7


  • Учителю
  • Сочинение 'Бөек җиңү безнең хәтердә' (4 класс)

Сочинение 'Бөек җиңү безнең хәтердә' (4 класс)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:  День победы в наших сердцах-навечно. День победы - день СССР над  нацистской Германией Великой Отечественной войное 1941-1945 годах.  В мае 2015 году будет отмечаться со дня победы Великой отечественной войне. Уже с 1913-14 учебном году началась подготовка к проведению праздника
предварительный просмотр материала

Бөек җиңү безнең хәтердә


Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Әхмәт Исхак


Халыкта "Үз язмышың үз кулыңда " дигән әйтем бар. Әйе, күп очракта бу шулай. Үз язмышыңны үзең төзисең, ләкин шул ук вакытта якыннарың, дусларың, җәмгыять синең язмышыңа тәэсир итә. Язмышны бөтенләй башка якка үзгәрткән зур тарихи вакыйгалар да булырга мөмкин. Безнең ил тарихында шундый зур фаҗигаләрнең берсе Бөек Ватан сугышы.

1941 елның тыныч җәйге иртәсе. Әле яшь балалар матур төшләр күреп йоклаган чакта, офыктан яктылык күренеп китә һәм каты гөрелтәгән тавыш ишетелә. Безнең туган җиребез өстендә фашистлар бомбасының беренче кат шартлавы иде ул. Шул көннән Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның ачы хәсрәте бер генә гаиләгә дә кагылмый узмаган. Бабайлар, әтиләр, егетләр туган илләрен дошманнан сакларга дип изге көрәшкә күтәрелгәннәр.

Сугыш хәсрәте безнең гаиләгә дә килеп сарылган. Минем карт бабаем сөйләгәннәрне дәү әнием хәзердә елый-елый искә ала. Бабай сугышта күргәннәрен фашистларга нәфрәт уты белән яна-яна, ачынып-ачынып сөйли торган булган. "Без теләмәсәк тә үтерергә тиеш идек. Югыйсә, безнең үзебезне үтерәчәкләр иде... Чолганышта калгач, бөтен яктан да аталар. Кая үзебезнекеләр, кая фашистлар икәнен дә белеп булмый. Бик күп югалтулар кичереп, чолганыштан чыккач, Бөек Җиңү көне җитсен дип, гомеребезне дә кызганмыйча сугыштык." Яшәргә, тырышырга, фашизмны җиңәргә кирәк! Җиңү киләчәгенә өмет, сугышның кырыс юлларын үтеп чыгарга ярдәм иткән. Ләкин бабам бик каты яралана һәм бу озак көтелгән Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Исән-сау үзенең туган ягына-Арчага әйләнеп кайта. Ә бабамның бертуган энесе Хәйретдин улы Мөхәммәтдин сугыштан кайтмый, ул хәбәрсез югала. Сугыш бетеп, кырык еллдан артык вакыт узгач, эзтабарлар, эзләнү вакытында, минем бу туганымның документларын табалар. Аның кем икәнен, кайда яшәгәнен белеп, бабаем өенә килеп, энесенең кайда күмелгәне әйтәләр. Бу безнең гаилә өчен икенче Җиңү көне булды. Халыкта "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дигән мәкаль бар. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөргәнче, аның каберенең кайда икәнен белү, безнең өчен зур шатлык булды. Ләкин бу хәбәрне бабам гына ишетә алмады. Ул бу вакытта исән түгел иде инде, чөнки сугыш яралары аңа озак яшәргә ирек бирми. Хәзерге вакытта карт бабамның кадерле истәлекләре булып, шкафта орден-медальләре генә калды. Аларның һәрберсендә сагыш, ачы күз яшьләре. Ә Мөхәммәтдин абыйның исеме "Хәтер китабы"на да кертелгән. Бу китап буыннан-буынга күчеп сугыш батырларының исемен беркайчан да онытмаска, һәрвакыт хәтердә сакларга икәнен кисәтеп торучы изге китапларның берсе.

9 май илебезгә шатлык алып килгән көн. Һәр кешенең йөзендә елмаю, күзләрендә яшь булган. Бу яшьләр-шатлык һәм кайгы яшьләре. Кайгы яшьләре, чөнки миллионлаган кеше бу сугышта һәлак булган, якыннарын югалткан. Шатлык яшьләре, чөнки бу бит яшәргә тырышып-тырмашып, озак көттереп килгән Җиңү көне. Быел без Җинүнең 70еллыгын билгеләп үтәбез.

Кешелек дөньясы сугышлардан ачы сабак алып, җир йөзендә мәңге тынычлык, бәхет өчен көрәшергә тиеш. Сугышлар беркайчанда булмасын иде. Бомба утлары иген-кырларны, урманнарны шәһәрләрне, мәктәпләрне яндырмасын! Безгә тынычлык кирәк!



 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал