- Учителю
- Диктанты по татарскому языку
Диктанты по татарскому языку
1 сыйныф.
Авылда.
Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Әбисе Рөстәмне шатланып каршы алды. Ул аны тәмле ашлар белән сыйлады.
Рөстәмгә авылда бик ошады.(24 сүз)
Биремнәр: 1. Һ, х хәрефләрен тиешле урынга куеп язарга: шә.әр, .әйкәл, .ава, .әбәр.
2. Соңгы җөмләдәге сүзләрне иҗекләргә бүлеп язарга.
Туган җир.
Татарстанда сазлыклар аз. Аларның күбесе киптерелгән. Сазлыклар урынына печән үсә. Мул уңыш бирә торган яшелчә бакчалары бар. (17 сүз)
Әтәч.
Әтәч уянды. Ул кунача өстенә менеп басты. Шуннан барлык көченә сузып кычкырып җибәрде. Көтмәгәндә әтәчнең аягы таеп китте. Ул кунача өстеннән егылып төште. (23 сүз)
Аю.
Аю урманда яши. Каюм белән Юныс урманга барды. Алар юл читендә аю күрделәр. Аю балалары белән иде. Ана аю бик зур. Балалары кечкенә. Аю бал ярата. Кышын өнендә йоклый. (29 сүз)
Куян.
Кыш җитә. Салкын җил исә.Куян суыктан курыкмый. Аның ак туны җылы. Кар ак, куян да ак. Ул бүредән кача. Аны аяклары коткара. (23 сүз)
Су.
Судан башка яшәп булмый. Без суны эчәбез. Су белән юынабыз. Аның белән аш пешерәбез. Суны сакларга кирәк.(17 сүз)
Биремнәр:
1 вр. Сибәбез, юынабыз сүзләрен иҗекләргә бүлеп языгыз.
2 вр. Сакларга, эчәбез сүзләрен иҗекләргә бүлеп языгыз.
Җәй.
Матур җәй җитте. Без урманга бардык. Алия чәчәк җыя. Марат җиләк тапты. Мин керпе күрдем. Ул бездән качты. Урманда күңелле булды.(21 сүз)
Биремнәр:
1 вр. 1.Урманда сүзен юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп языгыз.
2. Тексттагы янәшә тартыклы сүзләрне табып астына сызыгыз.
2 вр. 1.Күңелле сүзен юлдан юлга күчерү өчен иҗекләргә бүлеп языгыз.
2. Тексттагы янәшә тартыклы сүзләрне табып астына сызыгыз.
2 сыйныф.
Габдулла Тукай.
Габдулла Тукай- татар халкының бөек шагыйре. Кыска гына гомер эчендә бик күп әкиятләр, шигырьләр, мәсәлләр язып калдырган.
Без кайда гына яшәсәк тә, кая гына барсак та, Тукай геройлары белән очрашабыз. Елга буенда "Су анасы" күңелгә шом сала. Урманга керсәк, "Шүрәле" искә төшә. Өйдән ерак китсәк, "Туган тел"не көйләп юанабыз.
Тукай безне кечкенәдән белем алырга, эшкә өйрәнергә,хезмәтне яратырга өнди. (59сүз.)
Искәртмә: Геройлары- сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.
Җәй.
Кояш чыкты, җир йөзен җылытты. Урманнарда, яшел аланнарда чәчәкләр ал, кызыл, сары, зәңгәр керфекләрен ачып, кояшка елмайдылар. Әнә инде эшчән бал корты да, чәчәктән чәчәккә кунып, татлы ширбәт җыя. Төрле бизәкле күбәләкләр саф һавада уйныйлар. Җитез тиен ботактан ботакка сикерә, чикләвек җыя. Куак астында, куян сагалап, хәйләкәр төлке посып утыра. Куе булып кура җиләге үскән чытырманлыкка йөнтәс аю җиләк ашап йөри. (62сүз)
Искәртмә:Чытырманлыкта- сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.
Минем әни.
Минем әнине бар кешедә ярата. Ә мин аны бар кешедән дә артыграк яратам. Тәмле конфетлар алып кайтканы өчен генә ярата дип уйламагыз. Аның өчен генә түгел. Мин әниемне олыларны да, кечеләрне дә авырудан терелтүе өчен яратам.(36 с)
Авылда.
Бәләкәй Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә кунакка килде. Алар үзләре еракта бер зур шәһәрдә торалар. Рөстәмнең әле беркайчан да авылда булганы юк иде. Авылда әбисе аны бик ягымлы каршылады. Ул аны тәмле әйберләр белән сыйлады.
Рөстәм авылда үзләренең матур шәһәрләре һәм трамвайлары турында сөйләде. Балалар аның сөйләвен рәхәтләнеп тыңладылар. (51сүз)
1. Соңгы җөмләнең баш кисәкләрен табарга.
2. Әбиләренә- сүзен юлдан-юлга күчерү өчен иҗекләргә бүләргә.
Җимлек.
Кыш җитте. Җиргә ак кар яуды. Көннәр салкын. Агачларның ботаклары ак мамыкка төренде.
Кыш көне кошларга азык табарга кыен. Балалар җимлек ясадылар. Аны бакчада агачка элеп куйдылар. Анда кошлар күп. Җимлеккә ярма, ипи валчыклары салдылар. Песнәкләр, чыпчыклар җимне чүплиләр. Алар балаларга рәхмәт әйтәләр.(44сүз)
1 вр.
1. Икенче җөмләдәге калын сузыклар астына бер сызык сызарга.
2. Җимлеккә- сүзен тамыр һәм кушымчаларга аерып язырга.
2вр.
1. Соңгы җөмләдәге нечкә сузыклар астына бер сызык сызарга.
2.Балыкчыларга- сүзен тамыр һәм кушымчаларга аерып язырга.
Туган ягым кышы.
Декабрь ае кышны башлап җибәрә. Җиргә ап-ак җәймә җәя. Ул агачларны ак шәлгә төрә. Елгаларны көмеш боз белән каплый.
Кыш бабай тәрәзәләрне дә матур бизәкләр белән бизи. Биек кар таулары өя. Шома шугалаклар ясый.
Кар ява, уңыш ява. Кар күбрәк яуган саен, икмәк тә мулрак була. (46 сүз)
Безнең Муса.
Муса спорт ярата иде. Һәр көн иртән гимнастика ясый. Ял көннәрендә көймәдә йөри. Аның янына бик күп дуслары килә. Муса аларга үзенең шигырьләрен укый, алар хор белән бик матур җырлар җырлыйлар.
Сугыш башлангач, Муса сугышка китә. Ул сугышта бик каты яралана һәм фашистларга әсирлеккә эләгә.
Муса Җәлилне фашистлар үтерделәр. Ләкин аның ялкынлы шигырьләре озак еллар буена яңгырап торачак. (60 сүз)
Искәртмә: Әсирлеккә, ялкынлы- сүзләренең мәгънәсе аңлатыла.
Туган тел.
Һәр милләт кешесенең үз туган теле бар. Ул беренче сүзен шушы телдә әйтә. Әнисе һәм әтисе аңа шул телдә эндәшәләр. Әнисе ана телендә бишек җыры җыплый. Дәү әнисе әкиятләр сөйли. Шуңа күрә дә ул телне туган тел диләр. Кеше иң матур сүзләрне шушы телдә ишетә һәм әйтә.
Безнең туган телебез- татар теле. Туган телеңне өйрәнү, үзе зур бәхет ул. (58 сүз)
1. 7 нче җөмләдәге исемнәрнең килешләрен билгеләргә.
Чыршы һәм каен.
Менә салкын кыш килде.Урман ак кар белән капланды.
Урманда чыршы һәм каен үсә. Чыршы яшел тун кигән, ак мамык шәл ябынган. Аны кышкы җилләр дә куркытмый.
Каен сары күлмәген көз көне үк салган иде. Кыш көне каенга салкын. Аның сывгылмалы нәзек ботаклары салкын җилдә калтыраналар. (49 сүз)
Искәртмә. Сыгылмалы сүзе.
Комсыз эт.
Бер эт басмадан елга аша чыга. Ул авызына сөяк капкан була. Суда ул үз шәүләсен күрә. Аны башка эт дип белә. Үзе капкан сөякне суга ташлый. Суда күренгән сөякне алырга уйлый. Тик суда эт булмый. Үзе ташлаган сөяк тә агып китә. (41 сүз)
1 вр.1. Нәрсә? Соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына бер сызык сызарга.
2. Беренче җөмләдәге калын сузыкларның астына сызарга.
2 вр.1.Нишли? соравына җавап булып килгән сүзләрнең астына ике сызык сызарга.
2. Өченче җөмләдәге нечкә сузыкларның астына сызарга.
3 нче сыйныф.
Татарстан.
Без Татарстан Республикасында яшибез. Аның башкаласы Казан. Казан зур һәм матур шәһәр.
Татарстанның табигате төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар. Татарстан аркылы Идел, Кама, Агыйдел һәм Нократ елгалары ага. Безнең якларның һавасы да йомшак. Кышлар чамасыз салкын, җәйләр түзә алмаслык эссе дә булмый.(45сүз)
1 вр. 1. "Яшибез"- сүзенә фонетик анализ ясарга.
2 вр. 1. "Елга"- сүзенә фонетик анализ ясарга.
Яз авазлары.
Җир әле һаман туң иде. Елга өстен калын боз каплаган, балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклыйлар.
Менә алар көткән көн дә килде. Якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Ерак илләрдән туган илләренә сыерчыклар кайтты. Алар үз ояларында шатланышып яши башладылар.
Елга буйлап зәңгәр бозлар ага. Алар бер-берсенә төртешәләр. Яз авазлары еракка ишетелә.(51сүз)
1. Беренче абзацта җөмлә кисәкләрен билгеләргә.
Туган тел.
Һәр кешенең туган теле була. Без туган телебезне кечкенәдән яратабыз.
Үзебезнең татар телендә беренче сүз итеп "әни " сүзен әйткәнбез . Туган телдә беренче бишек җырын ишеткәнбез. Әбиләребез безгә татарча әкиятләр сөйләгән.
Мәктәптә без туган телебездә шигыр.ләр сөйлибез, җырлар җырлыйбыз.
Туган телен яхшы белгән кеше рус телен дә, чит телләрне дә җиңел өйрәнә ала.(57 сүз)
Шаянкай.
Урман читендә төлке яшәгән. Аның Шаянкай һәм Хәйләкәр исемле балалары булган.
Бервакыт Шаянкай югалган. Әнисе аны көне буе эзләгән. Аңа Хәйләкәр дә ярдәм иткән. Алар Шаянкайны таба алмаганнар, өйләренә бик арып кайтканнар. Шаянкай өйдә булып чыккан.
Барысы да бик сөенгәннәр. (40 сүз)
Кышкы матурлык.
Кышның җилсез көне. Яфрак-яфрак кар төшә. Ак күбәләктәй кар бөртекләре, куыша-куыша,җир өстенә куна.Күк йөзе болытлы да түгел кебек, әмма ак кар төшә дә төшә.
Кар балаларның алсу битләренә, озын керфекләренә куна. Балалар шуңа куаналар.
Нинди рәхәт, нинди матур!
Балалар үзләренең матур чаналарына утырып, таудан шуып төшәләр.
Кыш көне урамнан керәсе килми. Чанага утырып шуасы, чаңгыда йөрисе генә килеп тора.
Искәртмә. "Әмма" сүзе.
Биремнәр. 1 вр.
1. Парлы сүзләрне табып, асларына сызарга.
2. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне өстәргә.
Кич-
Авыр-
Биек-
3. Кар- сүзен килеш белән төрләндерергә.
2 вр.
1. . Парлы сүзләрне табып, асларына сызарга.
2. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне өстәргә.
Җылы-
Киң-
Көн-
3. Көн- сүзен килеш белән төрләндерергә.
Урманның дусты.
Табигатьнең иң гүзәл почмагы- урманнар. Елның кайсы гына вакыты булмасын, урман безне үзенә тарта. Ләкин урманнарны сакларга кирәк. Урманның дусы агачларны сындырмый, яфракларны өзми. Ул кош ояларын туздырмый. Кошлар урманнарны корткычлардан саклыйлар. Корткычлар агач кайрысын бозалар, яфракларны тишәләр.
Урман дусы урманда ут якмый, янгын чыгармый. (45 сүз)
4 сыйныф.
Икмәк - тормыш нигезе.
Кеше икмәксез тора алмый. Без аны яратып ашыйбыз. Хуш исле йомшак икмәк табынга ямь бирә. Ул кешенең күңелен күтәрә.
Ләкин безнең арада икмәкнең кадерен белми торган кешеләр дә бар әле. Кайчак урамда яки кибет идәнендә ипи кисәкләре ята. Ашханәдә ипи валчыкларын идәнгә төшерүчеләр дә очрый. Бу кешеләр игенче хезмәтен аңламыйлар булса кирәк.
Игенче йокыдан иртә тора. Ул һаваның төрле шартларында да эштән туктамый. Үстерелгән уңышны вакытында җыеп алырга ашыга. Кызу эш вакытында игенчегә аз гына вакыт ял итәргә кала.
Ипинең һәр валчыгын кадерләргә кирәк. Икмәк - тормыш нигезе.
(87 сүз)
Биремнәр. 1 вр.
1. Икенче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез.
2. Өченче абзацтагы икенче җөмләдә ия астына - бер, хәбәр астына - ике, иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызыгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез.
2 вр.
1. Өченче абзацтагы исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез.
2. Икенче абзацтагы беренче җөмләдә ия астына - бер, хәбәр астына - ике, иярчен кисәкләр астына дулкынлы сызык сызыгыз, сүз төркемнәрен билгеләгез.
Шомырт агачының бәйрәме.
Язгы кояш җылыта. Чияләр һәм алмагачлар язгы җилләргә горур гына баш ияләр. Алар әле үзләренең чәчәк бйреләрен ачар-ачмас кына утыралар.
Шомырт бу көннәрдә язның хуш исләрен тарата. Аның нәни ак күбәләктәй нәфис чәчәк таҗларын шомыртның шатлыгын еракларга сибә.
Шомыртка бу бәйрәмгә бал кортлары һәм нәни коңгызлар да килә. Шомырт аларны татлы ширбәт белән сыйлый. Безгә дә елмаеп баш ия. Безгә берәр тәлгәш чәчәк бүләк итә.(65 сүз)
Биремнәр. 1. Җыйнак җөмләне җәенкеләндерергә.
Сандугачлар сайрый.
2. Текста шомырт сүзенең килешләрен билгеләргә.
Күңелләрдә мәңге сакланыр.
Бөек җиңү көне! Бу көнне без сугыш һәм хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз. Бер минутлык тынлык белән сугыш корбаннарын искә алабыз.
Мәскәү Кремль стенасы буендагы бакчада батыр солдат кабере бар. Монда күмелгән батырның исемен берәүдә белми.Ләкин бу билгесез солдатның үз-үзен аямыйча сугышып үлүен һәркем хәтерли.
Ул башкалабыз өчен барган сугышларның берсендә һәлак була.
Дошман җиңелде. Мәскәүгә үтеп керә алмады.
Менә хәзер шушы кабер өстендә мәңгелек ут яна.(69 сүз)
Искәрмә: Баш хәрефләр искәртелә.
Биремнәр.
1. Җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә. Болында шаян күбәләкләр уйныйлар.
2. Сәлам, сәламәтлек сүзләрен кертеп, ике җөмләтөзергә.
Җәйге ял турында.
Менә ямьле җәй җитте. Тиздән җәйге каникуллар башлана. Безне көләч кояш котлый. Хәзер дөрес ял турында уйлыйбыз. Иртән көн саен бер үк вакытта торырга кирәк. Көч җитәрлек физик хезмәт файдалы. Без су коену һәм кызынуның чамасын беләбез. Ашарга әзерләргә дә өйрәндек һәм вакытында ашарга күнектек.
Йокларга да бер үк сәгатьтә ятарбыз. Кызыклы китаплар укырбыз. Җәйге табигатьне күзәтербез. Күңелле ял итәрбез. (62 сүз)
Биремнәр.
1. Тексттагы фигыльләрнең заманнарын билгеләргә.
2. Ялгызлык исемнәре кергән бер җөмлә уйлап язарга.
3. Зәңгәр ..., ..., ..., ....
Бу сыйфат нинди исемнәргә бәйләнеп килә ала?