7


  • Учителю
  • Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү

Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Кукмара муниципаль районы

Мәгьлүмати- методик үзәк.

Муниципаль белем бирү учреждениесе Вахит авылы

башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе



Башлангыч сыйныфларда аңлап укырга өйрәтү



2011

Кукмара муниципаль районы

Мәгълүмати - методик үзәк Советы тәкъдиме белән нәшер ителә.

Автор-төзүче: Габидуллина Рәзилә Миннегалиевна

башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Рецензентлар:

Галиахметова Г.Н.- Кукмара муниципаль районы мәгълүмати- методик үзәкнең баш белгече

Билалова Г.Г.- Кукмара муниципаль районы Пычак урта мәктәбенең югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы.



Методик ярдәмлек башлангыч сыйныф укытучыларына ярдәмлек буларак төзелде.


























Аңлатма язуы


Традицион методика белән дәресләр үткәргәндә, беркемгә дә сер түгел, без түбәндәгечә эш итәбез.

1. укучыны текстны үзләштерергә әзерлибез:

а) язучы турында әңгәмә үткәрәбез;

б) сүзлек эше: сүзләрне үзебез кыен дип

саналганнарының мәгънәләрен аңлатабыз;

в) үзебез сәнгатьле итеп укып күрсәтәбез;

2. Менә шуннан соң гына укучыларга сүз бирәбез.

-кычкырып укыйлар

-укытучы биргән сорауларга җавап бирәләр.

Нәтиҗәдә : алар укырга өйрәнәсе текст укытучы тарафыннан укылган. Ә укучылар өчен бернинди дә кызык юк, алар текст белән

эшләүдән канәгатьләнү алмыйлар.

Ә "Школа 2100" укыту- методик комплексының текст белән эшләү технологиясен куллану, дөрес аңлап уку эшчәнлеген оештырырга ярдәм итә.

Текст белән эшләү 3 этаптан тора:


1 нче этап. Текстны укыр алдыннан эшне оештыру.

Бу этапның максаты: укучыларның антиципация сәләтен үстерү, ягъни текстның исеменә, дәреслектәге иллюстрацияләргә карап эчтәлекне фараз итү сәләтен үстерү дигән сүз.

2 нче этап. Уку барышында текст өстендә эшләү. Бу этапның максаты текстның эчтәлеген аңлауларына ирешү

Укучылар мөстәкыйль рәвештә эчтән текстны , я бер кисәкне , я тәмамланмаган бер фрагментны укыйлар. Аларның инде үз алларына куелган максатлары бар: укый башлаганчы туган фаразлауларны тикшерү.

Укучылар текстны аңлатып, җөмләләп яисә абзацлап укыйлар.

Шул ук вакытта сүзлек эше дә алып барыла. Чөнки кайсы сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау кирәген укучылар үзләре билгелиләр, контекстта ук аңлатма бирәләр.

Шулай ук һәр кисәген аңлатып уку, укучыларга мөстәкыйль укыганда да текстка якын килеп эшләргә ярдәм итә. Шушы ук этапта текстның эчтәлегенә карата әңгәмә, сайлап уку күнегүләрен кертергә була.

Төп сорау: безнең фаразлаулар туры килдеме, кай җирдә без ялгышканбыз икән?

3 нче этап. Текстның эчтәлеген өйрәнгәннән соңгы эшчәнлек.

Аның максаты: текстның төп фикерен ачыклау. Автор әйтәсе килгән фикерне билгеләү.

Укытучы бөтен текстка карата проблемалы сорау куя. Бу сорауга җавап эзләгәндә укучылар авторның юллар арасына яшеренгән әйтәсе килгән төп фикерен, уен ачыклыйлар.

Укытучының язучы турында сөйләве. Текст белән эшләгәннән соң сөйләү, укучыларга текстның эчтәлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә.

Иллюстрацияләргә яңадан әйләнеп кайту:

-кайсы фрагмент сурәтләнгән?

- художник һәр детальне төгәл биргәнме?

Иҗади биремнәр. Бу безнең өчен бик отышлы алым.

а) текстка, өзеккә карата иллюстрация ясау, текст сүзләре белән исемләү;

б) һәр укучыга берәр өзеккә, абзацка яки җөмләгә иллюстрация ясарга кушарга. Аларны тәртип буенча төзү. Бу иллюстрацияләр җыелмасы текстның эчтәлеген әйбәтрәк аңларга ярдәм итә.

в) геройның портретын ясау. "Кем төгәлрәк?" конкурсы үткәрү.

г) фантастик проектларны яклау;

д) геройлар исеменнән телеграммалар , хатлар язу;


е) күзаллау буенча сурәтләү күнегүләре;

ж) авторга ияреп иҗат итү күнегүләре.


Китаплар иленә сәяхәт


Уен-сәяхәтнең максаты:

-сөйләм телен, сөйләү сәләтен үстерү;

-китап укуга кызыксыну тәрбияләү;

- таушалган китапларны яңартырга өйрәтү.

Җиһазлау. Китаплар патшалыгы картасы; китаплар күргәзмәсе; әкият геройларының рәсемнәре; китапны саклап тоту кагыйдәләре, плакат; магнитофон; компьютер, аларга төсле кәгазь, альбом, җилем, линейка, карандаш, кайчы, салфетка таратыла

Күмәк иҗади эшкә әзерлек этабы.

Уен- сәяхәткә әзерләнү өчен, әти-әни, вожатый, компьютер кабинеты җитәкчесе катнашында кече совет төзелә. Алар төркемгә бүленә. Барлык төркемдә дә әти-әниләр һәм балалар катнаша.

1 нче төркем: ясаучы (карта төзү, әкият геройлары сыннарын ясау, плакат язу, киемнәр тегү)

2 нче төркем: иҗат итүче ( шигырь иҗат итү, тест төзү, хат язу).

3 нче төркем; эзләнүче (китаплар тарихын өйрәнү)



Сәяхәт барышы

Укытучы. Исәнмесез, балалар, бүгенге очрашуыбыз... (Ишек шакыйлар) Хат ташучы керә

Хат ташучы. Исәнмесез, балалар. Ниһаять, эзләп таптым. Сезгә серле хат алып килдем. Мин дә сезнең белән калыр идем, әмма вакытым юк. Бик күп хатны хуҗаларына илтеп тапшырасым бар. Сау булыгыз.

(Хат ташучы чыга.)

Укытучы. Әйдәгез, балалар, конвертны ачып хатны укыйк.


"Исәнмесез, минем дусларым! Сез китаплар укырга яратасыз һәм аларны саклап тотасыз. Миңа сезнең куп белүегез, оста куллы булуыгыз турында сөйләделәр. Сезне үземә кунакка чакырам. Миңа кунакка килгәндә адашмас өчен , сезгә үз илемнең картасын җибәрәм. Табышмакның җавабын табып, сезгә кем хат язганын белерсез.

Табышмак:

Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган».

Балалар. Китап.

Укытучы. Хәзер картаны карыйк әле. Нинди зур ул Китаплар иле! Урманнары, болыннары! Утраулы күл дә бар монда. Тылсымлы шәһәр

дә бар. Балалар, сез китаплар иленә барырга телисезме?

Балалар. Әйе.

Укытучы. Китаплар иле бик еракта. Нинди транспортта сәяхәт итәрбез икән? Уйлагыз әле. Әкиятләрдә нәрсә белән сәяхәт итәләр?

Балалар. Оча торган корабль, үзләре хәрәкәтләнә торган итекләр, убырлы карчык себеркесе, оча торган келәм,

Укытучы. Сез кайсысы белән Китаплар иленә барыр идегез?

Балалар. Оча торган келәм белән,

Укытучы. Ни өчен?

Балалар. Чөнки күп кеше утыра ала.


Укытучы. Әйдәгез, балалар, оча торган келәмгә утырыйк. Тиз генә очу өчен «Оча торган келәм, безне Китаплар иленә илт» дип әйтегез һәм күзләрегезне йомыгыз. (Диңгез тавышына охшаган музыка яңгырый.) Оча торган келәм бик тиз оча, колак яныннан җилләр генә исеп кала. Килеп җиттек.

«Кәгазьләр тукталышы».

(Балаларны бер укучының әнисе каршы ала.)

Укытучы. Без бу тукталышта китапларның тарихы белән танышырбыз.

Әни (иң күп китап укучы гаиләдән). Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз - ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул - гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

«Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул - адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,-дип язган Ибраһим Гази.

Китап - тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә.Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без китапларның тарихы белән танышырбыз.

Беренче китаплар хәзергеләренә охшамаган. Китапларны элек-электән саклап тотканнар, чөнки аларны язу өчен бик күп вакыт кирәк булган. Балалар, элек нәрсәгә язганнар икән?

Балалар. Ташка, тактага һ.б.

Әни. Ә нәрсә белән язганнар дип уйлыйсыз?

Балалар. Каз канаты, очлы таякчык белән.

Әни. Төрле илдә төрле материалга язганнар. Борынгы Мисырда - үсемлектән ясалган папируска, греклар терлек тиресеннән ясалган пергамент дип аталган материалга язганнар. Пергамент дип Пергама шәһәре хөрмәтенә атаганнар. Ләкин бер китап әзерләү өчен бер көтү терлек тиресе кирәк булган.

Хәзер китапларны бик тиз бастыралар. Ләкин безнең кулга килеп җиткәнче, бик күп кеше хезмәт куя. Бу һөнәр ияләрен атап үтегез.

1нче бала.

Башта кәгазь эшләү өчен

Шактый хезмәт сорала.

Әдипләр әсәрне язгач,

Эшләр бераз җайлана.


2 нче бала.

Язучының һәрбер сүзе

Редактор аша үтә.

Китаптагы һәр сүз өчен

Ул үзе җавап тота

3 нче бала.

Китап басу машинасы

Биткә сүзләр төшерә.

Битләр әле китап түгел

Елмаймыйлар кешегә

4 нче бала.

Ябыштырып, төпләп куйгач,

Тышларга кирәк була.

Исемнәрен язгач кына,

Ул битләр китап була


Төсләр тукталышы. (Яшел, кызыл, зәңгәр күлмәк кигән кызлар каршы ала.)

Укытучы. Балалар, китапларга ни өчен төсләр кирәк? Төсләр шул сорауга җавап бирерләр. (Укучылар чыгышы.)

Укытучы. Рәссамнар китапларга матур рәсемнәр ясый. (Китаплар күрсәтелә.)

Китапларны күп укучылар тукталышы.

(Компьютер кабинеты җитәкчесе каршы ала.)

Укытучы. Алдыбызда күл, ләкин аны чыгу өчен тест эшләргә кирәк. Әгәр дөрес эшләсәк, күл аша чыга алабыз.

Компьютер кабинеты җитәкчесе.Рәхим итегез, балалар. Тестларны эшләү өчен компьютер янына утырыгыз. (Компьютерда эшләү.)

Тест.

1. Фәнис Яруллинның туган илгә багышлап язылган шигыренең исеме:

а) «Туган ил»; ә) «Бердәнбер»; б) «Туймыйм сокланып яшәүдән».


2. Нинди авторның шигырендә ат яшел төстә:

а) Рәшит Гәрәй; ә) Роберт Миңнуллин; б) Муса Җәлил.


3. Өстенә - алача ыштан белән күк күлмәк, башына түбәтәй кигән малай турында язылган әсәрнең исеме:

а) «Безнең авыл»; ә) «Иң кадерле байлык»; б) «Учак урыннары».


4. Сандугач шикелле сайраучы Кар бабай турында язылган шигырьнең авторы:

а) Гәрәй Рәхим; ә) Шәүкәт Галиев; б) Рәдиф Гатауллин.


5. Муса Җәлилнең кызы Чулпанга килеп җитмәгән хаты авторы:

а) Әхмәт Ерикәй; ә) Ренат Харис; б) Шәүкәт Галиев.


6. «Атка атланган шүрәле» әсәренең авторы:

а) Габдулла Тукай; ә) Абдулла Алиш; б) Батулла.

7. Төп герой Мөхтәр булган әсәрнең исеме:

а) Сәхип Җамал; ә) Абдулла Алиш; б) Роберт Миңнуллин.

8. Ятим малай турында язылган әсәрнең., исеме:

а) «Кышкы кич»; ә) «Ул үксез бала шул»; б) «Сөт».


9. Ике егетнең мәгарәгә кереп ел буена белем алулары турында язылган әсәрнең авторы:

а) Габдулла Тукай; ә) Галимҗан Ибраһимов; б) Каюм Насыйри.


10. Команда җыеп, өлкәннәргә ярдәм иткән малай:

а) Том; ә) Гаврош; б) Тимур.


11. Суган малае турында маҗаралар авторы:

а) Марк Твен; ә) Джанни Родари; б) Виктор Гюго.


Китапханә тукталышы. (Китапханәче каршы ала.)

Китапханәче. Исәнмесез, балалар. Күп белүчеләр иленә рәхим итегез. Тыштан карасаң, гади өй кебек, ләкин анда яшәүчеләр юк. Өй эчендә - тыгызлап тезелгән кызыклы китаплар. Бу өй ничек атала?

Балалар. Китапханә.

Укытучы. Авылыбызда китапханә бармы? Анда кемнәр эшли? Сез китапханәгә йөрисез, төрле китаплар укыйсыз. Китап ни өчен кирәк икән, шул турыда үзегез язган хикәяләрне укып күрсәтегез. (Балалар хикәяне укый.)


Әкиятләр тукталышы. (Бу тукталышта балаларны сыйныф җитәкчесенең алдагы чыгарылыш укучылары каршы ала. Алар әкият геройлары булып киенгән.)

Әкият геройлары. Сез китаплар укый беләсезме? Аны ничек, кайда, кайчан укырга кирәк? (Балаларның җаваплары тыңлана.)


Алай итмә.

(Ш. Маннур)


1нче укучы

Бик ярата шул Мәрфуга

Китапларны күп укырга.

Ятса да ул, торса да ул,

Суза тизрәк китапка кул

2 нче укучы

Оныта урын җыярга,

Бит юарга, чәч тарарга,

Чыкмый урамга уйнарга,

Китап булсын гел аңарга!


3 нче укучы

Ашарга дип утырса да,

Өстәлгә ул китап сала.

Бер укый да,

бер аш каба,

Белмим нинди

тәмен таба?!


4 нче укучы

Ә, минемчә, бутала ул,

Бернәрсә аңламый кала ул!

Алай итмә, син үскәнем,

Ашаганда бел аш тәмен,

Укыганда - китап тәмен,

Барысын да бергә бутап,

Җибәрмә син эшнең тәмен!


Укытучы. Сезгә Мәрфуга ошадымы? Теләсә кайчан, теләсә кайда укыган әйбер истә сакланыр дип уйлыйсызмы? Автор сезгә нинди киңәш бирә? Сез ул киңәшләрне белә идегезме? Ә хәзер «Укытучы һәм малай» диалогы тыңлап үтегез. (Балалар сәхнәләштерәләр.)

Малай. Миңа әти күп укымаска кушты, күзең авыртыр да, күрми башларсың, ди.

Укытучы. Юк, энем, китапны күп укыгач, күз киресенчә ачыла бара. Дөньяны яхшырак күрә башлыйсың.

Укытучы. Әйе, китап укып, без күп нәрсәгә өйрәнәбез. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, бөек акыл ияләренең уй-фикерләре, идеяләре белән таныштыра.

(Балаларның да фикерләре тыңлана.)

Китаплар хастаханәсе. (Китапханә советындагы укучылар каршы ала.)

Укытучы. Алда - китаплар хастаханәсе. Монда балаларны, хайваннарны түгел, ә китапларны дәвалыйлар. Әйе, балалар, китаплар да авырый. Алар төчкерми, йөткерми, сиздермичә генә агара, саргая һәм таркала. Ә мондый хәл нидән була соң? Балалар китапларны куллану кагыйдәләрен үтәп бетерми. Әйдәгез әле, кагыйдәләрне кабатлап алыйк. («Китап» булып киенгән укучы чыга. Китапны саклап тоту кагыйдәләре белән таныштыра (плакатка языла).

1.Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

2. Китап битләрен ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләрне өстән, почмактан ача башла.

3. Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

4. Китапны кояшка куйма: югыйсә, тышы кибеп кубар, битләре саргаер.

5. Рәсемнәрен буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

6. Өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

7. Әгәр китаптагы әсәрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Каршы алучы укучы. Менә түземле дәваланучылар зарланмыйлар, ыңгырашмыйлар, дәшми генә сездән ярдәм көтәләр. Аларны китап докторлары дәвалый. Ә бүген мин сезне китап докторлары булырга чакырам. (Балалар китапларны ябыштыралар.)

Сәяхәтне йомгаклау.

Укытучы. Рәхмәт сезгә, балалар. Хәзер сезнең ярдәм белән бу китапларны башка укучылар да укый ала. Менә безнең сәяхәт ахырына якынлашты. Халыкта «Китап - белем чишмәсе», «Китап-кешенең дусты» дигән мәкаль- әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк! Тагын бер кат картаны карыйк: кайларда булдык, ниләр белдек, нәрсә өйрәндек. (Балаларның җавабы тыңлана.)

Сәяхәт китап турында шигырь уку белән тәмамлана.

КИТАП - КИҢӘШЧЕҢ СИНЕҢ


Мәктәп китапханәсенә йөрүче, китап яратучы укучыларыбыз күп. Моны укытучыларның уртак эш нәтиҗәсе дип карарга кирәк. Шулар арасында башлангыч сыйныф укучылары аерым урын алып тора. Яңа кайткан китапларны да алар беренче булып алып укый. «Яшә, китап!» операциясендә дә актив катнаша.

Без ел ахырында башлангыч сыйныф укучылары белән «Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...» дигән кичә үткәрәбез. Әлеге чарада китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның китап-дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуына ирешү һ. б. сыйфатлар тәрбияләү максат итеп куела.

Шигырьләре кичә барышында яңгыраган әдипләрнең китапларыннан китап күргәзмәсе оештырыла.


Укытучы. (Табышмак әйтә.)

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын дус та юк.

Ул нәрсә? (Китап)


- Әйе, укучылар. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә китап турында. Ул «Китап киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең...» дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти-әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз-ак корабны хәтерләткән мәктәбегезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул-гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

«Китап... Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап баксаң, ул - адәм балалары уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы», - дип язды Ибраһим Гази.

Китап - тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора. Менә бүген без халыклар белән халыкларны таныштыручы, чорлар арасына күпер салучы Китап турында сөйләшербез. Иң беренче, плакатларга күз салыйк әле. .

«...Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме - аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың». (Г. Бәширов)

«Белем алыйм дисәң ничаклы -

Сәй, хөрмәт ит, ярат китапны!» (Г.Тукай)

Бу сүзләр китапның кешенең дусты икәнлеген, аны хөрмәт итәргә кирәклекне аңлата.

Алга II сыйныф укучылары чыга.


1 нче укучы.

Кем күп белергә тели

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

2 нче укучы.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар -

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.



3 нче укучы.

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

4 нче укучы.

Мәктәптә иң кирәклесе -

Иң әйбәт өйрәтүче.

Беләбез ич, ул - белемнең

Учагын көйрәтүче.



Укытучы. Китап-иң якын дус, турылыклы юлдаш ул. Мәдәниятлы кеше китапсыз яши алмый. Яхшы китап геройлары бездә Ватанга һәм халыкка хезмәт итү, кыюлык, дуслык хисләре тәрбияли.

«Китап» җыры

(Җ.Тәрҗеманов сүзләре, З.Хәбибуллин көе) яңгырый. Башкара...

I сыйныф укучылары чыгышы.


1 нче бала.

Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.


2 нче бала.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәүге башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.



3 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул - «Әлифба» китабы.


4 нче бала.

И Әлифбам,

Син - тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле,

Син - туган телемнең

Алтын ачкычы.






«Өйрәтерсең, дустым Әлифба»

Н.Дәүли сүзләре

Җырны башкара....

Укытучы. Укучылар, матур рәсемнәренә сокланып язуларын укып караган беренче китабыгызны хәтерлисезме? Нинди генә китап булса да, ул сезне игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Китаплар -буыннарның акылын, белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә. Китап - игелекле дус, киңәшче, сердәш тә.


III сыйныф укучылары.

1 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда.

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.


2 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне

Сыйдырган нурлы китап.


3 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.


4 нче укучы.

Кешеләрнең күзен ача

Безнең яраткан


Барысы бергә: китап!


«Китап турында җыр»

Ф. Заһретдинова сүзләре, Вөзилә Вәлиева көе, башкара...


Укытучы. Укучылар, сез яратып укый торган китаплар матур тышлы, күп рәсемле. Ә сез аларны саклап тота беләсезме соң?


(«Китап» булып киенгән өлкән сыйныф укучысы чыга. Китапны саклап тоту киңәшләре белән таныштыра, киңәшләр плакатка язылган.)

Нәни дустым!

- Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда, яктылык күзләреңә түгел, китабыңа төшсен.

- Минем битләремне ачканда бармагыңны төкрекләмә, битләремне өстән, почмактан ача башла.

- Тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

- Мине кояшка куйма: югыйсә тышым кибеп кубар, битләрем саргаер.

-Рәсемнәремне буяма, ертылган битләрен ябыштыр.

- Мине өстәлгә куйганчы, өстәл өстен кара: юеш түгелме, икмәк валчыклары юкмы?

- Әгәр миндәге әсәрләрне ошатып укыгансың икән, башка иптәшләреңә дә укырга тәкъдим ит!

Барлык балалар бергә: Киңәшләреңне истә тотарбыз, Китап дус!

Укытучы. Бездә ел саен бик күп китаплар басыла. Ахырынача һәм аңлап укылган китаплар гына тәрбия көченә ия.


1нче укучы.

Кулыма китап алдым,

Шундый матур рәсемле.

Рәссамнар бик тырышып

Ясаган ул рәсемне.


2 нче укучы.

Ә кәгазен ясарга

Күпләрнең көче кергән.

Кәгазьне яшел дустыбыз

Агач-куаклар биргән.


3 нче укучы.

Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма!


Укытучы. Укучылар, без сезнең китапларны тикшереп чыктык. Ә китапларга карап, сезнең нинди укучы икәнлегегезне белеп була.

Хәзер IV сыйныф укучылары Мәгъсүм Латыйфуллинның «Гатаның хатасы» дигән әкият-пьесасын сәхнәләштереп күрсәтәләр. Игътибар белән карап утырыгыз (әсәр сәхнәләштерелә).


Укытучы. Күрдегезме инде, балалар. Ишеттегезме? Гатаның хатасын беркайчан да кабатламагыз! Китап бит ул - гаҗәеп бер хәзинә. Ул бер кешегә генә түгел, ә миллионнарга хезмәт итә. Шуның өчен аны яратырга һәм саклый белергә кирәк.

(Залга «Авырмас» табиб керә. Кулында чемодан).

"Авырмас" табиб

Әбиләр дә авырый,

Бәбиләр дә авырый...

Салкын тисә аз гына,

Дару кирәк барсына.

Чирли хәтта китап та.

Ник көләсең? Чынлап та:

Бите төшә, ертыла -

Ул бит көн дә тотыла.

Тотам шуңа сак кына,

Авырдымы чак кына,

Чирен шундук күрәм мин,

Дәвасын да беләм мин...

Китапларың чирләсә,

Үз кулыңнан килмәсә,

Миңа китер туп-туры -

Мин бит-китап докторы.

1 нче укучы. Доктор апа, без китапларны саклап тотарга өйрәндек.

2 нче укучы. Ә без китапларны төпли дә беләбез.

«Авырмас» табиб. Рәхмәт сезгә, балалар. Сез хәзер минем чын дусларым икәнсез.

1 нче укучы.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

2 нче укучы.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

Укытучы. Халыкта «Китап - белем чишмәсе», «Китап-кешенең дусты» дигән мәкаль-әйтемнәр бар. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!

Кичә ахырында барлык укучылар белән «Китап турында җыр» (С. Хәким сүзләре, Ә. Бакиров көе) башкарыла.)

(Сценарийда: Г. Тукай, М. Хөсәен, Җ. Төрҗе- манов, Н.Дөүли, 3. Туфайлова, X. Халиков, М. Шабанов, Ф. Заһретдинов, Г. Бөширов шигырьләре файдаланылды.)


Укудан контроль текстлар

I сыйныф

Ике мактанчык.

(Рөстәм Мингалим.)

(Мәзәк.)

Куян йомранны очраткан да:

Син кем? - дип сораган ди.

Аю мин, аю! - дип әйткән ди Йомран.

- Ә син үзең кем?

Арслан!

Укый белә әти дә.

А хәрефен тиз таныйм,

Тагын күп хәреф таныйм.

Ничә хәреф таныйммы?

Анысын әти саный...

Укый белә әти дә,

Укый белә әни дә.

Укы да укы гына -

Китап күп безнең өйдә.

Хәзер инде укырга

Мин дә өйрәнеп киләм.

Инде бөтен китапның

Рәсемен укый беләм.



Галстуклы кәҗә.

Зөфәр Минһаҗев.


Безнең кәҗә - Купшы кәҗә,

Туп-туп басып китә ул.

Матур китә, матур кайта,

Әнә кайтып җиткән ул.

Туп-туп басып,

Кайтып җиткән,

Карап торам таң калып:

Кара костюм,

Ак якалы.

Галстугы - сакалы!










II сыйныф

Комсыз эт.

Каюм Насыйри.

(Мәсәл.)

Авызына сөяк капкан бер эт күпердән чыкканда суда үзенең шәүләсен күрде. Үзе кебек ул эт тә авызына сөяк кабып йөгереп бара икән. Ләкин аңар судагы этнең сөяге зуррак кебек күренде. Шунлыктан, үзенең авызындагы сөякне суга төшерде дә, үзе суда күренгән эт авызындагы сөякне алмакчы булып суга сикерде. Ләкин ул арада инде авызындагы сөяге дә су төбенә киткән иде.



Кирлемән.

Роза Хафизова.


...Ком өстендә нәни генә малай басып тора. Аның күзләре берсе бер якка, икенчесе икенче якка караган. Бер кулы озын, берсе кыска. Колаклары да, чәче дә юк - башы тап-такыр.

Салих аның янына килде.

Кем малае син? - дип сорады ул.

Беркемнеке дә түгел. Мин - Кирлемән! Мин - маңгае белән җиде кат таш стенаны җимерә торган! Киребеткәннең онык-онык-оныгы!

...Салих тиз генә өйгә кереп китте.

Идәнне таптыйсың, аяк киемеңне сал! - диде әнисе.

Салмыйм, - диде Салих киреләнеп һәм кесәсендә нидер кыймылдавын тойды кулын кесәсенә тыкса, - шаккатты. Кесәсендә, кул-аяклары белән тыпырчына-тыпырчына, Кирлемән көлеп ята иде.

Бар, чишен дә кулларыңны ю, - диде әнисе Салихка.

Тыңлама, тыңлама, - дип пышылдады Кирлемән.

Салих шундук киреләнә башлады.

Юмыйм, чишенмим, - диде.

Алай тыңламасаң, ашама да, эчмә дә, - диде әнисе. - Теләсәң нишлә.

Эшләмә, эшләмә, - дип пышылдады Кирлемән, - аша да, эч тә.

Ашыйм да, эчәм дә, берни дә эшләмим, - диде Салих...





III сыйныф


Койрык турында әкият.

Әхәт Гаффар.

Яшәгән ди Пи-пи исемле бер тычкан малае. Беркөнне ул бакчада йөргәндә шалкан тапкан. Шалканның койрыгы бар икән. Ул койрык бик озын, бик матур булган.

Менә ичмаса койрык дисәк дә койрык бу! дигән Пи-пи. Һәм ул үз койрыгын өзеп ташлаган да аның урынына шалкан койрыгын тагып куйган. Тагып куйган да, чыбыркы шикелле шарт та шорт китереп, койрыгын уңга да селки, сулга да селки икән.

Байка тычкан малайлары аннан:

- Каян алдың мондый тәмле исле койрыкны, Пи-пи? - дип сораганнар.

Бу тәмле исле койрык түгел, бу иң яхшы койрык! - дип мактанган Пи-пи һәм, борынын чөеп, өйләренә кайтып киткән. Кайтып җиткәч, йокларга яткан...

Төн җиткәч, Пи-пи уянган.Уянгач, ашыйсы килгән. Шунда борынына шалкан койрыгы исе кергән. Караса, янында гына уралып, бик тәмле шалкан койрыгы ятканын күргән. Түзмәгән, бик рәхәтләнеп, тамагы туйганчы ашаган да ашаган.

Бервакыт караса, шалкан койрыгы да юкка чыккан, үз койрыгы да калмаган ди.



Яңа кием.

Мөхәммәт Мәһдиев.

(Хикәя.)


Искәндәргә яңа пәлтә алдылар. Ялтыравыклы төймәләре, погоннары бар. Чит илдә тегелгән, эчке кесәләре - ефәк. Эчке кесәләр өстенә әллә ниткән язулар чигелгән. Кигәндә "үзе киелә", салганда төймәләрен генә ычкындыр: "чыж-ж" итеп шуа да төшә - үзе салына...

Әмма Искәндәр ул пәлтәне кияргә ашыкмады. Моңа сәбәпләр бар иде. Беренчедән, ул элек кигән киеменнән аерылырга яратмый. Икенчедән, яңа кием белән иптәшләренә күренергә ояла ул. Аңа карыйлар бит! Бакчада бөтен иптәшләре аңа карарлар. Урамда барганда бетен кеше аңа карар, моңа ничек чыдарсың?

Юк, - ди әтисе, - урамда сиңа беркем дә карамый. Шәһәр бит бу, синең элек нинди пәлтә киеп йөргәнеңне кем белсен?

Юк, - ди Искәндәр, - мин болай итәм: беренче көнне яңа пәлтәне бер сәгать әйдә киеп йөрим. Икенче көнне шуны киеп ишегалдына чыгып керәм. Сез бит чүп түгәргә мине чыгарасыз. Шунда киеп чыгармын. Өченче көнне шуны киеп синең белән берәр җиргә барып кайтырбыз.

Дүртенче көнне - бакчага...

Шулай итеп Искәндәр яңа пәлтәсен бары тик дүртенче көнне генә киде...

Бакчадан кайтып кергәч, ул яңа пәлтәсен салып элде дә, үзенең таушалган, кыршылган, төймә тишекләре киңәйгән бөрчекле юка пәлтәсен кочаклап озак басып торды. Күренеп тора - аерыласы килми.













IV сыйныф

Телефоннан сөйләшү.

Әминә Бикчәнтәева.


Беркөнне мин бакчадан кайткач, курчак уйнап утыра идем, кинәт телефон шалтырады. Мин, тиз генә йөгереп килеп, телефон трубкасын алдым:

Тыңлыйм. Сезгә кем кирәк?

Миңа Гөлсинә кирәк иде, - дип җавап бирде телефоннан сөйләшүче.

Гөлсинә апа өйдә юк шул, - дидем мин.

Ә син аның сеңлесе буласыңмы? Синең исемең ничек? - дип сорады ул миннән.

Миңа күңелле булып китте. Аңар үзем турында бик дөрес итеп әйтеп бирәсем килде.

Әйе. Мин Гөлсинә апамның сеңлесе. Мин Гөлкәй исемле, фамилиям Кәримова.

Әйбәт. Гөлсинә апаң кая китте соң, акыллым?

Гөлсинә апам кибеткә буяу алырга китте, рәсем дәфтәре дә алып кайта. Ул мине дә рәсем ясарга өйрәтә, - дип, мин барысында әйтеп бирдем.

Ярый, сеңлем, син бик матур сөйли беләсең икән. Болай булгач, без синең белән таныш булыйк. Мин Гөлсинә апаң укый торган мәктәпнең өлкән вожатые булам. Минем исемем Асия. Фамилиям Сабирова. Апаң кайткач, Асия апа сөйләште дип әйтерсең. Иртәгә мәктәпкә мин сораган дәфтәрне алып килергә онытмасын. Хәзергә хуш, акыллым. - Ул шулай дип сүзен бетерде.

Ярый, Асия апа, әйтермен, - дип, мин дә трубканы элеп куйдым.

Менә шулай мин өлкән вожатый белән бик күңелле итеп сөйләштем. Вожатый әйткән сүзне дәрес итеп апама әйтеп биргәч, апам да әнигә мине мактады.

Әнием, безнең Гөлкәй дәү үскән инде, ул зурлар белән сөйләшә белә, - диде.

Яңа ел җиткәч, апам мине мәктәпкә елка бәйрәменә алып бара әле.

Мин анда үзем белән сөйләшкән вожатый апаны күрермен. Үзен күргәч, тагын да күңеллерәк итеп сөйләшермен.

Ак песи. (Әкият.)

Резеда Вәлиева.

Идел-елга буенда, ямьле яр тугаенда зәңгәр тәрәзәле, зәңгәр болдырлы, зәңгәр капкалы бик матур бер йорт утырган. Шушы йортта бик тә матур, кеп-кечкенә ике песи баласы торган. Аларның берсе ап-ак мамыктай күперенке тунлы, үзе күк күзле, үзе бик тә үзсүзле булган, икенчесе аклы-сорылы, үзе дә соры, әмма үзе бик тә акыллы, тыйнак һәм сүз тыңлаучан икән.

Бервакытны бу песиләр икесе бергә зәңгәр болдырның зәңгәр баскычында зәңгәр чынаяктан сөт эчеп торганда, баскыч төбендә кечкенә генә кап-кара бер көчекне күреп алганнар. Бу көчек бик тә нәүмизләнеп, боегып кына песи балаларының сөтләренә карап тора, ә үзе, сөт эчәсе килүен белгертергә теләгәндәй, еш-еш койрыгын болгый икән.

Ак песи баласы, көчекне күрүгә, ап-ак сыртын кабартып җибәргән, тешләрен ыржайткан да, күк күзләрендә зәңгәр очкыннар уйнатып:

Кит моннан! - дип ысылдаган. Соры песи аптырап ак песигә караган.

Бу нишләвең, Аппагым? Күрмисеңмени, безнең кунагыбызның да сөт эчәсе килгән бит! - дигән ул, иреннәрен ялап торган кара көчеккә күрсәтеп.

Килсә соң! Анда минем ни эшем бар! Безнең зәңгәр баскычтан хәзер үк китсен! Югыйсә менә шушы тырнакларым белән күзләрен тырнап бетерәм мин аның! - дигән ак песи һәм, кечкенә генә йомшак тәпиен күтәреп, үзенең бик тә очлы, бик тә үткен тырнакларын күрсәткән.

Алай ярамый, сеңелем! Бәлки, аның сыеныр урыны юктыр, хәлен белергә, ярдәм итәргә кирәк үзенә! - дигән соры песи.

Сыеныр урыны, имеш! Шул гына җитмәгән иде! Сыеныр урынсыз көчек була димени! Минем андыйларны күргәнем дә юк, күрәсем дә килми! - дигән ак песи бик эре генә.

Соры песи туганының бу сүзләре өчен бик тә оялган һәм зәңгәр баскычтан сикереп төшкән дә кара көчекне, әйдәп, үзе белән сөтле чынаяк янына алып килгән.

Курыкма син аннан, курыкма, эч сөтне, эч! Үсмәгән әле ул, дуслыкның да, ачлыкның да нәрсә икәнен белми, - дигән соры песи һәм, тынычландырырга тырышып, кара көчекнең борын очын ялап алган. Шуннан кара көчек курка-курка гына булса да сөтне эчә башлаган.

Кулланылган әдәбият


  1. "Мәгариф" журналы


  1. М.Х.Хәсәнова, Р.М.Миңнуллин, И.Х.Мияссарова: Уку китабы


  1. Татар балалар әдәбияты. Әкиятләр һәм хикәяләр


  1. А.Г. Яхин. Әдәбият (Христоматия)



  1. Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова "Татар балалар әдәбияты"

Эчтәлек

Аңлатма язуы_________________________3-6

Китаплар иленә сәяхәт__________________ 7-17


Китап- киңәшчең синең________________ 18-26


Укудан контроль текстлар


I сыйныф_____________________________27-28


II сыйныф____________________________29-02


III сыйныф___________________________31-33


IV сыйныф___________________________34-37

Кулланылган әдәбият____________________ 38


43




 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал