7


Классный час Әлифба бәйрәме

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Мусабай-Завод урта мәктәбе



















"Әлифба" бәйрәме.

("Һөнәрнең һәркайсы кирәк" дигән сыйныф сәгате белән

интегральләштереп үткәрелә.)































Хайруллина Р.Ф.

"Әлифба" бәйрәме. 1нче, 3нче сыйныф укучылары катнаша.

" Һөнәрнең һәркайсы кирәк" дигән сыйныф сәгате белән белән үрелеп үткәрелә.

Максат:

1.Укучыларны "һөнәр" төшенчәсе белән таныштыру, бу сүзне игътибар үзәгенә кую һәм хәзердән үк нинди дә булса һөнәр иясе булырга әзерләү.

2.Балаларның уку, бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку, фикер йөртү күнекмәләрен үстерергә булышу.

3. Укучыларда әдәплелек, матурлык сыйфатлары, эшкә, хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.

Барышы:

I.Оештыру моменты.

II.Ике алып баручы чыга.

1 а.б. Матур итеп киендек,

Бүген мәктәпкә килдек.

2 а.б. Сезне күргәч, кунаклар,

Шатландык та, сөендек.

Әлифба китабы күңелсез генә килеп чыга.

1 а.б. Кара әле, бәйрәмгә кунак килә.

Ә. Исәнмесез!

2 а.б. Исәнме, китап дус!

1 а.б. Син ни өчен күңелсез?

Ә. Ә мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.

2 а.б. Кайгырма, китап дус, без сиңа булышырбыз, бергәләп эзлибез.

Ә. Рәхмәт сезгә, дуслар!

Чыгып китәләр. Сәхнәгә хәрефләр йөгереп чыга.

Хәрефләр.

-Карагыз, дусларым, монда нинди матур!

-Әйе, бик матур!

-Карагыз әле, балалар да җыелган!

Убырлы әби керә, балаларны куркыта. Сорау бирелә. "Үз яныбызда калдырабызмы,

юкмы? /"Калдырабыз, калдырабыз!/

"А". Сез мине таныйсызмы?

Зал. Таныйбыз, таныйбыз! А хәрефе.

"А". "А" хәрефе-алмада,

"А" хәрефе-агачта,

"А" хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

"Б". Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

"Б"дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.

"Л". Ә сез мине беләсезме?

Зал. Беләбез, беләбез!

"Л". Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

"Л" хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр? /Лилия, Лариса һ.б./

"И". Исәнмесез! Мин... Мин...

Зал. И хәрефе, и хәрефе!

"И". Әйе, дусларым, мин "И!"

"И" хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә

"И" хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

"Ә" хәрефе "Ф"ны җитәкләп, алга алып чыга. "Ф" уфылдап, әкрен генә бара.

"Ф". Уф-ф! Уф-ф! Хәрефләремне эзли-эзли хәлләрем бетте.

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур-

Узмый вакыт әрәмгә.

Әйдә, син дә сөйлә! /"Ә" хәрефенә./

"Ә". "Әни" дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

"Ә" хәрефен язмаган?

Әлифба. Менә бит минем хәрефләрем. Хәрефләремне таптым, хәрефләремне

таптым. Нинди шатлык. Тик алар буталып беткәннәр. Әйдәгез, дусларым, дөрес итеп урнаштырыйк әле. / "Әлифба" сүзе языла./

Р.Вәлиевның "Әлифба" шигыре сөйләнелә.

1. -Әлифба, әлифба,

Беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә

Зур бәйрәм шикелле.

2.Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең.

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

3.Әлифба, әлифба,

Китәсең бит инде,

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

"Әлифба" җыры башкарыла. Л.Хәйретдинова көе, З.Туфайлова сүзләре.

1.И әлифбам, син тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

Куш: Укырга да өйрәттең,

Язарга да өйрәттең.

Син кадерле, син туган телемнең

Алтын ачкычы.

2.И, әлифбам, син кулымда

Балкыйсың нәкъ нур булып.

Һәр баланы зур бәхеткә

Илтүче ак юл булып.

Әлифба.

Минем бит дустым да бар,

Ә ул атала- Букварь.

Б. Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле, затлы тел.

А.б. Синең исемең кайда соң? Хәрефләреңне кайда төшереп калдырдың?

Б. Менә бит монда.

/ "Букварь" сүзен язу./

-Рус телендә ниләр беләсез? Сөйләп күрсәтегез әле. /Руча шигырьләрен сөйләтү. Әдәлә сөйләп бетергәч, почтальон керә, ашыга-ашыга сумкасын актара./

IП. Исәнмесез! Телеграмма сезгә, телеграмма! /Укый./ "Тиздән килеп җитәм. Туган тел." Әнә үзе дә килә. "Туган тел" керә исәнләшә.

1 а.б. Туган тел ул- иң изге тел,

Шуны белегез!

2 а.б. Ишек ачык, кил, рәхим ит,

Туган телебез!

Т.т. Бүгеннән без фән иленә

Бергә барабыз,

Ләкин башта ни беләсез,

Әйтеп карагыз.

IV. Укытучы. Әйдәгез әле, укучылар, "Туган тел"гә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтүне дәвам иттерик.

  1. 1дән 5кә кадәрге саннарны тактага яздырту.

  2. Табышмаклар әйтү, җавапларының беренче хәрефләрен тактага яздырту.

а)

Хәрефләрне дөрес итеп урнаштыру һәм һөнәр сүзен китереп чыгару.

-Укучылар, һөнәр сүзен ничек аңлыйсыз. /Эш, хезмәт һ.б./

-Ничә иҗекле? Кайсы схемага туры килә?

/Җөмләләр төзеп карау. Шартлы билгеләр таблицасыннан күрсәтү. (Авазлар буенча.)/

3. Кушылмаларны уку. Әлифбаның азаккы битеннән җөмләләр уку. Һәр җөмлә буенча әңгәмә үткәрү. /Заһидә укытучы булырга ярата. һ.б./

-Ә тагын нинди һөнәрләр була? Арттагы стендка карагыз әле. /Һөнәрләрне санау./

-Ә сез /нәрсәле уйнарга/ нинди уеннар яратасыз? Кем булырга телисез? ( I сыйныф укучыларыннан сорау.)

III сыйныф укучыларыннан " Мин кем булырга телим"дигән хикәяләрен укыту. Арттагы стендтан нәтиҗәне укыту. /Әдәпле бала нинди дә булса һөнәр иясе булырга әзерләнә./

5. Укучылар, яхшы һөнәр иясе булу өчен бездә нинди сыйфатлар тәрбияләргә кирәк? Килгән әти-әниләрдән сорап карыйк әле.

-Димәк нинди сыйфатларны тәрбияләргә кирәк. /Тырышлык, эшне ярату, хезмәт сөючәнлек, игътибарлылык./

-Бу сыйфатларны кайчан тәрбияли башларбыз? /Хәзердән үк./

-Бу санап киткән һөнәрләрнең кайсы яхшы? /Нәтиҗәләр чыгару. Барлык һөнәрләр дә яхшы./

V. Йомгаклау. I сыйныф укучыларына бүләкләр бирү.

VI. Бәйрәм "Без инде хәзер зурлар" җыры белән тәмамлана.

Ак кәгазъ буйлап үтәр

Безнең тәүге юлыбыз.

Оста эшчеләр итәр

Безне оста кулыбыз.

Энә алып кулга без

Киң келәмнәр чигәрбез.

Чыгып иркен кырга без

Бергә иген игәрбез.

</<br>











































 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал