7


Г.Тукай Буран

Автор публикации:
Дата публикации:
Краткое описание:
предварительный просмотр материала























2 класс





Тема : Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләү.



















</ Укытучы :Мухаметзянова Ә.Ә.













Тема: Кем? Нәрсә? соравына җавап булган сүзләр.

Мәгънәләре буенча сүзләрне төркемләү.

Максат: 1)Балаларны сүз төркемнәре - кем? нәрсә? соравына җавап булган сүзләр

белән таныштыру,сүзләргә сорауны дөрес,аңлап куя белүләренә ирешү.

2) Матур язу күнекмәләре өстендә эшләү. Укучыларның сөйләм телләрен

үстерү.

3)Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү,һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп

үтү.

Материал : татар теле , 2 класс ,7-8 битләр

Җиһазлау: сәяхәт картасы, таблица,һөнәр ияләре турында рәсемнәр, буратино, ребуслар

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Оештыру өлеше.

II. Матур язу күнекмәләре өстендә эш.

Кем икән беләсезме ?

Йөз телдә сөйләшүче.

Һөнәрле балаларга

Бүләкләр өләшүче (кыш бабай )

III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1) Кереш әңгәмә:

-Менә без бүген Кыш бабай белән "Татар теле иленә сәяхәткә" чыгарбыз.Ни өчен Кыш бабай белән дисезме ? Чөнки быел кар күп яуды ,кар өстеннән башка транспорт белән йөреп булмый.Мин уйладым-уйладым да Кыш бабайны кунакка чакырдым.Күрәсезме кыш бабай үзенең җигелгән атларында безне көтеп тора

1 тукталыш "Рәсемнәр " аланы дип атала.

Ләкин Кыш бабайның чанасына утырыр өчен безгә рәсем буенча кыш турында бик матур җөмләләр төзергә кирәк. Кем матур итеп җөмләләрне төзи алар чанага утырып бара.(рәсем буенча кыш турында хикәя төзү )

2 тукталыш "Һөнәрләр" өе дип атала.

Бу өйдә кыш бабай яши. Аның үзенең һөнәр ияләре бар .

-Ә сез нинди һәнәр ияләрен беләсез ?

_Кыш бабайның өендә кемнәр бар икәнен белер өчен безгә китаптан 6 нчы күнегүне эшләргә кирәк булачак.

Шигырьне кычкырып уку, һөнәр ияләрен табу, күчереп язу.

Ребуслар чишү,аларны да өстәп язу.(сатучы, очучы,табиб, сыер савучы. тәрбияче )

-Ә нәрсә булды инде ул һөнәр ?

-Һөнәр-ул кеше хезмәте һәм эшчәнлегенең төре.

3 тукталыш "Ял итү паркы"

4 тукталыш "Сүзләр аланы"

7 нче күнегүдәге сүзләрне 2 төркемгә аерып язарга.Беренче баганага кем ? икенче баганага нәрсә ? соравына җавап булган сүзләрне.

Кем? Нәрсә ?

әти өй

көтүче урам

балыкчы елга

пыялачы экскурсия

абый таш

тракторчы пыяла

бала бозау

табиб каен

апа

тегүче

5 тукталыш "

Сорауларга җаваплар табу, шул сүзләрне тиешле урынга урнаштыру тамыр һәм кушымчаларын билгеләү.



Җәй көне нинди көннәр күп була?

Өйнең сакчысы дип нәрсәне атыйлар?

Таш күп булган җирне нәрсә дип атыйлар?

Космоска менгән кеше кем була ?

Ашка тоз салмасаң аш нинди була ?

Без көн саен укырга кая барабыз ?

Көз көне нәрсәләр җылы якка китә ?

Нәрсәнең муены озын ?

Бер авылда яшәгән ике кеше кем дип атала ?



6 тукталыш "Билгеләр аланы "

Төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эш.

1 төркем

1.Шигырьне укы, анда очраган һөнәр исемнәрен күчереп яз. Син кем булырга телисең? Аны да өстә

Үскәнеңне бел, улым,

Җир бораула, нефтьче бул,

Шахтерлар да мактала

Оста ташчы да бик кирәк,

Ул матур йортлар сала.

Очучы бул, диңгезче бул,

Корыч кой, тимерче бул,

Я бик шәп игенче бул!

2.(кем? нәрсә? Сорауларына җавап булган сүзләрнең астына сыз )

Йөгерә, авыз, бәрәңге, җиңел, җылы, елый, тикшерә, тавык, сәгать, шәһәр, эссе, йөрәк, карый, тәмле, савыт, сеңел, елга, йөзә, муен, егет, авыл, кыңгырау, караңгы, тәмле, кавын, казый, чаңгы, һава, йолдыз, сикерә, елмая, борын, йомшак, хайван, эшли, бияләй.

2 төркем

1.Исеңә төшер һәм дәвам ит (икешәр мисал өстә)

Кешене белдергән сүзләр: әби, малай,...................................................

Хавйван исемнәре: ат, фил,....................................................................

Кош исемнәре: карга, чыпчык,................................................................

Агач исемнәре:каен, усак,,.......................................................................

Чәчәк исемнәре:умырзая,астра,..............................................................

Табигать күренешләре:кыш, яшен,…………………………………….

2.Уклар белән тоташтыр.

Укытучы тегә

Сатучы укыта

Тегүче төзи

Эшче дәвалый

Табиб сата

Төзүче эшли

3 төркем

Күчереп языгыз. Бөҗәкләрне белдергән сүзләр астына бер сызык сызыгыз.

Тал, алма, кигәвен, гөл, яз, черки, табигать, таш, кырмыска, давыл, озынборын, ташбака, тау, бодай, йорт.

Үзегез теләгән сүзләр белән 2 җөмлә төзергә.

7 тукталыш "Табышмак аланы "

1.Өстәмә эш дәфтәрләрендә эш.50-51 бит

Бирелгән тамыр сүзләрдән яңа сүзләр ясарга.

Нәрсә? Эш. Кем? - ......... . Нинди? - .......... . Нишли? - ...........

Нәрсә? Баш. Кем? - ......... . Нинди? - .......... . Нишли? - ...........

Нәрсә? Күз. Кем? - ......... . Нинди? - .......... . Нишли? - ...........

2.Тамыры урманлык сүзендәге кебек,кушымчасы балыкчы сүзендәге кебек булган сүз. (урманчы)

Тамыры ямьсез сүзендәге кебек,кушымчасы җиләкле сүзендәге кебек булган сүз. (ямьле)

Тамыры кайтты сүзендәге кебек,беренче кушымчасы калма сүзендәге кебек ,икенче кушымчасы язды сүзендәге кебек булган сүз. (кайтмады)

8 тукталыш "Мөстәкыйльлек "аланы.

Кыш бабай капчыгыннан бүләкләр алу .Аның эчендә күчтәнәчләр һәм өй эшләре язылган була.



V. Йомгаклау.

  • Укучылар, без бүгенге дәресне бушка уздырмадыкмы, нәрсәләр белдек?

  • Сез бүгенге дәрестә үзегезне ни өчен мактый аласыз? Дәрестә сезне бүген нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?

















 
 
X

Чтобы скачать данный файл, порекомендуйте его своим друзьям в любой соц. сети.

После этого кнопка ЗАГРУЗКИ станет активной!

Кнопки рекомендации:

загрузить материал