузыклар. Калын һәм нечкә сузыклар. Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз тарык авазлар.Э - е хәрефләре.Ө - е хәрефләре.О - ы хәрефләре.Я хәрефе.Ю хәрефе.Е, е хәрефләре.Й хәрефе.В хәрефе.К,г хәрефләре.М, н, ң хәрефләре.


Сүз төркемнәре- 9/8 сәгать


Предмет атамасын белдергән сүзләр - исемнәр белән та­ныштыру. Аларның мәгънәләрен аңлату, сорауларын әйтү; уртаклык һәм ялгызлык исемнәр һәм аларның язылышы.Исем, фамилия. Елга, күл, шәһәр, хайван кушаматларында баш хәрефләр. Исемнәр янында кулланыла торган ярдәмче сүзләр - бәй­лекләр һәм бәйлек сүзләр , өстәмә сүзләр белән таныштыру.Предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләр - фигыльләр белән таныш­тыру.


Телдән һәм язма сөйләм - 8/7 сәгать


Телдән һәм язма сөйләм. Басым. Телдән сөйләмнең үзенчәлекләре (интонация, сүз басымы). Язма сөйләм үзенчәлекләре (җөмлә башында, ялгызлык исемнәрдә баш хәреф). Анда сүзнең кем? яки нәрсә? турында баруын һәм алар хакында нинди яңалык хәбәр ителүен белдерә торган кисәкләр. Аерым сүзләрдән җөмләләр төзү. Төрле интонация белән әйтелгән җөмләләрдән соң куелган тыныш билгеләре.

Әзер тексттан сүз, сүзтезмә һәм җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Аннан соң аларны укытучы әйтүе буенча язу, ул тәкъдим иткән сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзү.Аерым темалар буенча өйрәнгән сүзләрне, сүзтезмә һәм җөмләләрне диктант итеп язу. Матур язу күнегүләрен үтәү. Сөйләм күнекмәләре булдыру өстендә даими эшләү.





1нче сыйныфны тәмамлаганда, укучыларның белеменә , эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:


Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

1. Татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

- элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

  • Гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;

  • уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;

  • китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;

  • текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;

  • картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;

  • укылган җөмләләргә яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;

  • укыган текстның эчтәлеген сөйләргә; тыңланган текстка исем куша белергә.




Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары


1. Исмәгыйлева С. Г. Рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына ана телен һәм әдәбиятын укыту. - Казан: Мәгариф, 1993.

2. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. - Казан: Мәгариф, 1994.

3.Ягъфәров Р. Г. Татар балалар фольклоры. - Казан: Раннур, 1999.

4.Харисов Ф. Ф., Харисова Л. А. Уен - милли тәрбия чарасы. - Чаллы: КамАз, 1994.

5.Гөлбакча, балалар өчен хрестоматия. - Казан: Татарстан китап нәшрияты,1990;

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

7. http://www.tatmedia.com

8. http://www.tatar.ru

9. http://www.selet.biz/

10. http://www.tatar.com.ru

11.Вәгыйзов С. Г., Вәлитова Р. Г. Башлангыч мәктәптә татар телен укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2001.

12.Сафиуллина Ф. С., Ибраһимов Г. Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. - Казан: Мәгариф, 998.

13.Багаева Җ. З. Татар теленнән грамматик биремнәр (башлангыч мәктәп өчен). - Яр Чаллы, 2002.

14.Татар теленнән диктантлар. - 1-4 сыйныфлар өчен. - Казан: Мәгариф, 2006.


1. Дәреслек

1) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова Әлифба: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2) Ф.Ф.Харисов, Г.Д.Сираҗиева.Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек( татар телендә сөйләшүче балалар өчен) . - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова .Язу дәфтәре: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен язу дәфтәре( татар телендә сөйләшүче балалар өчен)2 кисәктә.. - Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

3. Ягъфәров Р. Г. Кәҗә-мәкәрҗә. - Казан: Мәгариф, 1994.

4."Көмеш кыңгырау","Сабантуй" газеталары

5. Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. - Казан: Тат. кит. нәшр..

6.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.


Татар теленнән календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны


Укыту төрләре

Көтелгән нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

дата

Предмет УУГ

Предметара УУГ

Шәхси УУГ

кагылышлы


какагылышлы

план

факт

Әзерлек чоры - 6 сәг.

1

I чирек.

БСҮ "Исәнме мәктәп

1

Рәсем буенча эшләү.

Әлифба дәреслеге белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыдәләрен өйрәнү.

Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү.

Уңай мотив тудыру.Уку теләге булдыру.

1.09.

2

Язу юлы белән танышу. Җөмлә, сүз схемаларын сызу.

1

Дәфтәр белән таныштыру.Сүз схемаларын ясау.

Язу юлы һәм аның өске, аскы белән таныштыру, ручка тотарга өйрәтү, дәфтәрне дөрес авышлыкта тоту.

Хәреф элементларын язарга өйрәнү.

Уку теләге булдыру,мәктәп һәм уку эшчәнлеге турында уңай күзаллай булдыру.

2.09

3

Иҗек схемасын сызу. Предмет рәсемнәрен ясау.

1

Рәсемнәр ясау.

Иҗек схемасын сызарга өйрәтү.

Иҗек схемасы сызарга өйрәнү.

Яхшы укучы булу теләген булдыру.

4.09


4

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемаларын сызу. Ярымтүгәрәкләр, дулкынлы сызыклар сызу.

1

Басма үрнәк буенча ярымтүгәрәкләр,дулкынлы сыклар язу.

Җөмлә, сүз һәм иҗек схемаларын сызарга өйрәтү.

Иҗек схемасы сызарга өйрәнүне ныгыту.

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

8.09


5

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементлары язу.

1

Басма үрнэклэр буенча астан һәм өскә ыргаклы хәреф элементларын язу

Астан һәм өстән ыргаклы хәреф элементларын язырга өйрәтү.

Дәфтәрдә эш

Укуга кызыксындыру.

9.09


6

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтыру

1

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар язу

Озын туры сызык, астан элмәкле туры сызыклар һәм аларны тоташтырырга өйрәтү.

Такта янында эш

Мәктәпкә уңай мөнәсәбәтле укучы карашы формалашу.

11.09


Әлифба чоры - 55 сәг.


7

Юл а һәм баш А хәрефен язарга өйрәнү

1

А хәрефен тоташ язу һәм башка хәреф белән ялгау. Үрнәк буенча эшләү.

Хәрефне аналитик күрергә өйрәтү.

Хәрефне башлап киткәндә түгәрәкләргә өйрәтү.

Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Үз фикереңне белдерү.

15.09


8

Юл ә һәм баш Ә хәрефен язарга өйрәнү

1

Баш Ә хәрефен үрнәк буенча язу.

Хәрефне башлап киткәндә түгәрәкләүгә, уңга авыш сызыкның озынча түгәрәк формада булуына, аскы сызыкка җитәрәк түгәрәкләнеп элмәк ясалуына ирешү.

Ә хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

16.09


9

Юл ы һәм баш Ы хәрефен язарга өйрәнү

1

Авазны тиешле язма хәреф белән күрсәтү.

Үрнәк буенча юл ы һәм баш Ы хәрефен язу.

Баш Ы хәрефен язарга өйрәнү.

Юл ы хәрефен язарга өйрәнү.

Ы хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

18.09


10

А-ә, ы хәрефлә-рен ныгыту

1

хәрефләр язу

А-ә, ы хәрефлә-рен ныгыту

А,ә хәрефләре белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Ике телгә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

22.09


11

Юл э һәм баш Э хәрефен язарга өйрәнү

1

Баш,юл э хәрефен дөрес язу

[э] авазы сүз башында э, уртада һәм ахырда е хәрефе язылуын өйрәнү.

Рус теле аша кергән сүзләрдә [э] авазның киң укылышын үзләштерү.

Укучыларның сөйләмен,логик фикерләвен үстерү.Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

23.09


12

Юл и һәм баш И хәрефен язарга өйрәнү

1

Үрнәк буенча юл и һәм баш И хәрефен язу.

И и хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү.

И хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Балаларны рәхмәт әйтергә өйрәтү.

25.09


13

Өйрәнгән хәрефләрнең язылышын ныгыту

1

Өйрәнгән хәрефләрне язу.

Өйрәнгән хәрефләрне ныгыту.


Укучыларның сөйләмен рәхмәт сүзләре белән баету.

29.09


14

У, у хәрефләрен язу.

1

Баш, юл У хәрефен язу, үрнәк буенча хәреф элементларын язу.

Уу хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,

Дәфтәрдә эш

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

30.09


15

Юл ү хәрефен язу.

1

Юл ү хәрефен һәм сүзләр язу, язганны уку.

Дөрес итеп авазны әйтергә,сүзгә аваз анализын ясарга өйрәнү.

Ү хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.

2.10


16

Баш Ү хәрефен язу

1

Баш Ү хәрефен язу.

Ү хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү.

Таблица белән эш

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

6.10


17

О, о хәрефләрен язу.

1

Баш, юл о хәрефен язу.

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын,калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә,ы хәрефе язылуын өйрәнү.

Истә калдыру

Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

7.10


18

Ө,ө хәрефләрен язу.

1

Баш, юл ө хәрефен язу.

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуы.Калган иҗекләрдә [ө]авазы әйтелсә дә, е хәрефе язылуын өйрәнү.

Ө хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

9.10


19

Н,н хәрефләрен язу

1

Н,н хәрефләрен язу

Н н хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Такта янында эш

Укучыларда тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.

13.10


20

Юл л хәрефләрен язу.

1

юл л хэрефен һәм сүзләр язу.

Л л хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Л хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

14.10


21

Баш Л хәрефләрен язу.

1

Баш Л хэрефен һәм сүзләр язу.

Л л хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Л хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

16.10


22

Юл м хәрефен язу.

1

Юл м хәрефен язу.

Юл м хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

20.10


23

Баш М хәрефен язу.

1

Баш М хәрефен язу.

Баш М хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

М хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

21.10


24

Р, р хәрефләрен язу.

1

Баш, юл р хэрефен һәм сүзләр язу.

Р р хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Р хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

23.10


25

Й, й хәрефләрен язу.


1

Баш, юл й хәрефен дөрес язарга өйрәтү, иҗекләр һәм сүзләр язу.

Й хәрефенең сүз башында о,ө сүзык аваз хәрефләре алдыннан, башка урыннарда сузык аваз хәрефләреннән соң да язылуын өйрәнү.

Й хәрефе сүзнең кайсы урыннарында язылуын ныгыту.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

27.10


26

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре

1

Өйрәнгән хәрефләрне һәм сүзләрне язу.

Өйрәнгән хәрефләрне ныгыту.

Такта янында эш

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

28.10


27

ң хәрефен язу.

1

Юл ң хәрефен язу.

Ң хәрефенең сүз башында килә алмавын өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Яхшы укучы булу теләген булдыру.

30.10


28

II чирек.

я хәрефләрен язу.

1

Баш, юл я хәрефен дөрес язу.2-3 сүзле җөмләләр язу.

Яя хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый, яза белү, сөйләмдә куллану.Я хәрефенең ике аваз белдерүен өйрәнү.


Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

10.11


29

Ю ,ю хәрефләрен язу

1

Баш, юл ю хәрефен дөрес язу.

Юю хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү, сөйләмдә куллану.Ю хәрефенең ике авазны белдерүен өйрәнү.

Ю хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

11.11


30

Е,е хәрефләрен язу.

1

Баш, юл е хәрефен дөрес язу

Е хәрефенең ике авазга билге булып йөрүен өйрәнелә.

Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

13.11


31

Юл д хәрефен язу.

1

Юл д хәрефен язу.

Юл д хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

17.11


32

Баш Д хәрефен язу

1

Баш Д хәрефен язу.

Баш Д хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Такта янында эш

Сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

18.11


33

Т, т хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл т хәрефен язу.

Т т хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Т хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укуга кызыксындыру.

20.11


34

З, з хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл з хәрефен язу.

Зз хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Дәфтәрдә эш

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

24.11


35

С, с хәрефләрен язу.

1

С, с хәрефләрен һәм җөмләләр язу.

С с хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Такта янында эш

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

25.11


36

Г,г хәрефләрен язу.

1

Г,г хәрефләрен язу.

Г хәрефе калын һәм нечкә сузыклар булган сүзләрдә төрлечә укылуы турында өйрәнелә.

Сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

27.11


37

Баш К хәрефен язу.

1

Үрнәк буенча баш К хәрефен язу.

к хәрефе калын һәм нечкә сузыклар булган сүзләрдә төрлечә укылуы турында өйрәнелә.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә өйрәтү.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

1.12


38

Юл к хәрефен язу.

1

Үрнәк буенча юл к хәрефен язу.

к хәрефе калын һәм нечкә сузыклар булган сүзләрдә төрлечә укылуы турында өйрәнелә.

Дәфтәрдә эш

Укучыларның сөйләмен,логик фикерләвен үстерү.Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш тәрбияләү.

2.12


39

Баш В хәрефен язу.


Баш В хәрефен язу.Сүзләр язу.

В хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә өйрәтү.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

4.12


40

Юл в хәрефләрен язу.

1

Үрнәк буенча юл в хәрефен язу.

в хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә өйрәтү.

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

8.12


41

Баш Ф хәрефен язу.

1

Баш Ф хәрефен язу.

Ф хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү

9.12


42

Юл ф хәрефен язу.

1

Юл ф хәрефен һәм кеше исемнәрен язу.

ф хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Ф хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

11.12


43

Юл б хәрефен язу.

1

Үрнәк буенча юл б хәрефен язу.

б хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Дәфтәрдә эш

Үз фикереңне белдерү.

15.12


44

Баш Б хәрефен язу

1

Үрнәк буенча баш Б хәрефен язу.

б хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Сөйләм барышында ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

16.12


45

Юл п хәрефен язу.

1

юл п хәрефен һәм 2-3 сүз кергән җөмләләр язу.

п хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Такта янында эш

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

18.12


46

Баш П хәрефен язу

1

Баш Пхәрефен һәм 2-3 сүз кергән җөмләләр язу.

П хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Такта янында эш

Уку хезмәте культурасы тәрбияләү.

22.12


47

Ж, ж хәрефләрен язу. Басмачадан күчереп язу күнегүләре

1

Ж, ж хәрефләрен язу. Басмачадан күчереп язу.

Жж хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Ж хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

23.12


48

Ш,ш хәрефләрен язу.


1

Ш,ш хәрефләрен язу.

Шшхәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Ш хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

25.12


49

III чирек

Җ, җ хәрефләрен язу.

1

Җ, җ хәрефләрен язу.

Җҗ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Дәфтәрдә эш

Укуга кызыксындыру.

12.01


50

Ч, ч хәрефләрен язу.

1

Ч, ч хәрефләрен язу.

Чч хәрефе кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

Ч хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

13.01


51

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу күнегүләре.


1

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес язу.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

15.01


52

Х, х хәрефләрен язу.

1

Х, х хәрефләрен язу.

Хх хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.


Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

19.01


53

Һ, һ хәрефләрен язу.

1

Һ, һ хәрефләрен язу.

Һһ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Такта янында эш

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

20.01


54

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Өйрәнгән хәрефләрне һәм 3-4 сүзле җөмләләр язу.


Дәфтәрдә эш

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

22.01


55

Ё, ё хәрефләрен язу.

1

Баш, юл ё хәрефен һәм сүзләр язу.

Ёё хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Әлеге хәреф белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

26.01


56

Щ, щ хәрефләрен язу.

1

Баш һәм юл щ хәрефләрен язу.

Щщ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Щ хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укуга кызыксындыру.

27.01


57

Өйрәнгән хәрефләрне язу күнегүләре.

1

Хәрефләр һәм җөмләләр язу.


Такта янында эш

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

29.01


58

Ц, ц хәрефләрен язу


1

Баш һәм юл ц хәрефләрен язу.

Цц хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

2.02


59

ь хәрефе һәм сүзләр язу.


1

хәрефләр,

2-3 җөмләле текстлар язу

ь хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

ь хәрефе кергән сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

3.02


60

Әйтеп һәм күчертеп яздыру.

1

2-3 җөмләле текст күчереп язу.

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

5.02


61

ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

1

ъ хәрефе һәм сүзләр язу.

ь,ъ билгеләре кергән сүзләрне дөрес укый,яза белү,сөйләмдә куллану.

ь хәрефе кергән сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

9.02


Әлифбадан соңгы чор - 1 сәг


62

Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп язу. Басмачадан күчерү


1

Басмачадан күчереп язу.


Бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзеп яза белү.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

10.02


Алфавит - 1 сәг

63

Алфавит

1

Хәрефләр язуны ныгыту, алфавитны язмачадан күчереп язу.

Хәрефләрне дөрес итеп укырга өйрәнү.Алфавиттагы хәрефләрнең урынын белү.

Татар алфави-

тындагы хәрефләр тәртибе белән та­ныштыру

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

Авзлар һәм хәрефләр - 19 сәг. - К.к.я. - 1сәг.


64

Авазлар һәм хәрефләр.

1

дәреслек белән эшләү.

Авазларны һәм хәрефләрне өйрәнү.

Авазларын дөрес әйтә белү

Укуга кызыксындыру.

12.02


65

66

Сузык авазлар

2

Дәреслек, таблица белән эшләү.

Сузык авазларны белдергән хәрефләрне өйрәнү.

Кайбер сузыкларның рус теленнән кергән сүзләрдә дә булуын әйтү,аларның әйтелешендәге аерманы күрсәтү.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

23.02

24.02


67

Иҗек.

1

дәреслек,

таблица белән эшләү.

Сүзләрне иҗеккә бүлү һәм юлдан - юлга күчерүне өйрәнү.

Иҗекләрне дөрес әйтә белү.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

26.02


68

Басым

1

дәреслек белән эшләү.

Сүзне тиешле басым белән әйтүне өйрәнү.

Басымны дөрес куя белү.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

1.03


69

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү Диктантка әзерлек

1

Дәреслек белән эләү.Өйрәнгән хәрефләрне кабатлау.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү,аларны юлдан юлга күчерүне өйрәнү.

Сүзләрне юлдан-юлга күчерә белү.

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

2.03


70

Контроль күчереп язу "Яз килә"

1

Контроль диктант язу.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

4.03


71

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

дәреслек белән эшләү.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

8.03


72

Тартык авазлар

1

дәреслек,

таблица белән эшләү.

Татар теле өчен генә хас авазларны дөрес әйтә белү

Тартык авазларны дөрес әйтә белү.

Укуга кызыксындыру.

9.03


73

Сузык һәм тартык аваз хәрефләрен дөрес язу һәм уку Э.э хәрефләре

1

дәреслек белән эшләү һәм Э.э хәрефләре

Ээ хәрефе кергән сүзләрне дөрес укырга ,язарга өйрәнү.

Татар һəм рус теллəрендəге сузык һəм тартык авазларны чагыштырып, дөрес əйтə белү

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

15.03


74

Ө, ө хәрефләре

1

дәреслек белән эшләү һәм үрнәк буенча ө хәрефен язу.

Ө хәрефенең беренче иҗектә генә язылуы.Калган иҗекләрдә [ө]авазы әйтелсә дә, е хәрефе язылуын өйрәнү.

Ө хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

16.03


75

О-о, Ы-ы хәреф-ләре

1

О-о, Ы-ы хәреф-ләрен язу.

О хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә язылуын,калган иҗекләрдә, [о] авазы ишетелсә дә,ы хәрефе язылуын өйрәнү.

О хәрефе белән башланган сүзләр куллануны ныгыту.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

18.03


76

IV чирек

Я, я хәрефе. [йа], [йә] авазлары

1

Я, я хәрефен һәм сүзләр язу.

Я хәрефенен калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укылуы белән таныштыру.

Я хәрефенең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне куллануны ныгыту.

Укуга кызыксындыру.

30.03


77

Ю, ю хәрефе. [йу], [йү] авазлары. Матур язу дәресе.

1

3-4 сүздән торган җөмләләр язу.

Ю хәрефенен калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укылуы белән таныштыру.

Ю хәрефенең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне куллануны ныгыту.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

31.03


78

Е,е хәрефе

[йы], [йе] авазы

1

дәреслек белән эшләү һәм е хәрефен язу.

Е хәрефенен калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә ничек укылуы белән таныштыру.

Е хәрефенең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне куллануны ныгыту.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

1.04


79

Й-й хәрефләре.

1

Й-й хәрефләрен язу.

Й хәрефенең сүз башында о,ө сүзык аваз хәрефләре алдыннан, башка урыннарда сузык аваз хәрефләреннән соң да язылуын өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

5.04


80

Кабатлау, ныгыту күнегүләре

1

Карточкалардан җөмләләр күчереп язу.

Укуга кызыксындыру.

6.04


81

В-в хәрефләре.

1

Баш һәм юл в хәрефен язу.Дәреслек белән эшләү.

В хәрефе белдергән авазны дөрес әйтеп укырга өйрәтү.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә, сөйләм барышындагы ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

8.04


82

Гг, Кк хәрефләре

1

Дәреслек белән эшләү. Г-г,Кк хәрефләрен язу.

Гк әрефләренең калын сузыклар булган иҗекләрдә - калын,ә нечкә сузыклар булган иҗекләрдә нечкә укылуын аңлату.

Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белергә, сөйләм барышындагы ике тел чараларын бутамаска өйрәтү.

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

12.04


Сүз төркемнәре- 9 сәг. - С.д. - 1 сәг.


83

84

Исем сүз төркеме

2

дәреслек,таблица

белән эшләү.

Предметны белдергән сүзләргә кем? Нәрсә? соравын куя белергә өйрәтү.

Дәфтәрдә эш

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

13.04


85

Сүзлек диктанты

1

Сүзлек диктантын язу.

Укуга кызыксындыру.

15.04


86

Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау

1

дәреслек,таблица белән эшләү.

хәрефләр,сүзләр язу.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

19.04


87

Исем сүз төркеме

1

дәреслек,таблица белән эшләү.

Кем? Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләрне аера белү күнекмәләре формалаштыру.

Схемага карап җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру

Укучыларда тырышлык, мөстәкыльлек тәрбияләү.

20.04


88

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

1

Баш хәрефтән языла торган сүзләр язу.

Җөмләнең беренче сүзе һәм ялгызлык исемнәрнең баш хәрефтән язылуын күнегүләр өстендә ныгыту.

Баш хәрефтән языла торган сүзләр язу

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

22.04


89

Сыйфат сүз төркеме

1

дәреслек,таблица белән эшләү.

Предметнын билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру.

Схемага карап җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

26.04


90



Фигыль сүз төркеме

1

Дәреслек, таблица белән эшләү.

Эш - хәрәкәтне белдергән сүзләргә нишли?нишлиләр?соравын куя белергә өйрәтү.

Схемага карап җөмләләр төзи белү күнекмәләре формалаштыру

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

27.04


91


Фигыльнең юклык формасы

1

Дәреслек, таблица белән эшләү.

Фигыльнең юклык формасын өйрәнү.

Дәфтәрдә эш

Укучыларда тырышлыкка омтылыш тәрбияләү.

29.04


Телдән һәм язма сөйләм - 8 сәг. - К.д -1 сәг. 92

Сөйләм. Сөйләм төзү.

1

плакат, рәсемнәр

дәреслек белән эшләү.

Сөйләм. Сөйләм төзү.

Яңа сүзлек сүзләре белән таныштыруны ныгыту.

Укуга кызыксындыру.

3.05


93

Җөмлә һәм сүз

1

плакат, рәсемнәр

дәреслек белән эшләү.

Җөмлә турында беренче төшенчә белән таныштыру.

Такта янында эш

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

4.05


94

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре.

1

Дәреслек, таблица белән эшләү.Җөмләләр язу.

Сөйләгәндә төрле тавыш- сорау бирү,хәбәр итү һәм соклану хисе белдерү белән әйтелгән җөмләләрдән соң,язганда,төрле тыныш билгеләре куелуын төшендерү.

Җөмләләрдән соң төрле тыныш билгеләрен белү күнекмәләре формалаштыру.

Үз фикереңне әйтү.Башкаларны тыңлый белү.

6.05


95

Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр. Матур язу дәресе

1

Җөмләләр язу.

Сөйләгәндә төрле тавыш- сорау бирү,хәбәр итү һәм соклану хисе белдерү белән әйтелгән җөмләләрдән соң,язганда,төрле тыныш билгеләре куелуын төшендерү.

Дәфтәрдә эш

Укучыларда кыюлык тәрбияләү.

10.05


96

Үткәннәрне кабатлау, диктантка әзерләнү

1

Үтелгән хәрефләрне кабатлау һәм сүзләр язу.

Татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү.

11.05


97

Контроль диктант "Урман".

1

Диктант язу.

Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.

13.05


98

Хаталар өстендә эш Кабатлау

1

дәреслек белән эшләү.

Укуга кызыксындыру.

17.05


99

Йомгаклау дәресе.

1

дәреслек белән эшләү.

Укуга кызыксындыру.

18.05




Контроль күчереп язу.


Яз килә.


Матур яз килә. Кар эри. Тамчылар тама. Җылы яктан кошлар кайта. (11 сүз)

Сүзлек диктанты.


Китап, матур, яза, күлмәк, тәлинкә, ярата.


Контроль диктант.


Урман.

Менә урман. Урманда бүре, төлке, куян һәм керпе яши.



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал