7


  • Учителю
  • Литературное чтение 2 класс (тат. гр)

Литературное чтение 2 класс (тат. гр)

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала





Аңлатма язуы

2 нче сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив документларга нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

11. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2014.

12. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар 1-11 нче сыйныфлар" (Казан: Татар. кит. нәшр., 2011)

13. ГБМБУ 87нче урта мәктәбенең укыту планы турындагы нигезләмәсе, 26.08.2015.













Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

2 нче сыйныф татар төркемнәре өчен әдәби укудан эш программасы атнага 2 сәгать исәбеннән 70 сәгатькә төзелде.

Әдәби укудан эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укытуның планлаштырылган нәтиҗәләреннән , укучыларның белем дәрәҗәләренә булган таләпләрдән, календарь-тематик планнан, УМК.

"Әдәби уку" фәнен укытуның максатлары: балаларга "Әдәби уку" фәнен укыту максаты күпкырлы, һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

  1. Танып белү максатының эчтәлеге: Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халык авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә.

  2. Үстерү максатының эчтәлеге: балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыяри, ихтыярсыз), игьтибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

  3. Тәрбияви максатның эчтәлеге: тәрбия процессы беренче чиратта укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле, шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләре исәпкә алынды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

  4. Белем бирү максатының эчтәлеге: мәктәптә әдәби уку фәнен укытуның төп максаты укучыларны сүз сәнгатен аңларга өйрәтүне, татар әдәбияты һәм тәрҗемә әсәрләр аша рус һәм дөнья әдәбияты әсәрләренең байлыгы белән таныштыруны күз алдында тота. Баланы матур әдәбият әсәрләрен аңларга һәм анализларга өйрәтү, логик фикер йөртүләрен үстерү, рухи дөньяларын баету төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

"Әдәби уку" фәнен өйрәтүнең бурычлары: әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү; татар халкына, аның әдәбияты һәм мәдәниятенә хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, башка халыкларның мәдәниятләре белән кызыксыну тәрбияләү, укучыларның акыл хезмәте күнекмәләрен үстерү, татар сөйләм этикеты үрнәкләрен урынлы кулланырга өйрәтү, татар дөньясы, шул исәптән татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты үрнәкләре белән таныштыру .

Эш программасы "Әдәби уку" фәнен өйрәтүне беренче чиратта фәннилек, аңлылык, аңлаешлылык, системалылык, эзлеклелек, күрсәтмәлелек, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу кебе гомумдидактик принципларга нигезләнеп төзелде.



Укытуның шәхси, предмет, метапредмет нәтиҗәләре

Предмет нәтиҗәләре:

  • әдәби текстны кабул итү;

  • укыган әсәрнең темасын, проблемасын билгеләү;

  • геройларга характеристика бирү;

  • әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру;

  • укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү;

  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашу, фикерне дәлилли белү;

  • татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү.

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;

  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;

  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;

  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Әхлакый кыйммәтләр юнәлеше өлкәсендә:

  • татар әдәбияты һәм мәдәниятенең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен үзара якынайту, башка төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне ишетеп кабул итү, аңлаешлы уку, эчтәлекне дөрес аңлау;

  • халыкларныкы белән чагыштыру;

  • татар әдәбиятына үз мөнәсәбәтен формалаштыра, бәяли белү;

  • өйрәнелгән әдәби әсәрләргә аерым очракларда үзгәреш кертә белү;

  • автор карашын, мөнәсәбәтен аңлау.

Коммуникатив өлкәдә:

  • чәчмә әсәрләрне яки өзекләрне татар теленең әдәби чараларын һәм цитаталарын кулланып сөйли белү, укыган яки ишеткән текст буенча сорауларга җавап бирә алу, телдән төрле типтагы монолог, диалоглар төзү, әңгәмә кору;

Эстетик өлкәдә:

  • әдәбиятның образлы дөньясын сүз сәнгате күренеше буларак аңлау, әдәби әсәрләрнең эстетик ягын кабул итү, әсәрләрдән рухи тәм табу;

  • сүзнең эстетик вазифасын, әдәби образлар тудырганда сурәтләү көчен аңлау.

Метапредмет нәтиҗәләре

Метапредмет нәтиҗәләре булып, универсаль уку-укыту гамәлләре формалаштыру санала (УУГ).

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Танып-белү универсаль уку гамәлләре:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку;

  • сәнгатьле уку;

  • шигьри кабатлап сөйләүнең төрле төрләреннән файдалану (тулы итеп, кыскача, сайлап, аңлатмалар белән, иҗади бирем белән);

  • текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау;

  • план төзү;

  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, тулы яки мини -сочинение язу;

  • укучыларны иҗади эшчәнлеккә тарту, проект эшләре белән кызыксындыру;

  • өстәмә белем чыганакларыннан язучыларның тормышы һәм иҗаты турында белү;

  • татар әдәбиятының һәм сәнгатенең күренекле вәкилләре,аларның иҗаты турында белү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

  • дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

  • үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

  • үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

  • ү зэшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

  • мәгънә барлыкк акитерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • күршең белән хезмәттәшлек итү.

  • Парларда һәм күмәк эшли белү.

Укыту предметының сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча планлаштырылган нәтиҗәләре.

Уку эшчәнлеге. Әдәби текстны аңлап, дөрес, йөгерек һәм сәнгатьле уку. Уку төрләре (йөгерек, аңлатмалы, эчтән, сайлап, бергәләп) белән танышу. Уку максатларына төшенү. Әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонаөия һәм басым белән кычкырып уку.

Сәнгатьчә эшләнеше камил, аңлау-төшенү өчен авыр булмаган, мавыктыргыч һәм гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт булдырырлык әсәрләр сайлана. Алар арасында әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләр, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, дөнья балалар әдәбияты классиклары әсәрләре, төрле энциклопедияләрдә, белешмә-сүзлекләрдә һәм балалр-вакытлы матбугатында басылган материаллар булырга мөмкин. Балаларга уку өчен тәкүдим ителгән әсәрләрнең төп темалары: туган тел, табигать, хезмәт, балалар тормышы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, гаилә, сәламәтлек саклау, яхшылык һәм яманлык.

Тыңлау. Төрле җанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлап, аңлы кабул итү. Тыңлаган әсәрнең төп эчтәлеген аңлау һәм ул ясаган эмоциональ тәэсирне аңлатып бирә алу.

Сөйләм. Текст эчтәлегенә бәйле сораулар һәм җаваплар бирә белү. Укыганны яки ишеткәнне (укытучы укыганны тыңлап) кабатлап сөйләү. Әсәр турында фикер алышуда катнашу, әңгәмә кора белү. Әсәрнең геройлары, вакыйгалары турында монологик сөйләм төзү; текстны план буенча сөйләү. Уз фикерен дәлилли, моның өчен башка чыганаклардан мисаллар китерә белү. Аралашу (коммуникатив) культурасын үзләштерү. Бирелгән темага (үзе, әти-әнисе, гаиләсе, иптәшләре, табигать һәм тереклек) яки рәсем-картина буенча хикәяләп, тасвирлап сөйләргә өйрәнү. Әсәрләрне яки өзекләрне яттан уку.

Язу. Матур язу күнекмәләре булдыру. Әдәби әсәр буенча куелген сорауларга кечкенә күләмле язмача җавап әзерләү (шул исәптән компьютер кулланып). Диктант, изложение язарга өйрәтү.

Әдәби әсәр эчтәлеген аңлауга мөнәсәбәтле теоретик төшенчәләр: әсәр темасы, төп фикере, вакыйгалары, аларның эзлеклелеге. Әсәр герое: герой характеры, аның эш-гамәлләре, холкы, эмоциональ һәм әхлакый кишерешләре. Табигать образы, кеше образы, хайван, кош-корт образы, сүз-сурәт. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья: пейзаң, портрет. Автор, хикәяләүче, лирик герой. Вакыйга, күренеш, конфликт. Әдәби әсәр һәм публицистик язма, мәкалә. Фольклор жанрларын аеру: әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, мәзәк, җыр. Әдәби жанрларны аеру: хикәя, шигырь, пьеса.

Укучыларның белем дәрәҗәләренә таләпләр:

  • татар әдәбияты, аның аеруча күренекле вәкилләре турында күзаллау булдыру;

  • әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

  • текст белән танышу, эчтәлеген сөйләп бирү күнекмәләрен формалаштыру, аны камилләштерә бару;

  • әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора-бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

  • мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү, белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

  • татар әдәбияты белән бергә башка халыкларның сүз сәнгатенә дә кызыксыну тәрбияләү;

  • Укучыларны мантыйклы һәм иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

  • әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

  • Дөрес, бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү



2 нче сыйныфта "Әдәби уку" курсының эчтәлеге.

1.Кояш Җирне яктырта, уку - мине: 12 сәг.

2.Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта: 6 сәг.

3.Әткәй, әнкәй һәм туганнарым: 6 сәг.

4.Ак чәчәкләр ява: 8 сәг.

5.Үзе яхшының эше дә яхшы: 7 сәг.

6.Туган җир, туган ил: 5 сәг.

7.Яз җыры: 8 сәг.

8.Борын - борын заманда: 8 сәг.

9.Саумы, җәй!: 9 сәг.



Ятлау өчен әсәрләр.

1.Г.Тукай. "Туган тел", "Җир йокысы".

2.Б.Рәхмәт. "Кошлар киткәндә".

3.М.Җәлил. "Көз җитте".

4. Г. Лотфи. "Сыерчык".

5.З.Туфайлова. "Туган ил".

6.Р.Миңнуллин. "Әни".



Милли - төбәк компонентына караган материаллар түбәндәге темаларны өйрәнүдә кулланылды.

1.Кояш Җирне яктырта, уку - мине.

2.Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта.

3.Әткәй, әнкәй һәм туганнарым.

4.Ак чәчәкләр ява.

5.Үзе яхшының эше дә яхшы.

6.Туган җир, туган ил.

7.Яз җыры.

8.Борын - борын заманда.

9.Саумы, җәй!







Укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү нормалары

Укучының монологик сөйлəмен бəялəү

- Тəкъдим ителгəн тема (рəсем, ситуация) буенча хикəя төзи белсə; дөрес интонация белəн, тулы, эзлекле итеп, текстка бəя биреп, мөнəсəбəтен күрсəтеп сөйли алса, тупас булмаган пауза хаталары җибəрелсə дə, «5»ле куела.

4 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм 10-12 җөмлә тәшкил итә.

- Аерым паузалар, 1-2 сөйлəм хатасы ясаса; укытучы тарафыннан икедəн артык булмаган ачыклаулы сорау бирелсə, «4»ле куела.

- Теманың төпэчтəлеген ачса; 4-6 сөйлəм хатасы җибəрсə; укытучы тарафыннан икедəн артык ачыклаучы сорау бирелсə, яки укытучы ярдəменнəн башка сөйлəмне башлый (тəмамлый) алмаса, «3» лек уела.

- Сөйлəмдə эзлеклелек сакланмаса; паузаларда төгəлсезлеклəр китсə; 6 дан артык сөйлəм хатасы һəм грамматик хата ясаса, «2» ле куела.

Диалогик сөйлəмне бəялəү.

Тиешле темпта дөрес интонация белəн сорау куйса; əңгəмəдəшенең сорауларына тулы җавап кайтаса, «5»ле куела.

Дөрес сорау биреп, үзе дə əңгəмəдəшенең соравына дөрес җавап кайтарса, лəкин сөйлəм вакытында укытучы ярдəменə мохтаҗ булса; 2-3 сөйлəм хатасы җибəрсə, «4» ле куела.

Укытучы ярдəмендə генə сорау бирсə яки җавап кайтарса; сораулар биргəндə, сүзлəр һəм грамматик формалар табуда төгəлсезлеклəр җибəрсə яки өйрəнгəн җөмлə калыпларының бер өлешен генə үзлəштерсə; 4-5 сөйлəм хатасы җибəрсə, «3» ле куела.

Əңгəмə вакытында зур авырлык белəн генə сорау бирсə; сорауларга үз көче белəн җавап бирə алмаса; 6 дан артык хата җибəрсə, «2» ле куела.

Уку күнекмəлəрен бəялəү.

Программада каралган талəплəрне тулысынча үтəсə (авазларны, сүзлəрне, җөмлəлəрне дөрес, сəнгатьле итеп, пауза һəм логик басымны саклап укыса); укытучы биргəн сорауларга җавап кайтара алса яки текст эчтəлеген аңлы рəвештə үзлəштерсə, «5»ле куела.

Уку тизлеге гомуми талəплəргə туры килсə; сəнгатьлелек сакланса, лəкин укыган вакытта 2-3 əйтелеш хатасы җибəрсə; пауза һəм интонациягə караган төгəлсезлеклəр булса; текстның эчтəлеген аңлап, укытучы сорауларына җавап бирə алса, «4»ле куела.

Уку тизлеге гомуми талəплəргə туры килмəсə; текстны сəнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; əйтелешкə караган 3-4 хата җибəрсə; текстны өзеп-өзеп укыса; укытучы биргəн сорауларга җавап кайтарганда, төгəлсезлеклəр китсə; 4-5 əйтелеш хатасы җибəрсə, «3»ле куела.

Уку тизлеге бик акрын булса; барлык сүзлəрне дə өзеп-өзеп укыса; текстны сəнгатьле, аңлаешлы итеп укымаса; əйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һəм интонация хаталары эчтəлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзлəрне əйткəндə, 6 дан артык тупас бозып əйтү булса, «2» ле куела.









Укыту материалының бүленеше

18

14

20

18

70



Укыту-методик комплекты:

  1. Ягъфәрова Р.Х. Уку китабы: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек

(татар балалары өчен)- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013. - 143б.

  1. Өстәмә әдәбият:

- Әдәби уку: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 2 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен методик

кулланма/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. - Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшрияты, 2013.-44б;

- Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007;

- Даутов Р.Н., Рахмани.Әдипләребез. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 2009.

- Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: "Мәгариф" нәш-ты,

2004;

- Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

Электрон ресурслар

www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

intertat.ru ТР электрон газетасы

www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

www.mon.tatar.ru Министерство образования и науки Республики Татарстан

pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

Tatar-inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

tataroved.ru Татар тарихы: төрки - татар дөньясы

















Календарь - тематик план

Дата

Дәрес темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге

Материалны үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре



План

Факт







предмет

метапредмет

шәхескә кагылышлы

I чирек:18 сәг.

Кояш Җирне яктырта, уку - мине.

1





Г.Тукай. "Туган тел".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку, шигырь турында төшенчә бирү.

Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты , шигырьне ң эчтәлеге белән танышу.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.



Татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау.

2





Х.Туфан . "Ял көнендә кырлар-болыннарда..."

Яңа белем "ачу"дәресе

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Х.Туфан шигыре аша Г.Тукайга зурлау хисе тәрбияләү.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Татар теленә мәхәббәт уяту.

3







Г.Тукай. "Иртә." М.Гафури ."Ана белән кызы."

Яңа белем "ачу"дәресе

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, шигырьне рольләргә бүлеп уку, анализлау.

Сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

Үз фикереңне дәлилләп белдерү.

Өйрәнелә торган темага кызыксындыру булдыру.

4





"Ташбака илә куян" мәсәлен уку.

Яңа белем "ачу"дәресе

Мәсәлне уку, сүзлек өстендә эш, мәсәл төшенчәсе белән танышу.

Мәсәлнең эчтәлеген ачыклау, геройлар турында әңгәмә,тырыш булырга кирәклеген аңлау.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

5





А.Алиш. "Мин дәү, син кечкенә".

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, эчтәлеген ачыклау, анализлау, эчтәлеген сөйләү.

Әсәр героена үз фикереңне белдерү, бер-береңә ихтирам хисе булдыру.

Дәреслек белән эш итә белү.



Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту.

6





Р.Низамова. "Мәктәпкә барабыз" .

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, үз фикереңне белдерү, сүзлек өстендә эш.

Р.Низамова әсәре аша укуга кызыксыну уяту.

Парларда һәм күмәк эшли белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш бул дыру.

7





Ә.Бикчәнтәева.

"Үрдәк беренчелекне алган".

Яңа белем "ачу"дәресе

Әсәрне уку, эчтәлеге өстендә эш, эчтәлеген сөйләү.

Уку күнекмәләрен ныгыту, тыйнаклык сыйфаты үстерү.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Үзеңнең туган телгә булган мөнәсәбәтеңне күрсәтә белү,Туган телеңнең кирәклеген тоя белү.

8





Ә.Бикчәнтәева.

"Язарга өйрәнгәндә"

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Ә.Бикчәнтәева шигыре аша укуга кызыксыну уяту, сәнгатьле уку күнекмәсен ныгыту.

Уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү.



Телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту.

9





А. Нигъмәтуллин. "Рөстәм төгәл исәпли."

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

А. Нигъмәтуллинның "Рөстәм төгәл исәпли" шигырен өйрәнү.

Коллектив белән фикер алышуда катнашу.

Тыңлый белү, һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

10



И.Туктар. "Тырышкан табар".

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Белемгә омтылу уяту, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

Фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.

Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

11



Г.Хөсәенов "Белү- белмәү."

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

12



</ З.Нури. "Көн дә мең дә бер сорау".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Уку күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү.

Әдәплелек кагыйдәләрен ныгыту.

Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта

13







Г.Тукай. "Көз".

Яңа белем "ачу"дәресе

Сәнгатьле уку, хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сәнгатьле уку күнекмәсен сөйләм телен үстерү, көзге табигатьнең матурлыгын күрү.

Партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.



Үз-үзеңә ышану тәрбияләү.

14





Н.Сладковтан. "Көз".

Яңа белемнәр "ачу"дәресе

Уку, сорауларга җавап бирү, сәнгатьле уку, сүзлек эше.

Әсәрнең эчтәлеге белән танышу, көзге табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү, сөйләм телен үстерү.

Коллектив белән фикер алышуда катнашу.

Тыңлый белү, һәм коллектив фикер алышуда катнашу.

15





М.Җәлил. "Көз җитте." " Б.Рәхмәт "Кошлар киткәндә" .

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, сорауларга җавап бирү, шигырь иллюстрациясе буенча әңгәмә.

Сәнгатьле уку күнекмәсен ныгыту.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү.

Татар теленә мәхәббәт уяту.

16





Г.Мөхәммәтшин. "Бәрәңге алганда" .

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, үз фикереңне белдерү, сүзлек өстендә эш.

Хикәянең эчтәлеге белән танышу.

Үз фикереңне ачык итеп җиткерә белү.

Хезмәтне яратырга өйрәнү.

17





Г.Афзал "Көз көне."

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәсен ныгыту.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Укуга уңай караш булдыру.

18





Г.Галиев. "Айлар алышынганда".

Яңа белем "ачу"дәресе

Сәнгатьле уку. хикәя эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Г.Галиев әсәре аша һәр эшнең үз вакыты булуын аңлау, сөйләм телен үстерү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Эш сыйфатына

бәя бирә белү.

II чирек: 14 сәг.

Әткәй, әнкәй һәм туганнарым

1





З.Туфайлова. "Әни сүзе" А. Алиш ."Әни ялга киткәч".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырь белән хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сөйләм телен үстерү, әниләргә карата зурлау хисе булдыру.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Белем алуның мөһимлеген аңлау.

2





Ә.Бикчәнтәева. "Әтием белән бергә".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку, сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәсен ныгыту,әти-ләргә хөрмәт хисе булдыру.

Коллектив белән фикер алышуда катнашу.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту.

3





Р.Вәлиевадан. "Дәү әни" , Х.Халиков. "Дәү әти".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырь белән хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Уку, шигырьнең һәм хикәянең төп уен билгеләү, дәү әниләргә , дәү әтиләргә карата зурлау хисе булдыру.

Партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.



Өйрәнелә торган темага кызыксындыру булдыру,олыларга хөрмәт тәрбияләү.

4





Корея халык әкияте "Тату туганнар."

Яңа белем "ачу"дәресе

Әкиятне уку, геройларга характеристика бирү.

Әкият геройларына үз мөнәсәбәтеңне белдерү, туганнар белән дус,тату яшәргә кирәклеген аңлау.

Үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Туган телеңнең кирәклеген тоя белү.

5





Ә.Фәйзи. "Чәй эчәбез бал белән" Р.Миңнуллин. " Әни".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Туганнар белән дус,тату яшәргә кирәклегенә төшенү, сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

6





Г.Мөхәммәтшин. "Әйдәгез, танышабыз:мин гап-гади Инсаф".

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку,сорау- биремнәрне эшләү. Исемнәрнең мәгънәсен аңлату.

Уку күнекмәләрен үстерү, инсафлылыкның роленә төшенү.

Дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү.

Үз көчеңә ышаныч тәрбияләү.

Ак чәчәкләр ява

7





Г.Тукай. "Җир йокысы","Кыш".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырь белән хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сәнгатьле уку күнекмәсен ныгыту, кышкы табигатьнең матурлыгын күрү.

Фикерләүнең логик чылбырын төзи белү.

Милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.



8





Ә.Бикчәнтәева. "Карлар ява", С.Урайский. "Чыршы."

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү, кышкы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.

Дәреслек белән эш итә белү.



Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

9





В.Монасыйпов. "Кем белән кем."

Яңа белем "ачу"дәресе

В.Монасыйпов әсәре аша һәр эшнең үз вакыты булуын күрсәтү.

"Кем белән кем"әсәренең эчтәлеге белән танышу.

Партадаш күршең белән хезмәттәшлек итү.



Белем алуның мөһимлеген аңлау.

10





Р.Батулла. "Куян баласы Нуяк."

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, хайваннарга карата кызгану хисе уяту.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

11





Н.Дәүли. "Календарьнең соңгы бите", З.Нури. "Кар яуган".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырь белән хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сәнгатьле уку күнекмәсен үстерү.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

12





И.Туктардан. "Җем-җем!...Чвик!..."

Г.Зәйнашева. "Тукран белән сөйләшү".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырь белән хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

Сөйләм телен үстерү, кошларга карата мәрхәмәтлелек хисе булдыру.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.



Тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

13





Д.Аппаковадан. "Тагын урамга".

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру,уен тәртипләрен тотарга өйрәнү.

Кышкы уеннар турында сөйләшү, уку күнекмәләрен үстерү.

Уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү.



Укытучы ярдәмендә персонажларга бәя бирә белү.

14





БСҮ "Салкын кыш җитте".

Белемнәрне системага салу

Хикәя төзү.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

III чирек: 20 сәг.

Үзе яхшының эше дә яхшы

1





И.Туктар. "Рәхмәт һәркем өчен рәхәт"

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү, әхлак темасына сөйләшү.

Хикәяне уку, эчтәлеге белән танышу.

Дәреслек белән эш итә белү.



Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү

2





Р.Корбанов. "Уйнап"

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, әхлак темасы буенча әңгәмә.

Хикәяне уку,эчтәлеген сөйләү.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

3





Р.Вәлиева. "Кыңгырау чәчәк"

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, план төзү.

Хикәяне уку, эчтәлеге белән танышу, дуслыкның нәрсә икәнлегенә төшенү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.



Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

4





И.Туктар. "Борын".

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Сөйләм телен үстерү, тыйнак булырга өйрәнү.

Үз фикереңне дәлилләп белдерү.

Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

5





И.Туктар." Ялкау өчен ботка суынган"

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, рәсем буенча эчтәлеген сөйләү.

Хикәянең эчтәлеге белән танышу,эшчән булырга кирәклекне аңлау.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

6





Т.Миңнуллин. "Үзем белән үзем".

Яңа белем "ачу"дәресе

Рольләргә бүлеп уку, әхлак темасы буенча әңгәмә.

Сөйләм телен үстерү, әдәплелеккә өйрәнү.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Укуга кызыксыну белдерү.

7





М.Хәсәнов. "Оялчан Хаҗи."Үткәннәрне кабатлау.

Дәрес-рефлексия

Хикәяне уку, план төзү.

Хикәянең эчтәлеге белән танышу.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

Туган җир, туган ил

8





Р.Вәлиева. "Иң матур җир", З.Туфайлова. "Туган ил" .

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту

Парларда һәм күмәк эшли белү

Классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү.

9





Т.Миңнуллин. ""Ватан" сүзе."

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, сүзлек эше, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Текстны уку, эчтәлеге белән танышу, туган илгә мәхәббәт хисе булдыру.

Уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү.



Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту.

10





"Татарстан тарихыннан хикәяләр" китабыннан. "Безнең туган илебез" тексты.

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, сүзлек эше, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Сәнгатьле уку, сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Туган телеңнең кирәклеген тоя белү.

11





К.Әмири. "Безнең авыл".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү

Тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.

12





"Салават күпере" журналыннан. "Ике мең ел элек".

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, сүзлек эше, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, үзебезнең тарихыбыз белән танышу.

Дәреслек белән эш итә белү.



Күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре тәрбияләү.

Яз җыры

13





Н. Измайлова. "Менә нинди икән яз!"

З.Мансур. "Әниләр көнендә".

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнү.

Парларда һәм күмәк эшли белү

Укуга кызыксыну белдерү.

14





Г.Хәсәнов. "Кояш бүген иртәдән үк матур карады."

Яңа белем "ачу"дәресе

Текстны уку, сүзлек эше, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

15





Д.Аппакова. "Март башы".

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, план буенча эчтәлеген сөйләү.

Сөйләм телен үстерү, табигатьтәге үзгәрешләр

не күрә белергә өйрәнү.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

16





Г.Лотфи. "Сыерчык" Э.Касыймов. "Боз кузгалды".

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Текстны уку, эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү.

Дәреслек белән эш итә белү.



Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

17





Г.Лотфи. "Яз җыры",

Л. Толстой. "Көймә"

Яңа белем "ачу"дәресе

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.

Туган телеңнең кирәклеген тоя белү.

18





БСҮ . Л.Фәттәховның " Әни күрмәгән чакта" рәсеме буенча эш.

Белемнәрне системага салу

Рәсем буенча эш.

Фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Укуга кызыксыну белдерү.

19





М.Җәлил. "Күке."

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, кошларга сакчыл караш булдыру.

Парларда һәм күмәк эшли белү

Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

20





Сыйныфтан тыш уку. Табигать турында хикәяләр.

Яңа белем "ачу"дәресе

Табигать турында хикәяләр уку, урман җәнлекләрен искә төшерү.

Сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.



Уку барышында анализ һәм синтез гамәлләрен башкара белү.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

IV чирек: 18 сәг.

Борын - борын заманда

1





Татар халык әкияте. "Өч кыз."

Яңа белем "ачу"дәресе

Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Сөйләм телен үстерү, мәрхәмәтлелек сыйфатлары үстерү.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

2





Татар халык әкияте. "Хәйләгә каршы хәйлә"

Яңа белем "ачу"дәресе

Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Әкиятнең эчтәлеге белән танышу.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

3





Татар халык әкияте. "Кәҗә белән Бүре"

Яңа белем "ачу"дәресе

Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлеге белән танышу.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

4





БСҮ. "Язгы табигать".

Белемнәрне системалаштыру

"Язгы табигать"темасына әңгәмә кору, хикәя төзү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

5





Литва халык әкияте. "Итагатьле мәче"

Яңа белемнәр "ачу"дәресе

Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Йөгерек уку күнекмәләрен ныгыту, логик фикерләү сәләтен булдыру.

Нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаш тыру.

Укуга кызыксыну белдерү.

6





Япон халык әкияте. "Кем янчыгы?"

Яңа белем "ачу"дәресе

Әкият төшенчәсе бирү.Әкиятне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Әкиятне уку, эчтәлеген өйрәнү.

Дәреслек белән эш итә белү.



Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

7





Ф.Яруллин. "Урман әкияте."

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, план буенча эчтәлеген сөйләү.

Сөйләм телен үстерү, табигатькә сакчыл караш булдыру.

Парларда һәм күмәк эшли белү

Күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре тәрбияләү.

8





Ф.Зыятдинов. "Карга белән Шөпшә."

Яңа белемнәр "ачу"дәресе

Уку, план төзү, эчтәлеген сөйләү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

Эш тәртибен аңлап,уку эшчәнлеген оештыра белү.

Тормышта үз урыныңны күзаллый башлау.



Саумы, җәй!

9





Җ.Дәрзаман."Саумы,җәй" Җ.Тәрҗеманов. "Кояш чыкты."

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, җәйге табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәнү.

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү.



Туган телеңнең кирәклеген тоя белү.

10





М.Гафури. "Җәй" Ш.Галиев. "Рус казлары: га-га-га."

Яңа белемнәр "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту.

Үз фикереңне дәлилләп белдерү.

Татарстан Республикасында яшәвебез белән горурла ну хисе уяту.

11





А.Алиш. "Чуар тавык."

Яңа белем "ачу"дәресе

Уку, план төзү, эчтәлеген сөйләү.

Уку күнекмәләрен ныгыту, хайваннарны, кошларны яратырга, аларга игътибарлы булырга өйрәтү.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү

Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.

12





Г.Бәширов."Ана каз белән ата каз."

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, сүзлек эше, эчтәлек өстендә эш.

Хикәяне уку, эчтәлеге белән танышу.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру.

13





М.Хәсәнов. "Менә без Гали белән."

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү.

Хикәяне уку, эчтәлеген сөйләү.

Үз эшеңне оештыра белү эшкә максат кую, максатка ирешү юлларын эзләү.



Укуга кызыксыну белдерү.

14





М.Миншин. "Серле күл." БСҮ. "Урманда әдәплелек дәресләре".

Белемнәрне системалаштыру

Сәнгатьле уку, сорауларга җавап бирү.

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту.

Төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килә белү.



Шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү.

15





Р. Миңнуллин. "Сабантуй бүген бездә!"

Яңа белем "ачу"дәресе

Шигырьләрне сәнгатьле уку,сорау һәм биремнәрне үтәү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, милли бәйрәмнәр белән танышу.

Уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәклеген мөстәкыйль ачыклау.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

16





Г. Хөсәенов. "Агач."

Яңа белем "ачу"дәресе

Хикәяне уку, сорауларга җавап бирү.

Г. Хөсәеновның "Агач" хикәясен өйрәнү.

Кирәкле информацияне дәреслектән таба белү.

Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру.

17





Сыйныфтан тыш уку. "Татар халык әкиятләре".

Белемнәрне системалаштыру

Ел буена өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту.

Бирем үтәгәндә төрле алымнарда ориентлаша белү

Табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнү.

18





Ел буена өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау.

Дәрес-рефлексия

Ел буена өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту.

Төркемнәрдә эшләгәндә уртак фикергә килә белү.



Үзеңнең эшләгән эшеңне аңлатып бирә белү.













 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал